Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 83 мәкалә
  • Вәсвәсәгә ничек каршы торырга?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Вәсвәсәгә ничек каршы торырга?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Нәрсә эшләү мөһим?
  • Нәрсә эшләп була?
  • Кеше көчсезлеген җиңәбез
    Күзәтү манарасы 2001 ел
  • Вәсвәсә
    Уяныгыз! 2017
  • «Вәсвәсәгә дучар булмас өчен»
    Уяу булыгыз!
  • Вәсвәсәләргә каршы торыгыз!
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
Күбрәк карарга
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 83 мәкалә
Егет бер парның романтик мөнәсәбәтләрен күзәтеп, вәсвәсәгә килә, ике егет электрон җайланмаларына карый, кыз үтеп китә

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Вәсвәсәгә ничек каршы торырга?

Рәсүл Паул: «Дөрес булганны эшлисем килгәндә, үземдәге яманлык мине сагалап тора»,— дип язган (Римлыларга 7:21). Синең моңа охшаш хисләр кичергәнең бармы? Кичергәнең булса, шушы мәкаләдә язылганнар сиңа вәсвәсәгә каршы торырга булышыр.

  • Нәрсә эшләү мөһим?

  • Нәрсә эшләп була?

  • Яшьтәшләрең ни сөйли

Нәрсә эшләү мөһим?

Башкаларның басымы аркасында вәсвәсәгә бирелүең һәм берәр начарлык кылуың бар. Изге Язмаларда: «Яманнар белән аралашу әхлакны боза»,— дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 15:33, искәрмә). Башка кешеләрнең басымы я массакүләм мәгълүмат чараларының тәэсире аркасында синең күңелең яманлыкка тартыла башларга мөмкин. Моның нәтиҗәсендә синең вәсвәсәгә бирелүең һәм «күпчелеккә ияреп, яманлык кылуың» бар (Чыгыш 23:2).

«Кешеләрнең сине якын күрүләрен теләсәң, синең аларга күңелен табар өчен генә иярүең бар» (Джереми).

Уйлап кара: «Кешеләр минем турында нәрсә уйлый?» дип борчылып йөрсәң, вәсвәсәгә каршы тору авыр булыр. Ни өчен? (Гыйбрәтле сүзләр 29:25)

Нәтиҗә. Яшьтәшләреңнең басымы аркасында компромисска барма.

Нәрсә эшләп була?

Үз карашларыңны белү. Һәр мәсьәләгә үз фикереңне белмәсәң, башкаларның контроленә эләгерсең һәм аларның кулларында курчак булырсың. Андый перспектива ошамаса, Изге Язмалардагы «һәр нәрсәнең дөрес булуын тикшерегез, яхшылыкка ябышыгыз» дигән киңәш буенча эш ит (1 Тисалуникәлеләргә 5:21). Нәрсәгә ышанганыңны белсәң, син үз карашларыңны яклый һәм белгәннәреңне тормышта куллана алырсың.

Уйлап кара: Аллаһының әхлак нормаларының файда китерүен син кайдан беләсең?

«Минем күзәтүем буенча, карашларыма тугры калсам һәм вәсвәсәгә каршы тора алсам, башкалар мине күбрәк хөрмәт итә» (Кимберли).

Изге Язмалардан яхшы үрнәк — Даниял. Яшүсмер чагында Даниял Аллаһының законнарына буйсынырмын дигән фикерне «күңеленә беркетеп куйган» булган (Даниял 1:8).

Яшь кеше курчак театрындагы курчак кебек, аны ничек теләсәләр, шулай «уйнаталар»

Һәр мәсьәләгә үз фикереңне белмәсәң, башкаларның контроленә эләгерсең һәм аларның кулларында курчак булырсың

Кимчелекләреңне белү. Изге Язмаларда «яшьлеккә хас теләкләр» телгә алына (2 Тимутигә 2:22). Сүз яшь чакта туа торган көчле теләкләр турында бара. Болар үз эченә җенси теләкләрне генә түгел, ә шулай ук әзер булуыңа карамастан әти-әниеңнән аерым яшәргә һәм мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итәргә теләүне ала.

Уйлап кара: Инҗилдә «һәркемне үз теләге кызыктырып юлдан яздыра, һәм шулай итеп кеше сынала» дип әйтелә (Ягъкуб 1:14). Нинди теләкләр синең өчен сынау булып тора?

«„Миңа нинди вәсвәсәгә каршы тору авыр?“ дип уйлаганда, үзең белән намуслы бул. Вәсвәсәгә ничек каршы торырга икәнен белер өчен, тикшерү үткәр һәм кулланырлык киңәшләрне язып бар. Вәсвәсәгә киләсе тапкыр дучар булсаң, нәрсә эшләргә икәнен белерсең» (Сильвия).

Изге Язмалардан яхшы үрнәк — Давыт. Аның берничә тапкыр башкаларның басымына бирелгәне һәм үзенең начар теләкләренә ияргәне булган. Ләкин Давыт үз хаталарыннан сабак алган, ул үзен яхшы якка үзгәртергә тырышкан. «Миндә саф йөрәк булдыр,— дип дога кылган ул.— Эчемә яңа рух, какшамас рух сал» (Зәбур 51:10).

Ситуацияне контрольдә тот. Изге Язмаларда: «Явызлыкка үзеңне җиңәргә юл куйма»,— диелә (Римлыларга 12:21). Вәсвәсәгә биреләсе юк, яхшылык кылыргамы, юкмы — синнән тора.

Уйлап кара: ситуацияне ничек контрольдә тотарга һәм вәсвәсәгә ничек каршы торырга?

«Мин: „Вәсвәсәгә бирелгән булсам, ни булыр иде?“ — дип уйланырга тырышам. Мин үземне яхшы хис итә алыр идемме? Бәлки, хис итәр идем дә, ләкин бу озак булмас иде. Вакыт узу белән нинди хисләр мине борчыр иде? Минем хәлем начар булыр иде. Чыннан да вәсвәсәгә биреләсе бармы? Һич тә юк!» (София).

Изге Язмалардан яхшы үрнәк — Паул. Үзенең начар яклары турында белгән булса да, ул ситуацияне контрольдә тоткан. Ул: «Тәнемне тәрбиялим һәм аны үземә кол итәм»,— дип язган (1 Көринтлеләргә 9:27, искәрмә).

Нәтиҗә. Вәсвәсәгә бирелергәме, юкмы — синнән тора.

Онытма: вәсвәсәләр бүген бар, иртәгә юк. 20 яшьлек Мелисса болай дип әйтә: «Мәктәпне тәмамлар алдыннан миңа күп вәсвәсәләргә каршы торырга туры килә иде, шуннан бирле күп нәрсә үзгәрде. Мин шундый нәтиҗәгә килдем: бүгенге вәсвәсәләр иртәгә юк булыр, һәм бер көнне артка борылып карагач, мин вәсвәсәләргә каршы торганга, тормышымның яхшырганын күрермен».

Яшьтәшләрең ни сөйли

Оливия

«Мин карашларымны, кеше сүзенә карамастан, кыюлык белән якларга телим, бу теләк миңа вәсвәсәләргә каршы торырга булыша. Әйтик, мин бер көнне берәр карар кабул иттем, ди. Алайса, миңа үз сүземдә торырга, фикеремне үзгәртмәскә һәм башкаларның тәэсиренә бирелмәскә кирәк» (Оливия).

Джаред

«Яшүсмерләрне еш яшьләрнең кичләренә чакыралар: шундый кичләрдә исерткеч эчемлекләр эчәләр, наркотиклар кулланалар һәм үзара җенси якынлык кылалар. Миңа шундый „тәкъдим“ килсә, мин әти-әнием белән бернәрсәне дә яшермичә сөйләшәм. Шулай ук буш вакытымны акыллы куллану миңа вәсәвәсәгә каршы торырга булыша» (Джаред).

Майан

«„Ялымда нәрсә эшләргә?“ дигән уй башкалар өчен куркынычсыз, ә мине вәсвәсәгә дучар итә. Шундый вәсвәсәгә каршы тору бик авыр. Кеше басымына бирелмәс өчен, нәрсәгә ышанганыңны белү мөһим. Шуның өчен вакыт һәм тәҗрибә кирәк» (Майан).

Джулиан

«Вәсвәсәләр турында сүз барганда, үзең белән намуслы бул. Менә нәрсә турында уйлап кара: интернеттагы нинди мәгълүмат сине вәсвәсәгә дучар итә ала, әхлагыңны боза ала? Берәр нәрсә күзеңә бәрелсә, син үзеңне ничек тотарга тиеш? Вәсвәсәгә каршы торырлык көчең булсын өчен, сиңа берәр план корырга кирәк» (Джулиан).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу