-
Аллаһы безне яратамы?Чын иман бәхетле тормыш ачкычы
-
-
БЕРЕНЧЕ КИСӘК
Аллаһы безне яратамы?
БҮГЕНГЕ дөнья аяныч хәлдә. Сугышлар, афәтләр, авырулар, фәкыйрьлек, ришвәтчелек һәм башка бәлаләр миллионнарча кешегә зыян китерә. Сезнең үзегезнең дә авырлыкларыгыз бардыр. Безгә кем ярдәм итә ала? Безнең турында берәрсе кайгыртамы?
Аллаһы безне ана үз сабыен яратканнан да ныграк ярата
Әйе, безнең турында Аллаһы кайгырта. Моңа бер шик тә юк. Үзенең Изге Сүзендә ул болай ди: «Хатын-кыз имчәк баласын оныта алырмы, үз карынының улын кызганмасмы? Хәтта ул онытырга мөмкин, әмма мин сине онытмам»a.
Моны белү безне юата. Ананың үз сабыена карата мәхәббәте — кешедә булган иң көчле хисләрнең берсе. Әмма Аллаһының мәхәббәте бу мәхәббәттән дә көчлерәк. Ул безне һичкайчан ташламаячак! Һәм Аллаһы инде безнең турыда гаҗәеп итеп кайгырткан. Ничек итеп? Ул безгә бәхетле тормыш ачкычын биргән. Бу ачкыч — чын иман.
Чын иман сезне бәхетле итәчәк. Мондый иман күп кенә авырлыклардан качарга һәм туган авырлыкларны уңышлы чишәргә булышыр. Ул шулай ук сезне Аллаһыга якын итәр, җан тынычлыгы китерер. Чын иман гаҗәеп киләчәккә, Оҗмахтагы мәңгелек тормышка, алып бара!
Әмма чын иман нәрсә ул? Аны ничек үстереп була?
-
-
Чын иман нәрсә ул?Чын иман бәхетле тормыш ачкычы
-
-
ИКЕНЧЕ КИСӘК
Чын иман нәрсә ул?
Иманның да, акчаның да, алар чын булса гына, кадере бар
ЧЫН иман булсын өчен, Аллаһының барлыгына ышану гына әз. Миллионнарча кеше Аллаһыга ышанса да, белә торып явызлык кыла. Мондый «иман» ялган акча сыман: ул чын булып күренсә дә, файда китерми. Алайса, чын иман нәрсә соң ул?
Чын иман Изге Язмалардан алынган төгәл белемнәргә нигезләнгән. Аллаһы иңдергән бу язмаларда Аллаһы турында хакыйкать язылган һәм алардан без аның турында белем алабыз. Анда шулай ук Аллаһының кануннары, ниятләре һәм тәгълиматлары язылган. Мәсәлән, мондый тәгълиматлар:
Аллаһы бер, аңа тиң беркем дә юк.
Гайсә Чиксез кодрәтле Аллаһы түгел, ә аның пәйгамбәре.
Аллаһы потка табынуның һәркайсы төрен хөкем итә.
Кешеләрне алда кыямәт көне көтә.
Күп санлы кеше Оҗмахта яшәр өчен терелтеләчәк.
Чын иман безне яхшы эшләр башкарырга дәртләндерә. Андый эшләр Аллаһыны данлый, безгә һәм башкаларга файда китерә. Мәсәлән:
Аллаһыга гыйбадәт кылу.
Аллаһы хуплаган сыйфатларны, аеруча мәхәббәтне, үстерү.
Начар уйларны һәм теләкләрне кире кагу.
Авырлыкларга карамастан, Аллаһыга тугры калу.
Башкаларга Аллаһы турында белем бирү.
Чын иман җимешләре — яхшы эшләр
Чын иманны ничек үстереп була?
Күнегүләр ясау мускулны, Аллаһы киңәшләрен куллану иманны үстерә
Аллаһыдан ярдәм сорагыз. Муса пәйгамбәр Аллаһыга болай дип дога кылган: «Минем Сине белүем һәм Синең миңа карата ихтирамың саклануы өчен, зинһар, Үзеңнең нәрсә эшләргә теләгәнеңне миңа аңлат»a. Аллаһы аны ишеткән һәм аңа җавап биргән. Мусаның иманы искиткеч үрнәк булып тора. Аллаһы сезгә дә чын иман үстерергә булышачак.
Изге Язмаларны өйрәнер өчен вакыт бүлеп куегыз. Аллаһы иңдергән китаплар, шул исәптән Тәүрат, Зәбур һәм Инҗил, Изге Язмаларны, ягъни Библияне, тәшкил итә. Ул дөньяда иң киң таралган һәм иң күп телләргә тәрҗемә ителгән китап. Сезнең Тәүрат, Зәбур һәм Инҗил китаплары бармы?
Изге Язмалардагы киңәшләрне көндәлек тормышыгызда кулланыгыз. Мускулларны үстерер өчен, күнегүләр ясарга кирәк. Иманны үстерер өчен, Аллаһы киңәшләрен кулланырга кирәк. Һәм сез үзегез ул киңәшләрнең файда китергәнен күрерсез. Изге Язмалардагы гамәли киңәшләр күп кешеләрнең тормышларын үзгәрткән. Әйдәгез, моңа кайбер мисаллар карап чыгыйк.
-