78 НЧЕ ҖЫР
Кешеләрне Аллаһы сүзенә өйрәтәбез
Бастырылган версия
1. Без өйрәтәбез халыкны
Йәһвә сүзләренә.
Алабыз Йәһвәдән ярдәм,
Безгә ул рух бирә.
Өйрәтүдә яхшы үрнәк
Мәсих биргән безгә,
Чын ярату без күрсәтәбез,
Аннан өйрәнгәнгә.
2. Башкаларны өйрәткәндә,
Сафлык саклап яшик.
Икейөзле булмас өчен,
Бөтен көчне куйыйк.
Көмеш эзләгәндәй эзлик
Рухи хәзинәне,
Шунда уртаклаша алырбыз
Төгәл белемнәрне.
3. Осталыкны үстерергә
Йәһвә ярдәм итә:
Без уңышлы булсын өчен,
Төрле корал бирә.
Без тикшерәбез тырышып
Изге Язмаларны,
Шуңа яхшы үти алабыз
Йәһвә кушкан эшне.
(Зәб. 119:97; 2 Тим. 4:2; Тит. 2:7; 1 Яхъя 5:14 дә кара.)