11 НЧЕ ДӘРЕС
Җылылык һәм хисләр
ХИСЛӘР — кеше тормышының аерылгысыз бер өлеше. Кеше үз хисләрен белдергәндә, үз күңелендәгене ачып бирә, һәм без аның нинди кеше икәнен, аның туган хәлгә, шулай ук башка кешеләргә карата хисләрен күрәбез. Авыр тормыш я тәрбия аркасында күп кенә кеше үз хисләрен яшереп йөри. Ә Йәһвә безне яхшы сыйфатлар үстерергә һәм аларны урынлы булганда күрсәтергә чакыра (Рим. 12:10; 1 Тис. 2:7, 8).
Сөйләгәндә, әйткән сүзләребез хисләребезне күрсәтә. Әмма сүзләребездә ясалма хисләр чагылса, кешеләрнең эчкерсез булуыбызга шикләре туар. Ә хисләребез сүзләребезгә туры килгәндә, сөйләмебез ямьле, бай булып китә һәм әйткәннәребез кешеләрнең йөрәгенә үтеп керә.
Җылылык белдерү. Без берәр кеше турында сөйләгәндә гадәттә җылылык белән сөйлибез. Йәһвәнең гаҗәеп сыйфатлары турында сөйләгәндә дә һәм аның кылган бар яхшылыгы өчен рәхмәтләребезне белдергәндә дә, тавышыбызда җылылык чагылсын (Ишаг. 63:7—9). Кешеләр белән дә җылылык белән сөйләшергә кирәк.
Бер тапкыр Гайсә янына махау чирле бер кеше килеп, аңардан савыктыруын үтенгән. Шунда Гайсә: «Телим. Тазарын»,— дигән (Марк 1:40, 41). Ничек уйлыйсың, бу сүзләрне ул нинди тон белән әйткән? Башка бер очракта 12 ел кан китүдән җәфаланган бер хатын, сиздермичә генә, Гайсә янына арттан килеп аның киеменең чукларына кагылган. Аннан соң ул, яшеренеп кала алмаганын күреп, калтырана-калтырана Гайсә янына килгән һәм аның алдына тезләнеп, ни өчен кагылганын һәм ничек итеп савыкканын бөтен халык алдында сөйләп биргән. Гайсә аңа: «Кызым, иманың сине савыктырды, исән-имин йөр»,— дигән (Лүк 8:42б—48). Аның бу сүзләрне ничек әйткәнен күз алдына китерә аласыңмы? Бу очракларда Гайсә җылылык сыйфатын күрсәткән һәм хәтта безнең көннәрдә дә аның үзен шулай тотуы безгә бик нык тәэсир итә.
Гайсә кебек без дә кешеләрне кызгансак һәм аларга ярдәм итәргә теләсәк, бу безнең әйткән сүзләребездә чагылачак. Андый җылылык ясалма түгел, ул эчкерсез. Безнең җылылыгыбыз кешеләргә бик нык тәэсир итәргә мөмкин. Вәгазьләгәндә, безгә күп кенә нәрсәләрне җылы хисләр чагылдырып әйтергә туры килә. Аеруча без фикер алышканда, берәр нәрсәгә дәртләндергәндә, өндәгәндә, кешеләрне кызганганда, җылылык белән сөйлибез.
Кичергән җылы хисләрең йөзеңнән күренеп торсын. Алай эшләсәң, тыңлаучыларың сиңа салкын төнне җылыга тартылгандай тартылачак. Ә йөзеңнән җылы хисләр күренмәсә, кешеләр синең үзләре турында эчкерсез кайгыртуыңа шикләнә башлар. Җылылыкны маска кигәндәй киеп булмый — ул эчкерсез булырга тиеш.
Кичергән җылы хисләрең тавышыңнан да күренеп торсын. Тавышың каты, тупас булса, андый хисләрне күрсәтү авыр булыр. Әмма тырышлыклар куйсаң, вакыт узу белән моны эшләргә өйрәнерсең. Шуны исәпкә ал: кыска, өзек-өзек авазлар сөйләмебезне тупас итә, ә сузык авазларны чак кына сузыбрак әйтү сөйләмгә җылылык өсти.
Әмма кешеләргә һәм әйткән сүзләреңә карата карашың тагы да мөһимрәк роль уйный. Әгәр син тыңлаучыларың турында эчкерсез кайгыртып һәм алар өчен файдалы сүзләрне җиткерергә тырышып сөйләсәң, бу синең әйткән сүзләреңдә чагылачак.
Җанлы чыгыш дәртләндереп җибәрә. Әмма сүзләребездә ягымлылык белән наз да чагылса, тагы да яхшырак булыр. Сүзләребез кеше акылына гына түгел, йөрәгенә дә үтеп керсен.
Башка хисләр. Борчылу, курку һәм боегу кебек хисләр кайгы-хәсрәт кичергән кешегә хас. Ә безнең тормышыбызда һәм башкалар белән сөйләшкәндә төп сыйфатыбыз шатлык булсын. Шул ук вакыт безгә мәсихчеләргә хас булмаган сыйфатлардан тыелырга кирәк (Эфес. 4:31, 32; Флп. 4:4). Һәркайсы хисне сүзләр, тавыш тоны белән, тизрәк я әкренрәк сөйләп, мимика һәм ишарәләр белән чагылдырып була.
Изге Язмаларда кешегә хас булган бөтен хисләр турында әйтелә. Кайвакыт алар искә генә алына, ә кайвакыт анда берәр төрле хисләр чагылган вакыйгалар турында сүз бара я берәр төрле хисләр чагылган сүзләр китерелә. Андый урыннарны хисләрне чагылдырып кычкырып укысаң, сүзләр синең үзеңә дә, тыңлаучыларыңа да бик нык тәэсир итәчәк. Хисләрне дөрес чагылдырыр өчен, үзеңне шул вакыйгада катнашучылар урынына куй. Шулай да шуны истә тот: син театр сәхнәсендә түгел, шуңа күрә тыйнаграк бул. Укыганда, тыңлаучыларың укылган өзекне күз алдына китерә алсын.
Материалны исәпкә ал. Материалны илһамланып сөйләргәме? Ә, бәлки, сүзләреңдә җылылык я башка хисләр чагылдырыргадыр? Моны әйтелә торган сүзләреңә карап хәл ит.
Маттай 11:28—30 ны ачып, андагы сүзләргә игътибар ит. Шуннан соң Маттай китабының 23 нче бүлеген ач һәм Гайсәнең канунчылар белән фарисейларга әйткән сүзләрен укы. Әлбәттә, бу фаш итүче сүзләрне әйткәндә, аның тавышы сүлпән һәм ваемсыз булмаган!
Яратылыш китабының 44 нче бүлегендә Яһүднең үз энесе Биньямин хакында ялварып сораган сүзләре язылган. Ничек уйлыйсың, бу сүзләрне нинди хисләр белдереп укырга кирәк? Унөченче шигырьдәге хисләргә игътибар ит, шулай ук Яһүднең туган хәлнең сәбәбен аңлатканда нинди хисләр кичергәнен күр. Йосыфның Яратылыш 45:1 дә әйтелгән хисләрен күрергә тырыш.
Шулай итеп, укыйбызмы я сөйлибезме, моны яхшырак башкарыр өчен, сүзләр һәм фикерләр турында гына түгел, ә шулай ук андагы хисләр турында да уйларга кирәк.