Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Гыйбадәтханә янә чистартыла
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
    • Гайсә акча алмаштыручының өстәлен аударып ташлый

      ЙӨЗ ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

      Гыйбадәтханә янә чистартыла

      МАТТАЙ 21:12, 13, 18, 19 МАРК 11:12—18 ЛҮК 19:45—48 ЯХЪЯ 12:20—27

      • ГАЙСӘ ИНҖИР АГАЧЫН КАРГЫЙ ҺӘМ ГЫЙБАДӘТХАНӘНЕ ЧИСТАРТА

      • КҮПЛӘРГӘ ТОРМЫШ БИРЕР ӨЧЕН, ГАЙСӘ ҮЛӘРГӘ ТИЕШ

      Гайсә үзенең шәкертләре белән, Әрихәдән килгәннән соң, Битаниядә инде өч төн үткәргән. Хәзер дүшәмбе иртән иртүк, 10 нисан көнне, алар Иерусалимга юл тота. Гайсәнең ашыйсы килә. Ул, инҗир агачын күреп, җимеше булмасмы дип, аның янына килә.

      Гадәттә, инҗир җимеше июнь айларында өлгерә башлый, ә хәзер март ахыры гына. Ләкин агач инде яфракланган. Гайсә, күрәсең, яфраклар иртә чыккан икән, беренче инҗир җимешләре дә булырга тиеш дип уйлый. Ләкин ул бер җимеш тә тапмый. Яфрак ярган агач тыштан караганда гына җимешле булып күренә. Шуңа күрә Гайсә: «Моннан ары синең җимешеңне берәү дә ашамасын»,— дип әйтә (Марк 11:14). Агач шунда ук корый башлый, һәм моның мәгънәсе алдагы көнне билгеле була.

      Тиздән Гайсә үзенең шәкертләре белән Иерусалимга килеп җитә. Ул гыйбадәтханәгә бара; аны ул үткән көнне карап чыккан иде. Әмма бүген Гайсә аны карап чыгу белән генә чикләнми; ул өч ел элек, б. э. 30 елының Пасах бәйрәмендә кылган гамәлен кабатлый (Яхъя 2:14—16). Ул гыйбадәтханәдәге «сатучыларны һәм сатып алучыларны» куып чыгара. Ул шулай ук, «акча алмаштыручыларның өстәлләрен һәм күгәрчен сатучыларның эскәмияләрен аударып ташлый» (Марк 11:15). Ул хәтта шәһәрнең бүтән очына әйберләрен күтәреп баручы кешеләргә гыйбадәтханә аша үтәргә рөхсәт итми, чөнки алар гыйбадәтханә аша юлны кыскартыр өчен үтә торган булганнар.

      Ни өчен Гайсә гыйбадәтханәдә акча алмаштыручылар һәм хайван сатучылар белән үзен шундый кырыс тота? Ул болай ди: «„Минем йортым бөтен халыклар өчен дога кылу йорты дип аталыр“,— дип язылмаганмыни? Ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндергәнсез» (Марк 11:17). Ни өчен ул аларны юлбасарлар дип атый? Чөнки алар корбанга китереләчәк хайваннарны артык зур бәягә саталар. Шуңа күрә Гайсә аларның эшләрен талау дип саный.

      Өлкән руханилар, канунчылар һәм халык башлыклары, Гайсәнең нәрсә эшләгәнен ишеткәч, кабат аны үтерү әмәлен эзләргә керешә. Әмма аларның бернәрсә дә булып чыкмый. Алар Гайсәне ничек үтерергә икәнен белми, чөнки халык, аны тыңлар өчен, һәрвакыт аңа ияреп йөри.

      Пасах бәйрәменә яһүдләрдән тыш яһүд диненә күчкән прозелитлар да килә. Алар арасында бәйрәмгә гыйбадәт кылырга килгән греклар да бар. Алар Филип янына килә. Күрәсең, аларны аның грек исеме җәлеп иткәндер. Алар аңа Гайсәне күрәсе килгәннәре турында әйтә. Филип, андый очрашу урынлы микән дип, Әндри белән киңәшләшә. Аннары алар икәүләшеп һаман да гыйбадәтханәдә булган Гайсә янына килә дә аңа моның турында сөйләп бирә.

      Гайсә үзенә нибары берничә көн яшисе калганын белә, шуңа күрә хәзер кешеләрнең кызыксынуын канәгатьләндерергә я танылганлыкка омтылырга вакыт түгел. Үзенең ике рәсүленә ул бер мисал сөйли: «Адәм Улының данлану вакыты җитте. Сезгә хак сүз әйтәм: бодай бөртеге җиргә төшеп үлмәсә, бер бөртек булып калыр, ә үлсә, зур уңыш китерер» (Яхъя 12:23, 24).

      Бер бодай бөртегенең кыйммәтлеге әллә ни зур түгел. Әмма җиргә төшеп орлык буларак «үлсә», ул шытым җибәрә, сабак булып үсә һәм аңарда күп-күп орлыклар өлгерә. Шул рәвешчә Гайсә дә — бер генә камил кеше. Ләкин ул Аллаһыга тугры калып үлсә, аның кебек фидакарьлек күрсәткән күп кенә тугры кешеләр аның ярдәмендә мәңгелек тормышка ия булачак. Шуңа күрә Гайсә болай ди: «Үз җанын яратучы аны һәлак итәр, ә бу дөньяда үз җанын нәфрәт итүче аны мәңгелек тормыш өчен саклар» (Яхъя 12:25).

      Гайсә үзен генә күздә тотмый, чөнки аннары ул: «Миңа хезмәт итәргә теләүче миңа ияреп барсын. Мин кайда булсам, хезмәтчем дә шунда булыр. Миңа хезмәт итүчене Атам ихтирам итәр»,— дип әйтә (Яхъя 12:26). Нинди гаҗәеп әҗер! Ата ихтирам иткән кешеләр Мәсих белән бергә Патшалыкта булыр!

      Үзенең нык җәфаланачагын һәм газаплы үлем белән үләчәген күздә тотып, Гайсә болай ди: «Җаным борчыла. Нәрсә әйтим? Атам, мине бу сәгатьтән коткар». Юк, Гайсәнең Аллаһы ихтыярын үтәүдән качасы килми. Ул болай дип өсти: «Хәер, мин нәкъ шул сәгать өчен килдем дә» (Яхъя 12:27). Гайсә Аллаһының бар ниятләре белән, шул исәптән үз гомерен корбан итәргә кирәклеге белән риза.

      • Ни өчен Гайсә, инҗир өлгерү вакыты әле җитмәгән булса да, җимешләр табарга өметләнә?

      • Ни өчен Гайсә гыйбадәтханәдәге сатучыларны «юлбасарлар» дип атый?

      • Нинди мәгънәдә Гайсә бодай бөртегенә охшаш һәм ул үзен көткән газаплар һәм үлем турында нәрсә уйлый?

  • Яһүдләр Аллаһының тавышын ишетеп, иман итәрме?
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
    • Гайсә: «Атам, исемеңне данла»,— дип әйтә, һәм яһүдләр Аллаһының тавышын ишетә

      ЙӨЗ ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК

      Яһүдләр Аллаһының тавышын ишетеп, иман итәрме?

      ЯХЪЯ 12:28—50

      • КҮПЛӘР АЛЛАҺЫ ТАВЫШЫН ИШЕТӘ

      • ХӨКЕМ ИТҮ ӨЧЕН НИГЕЗ

      Дүшәмбе, 10 нисан көнне, Гайсә гыйбадәтханәдә үзенең тиздән үләчәге турында әйтә. Ул моның үз Атасының исеменә ничек тәэсир итәчәге хакында борчыла һәм шуңа күрә: «Атам, исемеңне данла»,— дип әйтә. Шунда күктән: «Мин данладым һәм кабат данлармын»,— дигән көчле тавыш килә (Яхъя 12:27, 28).

      Якында торган халык каушап кала. Кайберәүләр, бу күк күкрәү булган, ди. Башкалар исә: «Аның белән фәрештә сөйләште»,— дип әйтә (Яхъя 12:29). Ләкин чынында алар Йәһвәнең тавышын ишеткән! Гайсәнең җирдәге хезмәте башланганнан бирле кешеләр Аллаһының тавышын инде ишеткән булган.

      Өч ярым ел элек, Гайсә суга чумдырылганда, Чумдыручы Яхъя Аллаһының Гайсә турында: «Бу минем яраткан Улым, мин аны хуплыйм»,— дип әйткәнен ишеткән иде. Аннары, б. э. 32 елының Пасах бәйрәменнән соң, Гайсәнең кыяфәте үзгәргәндә, Ягъкуб, Яхъя һәм Петер Аллаһының: «Бу минем сөекле Улым, мин аны хуплыйм. Аны тыңлагыз»,— дигән тавышын ишеткән иде (Маттай 3:17; 17:5). Хәзер кешеләр Аллаһының тавышын өченче тапкыр ишетә. Бу юлы Йәһвәнең сүзләрен ишеткән кеше бик күп!

      Гайсә болай ди: «Бу тавыш минем өчен түгел, ә сезнең өчен яңгырады» (Яхъя 12:30). Күктән яңгыраган тавыш Гайсәнең чыннан да Аллаһы Улы — вәгъдә ителгән Мәсих булганын дәлилли.

      Үзенең тугры тормыш юлы белән Гайсә кешеләргә ничек яшәргә тиешлеген күрсәтә һәм Шайтан Иблиснең — бу дөнья хакименең — юк ителүгә лаек икәнен раслый. «Бу дөньяны хөкем итү сәгате килде,— дип әйтә ул,— хәзер бу дөньяның идарәчесе куып чыгарылачак». Гайсәнең якынлашып килүче үлеме җиңелү түгел, ә җиңү булачак. Ничек алай? Ул болай дип аңлата: «Мине баганага күтәрәчәкләр, шуннан соң мин һәртөрле кешене үземә җәлеп итәчәкмен» (Яхъя 12:31, 32). Баганада үлеп, Гайсә башкаларны үзенә җәлеп итәчәк, һәм шулай итеп алар мәңгелек тормышка ия була алачак.

      Гайсәнең «мине баганага күтәрәчәкләр» дигәне аркасында кешеләр болай дип сорый: «Без Кануннан Мәсихнең мәңге яшәячәген ишеттек, ни өчен син, Адәм Улын баганага күтәрергә тиешләр, дисең? Кем ул Адәм Улы?» (Яхъя 12:34). Бар дәлилләргә, шул исәптән Аллаһының тавышын ишетүләренә карамастан, күпчелек Гайсәнең чын Адәм Улы — вәгъдә ителгән Мәсих булганына ышанмый.

      Гайсә кабат үзе турында «яктылык» дип әйтә (Яхъя 8:12; 9:5). Ул халыкны өнди: «Яктылык сезнең белән тагын бераз вакыт булыр әле. Үзегезне караңгылык җиңмәсен өчен, сездә яктылык бар чагында йөреп калыгыз. [...] Сездә яктылык бар чагында яктылыкка иман итегез, шулай итеп яктылык балалары була алырсыз» (Яхъя 12:35, 36). Аннары Гайсә китеп бара, чөнки ул 10 нисан көнне үләргә тиеш түгел. Аны Пасах бәйрәмендә, 14 нисан көнне «күтәрәчәкләр», ягъни баганага кадаклаячаклар (Гәләтиялеләргә 3:13).

      Гайсәнең тормышы дәвамында Яһүдләрнең аңа иман итмәгәннәре күренә, әмма шулай итеп бер пәйгамбәрлек үтәлә. Ишагыя пәйгамбәр халыкның сукыр күзле, таш йөрәкле булачагы, шуңа күрә Аллаһыга кире кайтмаячагы һәм савыкмаячагы турында алдан әйткән булган (Ишагыя 6:10; Яхъя 12:40). Әйе, яһүдләрнең күбесе, үҗәтләнеп, Гайсәнең вәгъдә ителгән Коткаручы, тормышка алып баручы юл булуына дәлилләрне кире кага.

      Икенче яктан, күп кенә башлыклар, шул исәптән Никәдим белән аримафейлы Йосыф, Гайсәгә «иман итә». Әмма алар иманнары буенча эш итәрме, әллә, синагогадан куып чыгарырлар дип курыкканга я «кешеләрдән килгән данны күбрәк яратканга», иман иткәннәрен яшерерме? (Яхъя 12:42, 43).

      Гайсә үзенә иман итү нәрсәне үз эченә алганын болай дип аңлата: «Миңа иман итүче миңа гына түгел, ә мине җибәрүчегә дә иман итә. Мине күрүче мине Җибәрүчене дә күрә». Аллаһы Гайсәгә өйрәтергә кушкан һәм Гайсә сөйләп торган хакыйкатьләр бик мөһим, шуңа күрә Гайсә болай ди: «Мине санга сукмыйча, сүзләремне кабул итмәүче өчен хөкем итүче бар. Аны соңгы көндә мин әйткән сүз хөкем итәчәк» (Яхъя 12:44, 45, 48).

      Гайсә үз сүзен болай дип йомгаклый: «Мин бит үземнән сөйләмәдем, мине җибәргән Ата үзе миңа нәрсә сөйләргә, нәрсә әйтергә икәнлеге турында әмер бирде. Мин аның әмере мәңгелек тормышка алып бара икәнен беләм» (Яхъя 12:49, 50). Гайсә белә: тиздән ул үзенә иман иткән кешеләр өчен үз канын түгәчәк (Римлыларга 5:8, 9).

      • Гайсә җирдә яшәгәндә Аллаһының тавышы нинди өч очракта яңгырый?

      • Гайсәгә нинди башлыклар иман итә, ләкин ни өчен алар моны ачык танымый?

      • «Соңгы көндә» кешеләр нәрсә нигезендә хөкем ителәчәк?

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу