АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | ЯРАТЫЛЫШ 48—50
Олы яшьтәгеләр күп нәрсәгә өйрәтә ала
Олы яшьтәгеләр шушы соңгы көннәрдә Йәһвәнең үзләре күргән «гаҗәеп эшләре» турында сөйләгәндә, бу безнең Йәһвәгә һәм аның вәгъдәләренә иманыбызны ныгыта (Зб 71:17, 18). Сезнең җыелышыгызда да кадерле олы яшьтәге кардәшләр булса, алардан шуның турында сорагыз:
Йәһвә аларга авырлыкларга карамастан хезмәт итәргә ничек булышкан?
Еллар дәвамында вәгазьчеләр санының үсә баруын күреп, алар нәрсә хис итә?
Оешмабызның Изге Язмаларны аңлавы ачыграк булып киткәндә, алар нәрсә хис итә?
Алар Йәһвә оешмасында нинди яхшы үзгәрешләр күргән?