-
Башта Югары киңәшмә, аннары Пилат каршындаГайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
-
-
ЙӨЗ ЕГЕРМЕ ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК
Башта Югары киңәшмә, аннары Пилат каршында
МАТТАЙ 27:1—11 МАРК 15:1 ЛҮК 22:66—23:3 ЯХЪЯ 18:28—35
ИРТӘН ЮГАРЫ КИҢӘШМӘ АЛДЫНДА ХӨКЕМ ИТЕЛҮ
ЯҺҮД ИСКАРИОТ АСЫЛЫНЫП ҮЛМӘКЧЕ БУЛА
ГАЙСӘНЕ ПИЛАТ ЯНЫНА ХӨКЕМ ИТӘРГӘ АЛЫП БАРАЛАР
Төн тәмамланып бара. Петер Гайсәдән өченче тапкыр ваз кичкән. Югары киңәшмә әгъзалары, үз «судларын» тәмамлап, инде таралган. Әмма җомга, таң ату белән, алар, күрәсең, төнлә үткән «судка» закон төсмере кертергә теләп, кабат җыела. Алар алдына Гайсәне китерәләр.
Судта Гайсәгә кабат: «Мәсих булсаң, әйт моны безгә»,— диләр. «Әйтсәм дә, һич тә ышанмас идегез,— дип әйтә Гайсә.— Сорасам да, җавап бирмәс идегез». Аннары ул кыю гына үзенең Даниял 7:13 тә әйтелгән «адәм улы» булуын әйтеп бирә. Ул болай ди: «Хәзер Адәм Улы кодрәтле Аллаһының уң ягында утырачак» (Лүк 22:67—69; Маттай 26:63).
«Димәк, син Аллаһы Улы?» — дип сорый җыелган кешеләр. Гайсә болай ди: «Сез үзегез мине Аллаһы Улы дисез». Гайсәне Аллаһыга каршы көфер сүз әйтүдә гаепләп үтерергә җыенган бу кешеләргә нәкъ шундый җавап кирәк иде дә. «Безгә тагын нинди шаһитлек кирәк?» — дип сорый алар (Лүк 22:70, 71; Марк 14:64). Алар Гайсәне бәйләп чыгаралар һәм Рим идарәчесе Понти Пилатка алып китәләр.
Мөгаен, Яһүд Искариот Гайсәне Пилат янына алып баруларын күреп торадыр. Гайсәнең хөкем ителгәнен күргәч, аны вөҗданы газаплый башлый. Әмма Аллаһыга мөрәҗәгать итеп тәүбә итәр урынына, ул барып 30 көмеш тәңкәне кире кайтармакчы була. Яһүд өлкән руханиларга: «Гаепсез кешене сатып, мин гөнаһ кылдым»,— дип әйтә. Ләкин алар аңа ваемсыз гына: «Безгә ни, ул синең эшең»,— диләр (Маттай 27:4).
Шунда Яһүд шул 30 көмеш тәңкәне гыйбадәтханәдә ташлап калдыра. Аннары ул үз гөнаһларына өстәп тагын бер гөнаһ кыла: үз-үзенә кул салмакчы була. Әмма, күрәсең, агачта асылынып үләргә ниятләгәндә, бавы бәйләнгән ботак сынып төшә. Яһүд ташлар өстенә егылып төшә, һәм аның эче ярыла (Рәсүлләр 1:17, 18).
Әле иртәнге сәгатьләр. Гайсәне Понти Пилат сараена китерәләр. Әмма аны анда алып барган яһүдләр идарәче сараена керми. Алар мәҗүси йортына керү үзләрен мәсхәрәләячәк дип ышана. Шулчак алар 15 нисан көнне, Пасах бәйрәменең өлеше булып саналган Төче икмәк бәйрәменең беренче көнендә ризыктан авыз итә алмас.
Пилат үзе алар янына чыга һәм: «Сез бу кешене нәрсәдә гаеплисез?» — дип сорый. «Ул җинаятьче булмаса, аны сиңа тотып китермәгән булыр идек»,— дип җавап бирә алар. Пилатка алар үзенә басым ясый кебек тоеладыр, шуңа күрә ул: «Аны алыгыз да үз кануныгыз буенча хөкем итегез»,— ди. Яһүдләр исә: «Безгә беркемне дә үтерергә рөхсәт ителми»,— диеп, Гайсәне үтерергә ниятләнгәннәрен күрсәтәләр (Яхъя 18:29—31).
Алар Гайсәне Пасах бәйрәме вакытында үтерсәләр, бу чуалышка китерер иде, чөнки күп кенә кеше аны тирән хөрмәт итә. Римлыларның хөкүмәткә каршы җинаять кылган кешеләрне җәзаларга вәкаләте бар. Яһүдләр аларны Гайсәнең гаепле булуында ышандырып һәм моның аркасында аны үтерергә этәреп, үзләре халык алдында чиста булып калырга өметләнә.
Дини җитәкчеләр Гайсәне Аллаһыга каршы көфер сүз әйтүдә гаепләгәннәрен искә алмыйча, аны башка нәрсәдә гаепли башлый. Аларның гаепләүләре өч өлештән тора: «Без бу кешене [1] халкыбызны юлдан яздыручы дип таптык. [2] Ул кайсарга салым түләүне тыя һәм [3] үзен Мәсих, патша дип атый» (Лүк 23:2).
Рим хакимлегенең вәкиле буларак, Пилат Гайсәнең үзен патша дип атаганы аркасында борчыла. Шунлыктан ул кире сарай эченә керә дә, Гайсәне чакыртып, аңардан: «Яһүдләрнең Патшасы синме?» — дип сорый. Пилатның соравы болайрак яңгырый: «Син, кайсарга каршы чыгып һәм үзеңне патша дип атап, законны боздыңмы?» Гайсәнең Пилатка үзе турында күпме сөйләгәннәрен беләсе килә. Шуңа күрә Гайсә аңардан: «Үзең шулай дип уйлыйсыңмы яки минем хакта сиңа башкалар сөйләдеме?» — дип сорый (Яхъя 18:33, 34).
Пилат: «Әллә мин яһүдме? — дип җавап бирә.— Миңа сине үз халкың һәм өлкән руханилар тапшырды. Син нәрсә эшләдең?» (Яхъя 18:35). Шулай итеп ул Гайсә турында белмәгәнен, әмма беләсе килгәнен күрсәтә.
Гайсә патшалык турындагы төп сораудан качмый. Аның җавабы Пилатны, һичшиксез, шаккатыра.
-
-
Пилат та, Һируд та Гайсәне гаепсез дип табаГайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
-
-
ЙӨЗ ЕГЕРМЕ СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК
Пилат та, Һируд та Гайсәне гаепсез дип таба
МАТТАЙ 27:12—14, 18, 19 МАРК 15:2—5 ЛҮК 23:4—16 ЯХЪЯ 18:36—38
ПИЛАТ ҺӘМ ҺИРУД ГАЙСӘНЕ СОРАШТЫРА
Гайсә Пилаттан үзенең патша булуын яшерми. Шул ук вакыт аның Патшалыгы Рим империясенә берничек тә янамый. «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел,— ди Гайсә.— Әгәр Патшалыгым бу дөньяныкы булса, хезмәтчеләрем мине яһүдләргә бирмәс өчен көрәшкән булырлар иде. Әмма минем Патшалыгым моннан түгел шул» (Яхъя 18:36). Шулай итеп, Гайсәнең Патшалыгы бар, әмма ул бу дөньядан түгел.
Пилат Гайсәнең сүзләреннән аның патша булуын аңлый. Шулай да ул кабат: «Димәк, син — патша?» — дип сорый. Гайсә Пилатка, аның дөрес нәтиҗәгә килгәнен күрсәтеп, болай дип җавап бирә: «Син үзең мине патша дисең. Мин хакыйкать турында шаһитлек бирер өчен тудым һәм шуның өчен дөньяга килдем. Хакыйкать ягында торучы һәркем минем тавышымны тыңлый» (Яхъя 18:37).
Моңарчы Гайсә Томаска: «Мин — юл, хакыйкать һәм тормыш»,— дип әйткән иде. Аның Пилатка әйтелгән сүзләреннән күренгәнчә, Гайсә җиргә «хакыйкать», аеруча Патшалык хакындагы хакыйкать, турында шаһитлек бирер өчен килгән. Гайсә бу хакыйкатькә тугры булырга, аның хакына хәтта үз гомерен бирергә әзер. Пилат: «Нәрсә ул хакыйкать?» — дип сорый, әмма Гайсәнең аңлатканын көтеп тормый. Хөкем чыгарыр өчен, ул инде җитәрлек ишеткән (Яхъя 14:6; 18:38).
Пилат патша сарае кырыенда көтеп торучы кешеләр янына чыга. Күрәсең, аның янында Гайсә дә басып тора. Шунда Пилат өлкән руханилар белән халыкка: «Мин бу кешене гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим»,— дип әйтә. Моны ишеткәч, кешеләрнең ачуы чыга, һәм алар: «Ул бөтен Яһүдиядә өйрәтеп, халыкны котырта. Башта Гәлиләядә булган, ә хәзер хәтта монда килгән»,— диеп, үз сүзләрендә нык тора (Лүк 23:4, 5).
Яһүдләрнең фанатизмы һәм үзләрен акылсыз тотышлары Пилатны бик нык гаҗәпләндерәдер. Өлкән руханилар белән өлкәннәр кычкырып торганда, ул Гайсәдән: «Сиңа каршы шулкадәр күп шаһитлек бирәләр, әллә ишетмисеңме?» — дип сорый (Маттай 27:13). Әмма Гайсә дәшми. Каты гаепләүләргә карамастан, ул тыныч кына басып тора. Пилатның моңа исе китә.
Яһүдләрнең сүзләреннән күренгәнчә, Гайсә «башта Гәлиләядә булган». Гайсәнең гәлиләяле икәнен белгәч, Пилат аны хөкем итү җаваплылыгыннан качу юлын таба. Гәлиләя идарәчесе Һируд Антипа (Бөек Һирудның улы) Иерусалимга Пасах бәйрәмен үткәрергә килгән була. Шуңа күрә Пилат Гайсәне аның янына җибәрә. Моңа кадәр Һируд Антипа Чумдыручы Яхъяның башын чабарга әмер биргән булган. Соңрак, Гайсәнең могҗизалар кылганы турында ишеткәч, Һируд, аны үледән терелгән Яхъя дип санаганга, куркуга төшкән (Лүк 9:7—9).
Гайсә белән күрешәчәген белгәч, Һируд шатланып куя. Ни өчен? Аның максаты — Гайсәгә ярдәм итү я аны дөрес гаеплиләрме, юкмы икәнен белү түгел. Аның Гайсәне күрәсе генә килә, һәм ул «Гайсә аңа нинди дә булса могҗиза күрсәтер дип өметләнә» (Лүк 23:8). Әмма Гайсә Һирудның өметләрен акламый. Һируд сораулар бирсә дә, Гайсә бер сүз дәшми. Өмете өзелгән «Һируд һәм аның гаскәриләре Гайсәне кимсетә» башлый (Лүк 23:11). Алар аны купшы киемнәргә киендереп, аңардан мыскыллап көлә, шуннан соң Һируд аны кире Пилат янына җибәрә. Нәтиҗәдә, элек дошман булган Һируд белән Пилат хәзер якын дуслар булып китә.
Гайсәне кире китергәч, Пилат өлкән руханиларны, яһүдләрнең җитәкчеләрен һәм халыкны бергә җыя да болай ди: «Мин сезнең алда аңардан сорау алдым, ләкин аны сез әйткән гаепләрнең берсендә дә гаепле дип тапмадым. Һируд та аңарда бер гаеп тә тапмады, чөнки аны кире безгә җибәрде. Шулай итеп, ул үлем җәзасы бирерлек һичнәрсә эшләмәгән. Шуңа күрә мин аны, җәзалаганнан соң, азат итәрмен» (Лүк 23:14—16).
Пилатның Гайсәне азат итәсе килә, чөнки ул руханиларның Гайсәне үзенә көнчелек аркасында тапшырганын белә. Моның өчен тагын бер сәбәп бар. Хөкем итү урынында утырганда, аның хатыны: «Бу тәкъва кешегә каршы бернәрсә дә эшләмә, чөнки бүген төшемдә [күрәсең, төш Аллаһыдан булган] аның аркасында бик нык газапландым»,— дигән хәбәр җибәрә (Маттай 27:19).
Әмма Пилат бу гаепсез кешене азат итә алырмы?
-
-
«Менә ул кеше!»Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
-
-
ЙӨЗ ЕГЕРМЕ ТУГЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК
«Менә ул кеше!»
МАТТАЙ 27:15—17, 20—30 МАРК 15:6—19 ЛҮК 23:18—25 ЯХЪЯ 18:39—19:5
ПИЛАТ ГАЙСӘНЕ АЗАТ ИТӘРГӘ ТЫРЫША
ЯҺҮДЛӘР БАРАБНЫ АЗАТ ИТҮЕН СОРЫЙ
ГАЙСӘДӘН МЫСКЫЛЛАП КӨЛӘЛӘР ҺӘМ АНЫ КИМСЕТӘЛӘР
Пилат халыкка: «Мин... аны сез әйткән гаепләрнең берсендә дә гаепле дип тапмадым. Һируд та аңарда бер гаеп тә тапмады»,— дип әйткән иде (Лүк 23:14, 15). Гайсәне азат итмәкче булып, Пилат башка ысулны куллана. «Сезнең йолагыз буенча,— дип әйтә ул,— мин Пасах бәйрәме уңаеннан сезгә бер кешене азат итәргә тиеш. Сезгә яһүдләр Патшасын азат итимме?» (Яхъя 18:39).
Пилат, төрмәдә Бараб исемле карак, фетнәче һәм кеше үтерүченең утырганын белгәнгә, халыктан: «Сезгә кемне азат итим: Барабнымы, әллә Мәсих дип аталган Гайсәнеме?» — дип сорый. Өлкән руханилар халыкны котыртып торганга, кешеләр Гайсәне түгел, ә Барабны азат итәргә сорый. Пилат кабат: «Бу ике кешенең кайсысын сезгә азат итим?» — дип сорагач, халык: «Барабны»,— дип кычкыра (Маттай 27:17, 21).
«Алайса, Мәсих дип аталган Гайсә белән нәрсә эшлим?» — дип аптырап кала Пилат. «Аны баганага кадакла!» — дип кычкыра каты тавыш белән халык (Маттай 27:22). Уйлап кына карагыз, алар гаепсез кешене үлемгә тапшырырга сорый! Пилат Гайсәне яклый: «Ник? Ул нинди явызлык эшләгән соң? Мин аңарда үлем җәзасы бирерлек һичнәрсә тапмадым, шуңа күрә мин аны, җәзалаганнан соң, азат итәрмен» (Лүк 23:22).
Аның тырышлыкларына карамастан, ярсыган халык төркеме бертавыштан: «Аны баганага кадакла!» — дип кычкыра (Маттай 27:23). Дини җитәкчеләр аркасында котырынган халык кан түгелүен тели! Алар берәр җинаятьченең я кеше үтерүченең канын түгел, ә нибары биш көн элек Иерусалимда Патша булып каршы алынган гаепсез кешенең канын түкмәкче була! Халык арасында Гайсә шәкертләре булса да, алар дәшми тора һәм башкаларның игътибарын җәлеп итмәскә тырыша.
Пилат үз тырышлыкларының юкка булуын һәм, киресенчә, шау-шуның күтәрелә барганын күреп, су ала да халык алдында кулларын юа. Аннары ул аларга: «Бу кешенең канында минем гаебем юк, үзегез карагыз»,— ди. Ләкин халык тынычланмый. «Аның каны безнең һәм безнең балаларыбыз өстендә булсын»,— дип әйтә алар (Маттай 27:24, 25).
Рим идарәчесе, дөрес булганны эшлисе килсә дә, күбрәк халыкның күңелен яуларга тели. Шуңа күрә, халыкның таләпләрен үтәп, Пилат Барабны азат итә. Шуннан соң ул Гайсәне киемнәрен салдырып камчыларга куша.
Кыйнап җәфалаганнан соң, Гайсәне кабат идарәче сараена алып китәләр. Гаскәриләр төркеме бергә җыелып кабат аны кимсетә. Алар чәнечкеле үсемлектән таҗ үреп Гайсәнең башына кидерә. Аның уң кулына таяк тоттыралар һәм патшалар киеп йөргән кием кидерәләр. Алар: «Исәнме, яһүдләр Патшасы!» — диеп, аңардан мыскыллап көлә (Маттай 27:28, 29). Алар аңа төкерә һәм аны яңаклый. Кулыннан таякны тартып алып, алар аның башына суга, һәм чәнечкеле үсемлектән үрелгән хурлыклы «таҗның» очлы чәнечкеләре Гайсәнең башына тагы да тирәнрәк кадала.
Моның барысына карамастан, Гайсә бирешми һәм үз абруен төшерми. Бу Пилатка шулкадәр тәэсир итә ки, ул аны азат итәр өчен тагын бер адым ясап, халыкка болай ди: «Менә мин аны гаепләрлек бер сәбәп тә күрмим. Сез моны белсен өчен, аны сезнең янга чыгарам». Пилат кыйналган һәм җәрәхәтләнгән Гайсәне күрү аларның йөрәкләрен йомшартыр дип өметләнәдер. Гайсә каты күңелле халык төркеме алдында басып торганда, Пилат: «Менә ул кеше!» — дип әйтә (Яхъя 19:4, 5).
Кыйналган һәм җәрәхәтләнгән булуына карамастан, Гайсә үзен тыныч тота һәм аның тотышы хөрмәткә лаек. Хәтта Пилат та моны таный, чөнки аның сүзләрендә хөрмәт тә, кызгану да чагыла.
-
-
Гайсәне үлемгә тапшыраларГайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
-
-
ЙӨЗ УТЫЗЫНЧЫ БҮЛЕК
Гайсәне үлемгә тапшыралар
МАТТАЙ 27:31, 32 МАРК 15:20, 21 ЛҮК 23:24—31 ЯХЪЯ 19:6—17
ПИЛАТ ГАЙСӘНЕ АЗАТ ИТМӘКЧЕ БУЛА
ГАЙСӘНЕ ХӨКЕМ ИТЕП, ҮЛЕМГӘ ТАПШЫРАЛАР
Гайсәне мәрхәмәтсез рәвештә кимсеткәннәр, аңардан мыскыллап көлгәннәр. Әмма Пилат аны азат итәргә тырышса да, өлкән руханилар һәм аларның җинаятьтәшләре бирешми. Алар үз явыз ниятләрен тормышка ашырырга тәвәккәл. Шуңа күрә алар: «Аны баганага кадакла! Аны баганага кадакла!» — дип кычкыра да кычкыра. «Аны алыгыз да үзегез кадаклагыз,— дип әйтә Пилат,— чөнки мин аңарда бернинди гаеп тапмыйм» (Яхъя 19:6).
Яһүдләр, Гайсәне үлемгә хөкем итәр өчен, Пилатны сәяси сәбәпләр китереп ышандыра алмаганнар. Хәзер алар дини сәбәпләр китерә башлый. Гайсәне Югары киңәшмә алдында хөкем иткәндә көфер сүз әйтүдә гаепләгәннәр иде, һәм хәзер алар аны шул ук нәрсәдә гаепли. «Безнең кануныбыз бар,— ди алар,— һәм канун буенча ул үләргә тиеш, чөнки ул үзен Аллаһы улы дип атый» (Яхъя 19:7). Мондый гаепләүне Пилатның әле ишеткәне булмаган.
Ул үз сараена кереп хатыны төшендә күргән һәм кырыс мөгамәләгә дучар булган Гайсәне азат итәр өчен мөмкинлек эзли (Маттай 27:19). Яһүдләр аны үзен «Аллаһы Улы» дип атавында гаепли. Бу нинди гаепләү тагын? Пилат Гайсәнең Гәлиләядән икәнен белә (Лүк 23:5—7). Ә, бәлки, ул моңа кадәр күктә яшәгәндер һәм берәр илаһи зат булгандыр? Моны белергә теләп, ул Гайсәдән: «Син кайдан?» — дип сорый (Яхъя 19:9).
Гайсә дәшми. Моңа кадәр ул Пилатка үзенең Патша булуы һәм Патшалыгы бу дөньяныкы түгел икәнен инде сөйләп биргән иде. Пилатка башка аңлатмалар бирү файдасыз. Ләкин Гайсәнең дәшми торуы Пилатның горурлыгына китереп суга. «Минем белән сөйләшмисеңме? — дип әйтә ул, ачуы чыгып.— Сине азат итәргә дә, баганага кадаклап үтерергә дә хокукым барлыгын әллә белмисеңме?» (Яхъя 19:10).
«Сиңа югарыдан бирелгән булмаса, минем өстән һичбер хакимлегең булмас иде,— ди Гайсә.— Шуңа күрә мине сиңа тапшырган кешенең гөнаһы синекеннән зуррак» (Яхъя 19:11). Гайсә билгеле бер кешене күздә тотмый. Каяфәс, аның җинаятьтәшләре һәм Яһүд Искариот Пилатка караганда күпкә гаеплерәк дип әйтәсе килә Гайсәнең.
Гайсәнең үз-үзен тотышы һәм сүзләре Пилатны бик гаҗәпләндерә. Пилат, бәлки, ул Аллаһыдандыр дигән фикер аркасында куркуга төшә һәм шуңа күрә тагын бер тапкыр аны азат итеп карый. Әмма яһүдләрнең сүзләре аны күбрәк куркыта. «Аны азат итсәң,— дип яный алар,— син кайсарга дус түгел. Үз-үзен патша итүче һәркем кайсарга каршы чыга» (Яхъя 19:12).
Пилат кабат Гайсәне халык алдына чыгара һәм хөкем итү урынына утырып: «Менә сезнең патшагыз!» — ди. Әмма яһүдләр тынычланмый. «Үтер аны! Үтер! — дип кычкыра алар.— Аны баганага кадакла!» «Патшагызны кадаклыйммы?» — дип сорый Пилат. Яһүдләр инде озак вакыт Рим хакимлеге астында газапланып яши. Әмма өлкән руханилар, һич икеләнмичә: «Кайсардан башка патшабыз юк»,— диләр (Яхъя 19:14, 15).
Яһүдләрнең бертуктаусыз явып торган гаепләүләренә бирешеп, Пилат Гайсәне алар кулына тапшыра. Гаскәриләр аның кызгылт-шәмәхә төстәге киемен салдырып, үзенең өске киемнәрен кидерәләр. Гайсәне үтерергә алып барганда, аны үзенең җәфалану баганасын күтәреп барырга мәҗбүр итәләр.
Җомга, 14 нисан көненең урталары якынлаша. Гайсә пәнҗешәмбе иртәсеннән бирле йокламаган һәм бик күп газап кичергән. Багананы күтәреп барганда, аның көче бетә. Шунда бер кешегә — Африкадагы Кирини шәһәреннән Шимунга Гайсәнең җәфалану баганасын җәзалау урынына күтәреп барырга кушалар. Аларга күп кенә кеше иярә, кайберәүләр кайгырып, күкрәкләренә суга-суга һәм елый-елый бара.
Хатын-кызларга таба борылып, Гайсә болай ди: «Иерусалим кызлары, минем өчен еламагыз, туктагыз, үзегез һәм балаларыгыз өчен елагыз, чөнки кешеләр: „Балага узмаган, бала тудырмаган һәм бала имезмәгән хатын-кызлар бәхетле!“ — дип әйтәчәк көннәр килер. Шунда кешеләр тауларга: „Безнең өскә авып, безне каплагыз!“ һәм калкулыкларга: „Безне каплагыз!“ — дип әйтә башлар. Яшел агач белән шулай эшлиләр икән, ул корыгач нәрсә булыр?» (Лүк 23:28—31).
Гайсә яһүд халкын күздә тота. Ул үлеп баручы, әмма әле яшел булган агачка охшаш, чөнки Гайсә әле бу халык белән бергә, һәм алар арасында аңа ышанучы кешеләр бар. Ләкин Гайсә үлгәч һәм аның шәкертләре яһүд динен калдыргач, халык, үле агач шикелле, рухи яктан корыган булачак. Рим армиясе, Аллаһы хөкемнәрен үтәп, яһүд халкын тар-мар итәр өчен килгәч, чыннан да елау вакыты җитәчәк!
-
-
Гаепсез патша баганада җәфаланаГайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
-
-
ЙӨЗ УТЫЗ БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК
Гаепсез патша баганада җәфалана
МАТТАЙ 27:33—44 МАРК 15:22—32 ЛҮК 23:32—43 ЯХЪЯ 19:17—24
ГАЙСӘНЕ ҖӘФАЛАНУ БАГАНАСЫНА КАДАКЛАП КУЯЛАР
КЕШЕЛӘР ГАЙСӘДӘН АНЫҢ БАШЫ ӨСТЕНДӘГЕ ЯЗУ АРКАСЫНДА КӨЛӘ БАШЛЫЙ
ГАЙСӘ ҖИРДӘГЕ ОҖМАХТА ЯШӘҮ ӨМЕТЕ ТУРЫНДА ӘЙТӘ
Гайсәне шәһәр янында урнашкан бер җиргә алып баралар. Ерактан күреп булган һәм Голгофа, ягъни Баш сөяге, дип аталган шул урында аны ике җинаятьче белән бергә җәзалаячаклар (Марк 15:40).
Аларның өчесенең дә киемнәрен салдыралар һәм миңгерәүләтүче мирра белән ачы нәрсә кушылган шәраб бирәләр. Бу эчемлекне, күрәсең, Иерусалим хатыннары әзерләгән, һәм римлылар җәзалап үтерелергә тиешле кешеләргә авыртуны киметә торган шул эчемлекне бирергә рөхсәт итәләр. Ләкин авыз итеп карагач, Гайсә эчмәскә була. Ни өчен? Күрәсең, шундый зур сынау аша үткәндә, аның бар яктан да аек һәм үлеменә кадәр тугры булып каласы килә.
Гайсәне баганага сузып салалар (Марк 15:25). Шуннан соң гаскәриләр зур кадаклар алып, аның кулларын да, аякларын да баганага кадаклыйлар. Кадаклар тән һәм сеңерләр аша үткәндә, Гайсә көчле авырту кичерә. Багананы бастырып куйгач, тән авырлыгы аркасында җәрәхәтләр ертыла һәм авырту тагы да көчәя. Шулай да Гайсә гаскәриләргә янамый, ә алар хакына хәтта дога кыла: «Әти, кичер аларны, чөнки нәрсә эшләгәннәрен белмиләр» (Лүк 23:34).
Гадәттә, римлылар хөкем ителгән җинаятьченең нинди җинаять кылганын күрсәтүче язу урнаштыра. Бу юлы Пилат: «Яһүдләр Патшасы насаралы Гайсә»,— дип язып куя. Язуны барысы да укый алсын өчен, ул өч телдә — еврей, латин һәм грек телләрендә язылган була. Шулай эшләп, Пилат Гайсәне үтерергә ниятләгән яһүдләрне нәфрәт иткәнен күрсәтә. Моның аркасында борчылган өлкән руханилар: «„Яһүдләр Патшасы“ дип түгел, ә ул әйткәнчә, „Мин яһүдләр Патшасы“ дип яз»,— диләр. Әмма аларның үзен курчак итеп уйнатуларыннан туйган Пилат: «Нәрсә яздым, шуны яздым инде»,— дип әйтеп куя (Яхъя 19:19—22).
Руханилар элек Югары киңәшмәдә яңгыраган ялган шаһитлекне кабатлыйлар. Шуңа күрә шул урын яныннан үткән кешеләр Гайсәне мыскыллап башларын чайкый һәм болай дип яманлый: «Әй син, гыйбадәтханәне җимереп өч көндә аны төзергә җыенучы, коткар үзеңне — төш җәфалану баганасыннан». Ә өлкән руханилар белән канунчылар бер-берсенә: «Мәсихнең — Исраил Патшасының — җәфалану баганасыннан төшүен күрсәк, аңа иман итәрбез»,— дип әйтә (Марк 15:29—32). Хәтта Гайсәнең сул һәм уң ягында булган юлбасарлар да, аның бердәнбер гаепсез кеше булуына карамастан, аңа каршы хурлыклы сүзләр әйтә.
Дүрт Рим гаскәрие дә Гайсәдән көлә. Күрәсең, ачыган шәрабны эчкәч, алар аны Гайсәгә биргәндәй кылана, әмма ул үрелеп эчә алмый. Аның баш өстендәге язуга ишарәләп, алар: «Яһүдләр Патшасы булсаң, коткар үзеңне»,— диләр (Лүк 23:36, 37). Уйлап кына карагыз, юл, хакыйкать һәм тормыш булып торган кеше нахакка шушы мыскыллауларны кичерә! Шулай да ул үзенә карап торучы яһүдләрне дә, үзеннән мыскыллап көлүче Рим гаскәриләрен дә, якындагы ике җинаятьчене дә хурламый.
Дүрт гаскәри Гайсәнең өс киемен ала да дүрт өлешкә бүлә. Шуннан соң, нинди өлеш кемнеке буласын билгеләр өчен, жирәбә сала. Гайсәнең эчке киеме югары сыйфатлы, «җөйсез, бербөтен тукымадан» булганга, гаскәриләр: «Моны ертмыйк, ә жирәбә салыйк, кемгә чыгар икән»,— диешә. Шулай итеп алар Язмадагы: «Алар өс киемемне бүлешә, киемем өчен жирәбә сала»,— дигән сүзләрне үти (Яхъя 19:23, 24; Зәбур 22:18).
Вакыт узу белән җинаятьчеләрнең берсе Гайсәнең чыннан да патша булуын аңлый башлый. Ул икенче җинаятьчене болай дип шелтәли: «Син нәрсә, әллә Аллаһыдан бер дә курыкмыйсыңмы? Син дә бит шундый ук җәзага дучар. Безне гадел хөкем иттеләр, чөнки кылган эшләребезгә карап тиешлесен алдык, ә бу кеше һичбер начарлык кылмады». Шуннан соң ул Гайсәдән: «Үз Патшалыгыңа килгәч, мине исеңә төшер»,— дип үтенә (Лүк 23:40—42).
Гайсә аңа: «Хак сүз әйтәм сиңа бүген: син минем белән бергә оҗмахта булачаксың»,— дип җавап кайтара (Лүк 23:43). Шулай итеп, ул аңа Патшалыкта түгел, ә оҗмахта булачак дигән вәгъдә бирә. Бу вәгъдә Гайсәнең үз рәсүлләренә алар үзе белән бергә Патшалыкта тәхетләрдә утырачаклар дигән вәгъдәсеннән аерылып тора (Маттай 19:28; Лүк 22:29, 30). Шулай да бу җинаятьче Йәһвәнең Адәм белән Хаува һәм аларның токымнары өчен урнаштырган оҗмах турында ишеткәндер. Шуңа күрә хәзер ул үлсә дә, шул өмет белән үләчәк.
-
-
«Бу кеше чыннан да Аллаһы Улы булган»Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
-
-
ЙӨЗ УТЫЗ ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
«Бу кеше чыннан да Аллаһы Улы булган»
МАТТАЙ 27:45—56 МАРК 15:33—41 ЛҮК 23:44—49 ЯХЪЯ 19:25—30
ГАЙСӘ ҖӘФАЛАНУ БАГАНАСЫНДА ҮЛӘ
ГАЙСӘ ҮЛГӘНДӘ ГАҖӘЕП ВАКЫЙГАЛАР БУЛА
Төш вакыты. «Сәгать алтылар тирәсе». Бөтен җирне сәер караңгылык каплап ала, «һәм тугызлар [ягъни көндезге өчләр] тирәсенә кадәр шулай була» (Марк 15:33). Бу кояш тотылу түгел, чөнки ул яңа ай вакытында гына була, ә хәзер Пасах, тулы ай вакыты. Өстәвенә, бу дәһшәтле караңгылык, кояш тотылу вакытында кебек, берничә минут кына түгел, ә берничә сәгать дәвам итә. Димәк, бу караңгылык Аллаһыдан!
Гайсәдән мыскыллап көлгән кешеләр бу хәл аркасында бик курыккандыр. Нәкъ шул караңгылык вакытында дүрт хатын — Гайсәнең әнисе, Салумия, Магдалалы Мәрьям һәм Кече дип аталган рәсүл Ягъкубның әнисе Мәрьям — җәфалану баганасы янына килә.
Рәсүл Яхъя да Гайсәнең кайгырып елап торучы анасы белән бергә «җәфалану баганасы янында» тора. Гайсәнең әнисе үзе тудырган һәм үстергән улының баганада җәфаланганына карап тора. Бу аның җанын «озын кылыч телгәләгәндәй» була (Яхъя 19:25; Лүк 2:35). Әмма авыр газапларына карамастан, Гайсә әнисе турында уйлый. Бар көчен җыеп, ул башы белән Яхъя ягына күрсәтә һәм әнисенә: «Әнием, хәзер ул синең улың!» — ди. Шуннан соң ул башы белән Мәрьям ягына күрсәтә һәм Яхъяга: «Менә хәзер ул синең әниең!» — ди (Яхъя 19:26, 27).
Шулай итеп Гайсә үз әнисе турында кайгыртуны үзенең яраткан рәсүленә тапшыра. Мәрьямнең калган угыллары әле Гайсәгә иман итми. Әнисе турында физик яктан да, рухи яктан да кайгыртып, Гайсә яхшы үрнәк калдырган!
Көндезге өчләр тирәсендә Гайсә: «Эчәсем килә»,— ди. Шулай итеп Язмадагы сүзләр үтәлә (Яхъя 19:28; Зәбур 22:15). Ул үз Әтисенең үзеннән яклавын алып куйганын сизә. Аллаһы моны аның сафлыгы тулысынча сыналсын өчен эшләгән. Гайсә, күрәсең, арамей теленең Гәлиләя диалектында, каты тавыш белән: «Эли́, Эли́, лама́ сабактани́?» — дип кычкыра. Бу сүзләр «Аллаһым, Аллаһым, нигә син мине калдырдың?» дигәнне аңлата. Моны ишетеп, якында торучыларның кайберләре: «Ишетәсезме, Ильясны чакыра!» — дип әйтә. Аларның берсе шунда ук йөгереп, губканы ала да ачыган шәрабка манчый. Ул аны таякка беркетә дә Гайсәгә эчәргә бирә. Әмма башкалар: «Туктагыз әле! Карыйк, Ильяс аны коткарыр өчен килер микән?» — дип әйтә (Марк 15:34—36).
Аннары Гайсә каты тавыш белән: «Тормышка ашты!» — дип әйтә (Яхъя 19:30). Әйе, ул Әтисе җирдә башкарырга кушкан бар эшне үтәп чыкты. Азакта ул: «Әти, үз рухымны синең кулыңа тапшырам»,— ди (Лүк 23:46). Моның белән Гайсә үзенең яшәү көчен Йәһвәгә тапшырганын һәм Аның үзен кире яшәүгә кайтарачак икәненә ышанганын күрсәтә. Аллаһыга тулысынча таянып, ул башын ия һәм үлә.
Шунда хәтәр җир тетрәү була, һәм кыялар ярыла. Җир тетрәү шул кадәр көчле була ки, Иерусалим читендәге төрбәләр ачыла, һәм андагы мәетләрне чыгарып ташлый. Үтеп баручы кешеләр, шул мәетләрне күргәч, «изге шәһәргә» кереп моның турында сөйләп бирә (Маттай 12:11; 27:51—53).
Гайсә үлгән мизгелне Аллаһы гыйбадәтханәсенең Изге урынын Иң изге урыныннан аерып торучы авыр чаршау өстән аска урталай ертыла. Шушы гаҗәеп могҗиза Аллаһының үз Улын үтергән кешеләргә карата ачуын белдергәнен һәм Иң изге урынга, күкнең үзенә, юл ачылганын күрсәтә (Еврейләргә 9:2, 3; 10:19, 20).
Әлбәттә, моның барысын күргәч, кешеләр куркуга төшә. Гайсә җәзаланганда сакта торган гаскәр башлыгы: «Бу кеше чыннан да Аллаһы Улы булган»,— дип әйтә (Марк 15:39). Ул, күрәсең, Гайсә Пилат каршында хөкем ителгәндә һәм аның Аллаһы Улы булуы турында сүз барганда моны ишетеп торган. Хәзер ул инде бер дә шикләнми: Гайсә — тәкъва кеше, ул чыннан да Аллаһы Улы.
Бу могҗизалы вакыйгалар башкаларга да бик нык тәэсир итә, һәм алар бик нык кайгырып һәм оятка калып, «күкрәкләренә суга-суга», өйләренә кайта (Лүк 23:48). Моның барысын Гайсә белән бергә йөргән күп кенә хатын-кызлар да читтән генә күзәтеп тора. Бу мөһим вакыйгалар аларга да бик зур йогынты ясый.
-
-
Гайсәне җирләүГайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
-
-
ЙӨЗ УТЫЗ ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
Гайсәне җирләү
МАТТАЙ 27:57—28:2 МАРК 15:42—16:4 ЛҮК 23:50—24:3 ЯХЪЯ 19:31—20:1
ГАЙСӘНЕҢ ГӘҮДӘСЕН БАГАНАДАН ТӨШЕРӘЛӘР
ГАЙСӘНЕҢ ГӘҮДӘСЕН ҖИРЛӘҮГӘ ӘЗЕРЛИЛӘР
ХАТЫН-КЫЗЛАР ТӨРБӘНЕҢ БУШ БУЛУЫН КҮРӘ
Көн кичкә авышып бара. Әле 14 нисан, җомга көне. Кояш баегач, Шимбә көне, 15 нисан башланачак. Гайсә инде үлгән, әмма теге ике җинаятьче әле исән. Канун буенча, мәетләр «төнгә баганада калмаска», ә «шул ук көнне» күмелергә тиеш (Канун 21:22, 23).
Җомга көне Әзерләнү көне дип атала, чөнки кешеләр ул көнне ризык әзерли һәм Шимбәдән соң башкару инде соң булачак бүтән ашыгыч эшләрне тәмамлап чыга. Кояш баегач, «бөек Шимбә көне» башланачак (Яхъя 19:31). 15 нисан көне җиде көнлек Төче икмәк бәйрәменең беренче көне булып тора, ә ул, атнаның нинди көне генә булмасын, һәрвакыт Шимбә көне дип санала (Левилеләр 23:5, 6). Бу юлы 15 нисан көне атнаның җиденче көненә — шимбә көненә туры килә. Бу ике Шимбә бер үк көнне булганга күрә, бу көн «бөек Шимбә» дип атала.
Яһүдләр Пилатка мөрәҗәгать итәләр һәм Гайсә белән янындагы ике җинаятьченең үлемен тизләтүен үтенәләр. Моны ничек эшләрләр? Җәзаланган кешеләрнең аяк сөякләрен сындырсалар, алар сулар өчен аяклары белән күтәрелә алмас. Шуңа күрә гаскәриләр теге ике җинаятьченең аякларын сындыра. Әмма Гайсә үле булганга, аның аякларын сындырмый. Шулай итеп Зәбур 34:20 дәге: «Ул аның бөтен сөякләрен саклый. Аларның берсе дә сынмады»,— дигән сүзләр үтәлә.
Гайсәнең үле булуына бер шик тә калмасын өчен, гаскәриләрнең берсе сөңге белән аның кабыргалары арасына, йөрәк тирәсенә чәнчи. «Аңардан шунда ук кан катыш су агып чыга» (Яхъя 19:34). Шулай итеп мондый сүзләр үтәлә: «Алар үзләре чәнчегән адәмгә карап торачак» (Зәкәрия 12:10).
Гайсә җәзаланганда анда Югары киңәшмәнең хөрмәтле әгъзасы, Аримафей шәһәреннән Йосыф исемле «бер бай кеше» дә була (Маттай 27:57). Ул «яхшы, тәкъва кеше» һәм «Аллаһы Патшалыгын көтеп яши». «Яһүдләрдән курыкканга Гайсәнең шәкерте булуын яшереп йөргән» шәкерт буларак, ул судның Гайсәгә чыгарган карарын хупламаган (Лүк 23:50; Марк 15:43; Яхъя 19:38). Хәзер, батырлык күрсәтеп, ул Пилаттан Гайсәнең гәүдәсен сорый. Пилат сакта торган гаскәр башлыгын чакырып алгач, тегесе Гайсәнең үлемен раслый. Шунда Пилат гәүдәне тапшырырга рөхсәт бирә.
Йосыф нәфис чиста җитен тукыма сатып ала да, Гайсәнең гәүдәсен төшереп, шул тукымага төрә. Шулай итеп ул аны җирләүгә әзерли. «Гайсә янына беренче тапкыр төнлә килеп киткән Никәдим» аңа ярдәм итә (Яхъя 19:39). Ул үзе белән якынча 30 килограмм кыйммәтле мирра белән алоэ катнашмасы алып килә. Яһүдләрнең күмү йоласы буенча, Гайсәнең гәүдәсен шул хуш исле үләннәр белән бергә кәфенгә төрәләр.
Гайсәнең гәүдәсен Йосыфның якындагы кыяда уеп ясалган яңа төрбәсенә салалар. Төрбә авызын зур таш тәгәрәтеп китереп каплыйлар. Шимбә көне башланганчы, бар бу эшләрне ашыгып башкаралар. Гайсәнең гәүдәсен әзерләүдә, күрәсең, Магдалалы Мәрьям һәм Кече Ягъкубның әнисе Мәрьям дә катнаша. Шимбәдән соң Гайсә тәнен сөртер өчен «хуш исле үләннәр һәм хуш исле майлар әзерләргә» дип, алар өйләренә ашыгып кайтып китә (Лүк 23:56).
Чираттагы көнне, Шимбә көнне, өлкән руханилар белән фарисейлар, Пилат янына килеп, болай диләр: «Әфәнде, теге алдакчының әле исән чагында: „Мин өч көннән соң терелеп торачакмын“,— дигәне исебезгә төште. Шуңа күрә өченче көнгә кадәр каберне сакларга әмер бир, югыйсә аның шәкертләре килеп, гәүдәсен урлап китәрләр дә соңыннан халыкка: „Ул үледән терелде!“ — диярләр. Шунда бу соңгы алдау беренчесеннән дә яманрак булыр». Пилат аларга: «Сакчылар алыгыз да барып, каберне үзегез белгәнчә саклагыз»,— ди (Маттай 27:63—65).
Якшәмбе көнне иртән иртүк Магдалалы Мәрьям, Ягъкубның анасы Мәрьям һәм башка хатыннар, Гайсәнең тәнен сөртер өчен, төрбә янына хуш исле үләннәр китерәләр. Алар бер-берсенә: «Төрбә авызындагы ташны читкә тәгәрәтеп куярга безгә кем ярдәм итәр?» — диләр (Марк 16:3). Әмма килгәч, аларга шул билгеле була: моңа кадәр җир тетрәү булган, Йәһвәнең фәрештәсе ташны читкә тәгәрәтеп куйган, сакчылар качкан, ә төрбә буш!
-