-
Соңгы Пасах бәйрәмендә басынкылыкка өйрәтүГайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
-
-
ЙӨЗ УНАЛТЫНЧЫ БҮЛЕК
Соңгы Пасах бәйрәмендә басынкылыкка өйрәтү
МАТТАЙ 26:20 МАРК 14:17 ЛҮК 22:14—18 ЯХЪЯ 13:1—17
ГАЙСӘ ҮЗ РӘСҮЛЛӘРЕ БЕЛӘН СОҢГЫ ПАСАХ РИЗЫГЫН АШЫЙ
ГАЙСӘ РӘСҮЛЛӘРНЕҢ АЯКЛАРЫН ЮЫП БАСЫНКЫЛЫККА ӨЙРӘТӘ
Петер белән Яхъя, Гайсәнең кушуы буенча, Пасах бәйрәменә кирәкле әзерлекләр башлар өчен, Иерусалимга килгән. Соңрак анда Гайсә һәм башка ун рәсүл дә килә. Инде кич. Көнбатыш офыкка кояш бата барганда, Гайсә үзенең иптәшләре белән Зәйтүн тавыннан төшә. Терелгәнчегә кадәр, бу аның шул таудан шәһәргә соңгы тапкыр каравы була.
Тиздән Гайсә иптәшләре белән шәһәргә килеп җитә һәм үзләре Пасах бәйрәме үткәрәчәк йортка бара. Алар баскычтан зур өске бүлмәгә күтәрелә. Рәсүлләре белән генә Пасах бәйрәмен үткәрер өчен, анда барысы да хәзерләп куелган. Гайсә бу вакыйганы бик көткән иде. Бу аның мондый сүзләреннән күренә: «Газап чигү вакытым килгәнче, шушы Пасах ризыгын сезнең белән бергә ашарга бик теләгән идем» (Лүк 22:15).
Күп ел элек Пасах вакытында шәраб тутырылган берничә касәне бәйрәмдә катнашучыларга тапшыру гореф-гадәте кертелгән булган. Күрәсең, шул касәләрнең берсен алганнан соң, Гайсә Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп, болай ди: «Моны алыгыз да авыз итеп бер-берегезгә бирегез. Сезгә шуны әйтәм: Аллаһы Патшалыгы килгәнче, мин шәраб башка эчмәячәкмен» (Лүк 22:17, 18). Әйе, аның үлеме чыннан да якын.
Бер заман Пасах ашы вакытында Гайсә гадәттә хуҗаның хезмәтчесе башкарган эшне башкара (Лүк 7:44). Хезмәтче дә, хуҗа да булмаганлыктан, Гайсә үзе табын яныннан торып, өс киемен сала да, сөлге алып, ләгәнгә су сала. Моны һәр рәсүл эшли алыр иде, әмма, күрәсең, араларында һаман да булган ярышу рухы аркасында берсе дә моны эшләми. Хәзер исә, Гайсә аларның аякларын юа башлагач, алар уңайсыз хәлдә кала.
Гайсә Петер янына килгәч, тегесе: «Син минем аякларымны һичкайчан юмаячаксың»,— дип каршы килә. «Аякларыңны юмасам, минем белән өлешең булмас»,— ди Гайсә. «Хуҗам, аякларымны гына түгел, ә кулларымны да, башымны да юа күр»,— ди аңа Петер. «Юынган кешенең бөтен тәне чиста була, шуңа күрә аякларыннан башка аның бүтән җирен юасы юк. Сез чиста, әмма берегез чиста түгел»,— дип җавап кайтара Гайсә (Яхъя 13:8—10). Бу сүзләр Петерне бик гаҗәпләндерәдер.
Һәрберсенең, шул исәптән Яһүд Искариотның да, аякларын юганнан соң, Гайсә өс киемен киеп, табын янына утыра. Аннары ул: «Сезгә нәрсә эшләгәнемне аңлыйсызмы? — дип сорый.— Сез мине „Остаз“, „Хуҗа“ дип атыйсыз, һәм сез хаклы: бу нәкъ шулай да. Шулай итеп, мин, Хуҗагыз һәм Остазыгыз, сезнең аякларыгызны юганмын икән, сез дә бер-берегезнең аякларын юарга тиеш. Сез дә, мин сезгә эшләгән кебек, эшләсен өчен, мин сезгә үрнәк күрсәттем. Сезгә хак сүз әйтәм: кол үзенең хуҗасыннан бөегрәк түгел, җибәрелгән дә үзен җибәрүчедән бөегрәк түгел. Сез боларны беләсез, аларны үтисез икән, сез — бәхетле» (Яхъя 13:12—17).
Башкаларга басынкылык белән хезмәт итүдә нинди искиткеч үрнәк! Гайсәнең шәкертләренә беренчелеккә омтылу, үзләрен әллә кемгә кую һәм башкалар аларга хезмәт итәргә тиеш дип уйлау дөрес булмас иде. Аларга Гайсәнең үрнәге буенча эш итәргә кирәк. Моны аяк юу йоласын үтәп түгел, ә кешеләрне аермыйча, басынкылык һәм теләк белән башкаларга хезмәт итеп башкарып була.
-
-
Хуҗабызның кичке ашыГайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
-
-
ЙӨЗ УНҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК
Хуҗабызның кичке ашы
МАТТАЙ 26:21—29 МАРК 14:18—25 ЛҮК 22:19—23 ЯХЪЯ 13:18—30
ГАЙСӘ ХЫЯНӘТЧЕНЕҢ ЯҺҮД БУЛУЫН КҮРСӘТӘ
ГАЙСӘ ИСКӘ АЛУ КИЧӘСЕН ГАМӘЛГӘ КЕРТӘ
Гайсә үз рәсүлләренең аякларын юып, аларны басынкылыкка өйрәткән иде. Кич әле тәмамланмаган. Хәзер, күрәсең, Пасах ризыгын ашаганнан соң, Гайсә Давытның пәйгамбәрлек итеп әйткән мондый сүзләрен искә төшерә: «Мин таянган, миңа якын дус булган, икмәгемне ашаган кеше миңа каршы чыкты». Аннары ул: «Арагыздан берәү мине сатачак»,— дип әйтә (Зәбур 41:9; Яхъя 13:18, 21).
Рәсүлләр бер-берсенә карап, һәрберсе: «Хуҗам, мин түгел бит?» — дип сорый башлый. Хәтта Яһүд Искариот та шулай эшли. Петер Гайсә янында утырган Яхъяны кем ул икәнен белешергә өнди. Шунда Яхъя, Гайсәгә тагын да якынрак иелеп: «Хуҗам, ул кем?» — дип сорый (Маттай 26:22; Яхъя 13:25).
«Мин бу икмәк сыныгын кемгә манып бирсәм, ул — шул»,— дип җавап бирә Гайсә һәм икмәк сыныгын табындагы касәгә манып, Яһүд Искариотка бирә. Аннары ул болай ди: «Адәм Улы үзе турында ничек язылган булса, шулай китә, әмма Адәм Улын сатучыга кайгы! Ул тумаган булса, аңа яхшырак булыр иде» (Яхъя 13:26; Маттай 26:24). Шуннан соң Шайтан Яһүд эченә керә. Инде явыз булган Яһүд үзен Иблис ихтыярына тапшыра һәм шулай итеп «һәлакәт угылы» булып китә (Яхъя 6:64, 70; 12:4; 17:12).
Шунда Гайсә Яһүдкә: «Эшли торган эшеңне тизрәк эшлә»,— ди. Яһүдтә акча тартмасы булганлыктан, башка рәсүлләр, «Гайсә аңа: „Безгә бәйрәм өчен кирәк булган әйберләрне сатып ал“,— дип әйткәндер яки ярлыларга нәрсә дә булса бирергә кушкандыр, дип уйлый» (Яхъя 13:27—30). Яһүд исә урыныннан тора да Гайсәне сатар өчен китеп бара.
Шул ук кичне, Пасах бәйрәмендә, Гайсә бөтенләй яңа бәйрәмне гамәлгә кертә. Ул икмәкне ала да, Аллаһыга рәхмәтләрен әйтеп дога кылганнан соң, аны сындырып рәсүлләренә ашарга бирә. «Бу сезнең хакка биреләчәк минем тәнемне аңлата,— дип әйтә ул.— Мине искә алу өчен шулай эшләгез» (Лүк 22:19). Рәсүлләр икмәкне бер-берсенә өләшеп ашый башлый.
Аннан соң Гайсә шәраб тутырылган касәне ала һәм Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп, аны аларга бирә. Һәрберсе шул касәдән эчә. Аның турында Гайсә: «Бу касә сезнең хакка түгеләчәк каныма нигезләнгән яңа килешүне аңлата»,— дип әйтә (Лүк 22:20).
Шулай итеп Гайсә үз үлемен искә алу кичәсен гамәлгә кертә. Гайсә әйткәнчә, аның шәкертләре бу Кичәне һәр ел 14 нисан көнне үткәрергә тиеш. Гайсә һәм аның Атасы, иман итүче кешеләрне гөнаһтан һәм үлем хөкеменнән коткарыр өчен, бик зур бәя түләгән. Бу Кичә анда килүче кешеләргә моны искә төшереп торачак. Бу бәйрәм кешеләрнең игътибарын Гайсәнең мәңгелек азатлык китерүче үлеменә җәлеп итә һәм шуңа күрә яһүдләрнең Пасах бәйрәменнән бөегрәк булып тора.
Гайсәнең сүзләре буенча, аның каны «күпләрнең гөнаһлары кичерелсен өчен түгеләчәк». Гөнаһлары кичереләчәк күпләр санына аның тугры рәсүлләре һәм башка шәкертләре дә керә. Алар аның белән Атасының Патшалыгында булачак (Маттай 26:28, 29).
-
-
Кем иң бөеге?Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
-
-
ЙӨЗ УНСИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК
Кем иң бөеге?
МАТТАЙ 26:31—35 МАРК 14:27—31 ЛҮК 22:24—38 ЯХЪЯ 13:31—38
ГАЙСӘ ДӘРӘҖӘ ТУРЫНДА КИҢӘШ БИРӘ
ПЕТЕРНЕҢ ҮЗЕН ТАШЛАП КИТӘЧӘГЕ ТУРЫНДА ӘЙТӘ
ГАЙСӘНЕҢ ШӘКЕРТЛӘРЕ МӘХӘББӘТ БЕЛӘН АЕРЫЛЫП ТОРА
Үзенең рәсүлләре белән соңгы кичен үткәргәндә, Гайсә, аларның аякларын юып, башкаларга басынкылык белән хезмәт итүдә искиткеч үрнәк күрсәткән иде. Ул моны ни өчен эшләгән? Аларның бер кимчелеге аркасында. Аллаһының тугры хезмәтчеләре булсалар да, рәсүлләр араларында кем иң бөеге булуы турында борчыла (Марк 9:33, 34; 10:35—37). Бу кимчелек шул ук кичне кабат күренә башлый.
Рәсүлләр «арасында кайнар бәхәс» чыга. «Алар араларында кем иң бөеге булып исәпләнергә тиеш дип бәхәсләшә» (Лүк 22:24). Хәзер аларның кабат сүз көрәштергәнен күрү Гайсәне бик күңелсезләндерәдер! Ул ни эшләр?
Гайсә үз рәсүлләрен андый карашлары һәм тәртипләре өчен орышмый, ә сабырлык белән аларга болай ди: «Халыкларның патшалары алар өстеннән хакимлек итә, һәм халыклар өстеннән хакимлеккә ия кешеләр хәйриячеләр дип атала. Ә сез андый булмагыз. [...] Чөнки кем бөегрәк? Табын янында утыручымы яки аңа хезмәт күрсәтүчеме?» Аннары, үзенең һәрвакыт күрсәткән басынкылык үрнәген исәптә тотып, ул болай ди: «Ә мин сезнең арада хезмәт күрсәтүче кебек» (Лүк 22:25—27).
Камил булмауларына карамастан, рәсүлләр Гайсәнең сынауларында аның белән калган. Шуңа күрә ул болай ди: «Атам минем белән Патшалык турында килешү төзегән кебек, мин дә сезнең белән килешү төзим» (Лүк 22:29). Гайсә үзенең тугры шәкертләре белән килешү төзегән. Шул килешү нигезендә алар Патшалыкта булачакларына һәм аның белән бергә хакимлек итәчәкләренә ышана ала.
Рәсүлләргә андый искиткеч өмет бирелсә дә, хәзерге вакытта алар әле кешеләр генә һәм әле дә камилсез. Гайсә аларга: «Шайтан сезне бодай иләгән кебек иләргә рөхсәт сорады»,— дип әйтә (Лүк 22:31). Әйе, бодай иләгәндә, орлыклар төрле якка тарала. Ул аларны шулай ук болай дип кисәтә: «Бу төнне бөтенегез дә, минем белән булачак вакыйгалар аркасында, мине ташлап китәчәк, чөнки: „Көтүчене һәлак итәрмен, һәм сарык көтүе таралыр“,— дип язылган» (Маттай 26:31; Зәкәрия 13:7).
Петер: «Синең белән булачак вакыйгалар аркасында сине барысы ташлап китсә дә, мин сине беркайчан да ташлап китмәячәкмен!» — диеп, үз-үзенә ышанганын күрсәтә (Маттай 26:33). Гайсә, шул ук төнне ике тапкыр әтәч кычкырганчы, Петер аңардан ваз кичәчәк, ди. Шулай да ул: «Мин иманың кимемәсен дип ялварып дога кылдым, һәм син тәүбә иткәч, кардәшләреңне ныгыт»,— дип өсти (Лүк 22:32). Моңа карамастан Петер кыю гына: «Хәтта синең белән бергә үләргә туры килсә дә, синнән һичкайчан ваз кичмәячәкмен»,— дип әйтә (Маттай 26:35). Башка рәсүлләр дә шулай ди.
Гайсә үзенең рәсүлләренә: «Мин сезнең белән инде озак булмам. Сез мине эзләрсез, һәм яһүдләргә әйткән сүзләремне сезгә дә әйтәм: „Мин барачак урынга сез килә алмассыз“»,— дип әйтә. Аннары ул болай дип өсти: «Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Бер-берегезне мин сезне яраткандай яратыгыз. Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:33—35).
Гайсәнең үзләре белән озак булмаячагын ишеткәч, Петер: «Хуҗам, син кая барасың?» — дип сорый. «Мин бара торган урынга минем артымнан син әле бара алмыйсың, әмма соңыннан барырсың»,— дип җавап бирә Гайсә. Петер гаҗәпкә кала һәм: «Хуҗам, ни өчен мин синең артыңнан хәзер бара алмыйм? — дип әйтә.— Мин синең өчен үз җанымны да бирергә әзер» (Яхъя 13:36, 37).
Хәзер Гайсә үз рәсүлләрен Гәлиләя буйлап янчыксыз һәм капчыксыз вәгазьләргә җибәргән чагы турында әйтә (Маттай 10:5, 9, 10). «Сез берәр нәрсәгә мохтаҗ булдыгызмы?» — дип сорый ул алардан. «Юк!» — диләр алар. Киләчәктә аларга нәрсә эшләргә кирәк булачагы турында Гайсә болай ди: «Ә хәзер янчыгы булганы аны да, ризык салынган капчыгын да алсын, һәм кылычы булмаганы өс киемен сатсын да кылыч сатып алсын. Сезгә шуны әйтәм: „Аны канунсызлар рәтенә керттеләр“,— дип язылган сүзләр миндә үтәлергә тиеш, чөнки минем хакта язылганнар тормышка аша» (Лүк 22:35—37).
Гайсә үзенең канунсызлар, ягъни җинаятьчеләр белән бергә баганага кадаклап үтереләчәге турында әйтә һәм шәкертләренең аннан соң каты эзәрлекләүләргә дучар булачагын күрсәтә. Алар үзләрен моңа әзер дип саный һәм: «Хуҗабыз, менә монда ике кылыч бар»,— ди (Лүк 22:38). Аларның үзләре белән ике кылыч алуы соңрак Гайсәгә аларны тагын бер мөһим нәрсәгә өйрәтергә мөмкинлек бирәчәк.
-
-
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормышГайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
-
-
ЙӨЗ УНТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
ГАЙСӘ УРЫН ӘЗЕРЛӘРГӘ БАРА
ШӘКЕРТЛӘРЕНӘ ЯРДӘМЧЕ ҖИБӘРЕРГӘ ВӘГЪДӘ ИТӘ
АТА ГАЙСӘДӘН БӨЕГРӘК
Искә алу кичәсеннән соң Гайсә әле дә үзенең рәсүлләре белән өске бүлмәдә утыра. Ул аларга мондый дәртләндерүче сүзләр әйтә: «Күңелләрегез борчылмасын. Аллаһыга иман итегез һәм миңа иман итегез» (Яхъя 13:36; 14:1).
Гайсә тугры рәсүлләренә үзенең китәчәге турында борчылмаска сәбәп бирә. «Атам йортында торыр урын күп,— дип әйтә ул.— [...] Барып сезгә урын әзерләгәч, сез дә мин булган урында булсын өчен, мин кабат килеп, сезне үз яныма алачакмын». Рәсүлләр исә Гайсәнең күккә китәчәге турында әйткәнен аңламый, шуңа күрә Томас: «Хуҗабыз, без синең кая барганыңны белмибез. Анда бару юлын каян белик инде?» — дип сорый (Яхъя 14:2—5).
«Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш»,— дип җавап бирә Гайсә. Әйе, Гайсәне, аның тәгълиматларын кабул итеп кенә һәм аның яшәү рәвешеннән үрнәк алып кына кеше күктәге Атаның йортына керә ала. Гайсә болай ди: «Атам янына, минем аша үтмичә, беркем дә килми» (Яхъя 14:6).
Игътибар белән тыңлап торучы Филип: «Хуҗабыз, безгә Атаны күрсәт, һәм безгә шул җитәр»,— ди. Аллаһы борынгы вакытларда Мусага, Ильяска һәм Ишагыягә күренештә үзен күрсәткән булган. Күрәсең, Филипнең дә моңа охшаш күренеш күрәсе килә. Ләкин чынлыкта рәсүлләрнең андый күренешләрдән яхшырак нәрсәләре бар. Гайсә болай ди: «Филип, мин шулкадәр озак вакыт сезнең белән бергә, ә син әле дә мине белмисеңме? Мине күргән кеше Атаны да күргән була». Гайсә үз Атасының сыйфатларын шулкадәр камил итеп чагылдыра ки, аның белән бергә яшәү һәм аның нинди икәнен күрү, асылда, Атаны күрүгә тиң. Әлбәттә, Ата Угылдан бөегрәк, һәм Гайсә моның хакта болай ди: «Мин сезгә сөйләгән сүзләрне үземнән сөйләмим» (Яхъя 14:8—10). Бу сүзләрдән күренгәнчә, Гайсә үзе өйрәткән тәгълиматлары өчен бар данны күктәге Атасына бирә.
Рәсүлләр Гайсәнең гаҗәеп эшләр башкарганын күргән һәм Аллаһы Патшалыгы турында яхшы хәбәр игълан иткәнен ишеткән. Хәзер ул аларга: «Миңа иман итүче кеше дә мин кылган эшләрне башкарачак. Ул тагын да бөегрәк эшләр башкарачак»,— дип әйтә (Яхъя 14:12). Гайсәнең үзенең шәкертләре үзе башкарган могҗизалардан бөегрәк нәрсәләр эшләячәк дип әйтәсе килми, юк. Аның сүзләре буенча, алар хезмәтләрен күпкә озаграк, күпкә зуррак территориядә алып барачак һәм күбрәк кешеләргә вәгазьләячәк.
Гайсә үз шәкертләрен калдырса да, аларны ташлап китмәячәк. «Минем исемем хакына берәр нәрсә сорасагыз, мин үтәрмен»,— дип вәгъдә итә ул. Аннары ул болай дип өсти: «Мин Атадан сорармын, һәм ул сезгә мәңге сезнең белән булачак бүтән ярдәмчене — хакыйкать рухын бирәчәк» (Яхъя 14:14, 16, 17). Ул аларны изге рухны — «бүтән ярдәмчене» алачакларына ышандыра. Бу сүзләр Илленче көн бәйрәмендә үтәлә.
«Бераз вакыт үтәр,— ди Гайсә,— һәм дөнья мине инде күрмәс, ә сез күрәчәксез, чөнки мин яшим, һәм сез дә яшәячәксез» (Яхъя 14:19). Әйе, үледән терелтелгәннән соң Гайсә үзенең шәкертләренә күренәчәк. Алай гына да түгел, ул аларны, үзе белән бергә күктә яшәсеннәр өчен, үз вакытында рухи затлар итеп терелтәчәк.
Хәзер Гайсә гади бер хакыйкать әйтә: «Әмерләремне кабул итеп, аларны үтәгән кеше мине ярата. Ә мине яратучыны Атам да яратыр, мин дә яратырмын һәм аңа үземне ачык күрсәтермен». Шунда Фаддай дип тә аталган рәсүл Яһүд: «Хуҗам, ни өчен син үзеңне дөньяга түгел, ә безгә ачык күрсәтергә җыенасың?» — дип сорый. «Мине яратучы минем сүземне тотар,— дип җаваплый Гайсә,— Атам аны яратыр... Мине яратмаучы минем сүзләремне тотмый» (Яхъя 14:21—24). Мәсихнең шәкертләреннән аермалы буларак, бу дөнья Гайсәнең юл, хакыйкать һәм тормыш булуына ышанмый.
Тиздән Гайсә күккә китәчәк. Җирдә ул үз рәсүлләрен күп нәрсәләргә өйрәткән. Алар моның барысын ничек искә төшерер? Гайсә болай ди: «Минем исемем хакына Ата җибәрәчәк ярдәмче — изге рух — сезне һәрнәрсәгә өйрәтәчәк һәм мин сезгә сөйләгәннәрнең һәммәсен хәтерегезгә төшерәчәк». Рәсүлләрнең изге рухның нинди көчкә ия булганын күргәннәре бар. Шуңа күрә бу сүзләр аларны бик юатадыр. Гайсә болай дип өсти: «Мин сезгә тынычлык калдырам, үз тынычлыгымны сезгә бирәм... Күңелегез борчылмасын һәм курыкмасын» (Яхъя 14:26, 27). Әйе, шәкертләргә борчыласы юк, чөнки аларны Гайсәнең Атасы җитәкләячәк һәм яклаячак.
Озакламый алар Аллаһының яклау көчен күрәчәк. «Бу дөньяның идарәчесе килә. Аның минем өстемнән хакимлеге юк»,— дип әйтә Гайсә (Яхъя 14:30). Иблис Яһүд эченә кереп аның өстеннән хакимлек итә алган. Ләкин Гайсәнең гөнаһлы омтылышлары юк, шуңа күрә Шайтан аларны кулланып, аны Аллаһыга каршы күтәрә алмый. Иблис Гайсәне үлем белән дә җиңә алмас. Ни өчен? Гайсә: «Мин нәкъ Ата әмере буенча эш итәм»,— дип әйтә. Әйе, ул Атасының үзен терелтәчәгенә шикләнми (Яхъя 14:31).
-
-
Җимеш китерү һәм Гайсәнең дусты булуГайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
-
-
ЙӨЗ ЕГЕРМЕНЧЕ БҮЛЕК
Җимеш китерү һәм Гайсәнең дусты булу
ЧЫН ЙӨЗЕМ АГАЧЫ ҺӘМ БОТАКЛАР
НИЧЕК ГАЙСӘНЕҢ МӘХӘББӘТЕНДӘ КАЛЫРГА?
Гайсә үзенең тугры рәсүлләре белән дусларча, эчкерсез сөйләшеп аларның рухын күтәрә. Инде соң, төн урталары үткәндер инде. Хәзер Гайсә дәртләндергеч бер мисал китерә.
«Мин — чын йөзем агачы, ә Атам — йөзем үстерүче»,— дип башлый ул (Яхъя 15:1). Гасырлар элек Исраил халкы да Йәһвәнең йөзем агачы дип аталган булган (Ирмия 2:21; Һошия 10:1, 2). Әмма хәзер Йәһвә бу халыкны ташлап китә (Маттай 23:37, 38). Әйе, Гайсә яңа нәрсә турында сөйли. Йөзем агачы — ул үзе. Атасы аны б. э. 29 елында изге рух белән майлаганнан бирле үстерә. Ләкин Гайсә йөзем агачы үзен генә түгел, ә башка кешеләрне дә символлаштырганын күрсәтә.
Ул болай ди: «[Атам] миндәге җимеш бирми торган һәр ботакны кисеп ташлый, ә җимеш бирә торган һәр ботакны күбрәк җимеш бирсен өчен чистарта. [...] Йөзем агачыннан сындырып алынган ботак үзеннән үзе җимеш бирә алмаган кебек, минем белән бердәмлектә тормасагыз, сез дә җимеш бирә алмассыз. Мин — йөзем агачы, ә сез — ботаклар» (Яхъя 15:2—5).
Гайсә үзенең тугры шәкертләренә үзе киткәннән соң ярдәмчене — изге рухны җибәрергә вәгъдә иткән иде. 51 көн үткәннән соң шул рухка ия булгач, рәсүлләр белән башка шәкертләр бу йөзем агачының ботаклары булып китә. Бар «ботаклар» бердәм булырга тиеш булачак. Нинди максат белән?
Гайсә болай ди: «Кем минем белән бердәмлектә һәм мин кем белән бердәмлектә булсам, шул күп җимеш бирә, чөнки сез минсез бернәрсә дә эшли алмыйсыз». Бу «ботаклар» — аның тугры шәкертләре — Гайсәдән үрнәк алып, башкаларга Аллаһы Патшалыгы турында сөйләп һәм шәкертләр булдыру эшендә катнашып, күп җимеш китерер. Ә берәрсе Гайсә белән бердәмлектә булмаса һәм җимеш китермәсә? Гайсә: «Минем белән бердәмлектә тормаучы кисеп ташланган... булачак»,— ди. Шулай да ул болай дип өсти: «Сез минем белән бердәмлектә торсагыз һәм сүзләрем йөрәкләрегездә булса, теләгән нәрсәгезне сорагыз, һәм ул сезгә бирелер» (Яхъя 15:5—7).
Аннары Гайсә үзенең әмерләрен үтәү турында әйтә. Моны ул инде ике тапкыр искә алган иде (Яхъя 14:15, 21). Шәкертләр аның әмерләрен үтәгәннәрен ничек күрсәтә ала? Төп мөмкинлек турында Гайсә болай ди: «Мин Атамның әмерләрен үтәп, аның мәхәббәтендә калган кебек, сез дә, минем әмерләремне үтәсәгез, минем мәхәббәтемдә калырсыз». Әйе, алар Йәһвә Аллаһыны һәм аның Улын яратырга тиеш. Әмма Аллаһының мәхәббәтендә калу күбрәкне үз эченә ала. Гайсә болай ди: «Әмерем шул: бер-берегезне мин сезне яраткандай яратыгыз. Дуслары өчен җанын биргән кешенең яратуыннан бөегрәк ярату юк. Әмерләремне үтәсәгез, сез — минем дусларым» (Яхъя 15:10—14).
Берничә сәгатьтән соң Гайсә үз мәхәббәтен күрсәтәчәк: үзенә иман иткән бар кешеләр хакына үз гомерен бирәчәк. Аның үрнәге буенча, шәкертләр дә бер-берсен фидакарь яратырга тиеш. Андый яратудан аларның кем икәнлекләре күренәчәк. Гайсә элегрәк моның хакта болай дигән иде: «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:35).
Шунысы игътибарга лаек: Гайсә рәсүлләрне «дуслар» дип атый. Ни өчен? Ул болай дип аңлата: «Мин сезне дусларым дип атыйм, чөнки сезгә Атамнан ишеткәннәрнең һәммәсен билгеле иттем». Чыннан да, Гайсәнең дусты булу һәм Атасының аңа нәрсә әйткәнен белү — нинди зур хөрмәт! Әмма андый мөнәсәбәтләрне саклар өчен, «җимеш биреп торырга» кирәк. Алай эшләсәк, Гайсәнең мондый сүзләре үтәләчәк: «Минем исемем хакына Атадан нәрсә генә сорасагыз да, ул сезгә бирер» (Яхъя 15:15, 16).
«Ботаклар», ягъни шәкертләр арасындагы мәхәббәт аларга киләчәктәге авырлыкларны кичереп чыгарга булышыр. Гайсә аларга дөнья үзләрен нәфрәт итәчәк дип әйтә. Шулай да ул аларны болай дип юата: «Дөнья сезне нәфрәт итә икән, шуны исегездә тотыгыз: сездән элек ул мине нәфрәт итте. Сез дөньяныкы булсагыз, аныкы булганга дөнья сезне яратыр иде. Ләкин сез дөньяныкы түгел... шуңа күрә дөнья сезне нәфрәт итә дә» (Яхъя 15:18, 19).
Ни өчен дөнья шәкертләрне нәфрәт итәчәк? Сәбәбен аңлатып, Гайсә болай ди: «Алар моның барысын сез минем шәкертләрем булганга эшләр, алар бит мине Җибәрүчене белми». Гайсәнең сүзләре буенча, аның могҗизалары, асылда, аны нәфрәт итүче кешеләрне хөкем итә. Ул болай ди: «Аларга башка беркем дә кылмаган эшләрне күрсәтмәгән булсам, алар гөнаһта гаепле булмаслар иде. Әмма алар күрделәр һәм миңа да, Атама да нәфрәтләнделәр». Чынлыкта, аларның нәфрәте пәйгамбәрлекне үти (Яхъя 15:21, 24, 25; Зәбур 35:19; 69:4).
Гайсә кабат ярдәмчене — изге рухны җибәрергә вәгъдә итә. Шул кодрәтле көч ярдәмендә аның бар шәкертләре җимеш китерә алачак: аның хакында «шаһитлек бирәчәк» (Яхъя 15:27).
-
-
«Кыю булыгыз! Мин дөньяны җиңдем»Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
-
-
ЙӨЗ ЕГЕРМЕ БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
«Кыю булыгыз! Мин дөньяны җиңдем»
ТИЗДӘН РӘСҮЛЛӘР ГАЙСӘНЕ КҮРМӘЯЧӘК
РӘСҮЛЛӘРНЕҢ КАЙГЫЛАРЫ ШАТЛЫККА ӘЙЛӘНЕР
Гайсә үз рәсүлләре белән бергә Пасах бәйрәмен үткәргән өске каттагы бүлмәдән чыгып китәргә тора. Аларга күп кенә үгет-нәсыйхәт биргәннән соң, ул болай ди: «Мин боларны сез дөрес юлдан читкә тайпылмасын өчен әйтәм». Ни өчен андый кисәтү урынлы? «Сезне синагогалардан чыгарырлар,— дип әйтә ул.— Шундый вакыт килер ки, сезне үтерүче һәркем Аллаһыга изге хезмәт башкара дип уйлар» (Яхъя 16:1, 2).
Рәсүлләр бу сүзләрдән соң кайгыга төшәдер. Гайсә элегрәк аларны дөнья нәфрәт итәчәк дип әйткән булса да, турыдан-туры аларны үтерәчәкләр дип әйтмәгән. Ни өчен? «Мин боларны сезгә башта сөйләмәдем, чөнки сезнең белән бергә идем»,— дип аңлата Гайсә (Яхъя 16:4). Хәзер исә, китәр алдыннан, ул аларны киләчәккә әзерли. Моның ярдәменә алар соңыннан юлдан читкә тайпылмас.
«Ә хәзер мин үземне Җибәрүче янына барам,— дип дәвам итә Гайсә,— шулай да берегез дә миннән: „Кая барасың?“ — дип сорамый». Шул ук кичне алар аңардан кая барачагы турында сораганнар иде (Яхъя 13:36; 14:5; 16:5). Әмма хәзер аның эзәрлекләүләр хакында әйткән сүзләре аркасында алар тетрәнеп куя һәм үз кайгыларына чума. Шунлыктан алар Гайсәне көткән дан турында һәм моның хак Аллаһыга табынучылар өчен нинди мәгънәгә ия булганы турында сорамыйлар. «Сезгә боларны сөйләгәнгә күрә, күңелләрегез кайгы белән тулды»,— дип әйтә Гайсә (Яхъя 16:6).
Аннан соң Гайсә болай ди: «Мин сезгә файда булсын дип китәм. Чөнки мин китмәсәм, сезгә ярдәмче килмәс, ә китсәм, аны сезгә җибәрермен» (Яхъя 16:7). Гайсә үлеп, күккә күтәрелсә генә, изге рух аның шәкертләренә иңә алачак, чөнки шулай итеп, алар җир йөзенең кайсы почмагында гына булмасын, ул бу ярдәмчене җибәрә алачак.
Изге рух «дөньяга гөнаһ, тәкъвалык һәм хөкемнең нәрсә икәнен ачык күрсәтәчәк» (Яхъя 16:8). Әйе, изге рух дөньяның гөнаһын, ягъни Аллаһы Улына иман итмәвен фаш итәчәк. Гайсәнең күккә күтәрелүе аның тәкъва булуын исбат итәчәк һәм Шайтанның — «бу дөнья идарәчесенең» — каты хөкемгә лаек булуын ачык күрсәтәчәк (Яхъя 16:11).
«Сезгә әйтәсе сүзем күп әле,— дип дәвам итә Гайсә,— әмма сез аларга хәзер төшенә алмассыз». Гайсә изге рухны иңдергәч, бу рух аларга «хакыйкатьне тулысынча аңларга» һәм шул хакыйкать буенча яшәргә булышачак (Яхъя 16:12, 13).
Гайсәнең киләсе сүзләре рәсүлләрне аптырашта калдыра. Ул болай ди: «Бераз вакыт үтәр, һәм сез мине инде күрмәссез, ә тагын бераз вакыт үткәч, мине күрерсез». Алар бер-берсенә, бу сүзләр нәрсәне аңлата икән, диешә. Аларның үзенә сораулар бирәсе килгәнен белеп, Гайсә болай ди: «Сезгә хак сүз әйтәм: сез үкереп еларсыз һәм ыңгырашырсыз, ә дөнья шатланыр. Сез кайгыга төшәрсез, әмма кайгыгыз шатлыкка әйләнер» (Яхъя 16:16, 20). Киләсе көнне, көндез, Гайсә үтерелгәч, дини җитәкчеләр шатланачак, ә шәкертләр кайгыга төшәчәк. Әмма Гайсә үледән терелтелгәч, аларның кайгылары шатлыкка әйләнәчәк! Ә Гайсә аларга Аллаһының изге рухын иңдергәч, шатлыклары тагы да артачак.
Үз рәсүлләренең хәлен бала тапканда газап кичерүче хатын-кызның хәле белән чагыштырып, Гайсә болай ди: «Хатын-кыз бала тапканда җәфа чигә, чөнки аның вакыты җиткән, ләкин бала тапкач, ул, баланың дөньяга килүенә шатланып, газаплануын оныта». Гайсә үз рәсүлләренең рухын мондый сүзләр белән күтәрә: «Сез дә хәзер кайгырасыз, әмма мин сезнең белән кабат күрешкәч, күңелләрегез шатлык белән тулыр, һәм беркем дә куанычыгызны сездән ала алмас» (Яхъя 16:21, 22).
Моңарчы рәсүлләрнең Гайсә исеме хакына бернәрсә дә сораганнары булмаган. Ләкин хәзер ул аларга болай ди: «Ул көнне сез минем исемем хакына Атадан сорарсыз». Ни өчен алар Атадан Гайсә исеме хакына сорарга тиеш? Ата теләр-теләмәс җавап биргәнгә күрәме? Юк. Гайсә болай ди: «Ата бит үзе сезне ярата, чөнки сез мине яратасыз һәм Аллаһының вәкиле булып килүемә ышанасыз» (Яхъя 16:26, 27).
Гайсәнең сүзләреннән рәсүлләрнең күңелләре күтәрелеп, дәртләнеп китә. «Синең Аллаһыдан килгәнеңә ышанабыз»,— дип әйтә алар. Андый ышаныч тиздән сынау аша үтәчәк. «Менә вакыт якынлашып килә, һәм килеп тә җитте инде,— дип әйтә Гайсә киләсе вакыйгалар турында,— шул вакытта сез барыгыз да үз йортларыгызга таралып, мине ялгыз калдырырсыз». Шулай да ул аларны болай дип ышандыра: «Мин сезгә боларны минем ярдәмем белән сездә тынычлык булсын дип сөйләдем. Дөньяда кайгы-хәсрәт кичерерсез, ләкин кыю булыгыз! Мин дөньяны җиңдем» (Яхъя 16:30—33). Юк, Гайсә аларны калдырырга җыенмый. Шайтан белән аның дөньясы аларның сафлыгын бозар өчен зур тырышлыклар куйса да, алар да, Гайсә кебек, тугры калып һәм Аллаһы ихтыярын үтәп, дөньяны җиңә алачак. Һәм Гайсә моңа бер дә шикләнми!
-
-
Гайсәнең өске бүлмәдә кылган соңгы догасыГайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
-
-
ЙӨЗ ЕГЕРМЕ ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
Гайсәнең өске бүлмәдә кылган соңгы догасы
АЛЛАҺЫ ҺӘМ АНЫҢ УЛЫ ТУРЫНДА БЕЛЕМ АЛУ НӘРСӘГӘ КИТЕРӘ?
ЙӘҺВӘ, ГАЙСӘ ҺӘМ ШӘКЕРТЛӘР АРАСЫНДАГЫ БЕРДӘМЛЕК
Үз рәсүлләренә карата тирән мәхәббәттән чыгып, Гайсә аларга үзенең тиздән күккә китәчәге турында әйткән иде. Хәзер ул күккә карап Атасына дога кыла: «Улың сине данласын өчен, улыңны данла. Шулчак син улыңа бөтен кешеләр өстеннән хакимлек биргән кебек, улың да син аңа биргән кешеләрнең барысына мәңгелек тормыш бирер» (Яхъя 17:1, 2).
Әйе, Гайсә Аллаһыга дан китерүнең иң мөһим нәрсә булуын аңлый. Әмма ул шулай ук искиткеч өмет — мәңгелек тормыш турында әйтә! Гайсәгә «бөтен кешеләр өстеннән хакимлек» бирелгәнгә, аның йолым корбаны бөтен кешелеккә фатихалар китерә алачак. Шулай да бу фатихаларны кайберәүләр генә татыячак. Ни өчен? Чөнки Гайсә бу фатихаларны аның мондый сүзләре буенча яшәгән кешеләргә генә яудырачак: «Мәңгелек тормышка ия булыр өчен, синең турында — бердәнбер хак Аллаһы турында һәм син җибәргән Гайсә Мәсих турында белем алырга кирәк» (Яхъя 17:3).
Әйе, кеше Аллаһыны һәм аның Улын якыннан белеп, алар белән дуслык үстерергә һәм бар нәрсәгә аларның карашыннан чыгып карарга тиеш. Аңа шулай ук башкалар белән мөгамәлә иткәндә аларның гаҗәеп сыйфатларын чагылдырыр өчен көч куярга кирәк. Шуны да истә тоту мөһим: Аллаһыны данлау кешеләрнең мәңгелек тормышка ия булуларына караганда мөһимрәк. Хәзер Гайсә моның турында әйтә дә.
Ул болай дип дога кыла: «Син тапшырган эшне башкарып чыгып, мин сине җирдә данладым. Хәзер дә, Әти, мине данла: миңа синең яныңда булырга һәм дөнья яратылганга кадәр синең яныңда булган даныма ия булырга рөхсәт ит» (Яхъя 17:4, 5). Әйе, Гайсә үзен үледән терелтеп, күктәге данын кире кайтарырга сорый.
Әмма Гайсә үзенең җирдә башкарган хезмәтен дә онытмый. Ул болай дип дога кыла: «Син дөньядан алып миңа биргән кешеләргә мин синең исемеңне ачык билгеле иттем. Алар синеке иде, һәм син аларны миңа бирдең. Алар синең сүзеңне тота» (Яхъя 17:6). Гайсә Аллаһының исемен билгеле иткән булса да, моның белән генә чикләнмәгән. Ул шулай ук рәсүлләрне Йәһвә, аның сыйфатлары хакында һәм Аллаһының кешеләр белән ничек мөгамәлә иткәне турында өйрәткән.
Рәсүлләр Йәһвә, аның Улының роле һәм Гайсә өйрәткән тәгълиматлар турында белем алганнар. Әмма Гайсә басынкы гына болай ди: «Миңа әйткән сүзләреңне мин аларга җиткердем, һәм алар бу сүзләрне кабул иттеләр. Алар минем синең вәкилең булып килүемне һичшиксез аңладылар һәм синең тарафтан җибәрелүемә ышандылар» (Яхъя 17:8).
Аннан соң Гайсә үз шәкертләре белән бу дөнья кешеләре арасындагы аерманы күрсәтеп, болай дип дәвам итә: «Дөнья өчен түгел, ә син миңа биргәннәр өчен үтенеп сорыйм, чөнки алар — синеке... [...] Мөкатдәс Әтием, без бер булган кебек, алар да бер булсын өчен, аларны син миңа биргән исемең хакына саклап тор. [...] Мин аларны саклап калдым, һәм һәлакәт угылыннан [Гайсәне сатарга җыенган Яһүд Искариоттан] башка берсе дә югалмады» (Яхъя 17:9—12).
Гайсә догасын болай дип дәвам итә: «Дөнья аларга нәфрәтләнде... Аларны дөньядан алуыңны түгел, ә Явыздан саклавыңны үтенәм. Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел» (Яхъя 17:14—16). Рәсүлләр һәм Гайсәнең башка шәкертләре дөньяда, Шайтан идарә иткән кешелек җәмгыятендә яши, әмма алар шул дөньядан һәм аның явызлыгыннан читтә торырга тиеш. Ничек итеп?
Алар үзләрен изге килеш, Аллаһыга хезмәт итәр өчен аерылган булып калырга һәм Еврей Язмалары белән Гайсә өйрәтмәләре буенча яшәргә тиеш. «Аларны хакыйкать ярдәмендә изге ит,— дип ялвара Гайсә.— Синең сүзең — хакыйкать» (Яхъя 17:17). Рәсүлләрнең кайберләре вакыт узу белән язачак иңдерелгән китаплар да кешене изге итә алган «хакыйкатьнең» өлеше булып китәчәк.
Әмма соңрак «хакыйкатьне» башка кешеләр дә кабул итәчәк. Шуңа күрә Гайсә «[11 рәсүл] өчен генә түгел, ә аларның сүзе аркылы... [үзенә] иман итә башлаячак кешеләр өчен дә» үтенеп сорый. Гайсә аларның барысы өчен дә нәрсә дип дога кыла? «Алар бөтенесе бер булсын өчен... Әти, син минем белән, ә мин синең белән бердәмлектә торган кебек, алар да безнең белән бердәмлектә торсыннар» (Яхъя 17:20, 21). Гайсә белән аның Атасы бер шәхес түгел. Алар бердәм, ягъни бар нәрсәдә бер фикердә тора. Гайсә үз шәкертләре турында нәкъ шундый мәгънәдә бер булсыннар дип дога кыла.
Күптән түгел генә Гайсә Петергә һәм башка рәсүлләргә күктә алар өчен урын әзерләргә баруы турында әйткән иде (Яхъя 14:2, 3). Хәзер Гайсә үз догасында моны искә алып, болай ди: «Әти, син миңа биргән кешеләрнең минем белән бергә шул ук урында булуларын һәм син миңа биргән данны күрүләрен телим, чөнки син мине әле дөнья яратылганчы сөйдең» (Яхъя 17:24). Әйе, инде күптән, әле Адәм белән Хауваның балалары туганчы, Аллаһы җиргә Гайсә Мәсих булып килгән бердәнбер Улын сөйгән.
Догасының ахырында Гайсә кабат үз Атасының исеме һәм Аллаһының рәсүлләргә һәм «хакыйкатьне» кабул итәчәк башка кешеләргә карата мәхәббәте турында әйтә. Ул болай ди: «Алар башкаларны син мине яраткандай яратсын өчен һәм мин алар белән бердәмлектә торсын өчен, мин аларга синең исемеңне ачтым һәм алга таба да ачачакмын» (Яхъя 17:26).
-
-
Гайсә, җаны чиксез газапланып, дога кылаГайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
-
-
ЙӨЗ ЕГЕРМЕ ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
Гайсә, җаны чиксез газапланып, дога кыла
МАТТАЙ 26:30, 36—46 МАРК 14:26, 32—42 ЛҮК 22:39—46 ЯХЪЯ 18:1
ГАЙСӘ ГИТСИМӘН БАКЧАСЫНДА
АНЫҢ ТИРЕ КАН ТАМЧЫЛАРЫ КЕБЕК БУЛА
Гайсә үзенең тугры рәсүлләре белән дога кылуын тәмамлый. Аннары алар, Йәһвәгә «мәдхияләр җырлаганнан соң, Зәйтүн тавына китә» (Марк 14:26). Алар көнчыгышка таба, Гитсимән бакчасына бара. Гайсә бу урынга еш килә торган булган.
Зәйтүн агачлары утыртылган шул матур урынга килеп җиткәч, Гайсә сигез рәсүленә: «Монда утырып торыгыз, ә мин тегендә барып дога кылам»,— дип әйтә. Ул үзе белән өч рәсүлен — Петер, Ягъкуб һәм Яхъяны алып, бакча эченә кереп китә. Ул бик нык борчыла башлый һәм шул өч рәсүлгә: «Җаным чиксез газаплана,— ди.— Монда калыгыз һәм минем белән уяу торыгыз» (Маттай 26:36—38).
Гайсә «чак кына алгарак узып, җиргә йөзтүбән каплана» һәм дога кыла башлый. Шушындый авыр вакытта ул Аллаһыга нәрсә турында дога кылыр? «Әтием, син бар нәрсәне башкара аласың,— дип ялвара ул.— Миннән бу касәне алчы. Шулай да мин түгел, ә син теләгәнчә булсын» (Марк 14:35, 36). Гайсәнең нәрсә әйтәсе килә? Әллә ул йолым түләүдән баш тартамы? Һич тә юк!
Гайсә римлыларның башкаларны бик нык газаплап үтергәннәрен күктән күреп торган. Хәзер, кеше буларак, назлы хисләр кичергән һәм авыртуны сизә алган Гайсә үзен көткән нәрсәләр турында уйламый. Аны күбрәк бүтән нәрсә борчый. Ул үзенең явыз җинаятьче итеп үтереләчәге Атасының исеменә хурлык китерер дип курка. Берничә сәгатьтән соң аны Аллаһыга каршы көфер сүз сөйләүдә гаепләп баганага кадаклаячаклар.
Күпмедер вакыт дога кылганнан соң, Гайсә үз шәкертләре янына килә һәм, аларның йоклаганнарын күреп, Петергә болай ди: «Минем белән бер сәгать тә уяу тора алмадыгызмыни? Вәсвәсәгә бирелмәс өчен, уяу торыгыз һәм өзлексез дога кылыгыз». Әлбәттә, шәкертләр үзләре дә бик арыган һәм вакыт та соң инде. Гайсә аларның хәлен аңлый һәм шуңа күрә: «Әйе, рух көчле, ә тән хәлсез»,— дип әйтә (Маттай 26:40, 41).
Шуннан соң Гайсә икенче тапкыр читкә китә һәм Атасыннан «бу касәне» алып куюын үтенә. Кире рәсүлләре янына килсә, алар кабат йокыга киткән була. Ә алар бит, вәсвәсәгә бирелмәс өчен, өзлексез дога кылырга тиеш иде! Гайсә аларга дәшкәч, «алар аңа нәрсә әйтергә белми» (Марк 14:40). Аннан соң ул өченче тапкыр читкәрәк китә һәм тезләнеп дога кыла.
Гайсәнең җинаятьче кебек үтереләчәге Атасының исеменә хурлык китерәчәк. Моның аркасында Гайсә бик нык җәфалана. Йәһвә исә үз Улының догасын ишетеп, аның янына бер фәрештәне җибәрә, һәм тегесе аны ныгыта. Әмма Гайсә ялварудан туктамый, ә «тагы да тырышыбрак дога кылуын дәвам итә». Хәзер Гайсә киеренке кичерешләр кичерә. Аның җилкәсенә яткан йөк бик авыр! Аның үзенең һәм иман итүче кешеләрнең мәңгелек тормышы кыл өстендә. Шунлыктан «аның тире җиргә тамган кан тамчылары кебек була» (Лүк 22:44).
Гайсә өченче тапкыр рәсүлләре янына әйләнеп килсә, алар кабат йоклый. «Ник сез шундый мөһим вакытта йоклыйсыз һәм ял итәсез? — дип сорый алардан Гайсә.— Менә Адәм Улының гөнаһ кылучылар кулына сатылу сәгате якынлашты. Торыгыз, киттек. Миңа хыянәт итүче инде якын» (Маттай 26:45, 46).
-
-
Хыянәт итү һәм кулга алуГайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
-
-
ЙӨЗ ЕГЕРМЕ ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК
Хыянәт итү һәм кулга алу
МАТТАЙ 26:47—56 МАРК 14:43—52 ЛҮК 22:47—53 ЯХЪЯ 18:2—12
ЯҺҮД ИСКАРИОТ БАКЧАДА ГАЙСӘНЕ САТА
ПЕТЕР БЕР КЕШЕНЕҢ КОЛАГЫН ЧАБЫП ӨЗӘ
ГАЙСӘНЕ КУЛГА АЛАЛАР
Төн уртасы җитеп шактый вакыт үткәндер инде. Яһүд Искариот өлкән руханиларны һәм фарисейларны ияртеп килә. Руханилар аңа Гайсәне сатканы өчен 30 көмеш тәңкә түләргә ризалашканнар иде. Алар белән бергә Рим гаскәриләре һәм отряд җитәкчесе дә килә.
Пасах бәйрәме вакытында Гайсә Яһүдне җибәргәннән соң, тегесе, күрәсең, туп-туры өлкән руханилар янына киткәндер (Яхъя 13:27). Өлкән руханилар үз сакчыларын чакыртып алган һәм гаскәриләрне җыйган. Яһүд аларны башта, бәлки, Гайсә белән аның рәсүлләре Пасах бәйрәмен үткәргән бүлмәгә алып баргандыр. Әмма хәзер алар инде Кидрон үзәне аша үтеп, Гитсимән бакчасына юнәлә. Бу зур төркем, факеллар, яктырткычлар һәм кораллар тотып, Гайсәне эзләп тапмакчы була.
Яһүд аларны Зәйтүн тавына алып бара. Ул Гайсәне кайда табып була икәнен белә. Үткән атнаны Гайсә белән аның рәсүлләре Битаниядән Иерусалимга йөргәндә һәм кире кайтканда еш кына Гитсимән бакчасында тукталган булган. Әмма төнге караңгылыкта гаскәриләр зәйтүн агачлары арасында булган Гайсәне ничек танырлар? Аларның бит аны беркайчан да күргәне булмагандыр. Шуңа күрә Яһүд алар белән билге турында алдан сөйләшеп куя һәм болай ди: «Кемне үпсәм, шул Гайсә булыр. Аны кулга алыгыз да сак астында алып барыгыз» (Марк 14:44).
Яһүд шул зур төркем белән бакча эченә керә. Рәсүлләре белән торган Гайсәне күргәч, ул туп-туры аның янына килеп: «Исәнме, Остаз!» — ди һәм аны назлы итеп үбеп ала. «Син, дус, монда нәрсә дип килдең?» — дип сорый аңардан Гайсә (Маттай 26:49, 50). Шуннан соң үз соравына үзе җавап биреп, болай ди: «Яһүд, син Адәм Улын үбеп сатасыңмы?» (Лүк 22:48). Әмма хыянәтче белән башка сөйләшеп торасы юк!
Гайсә янып торган факеллар белән яктырткычлар яктылыгына чыгып: «Кемне эзлисез?» — дип сорый. «Насаралы Гайсәне»,— дип әйтәләр аңа. Шунда Гайсә кыю гына: «Ул — мин»,— ди (Яхъя 18:4, 5). Аңардан нәрсә көтәргә икәнен белмичә, кешеләр җиргә егыла.
Ләкин төн караңгылыгында качу мөмкинлеген кулланмыйча, Гайсә алардан кабат кемне эзләгәннәрен сорый. Алар янә: «Насаралы Гайсәне»,— дигәч, ул тыныч кына: «Мин сезгә, ул — мин, дидем бит. Мине эзлисез икән, бу кешеләрне җибәрегез»,— дип җавап бирә. Хәтта шул хәлиткеч мизгелдә Гайсә үз шәкертләренең берсен дә югалтмаячагы хакында әйткәнен искә төшерә (Яхъя 6:39; 17:12). Гайсә үзенең тугры рәсүлләрен саклап калды, һәм «һәлакәт угылы» Яһүд Искариоттан башка берсе дә югалмады (Яхъя 18:7—9). Шул сүзләр үтәлсен өчен, ул үз шәкертләрен җибәрүләрен сорый.
Гаскәриләр торып Гайсәгә таба юнәлгәч, рәсүлләр нәрсә буласын аңлап ала һәм: «Хуҗабыз, аларга кылыч белән сугыйкмы?» — диләр (Лүк 22:49). Гайсә әйтеп тә өлгерми, Петер үзләре белән алган ике кылычның берсен тартып чыгара да баш рухани хезмәтчесе Малхуска селтәнә һәм уң колагын чабып өзә.
Шунда Гайсә Малхусның колагына кагылып, аны савыктыра. Шуннан соң ул мөһим сабак биреп, Петергә болай ди: «Кылычыңны үз урынына кайтар, чөнки кылыч алучы һәркем кылычтан һәлак булыр» (Маттай 26:52, 54). Гайсә үзенең кулга алынуына каршы килми һәм: «Язмалардагы шул рәвешчә булырга тиеш дигән сүзләр ничек үтәлер иде?» — дип әйтә (Маттай 26:52, 54). Аннары болай дип өсти: «Әллә мин Атам биргән касәне эчмәмме?» (Яхъя 18:11). Ул Атасының үзенә карата ихтыярын үтәргә, хәтта үләргә риза!
Аннан соң Гайсә халык төркеменә болай ди: «Сез кылыч һәм чукмар тотып мине кулга алыр өчен килдегезме? Әллә мин юлбасармы? Ничәмә көннәр мин гыйбадәтханәдә өйрәтеп сезнең белән утырдым, һәм сез мине кулга алмадыгыз. Хәер, моның барысы пәйгамбәрләрнең язмалары үтәлсен өчен булды» (Маттай 26:55, 56).
Шулчак гаскәриләр, гаскәр башлыгы һәм яһүдләрнең сакчылары Гайсәне тотып бәйлиләр. Моны күреп, рәсүлләр Гайсәне ташлап качып китә. Ләкин «бер егет», күрәсең, Марк исемле шәкерт, Гайсә артыннан ияреп барыр өчен, халык төркеме арасында кала (Марк 14:51). Әмма аны танып алалар һәм кулга алмакчы булалар. Ул исә, җитен киемен калдырып, качып китә.
-
-
Башта Һаннас, ә аннары Каяфәс янындаГайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
-
-
ЙӨЗ ЕГЕРМЕ БИШЕНЧЕ БҮЛЕК
Башта Һаннас, ә аннары Каяфәс янында
МАТТАЙ 26:57—68 МАРК 14:53—65 ЛҮК 22:54, 63—65 ЯХЪЯ 18:13, 14, 19—24
ГАЙСӘНЕ ЭЛЕККЕ БАШ РУХАНИ ҺАННАС ЯНЫНА АЛЫП БАРАЛАР
ЮГАРЫ КИҢӘШМӘ ЗАКОНСЫЗ СУД ҮТКӘРӘ
Гайсәне җинаятьчене бәйләгәндәй бәйләп, Һаннас янына алып баралар. Яшь Гайсә гыйбадәтханәдә дини укытучыларны үз җаваплары белән хәйран калдырган вакытта Һаннас баш рухани булып хезмәт иткән иде (Лүк 2:42, 47). Соңрак Һаннасның кайбер уллары баш рухани булып хезмәт иткән, ә хәзер шул хезмәтне аның кияве Каяфәс башкара.
Һаннас Гайсәдән сорау алганда, Каяфәс Югары киңәшмә җыярга өлгерә. Бу суд 71 әгъзадан, шул исәптән баш руханидан һәм элек шул вазифаны үтәгән кешеләрдән тора.
Баш рухани Һаннас Гайсәдән «аның шәкертләре һәм тәгълиматлары турында сораша». Ләкин Гайсә аңа болай ди: «Мин дөньяга ачык сөйләдем. Мин һәрвакыт бар яһүдләр җыела торган синагогаларда һәм гыйбадәтханәдә өйрәттем, яшеренеп бернәрсә дә сөйләмәдем. Нигә миннән сорыйсың? Сөйләгәнемне ишеткән кешеләрдән сора. Алар минем нәрсә сөйләгәнемне белә» (Яхъя 18:19—21).
Шунда якында торган бер сакчы аның яңагына суга һәм: «Өлкән руханига син шулай җавап бирәсеңме?» — дип шелтәләп куя. Гайсә исә, үзенең начарлык кылмаганын белеп, аңа: «Дөресен сөйләмим икән, әйт миңа, ә инде дөресен сөйлим икән, ник миңа сугасың?» — дип җавап кайтара (Яхъя 18:22, 23). Шуннан соң Һаннас аны кияве Каяфәс янына җибәрә.
Бөтен Югары киңәшмә — баш рухани, халык өлкәннәре һәм канунчылар инде Каяфәс йортында җыелган була. Пасах бәйрәме төнендә андый суд җыю канунны бозса да, бу дини җитәкчеләр үз явыз ниятләрен тормышка ашырырга тәвәккәл.
Бу кешеләр чыннан да гаделсез. Гайсә Лазарны терелткәч, Югары киңәшмә Гайсәне үтерергә ниятләгән иде (Яхъя 11:47—53). Ә берничә көн элек кенә дини җитәкчеләр Гайсәне кулга алырга һәм үтерергә сүз куешканнар иде (Маттай 26:3, 4). Уйлап кына карагыз: Гайсәгә хөкем карары әле суд үткәнче чыгарылган була!
Өлкән руханилар һәм Югары киңәшмәнең башка әгъзалары законсыз җыелудан тыш әле Гайсәгә каршы ялган шаһитлек бирәчәк шаһитләрне эзли. Күп кенә шаһит табылса да, аларның шаһитлекләре бер-берсенә туры килми. Ахыр чиктә, ике кеше килә дә болай ди: «Без аның: „Мин кеше кулы белән салынган бу гыйбадәтханәне җимерәчәкмен һәм өч көндә башкасын төзиячәкмен. Ул кеше кулы белән төзелмәс“,— дип әйткәнен ишеттек» (Марк 14:58). Әмма хәтта бу кешеләрнең сүзләре дә бер-берсенә туры килми.
«Җавапка бернәрсә дә әйтмисеңме? — дип сорый аңардан Каяфәс.— Аларның сиңа каршы шаһитлек биргәннәренә нәрсә әйтерсең?» (Марк 14:60). Әмма сүзләре бер-берсенә туры килмәгән бу шаһитләрнең ялган гаепләүләренә Гайсә бер сүз дә әйтми. Шуңа күрә баш рухани Каяфәс башкача эш итәргә була.
Берәрсенең үзен Аллаһы Улы дип атавы яһүдләргә аеруча ошамый, һәм Каяфәс моны белә. Элегрәк, Гайсә Аллаһыны үз Атасы дип атагач, яһүдләр, ул үзен «Аллаһыга тиңли» дип уйлап, аны үтермәкче иделәр (Яхъя 5:17, 18; 10:31—39). Моны исәптә тотып, Каяфәс хәйләләп: «Тере Аллаһы белән ант ит һәм әйт безгә: Аллаһы Улы Мәсих — синме?» — дип сорый (Маттай 26:63). Гайсә үзен Аллаһы Улы дип атаган иде инде (Яхъя 3:18; 5:25; 11:4). Ул бу очракта дәшми калса, алар ул үзен Аллаһы Улы һәм Мәсих дип санамый дип уйлар. Шуңа күрә Гайсә: «Әйе, мин. Һәм сез Адәм Улының кодрәтле Затның уң ягында утыруын һәм күк болытлары белән килүен күрерсез»,— ди (Марк 14:62).
Шунда Каяфәс кыланып үз киемен ертып җибәрә һәм болай ди: «Ул көфер сүз сөйли! Нәрсәгә безгә тагын шаһитләр? Менә сез үзегез бу көфер сүзләрне ишеттегез. Нәрсә диярсез?» Югары киңәшмә: «Ул үләргә тиеш»,— дигән гаделсез карар чыгара (Маттай 26:65, 66).
Шуннан соң алар Гайсәдән мыскыллап көлә башлый һәм йодрыклары белән китереп суга. Башкалар аны яңаклый һәм йөзенә төкерә. Аннары аның битен каплап, йөзенә сугалар һәм: «Соң, пәйгамбәр, әйт: кем сиңа сукты?» — дип мыскыллыйлар (Лүк 22:64). Төнге суд вакытында Гайсә менә шундый кимсетүче, гаделсез мөгамәлә кичерә!
-
-
Петер Гайсәдән ваз кичәГайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
-
-
ЙӨЗ ЕГЕРМЕ АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК
Петер Гайсәдән ваз кичә
МАТТАЙ 26:69—75 МАРК 14:66—72 ЛҮК 22:54—62 ЯХЪЯ 18:15—18, 25—27
ПЕТЕР КАЯФӘС ЙОРТЫНДА ГАЙСӘДӘН ВАЗ КИЧӘ
Гайсә Гитсимән бакчасында кулга алынгач, рәсүлләр куркуларыннан аны ташлап, качып китә. Әмма ике рәсүл — Петер «һәм тагын бер шәкерт», күрәсең, рәсүл Яхъя — туктый да кире кайтырга була (Яхъя 18:15; 19:35; 21:24). Бәлки, алар Гайсәне кешеләр аны Һаннас янына алып барганда куып җитәдер. Һаннас Гайсәне баш рухани Каяфәскә җибәргәч, Петер белән Яхъя кешеләрдән арттарак калып аларга ияреп бара. Бер яктан алар үз тормышлары өчен курка, ә икенче яктан Хуҗалары өчен борчыла.
Баш рухани белән таныш булганга, Яхъя Каяфәс йортының ишегалдына керә. Петер исә капка артында басып кала. Аннары Яхъя кире килеп, капка саклаучы хезмәтче кыз белән сөйләшеп ала да Петерне эчкә алып керә.
Төнлә салкын булганга, ишегалдындагы кешеләр учак ягып җибәрә. Петер җылыныр өчен алар белән утыра. Ул судның нәрсә белән тәмамланачагын белергә тели (Маттай 26:58). Учак яктысында Петергә керергә рөхсәт иткән теге хезмәтче кыз аңа текәлеп карый да: «Син дә бу кешенең шәкерте түгелме соң?» — дип сорый (Яхъя 18:17). Петерне башкалар да танып ала һәм ул Гайсә белән бергә булган дип әйтә (Маттай 26:69, 71—73; Марк 14:70).
Бу сүзләрдән Петер куркуга төшә. Кешеләрнең күзләренә чалынмас өчен, ул капкага таба китә. Петер Гайсә белән таныш булуын инкяр итә. «Мин аны белмим һәм синең нәрсә хакында сөйләгәнеңне аңламыйм»,— дип әйтә ул (Марк 14:67, 68). Ул шулай ук: «Сүзләрем дөрес булмаса, мине каһәр суксын»,— ди (Маттай 26:74).
Ул арада суд дәвам итә һәм, күрәсең, Каяфәс йортының ишегалдыннан югарырак торган өлешендә үтә. Аста ишегалдында көтеп торучы Петер һәм башкалар шаһитлек бирү өчен китерелгән кешеләрнең кереп чыгып йөрүләрен күзәтеп торалар.
Петерне Гәлиләя сөйләше аркасында ялганлый дип уйлыйлар. Андагы кешеләр арасында Малхусның (Петер аның колагын чабып өзгән иде) туганы да бар. Ул Петергә: «Мин сине аның белән бергә бакчада күрдем түгелме соң?» — дигәч, тегесе Гайсәдән өченче тапкыр ваз кичә, һәм шунда әтәч кычкыра (Яхъя 13:38; 18:26, 27).
Шул мизгелдә Гайсә, күрәсең, балконнан ишегалдына карап торганда, борылып Петергә күз ташлый. Бу Петернең үзәгенә үтеп керә. Ул Гайсәнең берничә сәгать элек кенә өске бүлмәдә әйткән сүзләрен исенә төшерә. Үзенең ни кылганын аңлагач, Петернең нәрсә хис иткәнен күз алдына китереп кенә карагыз! Ул чыга да кайгыдан елап җибәрә (Лүк 22:61, 62).
Ни өчен Петер алай эшләгән соң? Ничек инде ул, үзенең рухи яктан нык булуына бер дә шикләнмәгән кеше, үз Хуҗасыннан ваз кичә алган? Судта дөресне ялган итеп, ә Гайсәне явыз җинаятьче итеп күрсәтәләр. Петер гаепсез кешене яклый алыр иде, ә ул «мәңгелек тормыш сүзләре» булган Аллаһы Улын кире кага (Яхъя 6:68).
Петернең аяныч тәҗрибәсеннән күренгәнчә, хәтта иманы нык һәм тугры кеше дә, сынауларга һәм эзәрлекләүләргә әзер булмаса, аек карашны югалтырга мөмкин. Петер белән булган хәл Аллаһының барлык хезмәтчеләре өчен мөһим сабак булып торсын!
-