«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» өчен чыганаклар
7—13 МАЙ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | МАРК 7, 8
«Үз җәфалану баганаңны ал һәм Мәсих эзләреннән бар»
(Марк 8:34) Шунда ул, үзе янына халыкны һәм шәкертләрен чакырып, болай диде: «Минем артымнан барырга теләүче үз-үзеннән баш тартсын, үзенең җәфалану баганасын алып, миңа өзлексез ияреп барсын.
nwtsty, Мк 8:34 кә аңлатма
үз-үзеннән баш тартсын: Яки «үз-үзенә карата булган бар хокуклардан баш тартсын». Бу кешенең үз-үзен тулысынча кире кагарга я үз-үзенә ия булу хокукын Аллаһыга тапшырырга әзер булуын күрсәтә. Шушы грек сүзтезмәсе «ул үз-үзенә „юк“ дияргә тиеш» дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин, чөнки бу сүзтезмә кешенең үзенең шәхси теләкләренә, омтылышларына я уңайлыкларына «юк» дип әйтүен дә үз эченә алырга мөмкин (2Кр 5:14, 15). Петернең Гайсәдән ваз кичкәне турында әйткәндә, Марк шул ук грек фигылен кулланган (Мк 14:30, 31, 72).
14—20 МАЙ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | МАРК 9, 10
«Иманны ныгыткан күренеш»
(Марк 9:7) Шунда бер болыт килеп аларны каплады, һәм болыт эченнән: «Бу минем сөекле Улым. Аны тыңлагыз»,— дигән тавыш ишетелде.
nwtsty, Мк 9:7 гә аңлатма
тавыш: Яхшы хәбәрләрдә сурәтләнгәнчә, өч очракта кешеләргә Йәһвәнең тавышы ишетелгән, һәм бу — икенчесе. (Мк 1:11; Ях 12:28 гә аңлатмаларны кара.)
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Марк 10:17, 18) Инде китәм генә дигәндә, аның янына бер кеше йөгереп килде һәм алдына тезләнеп: «Игелекле Остаз, мәңгелек тормышны мирас итеп алыр өчен миңа нәрсә эшләргә?» — дип сорады. 18Гайсә аңа болай диде: «Ник син мине игелекле дип атыйсың? Аллаһыдан башка игелекле беркем дә юк.
nwtsty, Мк 10:17, 18 гә аңлатмалар
Игелекле Остаз: Бу кеше, күрәсең, «Игелекле Остаз» дигән сүзләрне мактаулы һәм рәсми титул буларак кулланган, чөнки андый хөрмәтне гадәттә дини җитәкчеләр таләп иткән. Кешеләр Гайсәне тиешенчә «Остаз» һәм «Хуҗа» (Ях 13:13) дип атаган. Гайсә моңа каршы булмаса да, бар данны Атасына биргән.
Аллаһыдан башка игелекле беркем дә юк: Монда Гайсә Йәһвәнең яхшылык ягыннан иң бөек үрнәк күрсәткәнен һәм аның, Аллаһы Тәгалә буларак, яхшылык белән яманлыкны билгеләргә хокукы барлыгын таныган. Адәм белән Хаува, фетнә күтәреп, яхшылык белән яманлыкны таныту агачыннан җимеш ашаган; шулай итеп алар бу хокукны үзләштерергә тырышкан. Алардан аермалы буларак, Гайсә басынкылык күрсәтеп, Атасы урнаштырган нормаларга буйсынган. Аллаһы безгә үз Сүзендәге әмерләре аша нәрсә яхшы икәнен белдергән (Мк 10:19).
МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
«Аллаһы кушылдырганны...»
(Марк 10:4) «Муса аерылышу кәгазе язарга һәм аерылышырга рөхсәт иткән»,— дип әйтте алар.
nwtsty, Мк 10:4 кә аңлатма
аерылышу кәгазе: Яки «азат итү кәгазе». Аерылышырга булган ир-аттан рәсми кәгазь әзерләргә һәм, бәлки, өлкәннәр белән киңәшләшергә таләп итеп, Канун аңа андый җитди карары турында яңадан уйланырга вакыт биргән. Канунның максаты, күрәсең, дуамал аерылышуларга юл куймау һәм хатыннарны күпмедер дәрәҗәдә хокук яктан яклау булган (Кн 24:1). Ләкин Гайсә көннәрендә дини җитәкчеләр аерылышуны җиңеләйткән. Беренче гасырда яшәгән тарихчы Иосиф Флавий, үзе аерылышкан фарисей, аерылышу «һәртөрле сәбәп аркасында (һәм андый сәбәпләр бик күп булырга мөмкин)» рөхсәт ителгән дигән. (Мт 5:31 гә аңлатманы кара.)
(Марк 10:11) Ул аларга болай диде: «Хатыны белән аерылышып, башкага өйләнүче кеше зина кыла һәм хатынына хыянәт итә.
nwtsty, Мк 10:11 гә аңлатмалар
Хатыны белән аерылышып: Яки «Хатынын җибәреп». Гайсәнең Марк хәбәрендәге сүзләрен аңлар өчен, Гайсәнең сүзләре тулырак китерелгән Мт 19:9 ны исәпкә алырга кирәк; анда «фахишәлек кылмаган» дигән сүзтезмә бар. (Мт 5:32 гә аңлатманы кара.) Гайсәнең Марк хәбәрендәге аерылышу турындагы сүзләре бар аерылышу очракларына карамый, ә «фахишәлек» (грекча порне́йа) кылмаган ир я хатын белән аерылышу очракларына гына кагыла.
хатынына хыянәт итә: Гайсә монда раввиннарның киң таралган тәгълиматын — ирләргә хатыннары белән «теләсә нинди сәбәп аркасында» аерылышырга рөхсәт иткән өйрәтүен кире кага (Мт 19:3, 9). Раввиннар хатын гына тугрылыксыз була ала дип өйрәткән. Хатынга хыянәт итү дигән фикер күпчелек яһүдләр өчен ят булган. Ирләр дә, хатыннар да бер үк әхлакый нормалар буенча яшәргә тиеш дип әйтеп, Гайсә хатыннарга хөрмәт күрсәткән һәм аларның дәрәҗәләрен күтәргән.
21—27 МАЙ
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | МАРК 11, 12
«Ул барысына караганда да, күбрәк салды»
(Марк 12:41, 42) Гайсә иганә савытларын күрерлек итеп утырды да халыкның шул савытларга акча салуын күзәтә башлады. Күп кенә бай кеше шактый акча сала иде. 42Шунда бер ярлы тол хатын килеп, ике вак акча салды.
nwtsty, Мк 12:41, 42 гә аңлатмалар
иганә савытларын: Яһүдләрнең борынгы чыганаклары буенча, бу иганә тартмалары тек куелган торба яки мөгез быргы формасына охшаш булган. Кешеләр аларга төрле иганәләр салган. Монда кулланылган грек сүзе Ях 8:20 дә дә очрый; ул «иганә савытлары торган урын» дип тәрҗемә ителгән. Бу сүзтезмә, күрәсең, Хатын-кызлар ишегалдындагы бер өлкәне аңлата. (Мт 27:6 га аңлатманы һәм Ә11 кушымт. кара.) Раввиннарның чыганаклары буенча, бу ишегалды стеналары буйлап 13 иганә савыты торган. Гыйбадәтханәдә шулай ук төп хәзинә дә булган дип санала; бар иганә савытларыннан акча шунда китерелгән.
ике вак акча: Сүзгә-сүз «кодрантны тәшкил итүче ике лепта». «Лепта» — лепто́н дигән грек сүзенең күплек формасы; ул кечкенә һәм нәзек нәрсәне аңлата. Бер лепта динарның 1/128 енә тиң тәңкә булган һәм, күрәсең, Исраилдә кулланылган иң вак бакыр я бронза тәңкә булган. Грек сүзе кодра́нтес (квадранс дигән латин сүзеннән барлыкка килгән) римлыларның бер бакыр я бронза тәңкәсен аңлата; ул динарның 1/64 енә тиң булган. Марк монда, яһүдләр киң кулланган тәңкәләрнең кыйммәтен аңлатыр өчен, Рим акчасын куллана. (Сүзлектән «лепта» һәм Ә14 кушымт. кара.)
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз
(Марк 11:17) Халыкны өйрәтеп, ул болай диде: «„Минем йортым бөтен халыклар өчен дога кылу йорты дип аталыр“,— дип язылмаганмыни? Ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндергәнсез».
nwtsty, Мк 11:17 гә аңлатма
бөтен халыклар өчен дога кылу йорты: Иш 56:7 не Яхшы хәбәр язучыларның өчесе өземтә итеп китергән; алардан Марк кына «бөтен халыклар өчен» дигән сүзтезмәне керткән (Мт 21:13; Лк 19:46). Иерусалимдагы гыйбадәтханә исраиллеләр һәм Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтүче чит кешеләр Йәһвәгә гыйбадәт һәм дога кыла алыр өчен билгеләнгән булган (1Пат 8:41—43). Гыйбадәтханәне сәүдә өчен кулланган һәм шулай итеп аны юлбасарлар оясына әйләндергән яһүдләрне Гайсә хөкем иткән, һәм бу урынлы булган. Аларның эшчәнлеге бөтен халыклардан булган кешеләргә Йәһвәгә аның дога кылу йортында якынлашырга комачаулаган; шулай итеп кешеләр аны белергә мөмкинлектән мәхрүм калган.