МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Аллаһыга гыйбадәт кылыр өчен урыннар төзү һәм аларны карау — зур хөрмәт
Исраилдәге гыйбадәтханәне төзү күп тырышлыклар һәм чыгым таләп иткән. Шулай да исраиллеләр төзелештә ашкынып катнашкан (1Ел 29:2—9; 2Ел 6:7, 8). Гыйбадәтханә төзелеп беткәч, исраиллеләр, аны тиешле дәрәҗәдә саклап, үз рухилыкларын күрсәткән (2Пат 22:3—6; 2Ел 28:24; 29:3). Бүген, мәсихчеләр Патшалык Залларын һәм Конгресслар залларын төзер өчен, чиста килеш һәм тиешле дәрәҗәдә саклар өчен күп вакыт һәм тырышлыклар куя. Әмма Йәһвә белән шулай итеп хезмәттәшлек итү — бик зур хөрмәт һәм изге хезмәтебезнең бер өлеше (Зб 127:1; Ач 7:15).
БЕЗ ҮЗ ӨЛЕШЕБЕЗНЕ КЕРТӘ АЛАБЫЗ . . .
Һәр очрашудан соң җыештырып. Утырган урының янында барысын чиста калдырасыңмы?
Патшалык Залын җыештыруда һәм кирәкле ремонт ясауда регуляр катнашып. Күбрәк кеше катнашса, эш күңеллерәк һәм тизрәк барыр. (lv 92—93, 18 абз.)
Матди ярдәм күрсәтеп. Чын күңелдән хәтта «ике вак акча» салуыбыз да Йәһвәнең йөрәген сөендерә (Мк 12:41—44).
Мөмкинлек булганча теократик биналарны төзүдә һәм реконструкцияләүдә катнашып. Моның өчен төзү тәҗрибәсе таләп ителми.