Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2013 ел, 26 август атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак. Һәрбер сорау янында ул каралачак көннең датасы языла, шулай итеп Мәктәпкә әзерләнгәндә һәр атна тикшерү ясап була.
1. Һируд патшаның кешеләрдән дан аласы, аларның мактауларын ишетәсе килгән. Бу очрактан үзебез өчен нинди бик мөһим сабак ала алабыз? (Рәс. 12:21—23) [1 июль, w08 15.5. 32 б., 7 абз.]
2. Тимути яшь мәсихчеләр өчен нинди үрнәк калдырган? (Рәс. 16:1, 2) [8 июль, w08 15.5. 32 б., 10 абз.]
3. Прискиллә белән Әкил, Аполлосның Эфес гыйбадәтханәсендә кыю сөйләгәнен ишеткәч, ничек аңа ярату күрсәтеп ярдәм иткәннәр? (Рәс. 18:24—26) [15 июль, w10 15.6. 11 б., 4 абз.]
4. Йәһвә Шаһитләренең вәгазьләргә үз хокукларын яклап судларга мөрәҗәгать итәр өчен Изге Язмаларга нигезләнгән нинди сәбәпләре бар? (Рәс. 25:10—12) [22 июль, bt-U 198 б., 6 абз.]
5. Рәсүл Паул Римдагы төрмәдә утырганда шаһитлек бирер өчен мөмкинлекләр табып Йәһвә хезмәтчеләре өчен нинди үрнәк калдырган? (Рәс. 28:17, 23, 30, 31) [29 июль, w13 15.2. 15 б., 2 абз.]
6. Ни өчен гомосексуализм Изге Язмаларда «оятсыз» һәм «табигый булмаган якынлык кылу» дип атала? (Рим. 1:26, 27) [5 авг., g-U 1/12 28 б.]
7. Гайсәнең б. э. 33 елында түләнгән йолымы 33 елга кадәр «кылынган гөнаһларны» ничек каплый алган? (Рим. 3:24, 25) [5 авг., w08 15.6. 29 б., 6 абз.]
8. Без берәр авыр хәлгә эләгеп нәрсә турында дога кылырга икәнен белмәгәндә Йәһвә ярату күрсәтеп нәрсә эшли? (Рим. 8:26, 27) [12 авг., w08 15.6. 30 б., 10 абз.]
9. «Кунакчыл булыгыз» дигән сүзләр нәрсә аңлата? (Рим. 12:13) [19 авг., w09 15.10. 5—6 б., 12—13 абз.]
10. Рәсүл Паулның «Хуҗабыз Гайсә Мәсихне киегез» дигән сүзләре нәрсә аңлата? (Рим. 13:14, искәрмәне кара.) [26 авг., w05 1.4. 11—12 б., 20—22 абз.]