Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Инҗир агачы ярдәмендә иман турында өйрәтү
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
    • Гайсә һәм аның шәкертләре җимешсез инҗир агачының корыганын күрә

      ЙӨЗ БИШЕНЧЕ БҮЛЕК

      Инҗир агачы ярдәмендә иман турында өйрәтү

      МАТТАЙ 21:19—27 МАРК 11:19—33 ЛҮК 20:1—8

      • КОРЫГАН ИНҖИР АГАЧЫ МИСАЛЫННАН ИМАН ТУРЫНДА ӨЙРӘНЕП БУЛА

      • ГАЙСӘНЕҢ ВӘКАЛӘТЕ ШИК АСТЫНА АЛЫНА

      Дүшәмбе көнне кич белән Иерусалимнан киткәч, Гайсә Зәйтүн тавының көнчыгыш битендә урнашкан Битаниягә кайта. Ул, күрәсең, дуслары Лазар, Мәрьям һәм Мартаның өйләрендә куна.

      Хәзер 11 нисан көненең иртәсе. Гайсә үз шәкертләре белән кабат юлга чыга. Ул Иерусалимга юл тота, соңгы мәртәбә гыйбадәтханәгә бара. Бу көнне ул Пасах бәйрәмен уздырыр алдыннан, үз үлемен искә алу кичәсен урнаштырыр, хөкем ителер һәм үтерелер алдыннан соңгы тапкыр кешеләргә вәгазьли.

      Битаниядән Зәйтүн тавы аша Иерусалимга барышлый, Петер юлда Гайсә узган көнне иртән каргаган инҗир агачын күреп ала. «Остаз, кара! — дип әйтә Петер.— Син каргаган инҗир агачы корып төшкән» (Марк 11:21).

      Ләкин ни өчен Гайсә бу агачны корыткан? Моны ул болай дип аңлата: «Сезгә хак сүз әйтәм: иман итсәгез һәм шикләнмәсәгез, мин инҗир агачы белән эшләгәнне дә эшләрсез һәм бу тауга: „Күтәрелеп, диңгезгә ташлан“,— дисәгез, бу сүзләрегез дә үтәлер. Догада иман белән сораган бар нәрсәне алырсыз» (Маттай 21:21, 22). Шулай итеп ул тауны күчерә алырлык иман турындагы сүзләрен кабатлый (Маттай 17:20).

      Инҗир агачын корытып, Гайсә үзенең шәкертләренә Аллаһыга иман итүнең мөһимлеген күрсәтә. Ул болай ди: «Сез нәрсә турында гына дога кылсагыз да, нәрсә турында гына сорасагыз да, моны инде алгансыз дип ышаныгыз, һәм ул сездә булачак» (Марк 11:24). Гайсәнең бар шәкертләре өчен нинди мөһим сабак, аеруча аларның тиздән куркыныч сынауларга дучар булачагын исәпкә алсак! Әмма инҗир агачының коруы белән иманның сыйфаты арасында башка бәйләнеш тә бар.

      Исраил халкы, бу инҗир агачы кебек, тыштан караганда гына җимешле булып күренә. Бу халык Аллаһы белән килешүдә тора һәм, тыштан караганда, аның Канунын үти кебек. Ләкин, тулаем алганда, ул имансыз һәм җимешсез. Исраил хәтта Аллаһының Улын кире кага! Шуңа күрә, җимешсез инҗир агачын корытып, Гайсә шул җимешсез, имансыз халыкны нинди ахыр көткәнен күрсәтә.

      Тиздән Гайсә үз шәкертләре белән Иерусалимга керә. Ул, гадәттәгечә, гыйбадәтханәгә барып шунда өйрәтә башлый. Өлкән руханилар һәм халык өлкәннәре, күрәсең, Гайсәнең үткән көнне акча алмаштыручылар белән нәрсә эшләгәнен күздә тотып, аңардан: «Синең боларны эшләргә ни хакың бар? Сиңа боларны эшләргә вәкаләтне кем бирде?» — дип сорый (Марк 11:28).

      Гайсә аларга болай дип җавап кайтара: «Минем дә сезгә бер соравым бар. Җавап бирсәгез, мин дә боларны нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтермен. Яхъяга суга чумдырырга вәкаләт күктән яки кешеләрдән бирелгән булганмы?» Хәзер алар үзләре кыен хәлдә кала. Руханилар һәм өлкәннәр үзара фикер алыша башлый: «Әгәр: „Күктән“,— дисәк, ул: „Алайса, ни өчен сез аңа ышанмадыгыз?“ — дип сорар. Ә, бәлки: „Кешеләрдән“,— дияргәдер?» Алар алай дип тә әйтергә курка, «чөнки бар кеше дә Яхъяны чын пәйгамбәр дип саный» (Марк 11:29—32).

      Гайсәнең дошманнары тиешле җавап кайтара алмый. Шуңа күрә алар Гайсәгә: «Белмибез»,— ди. Гайсә исә аларга: «Мин дә сезгә боларны эшләргә ни хакым барлыгын әйтмим»,— дип җавап бирә (Марк 11:33).

      • 11 нисан көне нәрсә белән әһәмиятле?

      • Үзе корыткан инҗир агачы ярдәмендә Гайсә нинди сабаклар бирә?

      • Гайсә «боларны эшләргә ни хакың бар» дип сораучыларны ничек кыен хәлдә калдыра?

  • Йөзем бакчасы турында ике мисал
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
    • Йөзем үстерүчеләр бакча хуҗасының улын үтерә

      ЙӨЗ АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК

      Йөзем бакчасы турында ике мисал

      МАТТАЙ 21:28—46 МАРК 12:1—12 ЛҮК 20:9—19

      • ИКЕ УГЫЛ ТУРЫНДА МИСАЛ

      • ЙӨЗЕМ ҮСТЕРҮЧЕЛӘР ТУРЫНДА МИСАЛ

      Гайсә һаман да гыйбадәтханәдә. Ул әле генә «боларны эшләргә ни хакың бар» дип сораган өлкән руханиларны һәм халык башлыкларын кыен хәлдә калдырган иде. Аның җавабы аларның авызларын томалады. Хәзер Гайсә аларның чынлыкта нинди кешеләр икәнен күрсәтүче бер мисал китерә.

      «Бер кешенең ике улы булган,— дип сөйли Гайсә.— Ул, беренчесе янына килеп: „Улым, бүген йөзем бакчасына барып эшлә“,— дигән. Тегесе: „Бармыйм“,— дигән, әмма соңрак әйткәненә үкенеп, барган. Атасы икенче улы янына килеп, шуны ук әйткән. Бусы: „Барам, әтием“,— дигән, әмма үзе бармаган. Аталарының ихтыярын бу икесенең кайсысы үтәгән?» (Маттай 21:28—31). Җавабы билгеле: ахыр чиктә атасының ихтыярын беренче угыл үтәгән.

      Шунда Гайсә аларга болай ди: «Сезгә хак сүз әйтәм: салым җыючылар һәм фахишәләр Аллаһы Патшалыгына сездән алдарак бара». Салым җыючылар һәм фахишәләр башта Аллаһыга хезмәт итмәгән. Ләкин аннары алар, беренче угыл кебек, тәүбә итеп, Аллаһыга хезмәт итә башлаган. Дини җитәкчеләр исә, икенче угыл кебек, Аллаһыга хезмәт итүләре турында ачык итеп әйтә, әмма чынында алай эшләми. Гайсә болай ди: «[Чумдыручы] Яхъя бит сезгә тәкъвалык юлын күрсәтергә дип килгән иде, ә сез аңа ышанмадыгыз. Салым җыючылар һәм фахишәләр исә аңа ышандылар. Сез, моны күрсәгез дә, соңрак үкенмәдегез һәм аңа ышанмадыгыз» (Маттай 21:31, 32).

      Аннары Гайсә бүтән бер мисал китерә. Хәзер ул дини җитәкчеләрнең хатасы Аллаһыга хезмәт итмәүдә генә түгел икәнен күрсәтә. Чынлыкта алар явыз кешеләр. «Бер кеше йөзем бакчасы утырткан,— дип сөйли Гайсә,— аны койма белән әйләндереп алган, йөзем изү өчен уеп чокыр ясаган, манара торгызган һәм йөзем үстерүчеләргә аны куллануга биреп, чит илгә киткән. Йөзем җыю вакыты җиткәч, ул йөзем үстерүчеләр янына бер хезмәтчене җибәргән һәм аңа алардан уңышның үз өлешен алырга кушкан. Әмма алар аны тотып кыйнаганнар да буш кул белән кайтарып җибәргәннәр. Шунда ул икенче хезмәтчене җибәргән, ләкин алар аның башын яралаганнар һәм аны хур иткәннәр. Шуннан соң ул тагын берсен җибәргән, һәм алар аны үтергәннәр. Ул күп кенә башка хезмәтчеләрен дә җибәреп караган: аларның кайберәүләрен кыйнаганнар, ә кайберәүләрен үтергәннәр» (Марк 12:1—5).

      Гайсәне тыңлаган кешеләр аның мисалын аңлармы? Алар Ишагыя пәйгамбәрнең мондый хөкем сүзләрен хәтерлидер: «Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең йөзем бакчасы — Исраил йорты ул, ул яраткан үсемлекләр — Яһүд кешеләре. Ул гадел хөкем көткән иде, ә алар гаделсез булды» (Ишагыя 5:7). Бу сүзләрнең Гайсә мисалы белән охшаш яклары бар. Җир хуҗасы — Йәһвә, йөзем бакчасы — Аллаһы кануны коймасы белән киртәләп алынган, аның яклавы астында булган Исраил халкы. Йәһвә, үз халкын өйрәтер өчен һәм аларга яхшы җимеш китерергә булышыр өчен, үз пәйгамбәрләрен җибәреп торган.

      Әмма «йөзем үстерүчеләр» үзләренә җибәрелгән «хезмәтчеләрне» кыйнаган һәм үтергән. Гайсә болай ди: «Аның [йөзем бакчасы хуҗасының] тагын яраткан улы булган. Ахырда ул: „Улымны хөрмәт итәрләр“,— дип, аны да җибәргән. Ләкин йөзем үстерүчеләр үзара: „Бу мирасчы. Әйдәгез, аны үтерик, шунда мирас безнеке булыр“,— диешкәннәр. Шунда алар аны тотып үтергәннәр» (Марк 12:6—8).

      Хәзер Гайсә: «Йөзем бакчасының хуҗасы нәрсә эшләр?» — дип сорый (Марк 12:9). Дини җитәкчеләр: «Ул аларны кылган бар явызлыклары өчен коточкыч үлемгә дучар итәчәк, ә йөзем бакчасын аңа уңышны тиешле вакытта бирүче башка йөзем үстерүчеләргә куллануга тапшырачак»,— дип җавап бирә (Маттай 21:41).

      Шулай итеп алар, үзләре дә абайламыйча, үзләренә хөкем чыгара, чөнки алар Йәһвәнең «йөзем бакчасында» — Исраил халкында «йөзем үстерүчеләр» санына керә. Йәһвә андый «йөзем үстерүчеләрдән» җимеш китерүләрен көтә, шул исәптән үзенең Улына — Мәсихкә иман итәрләр дип өметләнә. Гайсә, туп-туры дини җитәкчеләргә карап, болай ди: «Әллә Язмадагы: „Төзүчеләр кире каккан таш иң мөһим почмак ташы булып китте. Моны Йәһвә башкарды, һәм без моны гаҗәеп нәрсә дип саныйбыз“,— дигән сүзләрне укыганыгыз юкмы?» (Марк 12:10, 11). Аннары ул үз сүзләрен аңлатып бирә: «Шуңа күрә мин сезгә шуны әйтәм: Аллаһы Патшалыгы сездән алынып, аның җимешләрен китерүче халыкка биреләчәк» (Маттай 21:43).

      Канунчылар һәм өлкән руханилар Гайсәнең бу мисалны үзләрен «күздә тотып китергәнен аңлый» (Лүк 20:19). Хәзер аларның аны, законлы «мирасчыны», үтерергә теләге тагы да көчәя. Тик алар Гайсәне пәйгамбәр дип санаган халыктан курка, шуңа күрә бу юлы аны үтерергә батырчылык итми.

      • Гайсәнең мисалындагы ике угыл кемне символлаштыра?

      • Икенче мисалда «җир хуҗасы», «йөзем бакчасы», «йөзем үстерүчеләр», «хезмәтчеләр» һәм «мирасчы» кемнәрне символлаштыра?

      • «Йөзем үстерүчеләр» белән нәрсә булачак?

  • Патша кешеләрне туй мәҗлесенә чакыра
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
    • Патша туй киеме кимәгән кешене туй мәҗлесеннән куып чыгарырга куша

      ЙӨЗ ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК

      Патша кешеләрне туй мәҗлесенә чакыра

      МАТТАЙ 22:1—14

      • ТУЙ МӘҖЛЕСЕ ТУРЫНДА МИСАЛ

      Гайсәнең хезмәте үз ахырына якынлаша. Ул әле дә мисаллар китереп, канунчылар белән өлкән руханиларны фаш итә, шуңа күрә алар аны үтерергә тели (Лүк 20:19). Ләкин Гайсәнең аларга әйтәсе сүзе әле бетмәгән. Ул тагын бер мисал сөйли:

      «Күкләр Патшалыгы үз улы өчен туй мәҗлесе әзерләгән патшага охшаш. Ул, чакырылган кешеләрне мәҗлескә җыярга дип, үз хезмәтчеләрен җибәргән, ләкин тегеләрнең киләсе килмәгән» (Маттай 22:2, 3). Гайсә үз мисалының башында «күкләр Патшалыгын» искә ала. Шуңа күрә «патша» — Йәһвә Аллаһы. Алайса, патшаның улы һәм туйга чакырылганнар кем? Әлбәттә, патша улының — мисалны сөйләүче Йәһвәнең Улы икәнен, ә чакырылганнарның — Угыл белән бергә күкләр Патшалыгында булачак кешеләр икәнен аңлау авыр түгел.

      Кем беренче булып чакырылган булган? Гайсә һәм рәсүлләр Патшалык турында кемгә вәгазьләгән? Яһүдләргә (Маттай 10:6, 7; 15:24). Алар б. э. к. 1513 елны Канун килешүен кабул итеп, беренче булып «руханилар патшалыгы» булырга мөмкинлек алган (Чыгыш 19:5—8). Аларны «туй мәҗлесенә» кайчан чакырганнар? Бу чакыру аларга б. э. 29 елында, Гайсә күкләр Патшалыгы турында вәгазьли башлаганда бирелгән булган.

      Ләкин исраиллеләрнең күбесе бу чакыруны ничек кабул иткән? Гайсә әйткәнчә, «тегеләрнең киләсе килмәгән». Дини җитәкчеләрнең һәм халыкның күпчелеге аны Мәсих итеп һәм Аллаһы билгеләгән Патша буларак кабул итмәгән.

      Әмма Гайсәнең сүзләре буенча, яһүдләргә тагын бер мөмкинлек биреләчәк. Ул болай ди: «Шунда ул [патша] башка хезмәтчеләрен җибәргән һәм аларга болай дигән: „Чакырылган кешеләргә: „Табыным инде җәелгән, үгезләрем һәм симертелгән мал суелган, барысы инде әзер. Туй мәҗлесенә килегез“,— дип әйтегез“. Әмма ул кешеләр ваемсыз калганнар һәм берсе — үз басуына, ә икенчесе үз эшен карарга киткән, калганнары исә аның хезмәтчеләрен тотып кыйнаганнар һәм үтергәннәр» (Маттай 22:4—6). Бу сүзләр мәсихче җыелыш урнаштырылганда үтәләчәк. Ул вакытта да яһүдләрнең Патшалыкка керергә мөмкинлекләре булачак. Әмма күбесе бу чакыруны җирәнеп кире кагачак, хәтта патшаның «хезмәтчеләре» белән үзләрен кырыс тотачак (Рәсүлләр 4:13—18; 7:54, 58).

      Моның аркасында халык белән нәрсә булачак? Гайсә болай ди: «Шунда патша, ярсып, үз гаскәрләрен җибәргән һәм шул үтерүчеләрне юк иткән, ә аларның шәһәрләрен яндырган» (Маттай 22:7). Бу сүзләр б. э. 70 елында, римлылар яһүдләрнең «шәһәрләрен» — Иерусалимны җимергәндә үтәлгән.

      Алар патшаның чакыруын кире каккан икән, бүтән һичкем чакырылмаячак дип әйтеп буламы? Гайсә мисалыннан күренгәнчә, юк. Ул болай дип дәвам итә: «Аннан соң ул [патша] үз хезмәтчеләренә болай дигән: „Туй мәҗлесе әзер, ә чакырылган кешеләр мәҗлестә утырырга лаек булмадылар. Шуңа күрә зур юлларга чыгыгыз һәм очраткан һәр кешене туй мәҗлесенә чакырыгыз“. Шунда хезмәтчеләр, юлларга чыгып, очраткан һәр кешене — явызын да, яхшысын да җыйганнар, һәм мәҗлес бүлмәсе табын янында утыручылар белән тулган» (Маттай 22:8—10).

      Шунысын әйтергә кирәк: рәсүл Петер соңрак мәҗүсиләргә — тумыштан яһүд булмаганнарга һәм прозелитларга — ярдәм итә башлаган. Б. э. 36 елында Рим гаскәре башлыгы Көрнили белән аның гаиләдәгеләренә Аллаһы рухы иңгән, һәм шулай итеп аларга Гайсә искә алган күкләр Патшалыгына керергә мөмкинлек ачылган (Рәсүлләр 10:1, 34—48).

      Гайсәнең сүзләреннән күренгәнчә, мәҗлескә килгән кайбер кешеләрне «патша» яраклы дип санамаячак. Гайсә болай ди: «Патша кунакларны карарга дип кергәч, анда туйга кия торган кием кимәгән бер кешене күреп алган һәм аңардан: „Дустым, син монда туй киеме кимичә ничек кердең?“ — дип сораган. Тегесе эндәшмәгән. Шунда патша үз хезмәтчеләренә: „Аны, аяк-кулларын бәйләп, караңгылыкка чыгарып ташлагыз. Анда ул үкереп елап тешләрен шыкырдатачак“,— дигән. Әйе, чакырылганнар күп, ләкин сайланганнар аз» (Маттай 22:11—14).

      Дини җитәкчеләр Гайсәнең сүзләренең мәгънәсен я кемгә кагылганын тулысынча аңламыйдыр. Ләкин алар бик ачулы, һәм хәзер аларның үзләренә бәла китерүче кешене үтерергә теләкләре көчәя.

      • Гайсәнең мисалында кем ул «патша», кем ул патшаның «улы» һәм туй мәҗлесенә чакырылганнар кем?

      • Чакыру яһүдләргә беренче тапкыр кайчан бирелгән булган һәм соңрак кем чакырылган?

      • «Чакырылганнар күп, ләкин сайланганнар аз» дигән сүзләр нәрсәне аңлата?

  • Алар Гайсәне гаепләргә сәбәп таба алмый
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
    • Гайсә динар тәңкәсен тотып, фарисейларның хәйләле соравына җавап бирә

      ЙӨЗ СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК

      Алар Гайсәне гаепләргә сәбәп таба алмый

      МАТТАЙ 22:15—40 МАРК 12:13—34 ЛҮК 20:20—40

      • КАЙСАРНЫКЫН КАЙСАРГА

      • КЕШЕЛӘР ТЕРЕЛТЕЛГӘЧ, ӨЙЛӘНЕШҮЛӘР БУЛЫРМЫ?

      • ИҢ БӨЕК ӘМЕРЛӘР

      Гайсә әле генә, мисаллар китереп, дини дошманнарының явызлыгын фаш иткән иде. Шуңа күрә фарисейлар, ярсып, аның сүзенә бәйләнерлек сәбәп табарга сүз куеша. Алар Гайсәне Рим хакименә тапшырырлык берәр нәрсә әйттермәкче була һәм, аны сүзендә тотар өчен, үзләренең кайбер шәкертләренә акча түли (Лүк 6:7).

      «Остаз,— дип әйтә тегеләре,— без синең дөрес сөйләгәнеңне һәм өйрәтүеңне, шулай ук кешеләрне аермыйча Аллаһы юлына хакыйкать буенча өйрәтүеңне беләбез. Әйт әле, кайсарга салым түләү дөресме яки юкмы?» (Лүк 20:21, 22). Гайсә аларның ялагайлануына алданмый. Чынында, шул икейөзле кешеләр хәйлә кора. Ул: «Юк, кайсарга салым түләү дөрес түгел»,— дисә, римлыларга каршы фетнә күтәрүдә гаепле булыр иде, ә: «Әйе, дөрес»,— дисә, Рим идарәсен яратмаган яһүдләр аны дөрес аңламас һәм аңа каршы чыгар иде. Гайсә ничек җавап бирер?

      Гайсә болай ди: «Икейөзлеләр, сез нигә мине сыныйсыз? Миңа салым түләнә торган акчаны күрсәтегез». Алар аңа динар китерәләр. Ул алардан: «Монда кем күрсәтелгән һәм кемнең исеме язылган?» — дип сорый. Алар: «Кайсарныкы»,— ди. Шунда ул аларга: «Шуңа күрә кайсарныкын — кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез»,— дигән җавап кайтара (Маттай 22:18—21).

      Кешеләр Гайсәнең җавабына хәйран кала. Ул аларның авызларын оста итеп томалагач, алар аны калдырып китеп бара. Әмма көн әле тәмамланмаган, һәм Гайсәне һаман да сүзендә тотарга маташалар. Фарисейларның тырышлыклары чынга ашмагач, Гайсә янына башка дини җитәкчеләр килә.

      Терелтелүгә ышанмаучы саддукейлар терелтелү һәм левират никах белән бәйле сорау күтәрә. Алар аңардан болай дип сорый: «Остаз, Муса безгә болай дигән: „Берәрсе бала калдырмыйча үлсә, энесе аның хатынына өйләнеп, шул абыйсына нәсел булдырырга тиеш“. Менә безнең арабызда җиде бертуган бар иде. Беренчесе өйләнде, әмма нәсел калдырмыйча үлеп китте, һәм энесе аның хатынына өйләнде. Ул да нәсел калдырмыйча үлеп китте, өченчесе белән дә һәм җиденчесенә кадәр шулай булды. Ахырда хатын да үлеп китте. Үлеләр терелгәч, ул кайсысының хатыны булачак? Җидесе дә аңа өйләнгән иде бит» (Маттай 22:24—28).

      Саддукейлар ышанган Муса язмаларына нигезләнеп, Гайсә болай ди: «Сез ялгышасыз, чөнки Язмаларны да, Аллаһының кодрәтен дә белмисез. Үледән терелүчеләр өйләнмәячәк тә, кияүгә дә чыкмаячак, ә күктәге фәрештәләр шикелле булачак. Ә терелү турында әйткәндә, әллә янып торган куак турында Муса китабыннан укымадыгызмы? Анда Аллаһы Мусага: „Мин — Ибраһим Аллаһысы, һәм Исхак Аллаһысы, һәм Ягъкуб Аллаһысы“,— дигән. Ул — үлеләрнең түгел, ә тереләрнең Аллаһысы. Сез бик нык ялгышасыз» (Марк 12:24—27; Чыгыш 3:1—6). Халыкның Гайсәнең бу җавабына исе китә.

      Шулай итеп Гайсә фарисейлар белән саддукейларны эндәшмәслек итә. Хәзер шул дини төркемнәрнең икесе дә кабат аны сынамакчы була. Бер канунчы аңардан: «Остаз, Канундагы әмерләрнең кайсысы иң мөһиме?» — дип сорый (Маттай 22:36).

      Гайсә болай дип җавап бирә: «Иң мөһиме мондый: „Тыңла, Исраил, безнең Аллаһыбыз Йәһвә — бердәнбер Йәһвә, Аллаһың Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен акылың һәм бөтен кодрәтең белән ярат“. Икенчесе исә: „Якыныңны үзеңне яраткандай ярат“. Бу ике әмердән мөһимрәк әмер юк» (Марк 12:29—31).

      Гайсәнең җавабын ишетү белән бу канунчы болай ди: «Остаз, син нәкъ хакыйкать буенча, дөрес әйттең: „Ул — бердәнбер, һәм бүтән Аллаһы юк“, һәм аны бөтен йөрәгең, бөтен акылың, бөтен кодрәтең белән ярату, шулай ук якыныңны үзеңне яраткандай ярату тулаем яндыру корбаннардан да, башка төрле корбаннардан да мөһимрәк». Канунчының акыллы җавап биргәнен күреп, Гайсә: «Син Аллаһы Патшалыгыннан ерак түгел»,— ди (Марк 12:32—34).

      Гайсә инде өч көн (9, 10 һәм 11 нисан көннәрендә) гыйбадәтханәдә өйрәтә. Кайбер кешеләр, мәсәлән, шул канунчы да, аны рәхәтләнеп тыңлый. Әмма «аңардан сораштырырга батырчылык итмәүче» дини җитәкчеләргә аның өйрәтүләре ошамый.

      • Фарисейлар Гайсәне гаепләргә сәбәп табар өчен нәрсә эшли һәм моның нәтиҗәсе нинди?

      • Саддукейлар Гайсәне сүзендә тотмакчы булганда, ул аларның ниятләрен ничек җимерә?

      • Бер канунчыга җавап биргәндә, Гайсә нинди мөһим нәрсәгә басым ясый?

  • Гайсә дошманнарны фаш итә
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
    • Гайсә үзенең дошманнарын фаш итә

      ЙӨЗ ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК

      Гайсә дошманнарны фаш итә

      МАТТАЙ 22:41—23:24 МАРК 12:35—40 ЛҮК 20:41—47

      • МӘСИХ КЕМНЕҢ УЛЫ?

      • ГАЙСӘ ИКЕЙӨЗЛЕ ДОШМАННАРЫН ФАШ ИТӘ

      Дошманнар Гайсәне хурламакчы, сүзендә тотмакчы һәм римлылар кулына тапшырмакчы иделәр, әмма бернәрсә дә булып чыкмады (Лүк 20:20). Хәзер, 11 нисан көнне, әле дә гыйбадәтханәдә булган чакта, Гайсә үзе аларга сораулар бирә башлый һәм үзенең чынлыкта кем булуын ачыклый. «Сез Мәсих хакында нәрсә уйлыйсыз? Ул кемнең улы?» — дип сорый ул (Маттай 22:42). Мәсихнең Давыт токымыннан булырга тиешлеген һәркем белә. Шуңа күрә алар: «Давытның»,— дип җавап бирә (Маттай 9:27; 12:23; Яхъя 7:42).

      Гайсә болай дип сорый: «Ни өчен соң, алайса, Давыт, изге рух ярдәмендә, аны Хуҗам дип атый һәм болай ди: „Йәһвә минем Хуҗама: „Мин дошманнарыңны аяк астыңа салганчы, утыр минем уң ягымда“,— дип әйткән“? Шулай итеп, Давыт аны „Хуҗам“ дип атый икән, ничек соң ул аның улы була ала?» (Маттай 22:43—45).

      Фарисейлар дәшми. Алар Давыт токымыннан булган кешенең үзләрен Рим хакимлегеннән азат итәчәгенә өметләнә. Мәсихнең кеше генә түгел икәнен ачыклар өчен, Гайсә Давытның 110 нчы Мәдхиянең 1 нче һәм 2 нче шигырьләрендә язылган сүзләренә нигезләнә. Ул — Давытның Хуҗасы, һәм Аллаһының уң ягына утыргач, ул идарә итә башлаячак. Гайсәнең җавабы дошманнарының авызын томалый.

      Гайсәнең сүзләрен аның шәкертләре һәм башка кешеләр дә тыңлап тора. Хәзер Гайсә, аларга мөрәҗәгать итеп, фарисейлар һәм канунчылар турында кисәтә. Бу дини җитәкчеләр, «Муса урынына» утырып, Аллаһы канунына өйрәтә. Шуңа күрә Гайсә үз тыңлаучыларын: «Алар сезгә әйткәннең барысын үтәгез, әмма алар кебек эш итмәгез, чөнки алар әйтә, әмма үзләре үтәми»,— дип өнди (Маттай 23:2, 3).

      Аннары Гайсә аларның икейөзле булуларын күрсәтә: «[Алар] язмалардан өзекләр салынган тартмачыкларын киңәйтәләр һәм аларны үзләрен саклар өчен тагып йөртәләр». Кайбер яһүдләр үз маңгайларында я кулларында Кануннан өзекләр салынган кечкенә генә тартмачыклар йөрткәннәр. Фарисейлар, имеш Канунга карата ашкынучан булуларын күрсәтер өчен, үз тартмачыкларын киңәйтә. Алар шулай ук «киемнәренең чукларын озынайта» (Саннар 15:38—40). Моның барысын алар «кеше күрсен дип эшли» (Маттай 23:5).

      Хәтта Гайсәнең шәкертләренә дә күренекле булу теләге йогарга мөмкин. Шуңа күрә ул аларга мондый киңәш бирә: «Сез үзегезне Равви дип атарга рөхсәт итмәгез, чөнки сезнең бер генә Остазыгыз бар, ә сез исә бөтенегез дә — кардәшләр. Җирдә беркемне дә атам дип атамагыз, чөнки сезнең бер генә, күктәге, Атагыз бар. Үзегезне җитәкче дип тә атарга рөхсәт итмәгез, чөнки сезнең бердәнбер Җитәкчегез — Мәсих бар». Алар үзләренә нинди карашта булырга һәм үзләрен ничек тотарга тиеш соң? «Арагызда иң бөеге кем булса, шул сезгә хезмәтче булсын,— дип әйтә Гайсә.— Аллаһы үз-үзен югары күтәрүчене басынкыландырыр, ә үзен басынкы тотучыны югары күтәрер» (Маттай 23:8—12).

      Аннары ул икейөзле канунчыларга һәм фарисейларга бер-бер артлы кайгы игълан итә: «Кайгы сезгә, канунчылар һәм фарисейлар, икейөзлеләр! Чөнки сез кешеләрдән күкләр Патшалыгын бикләп куясыз, үзегез дә кермисез, керергә теләүчеләрне дә кертмисез» (Маттай 23:13).

      Гайсә фарисейларны рухи карашлы булмаганнары өчен хөкем итә, чөнки алар, үз белдекләренә таянып, нәрсә мөһимрәк икәнен аңламаганнарын күрсәтә. Мәсәлән, алар: «Гыйбадәтханә белән ант итүченең анты бернигә дә тормый, ә гыйбадәтханәнең алтыны белән ант итүче үз антын үтәргә тиеш»,— дип әйтә. Алар гыйбадәт кылу урынының рухи яктан кыйммәтле булуына түгел, ә гыйбадәтханәнең алтынына күбрәк игътибар биреп, үзләренең рухи яктан сукыр булганын күрсәтә. Алар шулай ук «Канундагы мөһимрәк нәрсәләрне — гаделлекне, шәфкатьлекне һәм тугрылыкны кире каккан» (Маттай 23:16, 23; Лүк 11:42).

      Гайсә фарисейларны «черкине сөзеп алучы, ә дөяне йотучы сукыр җитәкчеләр» дип атый (Маттай 23:24). Алар черкине йола буенча нәҗес булганы өчен шәрабтан сөзеп ала. Әмма аларның Канундагы мөһимрәк нәрсәләрне санга сукмавын дөяне йоту белән чагыштырып була; ул да йола буенча нәҗес дип саналган, әмма күпкә зуррак булган хайван (Левилеләр 11:4, 21—24).

      • Гайсә фарисейлардан Давытның 110 нчы Мәдхиядә әйткән сүзләре турында сорагач, ни өчен алар дәшми?

      • Ни өчен фарисейлар Язмалардан өзекләр салынган тартмачыкларын киңәйтә һәм киемнәренең чукларын озынайта?

      • Гайсә үзенең шәкертләренә нинди киңәш бирә?

  • Гайсәнең гыйбадәтханәдәге соңгы көне
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
    • Гайсә бер ярлы тол хатынның гыйбадәтханәдәге иганәләр савытына ике вак акча салганын күзәтә

      ЙӨЗ УНЫНЧЫ БҮЛЕК

      Гайсәнең гыйбадәтханәдәге соңгы көне

      МАТТАЙ 23:25—24:2 МАРК 12:41—13:2 ЛҮК 21:1—6

      • ГАЙСӘ ДИНИ ҖИТӘКЧЕЛӘРНЕ ХӨКЕМ ИТҮЕН ДӘВАМ ИТӘ

      • ГЫЙБАДӘТХАНӘ ҖИМЕРЕЛӘЧӘК

      • ЯРЛЫ ТОЛ ХАТЫН ИГАНӘГӘ ИКЕ ВАК АКЧА САЛА

      Гайсә, гыйбадәтханәдә соңгы мәртәбә булганда, канунчылар белән фарисейларның икейөзлелеген фаш итүен дәвам итә. Образлы телне кулланып, ул болай ди: «Сез касәнең һәм савыт-сабаның тышкы ягын чистартасыз, ә аларның эче исә комсызлык һәм тотнаксызлык белән тулы. Сукыр фарисей, савыт-саба тышкы яктан да чиста булсын өчен, элек аның эчен чистарт» (Маттай 23:25, 26). Фарисейлар йола буенча чиста булуга һәм тышкы кыяфәткә кагылышлы кагыйдәләрне җентекләп үтәп баралар, ә үзләренең эчке дөньясы турында оныталар һәм символик йөрәкләрен чистартмыйлар.

      Аларның икейөзлелеге пәйгамбәрләр өчен төрбәләр төзергә һәм аларны бизәргә теләкләреннән күренә. Әмма Гайсә әйткәнчә, алар «пәйгамбәрләрне үтерүчеләрнең уллары» (Маттай 23:31). Моны алар Гайсәне үтерергә ниятләп күрсәтә (Яхъя 5:18; 7:1, 25).

      Аннары Гайсә шул дини җитәкчеләр тәүбә итмәсә, алар белән нәрсә булачагын әйтә: «Еланнар, агулы елан токымы, Гәһәннәгә хөкем ителүдән ничек кача алырсыз?» (Маттай 23:33). Гәһәннә сүзе «Һинном үзәне» дигәнне аңлата. Бу үзәндә чүп-чар яндырганнар, һәм ул явыз канунчылар белән фарисейларны көткән мәңгегә юк ителүнең символы булып тора.

      Гайсәнең шәкертләре, аның вәкилләре буларак, «пәйгамбәрләр, акыл ияләре һәм остазлар» булыр. Алар белән ничек мөгамәлә итәчәкләр? Дини җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, Гайсә болай ди: «[Шәкертләремнең] кайберәүләрен сез үтерерсез, ә кайберәүләрен баганага кадаклап үтерерсез, кайберәүләрен синагогаларда камчыларсыз һәм бер шәһәрдән икенчесенә куарсыз. Шулай итеп, җирдә түгелгән бар тәкъваларның каны өчен — тәкъва Һабил каныннан алып, сез корбан китерү урыны белән Аллаһы йорты арасында үтергән... Зәкәрия канына кадәр — сез гаепле булачаксыз». Аннары ул аларны кисәтә: «Сезгә хак сүз әйтәм: боларның барысын шушы буын кешеләре кичерәчәк» (Маттай 23:34—36). Бу сүзләр б. э. 70 елында, Рим гаскәрләре Иерусалимны җимергәч һәм йөзләгән мең яһүд һәлак булгач үтәлә.

      Гайсә бу коточкыч хәл турында уйланганда көенеп әйтә: «Иерусалим, пәйгамбәрләрне үтерүче һәм үзенә җибәрелгәннәрне ташлар атып үтерүче Иерусалим. Тавык үз чебиләрен үз канатлары астына җыйган кебек, мин дә балаларыңны ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләгән идем! Ләкин сез теләмәдегез. Менә Аллаһы гыйбадәтханәгезне ташлап китә» (Маттай 23:37, 38).

      Аннары Гайсә болай дип өсти: «„Йәһвә исеме хакына килүче фатихалы!“ — дип әйткәнче, сез мине күрмәячәксез» (Маттай 23:39). Бу пәйгамбәрлек сүзләрен ул 118 нче Мәдхиянең 26 нчы шигыреннән китерә. Анда болай диелгән: «Йәһвә исеме хакына килүче фатихалы, Йәһвәнең йортыннан без сезне фатихалыйбыз». Әлбәттә, җирдәге гыйбадәтханә җимерелгәч, һичкем анда Аллаһыга табыныр өчен килмәячәк.

      Хәзер Гайсә гыйбадәтханәдәге иганә савытлары торган урынга барып утыра. Төрле яһүдләр шул савытларның тар авызларына иганә сала. Гайсә бай кешеләрнең «шактый акча салганнарын» күзәтә. Аннары ул бер ярлы тол хатынның «ике вак акча салганын» күрә (Марк 12:41, 42). Һичшиксез, Гайсә Аллаһының бу бүләккә шат булуын белә.

      Үз шәкертләрен чакырып, Гайсә болай ди: «Сезгә хак сүз әйтәм: бу ярлы тол хатын иганә савытына акча салучыларның барысына караганда да күбрәк салды». Ничек инде шулай? Гайсә болай дип аңлата: «Барысы да артып калганын, ә ул ярлы булса да, бар акчасын, бар булганын салды» (Марк 12:43, 44). Әйе, бу хатынның карашы да, эшләре дә дини җитәкчеләрнекеннән бик нык аерылып тора!

      Әле дә 11 нисан, һәм Гайсә соңгы тапкыр гыйбадәтханәдән чыга. Шәкертләрнең берсе: «Остаз, кара, нинди гаҗәеп ташлар, нинди биналар!» — дип әйтеп куя (Марк 13:1). Чыннан да, гыйбадәтханә стеналарының кайбер ташлары гаять зур булган, һәм моның аркасында биналар мәһабәт һәм нык булып күренгән. Шуңа күрә Гайсәнең җавабы сәер булып күренергә мөмкин. «Бу мәһабәт биналарны күрәсеңме? — дип әйтә ул.— Монда таш өстендә таш калмаячак, барысы җимереләчәк» (Марк 13:2).

      Бу сүзләрдән соң Гайсә үзенең рәсүлләре белән Кидрон үзәне аша үтеп, Зәйтүн тавына күтәрелә. Бервакыт ул үзенең дүрт рәсүле — Петер, Әндри, Ягъкуб һәм Яхъя белән кала. Шул урыннан алар мәһабәт гыйбадәтханәне күрә ала.

      • Гайсә, гыйбадәтханәдә соңгы мәртәбә булганда, нәрсә эшли?

      • Гайсәнең сүзләре буенча, гыйбадәтханәне нинди киләчәк көтә?

      • Ни өчен Гайсә, тол хатын байларга караганда күбрәк акча салган, дип әйтә?

  • Рәсүлләр Гайсәдән билге турында сорый
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
    • Гайсә үзенең дүрт рәсүленең сорауларына җавап бирә

      ЙӨЗ УНБЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

      Рәсүлләр Гайсәдән билге турында сорый

      МАТТАЙ 24:3—51 МАРК 13:3—37 ЛҮК 21:7—38

      • ДҮРТ ШӘКЕРТ ГАЙСӘДӘН БИЛГЕ ТУРЫНДА СОРЫЙ

      • ПӘЙГАМБӘРЛЕКЛӘР БЕРЕНЧЕ ГАСЫРДА ҺӘМ СОҢРАК ҮТӘЛӘ

      • БЕЗГӘ УЯУ БУЛЫРГА КИРӘК

      Хәзер сишәмбе көне, 11 нисан көненең ахыры. Соңгы берничә көн Гайсә күп эшләр белән мәшгуль булган, һәм хәзер аның җирдәге тормышы үз ахырына якынлаша. Көндез ул гыйбадәтханәдә өйрәткән, ә төнлә ул шәһәр тирәсендә кунган. Кешеләр, кызыксынып, «иртән иртүк аны тыңлар өчен аның янына гыйбадәтханәгә килгән» (Лүк 21:37, 38). Хәзер исә Гайсә Зәйтүн тавында үзенең дүрт рәсүле — Петер, Әндри, Ягъкуб һәм Яхъя белән генә утыра.

      Бу дүрт шәкерт Гайсә янына үзләре генә килә. Алар аның әле генә гыйбадәтханә турында таш өстендә таш калмаячак дип әйткән сүзләре аркасында борчыла. Әмма алар бүтән нәрсә турында да уйлый. Моңарчы Гайсә аларны: «Әзер булыгыз, чөнки Адәм Улы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк»,— дип өндәгән (Лүк 12:40). Ул аларга шулай ук «Адәм Улы үзен кешеләргә ачачак» көн турында әйткән (Лүк 17:30). Бу сүзләр ничек тә булса гыйбадәтханә белән бәйлеме? Рәсүлләрнең күбрәк беләсе килә. «Болар кайчан булачак,— дип сорый алар,— һәм синең килү чорыңны һәм бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын нинди билге аша күрәчәкбез? Безгә әйтче» (Маттай 24:3).

      Рәсүлләр ерак түгел генә урнашкан гыйбадәтханәнең җимерелүен күздә тотадыр. Алар шулай ук Адәм Улының килү чоры хакында сорый. Бу дүрт шәкерт, бәлки, Гайсәнең «затлы нәселдән булган», «патша хакимлеген алыр өчен, ерак илгә киткән» бер кеше турындагы мисалын истә тотадыр (Лүк 19:11, 12). Аларны шулай ук «бу дөнья төзелешенең ахыры» үз эченә нәрсә алачагы кызыксындыра.

      Үзенең тулы җавабында Гайсә яһүдләр дөньясы төзелешенең ахыры, шул исәптән гыйбадәтханәнең җимерелүе, кайчан булачагын күрсәтүче билге бирә. Ләкин ул моның белән генә чикләнми. Ул шулай ук үзенең булачак шәкертләренә кисәтүче билге бирә. Шул билге аша киләчәктә яшәячәк мәсихчеләр Гайсәнең «килү чоры» һәм бу дөнья төзелешенең ахыры якынлашкан вакытта яшәгәннәрен белә алачак.

      Алдагы елларда рәсүлләр шул пәйгамбәрлекнең үтәлүен күрә. Әйе, ул алдан әйткән күп кенә вакыйгалар алар яшәгән көннәрдә үтәлә башлый. Шуңа күрә 37 ел үткәч, б. э. 70 елында, мәсихчеләр өчен яһүд дөньясы төзелешенең ахыры һәм гыйбадәтханәнең җимерелүе көтелмәгән хәл булмый. Әмма Гайсәнең кайбер пәйгамбәрлекләре б. э. 70 елында һәм моңа кадәр әле үтәлә башламый. Алайса, аның Патша булып идарә итүе нәрсәдән күренәчәк? Гайсә моның турында үз рәсүлләренә әйтә.

      Гайсә: «Якындагы һәм ерактагы сугышлар хакында ишетерсез»,— дип әйтә. Ул шулай ук: «Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер»,— дип пәйгамбәрлек итә (Маттай 24:6, 7). «Көчле җир тетрәүләр, урыны-урыны белән ачлык һәм үләтләр булыр»,— дип әйтә ул (Лүк 21:11). Гайсә үз шәкертләрен: «Кешеләр сезне кулга алыр, синагогаларга алып барып һәм төрмәләргә утыртып эзәрлекләр»,— дип кисәтә (Лүк 21:12). Ялган пәйгамбәрләр килер һәм күпләрне юлдан яздырыр. Канунсызлык үсәр һәм тагы да күбрәк кешенең мәхәббәте суыныр. Өстәвенә, аның сүзләре буенча, «бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер» (Маттай 24:14).

      Гайсәнең пәйгамбәрлеге римлылар Иерусалимны җимергәнче һәм җимергән вакытта үтәлсә дә, Гайсә аның соңрак булачак зуррак үтәлешен күздә тота алмаганмы? Сез Гайсәнең мөһим пәйгамбәрлегенең безнең көннәрдәге төп үтәлешен күрәсезме?

      Билге турында сөйләгәндә, Гайсә «һәлакәт китерүче җирәнгеч нәрсәнең» пәйда булуы хакында да әйтеп китә (Маттай 24:15). Б. э. 66 елында Рим гаскәрләре үзләренең пот булып торган байраклары белән шул «җирәнгеч нәрсә» буларак килә. Римлылар Иерусалимны чолгап ала һәм аның стеналарын җимерә (Лүк 21:20). Шулай итеп «җирәнгеч нәрсә» торырга тиеш булмаган урында — яһүдләр «изге» дип санаган урында тора.

      Аннары Гайсә мондый пәйгамбәрлек әйтә: «Ул вакытта бөек афәт булачак. Андый афәтнең дөнья яратылганнан бирле булганы юк иде әле һәм бүтән инде булмаячак». Б. э. 70 елында римлылар Иерусалимны җимерә. Яһүдләрнең изге шәһәренең, шул исәптән гыйбадәтханәнең, тар-мар ителүе һәм йөзләгән мең кешенең үтерелүе чыннан да бөек афәт була (Маттай 4:5; 24:21). Бу Иерусалим шәһәренең һәм яһүд халкының тарихында иң коточкыч җимерелү. Моның аркасында яһүдләрнең гасырлар буе гамәлдә торган гыйбадәт кылу системасы үз ахырына килә. Шуңа күрә Гайсә пәйгамбәрлегенең соңрак булачак зуррак үтәлеше чыннан да дәһшәтле булачак.

      СОҢГЫ КӨННӘР ДӘВАМЫНДА ИМАН САКЛАУ

      Гайсәгә үз рәсүлләренә Патша булып килү чоры һәм бу дөнья төзелешенең ахыры турында әле күп нәрсә әйтәсе бар. Ул аларны «ялган Мәсихләргә һәм ялган пәйгамбәрләргә» иярүдән кисәтә. Аның сүзләре буенча, «хәтта сайланганнарны да юлдан яздырыр өчен» тырышлыклар куелачак (Маттай 24:24). Ләкин сайланганнар юлдан язмаячак. Ялган Мәсихләр күзгә күренәчәк, ә Гайсәнең килү чоры күзгә күренмәячәк.

      Бу дөнья төзелешенең ахырында булачак зуррак афәт турында Гайсә болай ди: «Кояш каралыр, ай үз яктысын бирмәс, күктән йолдызлар коелыр һәм күкләрдәге көчләр селкетелер» (Маттай 24:29). Бу куркыныч сүзләрне ишеткән рәсүлләр барысы ничек буласын тулысынча аңламый, әмма бу вакыйгалар чыннан да коточкыч булачак.

      Шул шаккатыргыч вакыйгалар кешеләргә ничек тәэсир итәчәк? Гайсә болай ди: «Җиһанга якынлашып килүче нәрсәләрне көтеп, кешеләр куркудан аңнарын югалтыр, чөнки күкләрдәге көчләр селкетелер» (Лүк 21:26). Әйе, Гайсә кешелек тарихындагы иң караңгы чорны сурәтли.

      Ләкин Гайсә күрсәткәнчә, Адәм Улы, бу явыз дөнья төзелешен юк итәр өчен, «кодрәт һәм бөек дан белән» килгәндә, кайгырмаучылар да булачак (Маттай 24:30). Ул инде моңа кадәр Аллаһы «сайланганнар хакына» эш итә башлаячак дип әйткән иде (Маттай 24:22). Шул тугры шәкертләр Гайсә сурәтләгән шаккатыргыч үзгәрешләргә ничек караячак? Гайсә үзе аларны: «Болар башлангач, тураеп басыгыз, башыгызны күтәрегез, чөнки котылуыгыз якынлашып килә»,— дип дәртләндерә (Лүк 21:28).

      Соңгы көннәрдә яшәгән шәкертләр ахырның якын булуын ничек билгели алыр? Моның өчен Гайсә мисал итеп инҗир агачы турында әйтә: «Аның ботаклары йомшарып, яфраклары күренгәч, сез җәй якын икәнен аңлыйсыз. Шулай ук боларның барысын күргәч, шуны белегез: Адәм Улы якын, инде ишек төбендә. Сезгә хак сүз әйтәм: бу буын үткәнче, боларның барысы үтәлер» (Маттай 24:32—34).

      Шулай итеп, билгенең күптөрле өлешләренең үтәлүен күргәч, аның шәкертләре ахыр якын икәнен аңларга тиеш. Шул хәлиткеч вакытта яшәячәк шәкертләрне Гайсә болай дип үгетли:

      «Ул көн һәм сәгать хакында һичкем белми: күкләрдәге фәрештәләр дә, Угыл да. Ата гына белә. Нух көннәрендә ничек булган булса, Адәм Улының килү чорында да шулай булачак. Чөнки шул көннәрдә, Туфан килер алдыннан, кешеләр ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Нух көймәгә кергән көнгә кадәр шулай булган. Туфан килеп, барысын да юк иткәнгә кадәр, алар төшенмәгәннәр. Адәм Улының килү чорында да нәкъ шулай булачак» (Маттай 24:36—39). Гайсә үзенең тыңлаучыларына Нух көннәрендәге Туфанның бөтен дөньяга тәэсир иткәнен искә төшерә. Бу дөнья төзелешенең ахыры да шундый булачак.

      Зәйтүн тавында Гайсәне тыңлап утырган рәсүлләр уяу булу мөһим икәнен аңларга тиеш. Гайсә болай ди: «Үз-үзегезне игътибар белән күзәтеп торыгыз: артык ашау, артык эчү һәм тормыш мәшәкатьләре йөрәгегезгә авыр йөк булып ятмасын, һәм теге көн сезгә көтмәгәндә килмәсен, тозак кебек булмасын. Чөнки ул көн җир йөзендә яшәүче бер кеше дә көтмәгәндә килер. Шуңа күрә уяу булыгыз һәм, булырга тиешле барлык нәрсәләрдән котыла алыр өчен һәм Адәм Улы каршына килеп баса алыр өчен, һәрвакыт ялварып дога кылыгыз» (Лүк 21:34—36).

      Хәзер дә Гайсә үзе сөйләгән пәйгамбәрлекләрнең зуррак масштабта үтәләчәк икәнен күрсәтә. Ул берничә дистә елдан соң үтәләчәк һәм Иерусалимга я яһүд халкына тәэсир итәчәк вакыйгалар турында гына әйтми. Ул «җир йөзендә яшәүче» бар кешеләргә кагылачак үзгәрешләр турында пәйгамбәрлек итә.

      Гайсә үз шәкертләренә уяу, аек һәм әзер булырга кирәк булачак ди. Моны ул тагын бер мисал китереп ассызыклый: «Сезгә шул билгеле булсын: йорт хуҗасы каракның төнлә белән кайсы сәгатьтә киләсен белсә, ул уяу торыр иде һәм аңа үз йортына керергә ирек бирмәс иде. Шуңа күрә сез дә әзер булыгыз, чөнки Адәм Улы сез уйламаган сәгатьтә киләчәк» (Маттай 24:43, 44).

      Гайсә үз шәкертләренә киләчәккә өмет белән карар өчен сәбәп бирә. Аның сүзләре буенча, бу пәйгамбәрлек үтәлгәндә, уяу һәм үз эшен ашкынып башкарган хезмәтче булачак. Гайсә моны рәсүлләренә аңларлык итеп сурәтләп бирә: «Хуҗа үз өендәге хезмәтчеләренә ризыкны үз вакытында өләшер өчен алар өстеннән билгеләгән ышанычлы һәм акыллы хезмәтче кем соң? Хуҗасы кайткач, аның шулай эшләвен күрсә, ул хезмәтче бәхетле! Сезгә хак сүз әйтәм: ул аны бөтен милке өстеннән башлык итеп билгеләр». Әмма бу хезмәтче явыз булса һәм башка хезмәтчеләрне кыйный башласа, хуҗасы «аны каты җәзага тартыр». (Маттай 24:45—51; Лүк 12:45, 46 белән чагыштыр.)

      Гайсә аның шәкертләре явызларча эш итә башлаячак дип әйтми. Алайса, аның сүзләре нәрсә аңлата? Ул аларның уяу һәм ашкынучан булып калуларын тели. Моның турында ул бүтән бер мисал китереп әйтә.

      • Рәсүлләрне Гайсәдән киләчәк турында сорарга нәрсә этәрә, ләкин аларны тагын нәрсә борчый?

      • Гайсәнең пәйгамбәрлеге кайчан һәм ничек үтәлә башлый?

      • Мәсихнең килү чоры җиткәнен дөньядагы нинди вакыйгалар күрсәтә?

      • «Җирәнгеч нәрсә» ничек пәйда була һәм шуннан соң нәрсә була?

      • Гайсә пәйгамбәрлегенең үтәлешен күргәч, кешеләр моңа ничек караячак?

      • Үзенең шәкертләренә ахыр якын икәнен аңларга ярдәм итәр өчен, Гайсә нинди мисал китерә?

      • Гайсә пәйгамбәрлеге бөтен дөньяда үтәлә икәне нәрсәдән күренә?

      • Гайсә бу дөнья төзелешенең ахырында яшәгән шәкертләренә нинди нәсыйхәт бирә?

  • Ун кыз мисалы уяу булырга өйрәтә
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
    • Янып торган яктырткычларын тотып торучы биш акыллы кыз

      ЙӨЗ УНИКЕНЧЕ БҮЛЕК

      Ун кыз мисалы уяу булырга өйрәтә

      МАТТАЙ 25:1—13

      • ГАЙСӘ УН КЫЗ ТУРЫНДА МИСАЛ СӨЙЛИ

      Гайсә рәсүлләргә үзенең Патша булып килү чорын һәм бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын күрсәтүче билге турында сөйләвен дәвам итә. Моны исәптә тотып, ул тагын бер мисал ярдәмендә мөһим киңәш бирә. Бу мисалның үтәлешен аның килү чорында яшәячәк кешеләр күрә алыр.

      «Шул вакытта күкләр Патшалыгы кулларына яктырткычлар алып, кияүне каршыларга чыккан 10 кызга охшаш булыр,— дип башлый ул мисалын.— Аларның бишесе — акылсыз, ә бишесе акыллы булган» (Маттай 25:1, 2).

      Гайсәнең күктәге Патшалыкны мирас итеп алачак шәкертләрнең яртысы — акылсыз, ә яртысы акыллы дип әйтәсе килми, юк! Аның сүзләре буенча, һәрбер шәкертнең сайлау иреге бар: я Патшалыкны истә тотып уяу булырга, я игътибарны югалтырга. Гайсә һәрбер хезмәтчесенең тугры калып, Атасының фатихаларын күрә алуына шикләнми.

      Мисалда әйтелгәнчә, кызларның унысы да кияүне каршы алырга һәм туйга баручыларга кушылырга чыга. Кияү килгәч, алар үз яктырткычлары белән юлны яктыртып барачак һәм шулай итеп, кияү үз кәләшен әзерләнгән йортка алып барганда, аңа хөрмәт күрсәтәчәк. Әмма барысы да ничек булып чыга соң?

      Гайсә болай дип дәвам итә: «Акылсызлары яктырткычларын алса да, үзләре белән май алмаган, ә акыллылары, яктырткычлары белән бергә май салынган савытларын да алган. Кияү тоткарланган, шуңа күрә алар барысы йокымсырый башлаган һәм йоклап киткән» (Маттай 25:3—5). Кияү көтелгән вакытта кайтмый. Ул тоткарланганга, кызлар йокыга китә. Бу рәсүлләргә Гайсәнең затлы нәселдән булган бер кеше турындагы мисалын исләренә төшерәдер. Ул кеше, «патша хакимлеген алыр өчен, ерак илгә киткән», ә «аннан соң... кире кайткан» (Лүк 19:11—15).

      Гайсә кияү кайткач нәрсә булганын болай дип сурәтли: «Нәкъ төн уртасында: „Кияү килә! Аны каршы алырга чыгыгыз“,— дип кычкырган тавыш ишетелгән» (Маттай 25:6). Кызларның уяу һәм әзер булуы турында нәрсә әйтеп була?

      Гайсә болай дип дәвам итә: «Шунда алар барысы да торып, яктырткычларын әзерләгән. Акылсызлары акыллы кызларга: „Яктырткычларыбыз сүнәргә тора, безгә әз генә маегызны бирегезче“,— дигәннәр. Шунда акыллылары: „Маебыз барыбызга да җитмәс, шуңа күрә сатучыларга барып, алардан үзегезгә май сатып алыгыз“,— дип җавап биргәннәр» (Маттай 25:7—9).

      Әйе, биш акылсыз кыз уяу түгел һәм кияүнең кайтуына әзер түгел. Аларда яктырткычлары өчен җитәрлек майлары юк. Шуңа күрә аларга кайда булса да майны эзләп табасы бар. Гайсә болай ди: «[Алар] май сатып алып йөргән арада, кияү килгән. Әзер торган кызлар кияү белән туй мәҗлесенә кереп киткәннәр, һәм алар артыннан ишек ябылган. Аннан соң калган кызлар да килгән һәм: „Әфәнде, Әфәнде, безгә ач!“ — дип үтенгән. Ул аларга: „Сезгә хак сүз әйтәм: мин сезне белмим“,— дип җавап кайтарган» (Маттай 25:10—12). Әйе, әзер тормау һәм уяу булмау аяныч нәтиҗәләргә китерә!

      Рәсүлләр бу мисалдагы кияү — Гайсә икәнен аңлый. Моңа кадәр ул үзен кияү белән чагыштырган иде инде (Лүк 5:34, 35). Ә акыллы кызлар кем? Патшалыкны мирас итеп алачак «кечкенә көтү» турында сөйләгәндә, Гайсә: «Киенеп, әзер торыгыз, һәм яктырткычларыгыз янып торсын»,— дигән иде (Лүк 12:32, 35). Шуңа күрә рәсүлләр кызлар турындагы мисалның үзләренә һәм кечкенә көтүгә кергән башка шәкертләргә кагылганын аңлый. Гайсәнең, бу мисалны китереп, нәрсә әйтәсе килә соң?

      Бу Гайсәнең йомгаклаучы мондый сүзләреннән күренә: «Шуңа күрә уяу торыгыз, чөнки көнен дә, сәгатен дә белмисез» (Маттай 25:13).

      Әйе, Гайсә тугры шәкертләрен үзенең килү чорында «уяу торырга» өнди. Ул килгәндә, аларга, теге биш акыллы кыз сыман, әзер һәм уяу булырга кирәк. Шулчак алар үзләренең кадерле өметен күздән ычкындырмас һәм әҗерләрен югалтмас.

      • Уяу һәм әзер булу турында әйткәндә, биш акыллы кыз биш акылсыз кыздан ничек аерылып тора?

      • Кем ул кияү һәм ун кыз кем?

      • Ун кыз турында мисал китереп, Гайсәнең нәрсә әйтәсе килә?

  • Талантлар турында мисал тырыш булырга өйрәтә
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
    • Хезмәтче акча янчыгын җиргә күмеп куя

      ЙӨЗ УНӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

      Талантлар турында мисал тырыш булырга өйрәтә

      МАТТАЙ 25:14—30

      • ГАЙСӘ ТАЛАНТЛАР ТУРЫНДА МИСАЛ СӨЙЛИ

      Гайсә һаман да үзенең дүрт рәсүле белән Зәйтүн тавында. Монда ул аларга тагын бер мисал сөйли. Берничә көн элегрәк, Әрихәдә, ул Патшалыкның ерак киләчәктә урнаштырылачагын күрсәтер өчен, миналар турында мисал сөйләгән иде. Әле генә сөйләгән мисалның тегесе белән охшаш яклары бар. Аны сөйләп, Гайсә үзенең Патша булып килү чоры һәм бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы турындагы сорауга җавап бирүен дәвам итә. Бу яңа мисалда Гайсәнең шәкертләренә үзләренә ышанып тапшырылган нәрсәләр белән эш иткәндә тырыш булырга кирәклеге ассызыклана.

      Гайсә болай дип башлый: «Патшалык шулай ук чит илгә китүче кешегә охшаш. Китәр алдыннан ул үз хезмәтчеләрен чакырган да, аларга үз милкен ышанып тапшырган» (Маттай 25:14). Элегрәк Гайсә үзен «патша хакимлеген алыр өчен» чит илгә киткән кеше белән чагыштырган иде. Шуңа күрә телгә алынган «кешенең» Гайсә икәнлеген рәсүлләргә аңлау авыр түгел (Лүк 19:12).

      Чит илгә китәр алдыннан бу кеше үз милкен хезмәтчеләренә ышанып тапшыра. Үзенең өч ел ярым хезмәт итүе дәвамында Гайсә Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне таратып йөргән. Ул үз шәкертләрен дә бу эшне башкарырга өйрәткән. Хәзер аңа китәргә кирәк, һәм ул аларның бу эшне башкарачагына бер дә шикләнми. (Маттай 10:7; Лүк 10:1, 8, 9; Яхъя 4:38; 14:12 белән чагыштыр.)

      Мисалдагы кеше үз милкен ничек өләшә? Гайсә болай ди: «Ул һәрберсенә сәләтенә карап биргән: берсенә — биш талант, икенчесенә — ике талант, ә өченчесенә бер талант калдырган, һәм чит илгә китеп барган» (Маттай 25:15). Бу хезмәтчеләр үзләренә ышанып тапшырылган талантлар белән ни эшләр? Алар үз хуҗаларының милкен арттырыр өчен, талантларны куллануда тырыш булырмы? Гайсә үз шәкертләренә болай ди:

      «Биш талант алганы, барып, аларны шунда ук сәүдә эшендә кулланган һәм тагын биш талантка ия булган. Ике талант алганы да, шулай ук эш итеп, ике талантка ия булган. Ә бер генә талант алганы, барып, үз хуҗасының көмеш тәңкәләрен җиргә күмеп яшереп куйган» (Маттай 25:16—18). Хуҗа әйләнеп кайткач нәрсә булыр?

      «Күп кенә вакыт узгач,— дип дәвам итә Гайсә,— хезмәтчеләрнең хуҗалары әйләнеп кайткан һәм алардан хисап таләп иткән» (Маттай 25:19). Беренче ике хезмәтче, «һәрберсе сәләтенә карап», хәлләреннән килгәннең барысын эшләгән. Аларның һәрберсе үзләренә ышанып тапшырылган нәрсәләрне куллануда тырыш һәм нәтиҗәле булган. Биш талант та, ике талант та тапшырылган хезмәтчеләр аларны икеләтә арттырган. (Ул вакытта бер талант 19 еллык эш хакы булган.) Аларның һәрберсен хуҗа болай дип мактый: «Яхшы эшләгәнсең, син яхшы һәм ышанычлы хезмәтче. Син әз нәрсәләрдә дә ышанычлы булдың, шуңа күрә мин сиңа күбрәкне тапшырырмын. Үз хуҗаң белән шатлан» (Маттай 25:21).

      1. Хезмәтче акча янчыгын җиргә күмеп куя; 2. Шул ук хезмәтчене тышкы караңгылыкка чыгарып ташлыйлар

      Бер талант тапшырылган хезмәтче исә бөтенләй башкача эшләгән. Ул болай ди: «Хуҗам, мин синең таләпчән кеше икәнеңне һәм үзең чәчмәгән җирдә урганыңны, үзең җилгәрмәгән җирдә җыйганыңны белә идем, шуңа күрә мин курыктым һәм барып, талантыңны җиргә яшереп куйдым. Мә, мин сиңа аны кире кайтарам» (Маттай 25:24, 25). Ул акчаны хәтта әйләнешкә дә кертмәгән. Кертсә, хуҗаның берникадәр табышы булыр иде. Асылда, ул хуҗасының мәнфәгатьләренә каршы эш иткән.

      Хуҗа аны «явыз һәм ялкау хезмәтче» дип атый, һәм моңа гаҗәпләнәсе юк. Аның булган акчасы алынган һәм тырыш хезмәтчегә тапшырылган. Хуҗа болай ди: «Кемнең бар, шуңа күбрәк бирелер һәм аның артыгы белән булыр, ә кемнең юк, шуның булганы да алыныр» (Маттай 25:26, 29).

      Гайсәнең шәкертләре вәгазь эшендә катнаша

      Гайсәнең шәкертләренә шул бер генә мисалдан күп сабаклар алып була. Бу мисал Гайсә тапшырган шәкертләр булдыру эшен бик кадерләргә дәртләндерә. Һәм Гайсә без бу эштә тырыш булырбыз дип өметләнә. Ул вәгазь эшен һәркем бер үк дәрәҗәдә башкарыр дип көтми. Бу мисалдан күренгәнчә, һәркем «сәләтенә карап» эшләргә тиеш. Әмма берәрсе ялкау булса һәм Хуҗасының милкен мөмкин кадәр яхшырак кулланмаса, Гайсә аны хупламаячак.

      Рәсүлләр «кемнең бар, шуңа күбрәк бирелер» дигән сүзләргә бик шаттыр.

      • Талантлар турындагы мисалда кем хуҗа белән, ә кем хезмәтчеләр белән чагыштырыла?

      • Гайсә үз шәкертләренә нинди сабак бирә?

  • Мәсих килгәч, сарыкларны һәм кәҗәләрне хөкем итәчәк
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
    • Бар халыклардан булган кешеләр, Гайсәнең хөкем итүен көтеп, күккә карап тора

      ЙӨЗ УНДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК

      Мәсих килгәч, сарыкларны һәм кәҗәләрне хөкем итәчәк

      МАТТАЙ 25:31—46

      • ГАЙСӘ САРЫКЛАР ҺӘМ КӘҖӘЛӘР ТУРЫНДА МИСАЛ СӨЙЛИ

      Зәйтүн тавында Гайсә әле генә ун кыз һәм талантлар турында мисал сөйләгән. Гайсә үз рәсүлләренең үзенең килү чорын һәм дөнья төзелешенең ахырын күрсәтүче билге турындагы сорауларына җавабын ничек тәмамлый? Ул соңгы мисал — сарыклар белән кәҗәләр турында мисал сөйли.

      Башта Гайсә мисалдагы шартларны сурәтләп бирә. Ул болай ди: «Адәм Улы үз данында һәм барлык фәрештәләре белән килгәч, шөһрәтле тәхетенә утырачак» (Маттай 25:31). Шик тә юк, бу мисалда төп персонаж — Гайсә. Ул еш кына үзен «Адәм Улы» дип атаган (Маттай 8:20; 9:6; 20:18, 28).

      Гайсә үзенең шөһрәтле тәхетендә утыра һәм тугры кешеләрне сарыклар дип игълан итә

      Бу мисал нинди вакытка карый? Гайсә үзенең фәрештәләре белән «үз данында» киләчәк һәм «шөһрәтле тәхетенә утырачак» вакытка. Ул үз фәрештәләре белән «кодрәт һәм бөек дан белән күк болытларында килүче Адәм Улы» турында инде әйткән иде. Бу кайчан булыр? «Афәт үтү белән» (Маттай 24:29—31; Марк 13:26, 27; Лүк 21:27). Шулай итеп, бу мисал Гайсәнең үз данында киләчәк вакытка карый. Аннан соң ул нәрсә эшләр?

      Гайсә аңлата: «Адәм Улы... килгәч», «аның каршына бар халыкларны җыячаклар, һәм ул, көтүче сарыкларны кәҗәләрдән аерган кебек, кешеләрне ике төркемгә бүләчәк. Сарыкларны ул үзенең уң ягына, ә кәҗәләрне сул ягына бастырачак» (Маттай 25:31—33).

      Сарыклар белән ни булыр? Гайсә болай ди: «Шунда Патша үзенең уң ягында торучыларга болай диячәк: „Атамнан фатиха алганнар, килегез һәм дөнья яратылганнан бирле сезнең өчен әзерләп куелган Патшалыкны мирас итеп алыгыз“» (Маттай 25:34). Ни өчен сарыклар Патшаның хуплавын ала?

      Патша аңлата: «Мин ач идем, ә сез мине ашаттыгыз; мин сусаган идем, ә сез мине эчерттегез; мин чит кеше идем, ә сез мине кунак иттегез; ялангач идем, ә сез мине киендердегез; авырган идем, ә сез мине кайгырттыгыз; төрмәдә идем, ә сез минем яныма килдегез». Бу сарыклар — «тәкъвалар» — андый яхшылыкны ничек эшләгәннәре турында сорагач, ул мондый җавап кайтара: «Сез моны иң кече кардәшләремнең берсенә эшләгән булсагыз, миңа эшләгән буласыз» (Маттай 25:35, 36, 40, 46). Алар андый яхшылыкны күктә эшләми, чөнки анда авырулар да, ачлар да юк. Андый яхшылык Мәсихнең кардәшләренә җирдә эшләнелергә тиеш.

      Тугры булмаганнар кәҗәләр дип игълан ителә

      Ә Патшаның сул ягына бастырылган кәҗәләр белән нәрсә була? Гайсә болай ди: «Аннан соң ул [Патша] үзенең сул ягында торучыларга болай дияр: „Китегез минем янымнан, ләгънәт төшкәннәр. Иблискә һәм аның фәрештәләренә әзерләп куелган мәңгелек утка барыгыз. Чөнки мин ач идем, ә сез мине ашатмадыгыз; мин сусаган идем, ә сез мине эчертмәдегез; мин чит кеше идем, ә сез мине кунак итмәдегез; ялангач идем, ә сез мине киендермәдегез; авырган идем һәм төрмәдә идем, ә сез мине кайгыртмадыгыз“» (Маттай 25:41—43). Кәҗәләр андый җәзага лаек, чөнки алар җирдә Мәсихнең кардәшләренә игелек күрсәтмәгән, ә алар моны эшләргә тиеш булган.

      Аннары Гайсә рәсүлләргә булачак хөкемнең нәтиҗәләре үзгәрмәс, мәңгелек булачагын әйтә: «[Патша] аларга [кәҗәләргә] мондый җавап бирер: „Сезгә хак сүз әйтәм: сез моны иң кече кардәшләремнең берсенә эшләмәгән булсагыз, миңа эшләмәгән буласыз“. Һәм алар мәңгегә юк ителәчәк, ә тәкъвалар мәңгелек тормыш алачак» (Маттай 25:45, 46).

      Гайсәнең үз рәсүлләренә биргән җавабы аның бөтен шәкертләренә күп нәрсә турында уйланыр өчен нигез бирә, үз карашларын һәм тотышларын тикшерергә булыша.

      • Гайсәнең сарыклар һәм кәҗәләр турындагы мисалында кем ул «Патша» һәм бу мисал нинди вакытка карый?

      • Ни өчен сарыкларга Гайсәнең хуплавына лаек дигән хөкем чыгарылачак?

      • Кайберәүләр нәрсә нигезендә кәҗәләр дип игълан ителәчәк һәм сарыклар белән кәҗәләрне нинди киләчәк көтә?

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу