Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mwb19 октябрь 5 б.
  • Саф тәртип һәм тирән хөрмәт йөрәкләрне яулап ала

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Саф тәртип һәм тирән хөрмәт йөрәкләрне яулап ала
  • «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2019)
  • Охшаш мәкаләләр
  • Бер-берегезне хөрмәт итегез
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Аллаһы киңәшләре никахны бәхетле итә
    Гаиләгез бәхетле була ала
  • Тугры булыгыз
    Гаиләгез бәхетле була ала
  • Туганнар белән тату тормыш итү
    Гаиләгез бәхетле була ала
Күбрәк карарга
«Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2019)
mwb19 октябрь 5 б.

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Саф тәртип һәм тирән хөрмәт йөрәкләрне яулап ала

Иман итүче хатыннар еш кына үз тәртипләре белән ирләренә хакыйкатьне кабул итәргә ярдәм итә. Ләкин моңа күп еллар китәргә мөмкин (1Пт 2:21—23; 3:1, 2). Гаделсез мөгамәлә кичерсәгез, «явызлыкны яхшылык белән җиңүегезне» дәвам итегез (Рм 12:21). Сезнең тәртибегез сүзләрегез эшли алмаганны эшли ала.

Үз иптәшегезнең хәленә керергә тырышыгыз (Фп 2:3, 4). Кызганучан булыгыз һәм үз вазифаларыгызны хөрмәт күрсәтеп үтәгез. Яхшы тыңлаучы булыгыз (Яг 1:19). Сабыр булыгыз һәм иптәшегезне яратуыгызда ышандырыгыз. Хәтта иптәшегез сезгә карата игелекле һәм хөрмәтле булмаса, Йәһвә тугрылыгыгызны кадерли икәнен онытмагыз (1Пт 2:19, 20).

«ЙӘҺВӘ ЙӨГЕБЕЗНЕ ЙӨРТҮДӘ ЯРДӘМ ИТӘ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Грейс Ли кияүгә чыккач, аның гаилә тормышы нинди булган?

  • Аны хакыйкатькә нәрсә җәлеп иткән?

  • Ли апа-кардәш суга чумдырылганнан соң туган авырлыкларын ничек кичереп чыккан?

  • Ли апа-кардәш, үз ире турында дога кылганда, нәрсә сораган?

  • Ли апа-кардәш үзенең саф тәртибе һәм тирән хөрмәте ярдәмендә нинди фатихалар урган?

«Йәһвә йөгебезне йөртүдә ярдәм итә» дигән видеороликтан алынган кадрлар коллажы: 1) Грейс Ли урамда елап утыра; 2) Апа-кардәш Грейс Ли белән Изге Язмаларны өйрәнә; 3) Грейс үз балалары белән, гаилә рестораныннан чыгып, җыелыш очрашуына бара; 4) Грейс үз гаиләсе (9 кеше) белән Патшалык Залы янында

Саф тәртип һәм тирән хөрмәт зур көчкә ия!

Иптәшегез хакыйкатьтә булып та, рухи сорауларда үз өстенә җаваплылык алмаса, саф тәртибегез һәм тирән хөрмәтегез ярдәм итә ала. «Тормыш иптәшегезне „сүзсез“ дәртләндерегез» дигән видеороликны карагыз.

Апа-кардәш рухи яктан актив булмаган иренә карап тора
    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу