Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 4 хикәя 16 б.-17 б., 2 абз.
  • Ачу үтерүгә китерә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ачу үтерүгә китерә
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Яхшы угыл һәм начар угыл
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Кабил үзенә хатынны кайдан алган?
    Рухи сорауларга җавап
  • «Үлгән булса да... әле дә сөйли»
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Ул «үлгән булса да,.. әле дә сөйли»
    Күзәтү манарасы 2013 ел
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 4 хикәя 16 б.-17 б., 2 абз.
Һабил Йәһвәгә корбан китергәндә, Кабилнең ачуы килә

ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ачу үтерүгә китерә

Гадә́н бакчасыннан куып чыгарылгач, Адәм белән Хауваның күп балалары туган. Аларның беренче улы Каби́л җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр үстергән, ә икенче улы Һаби́л көтү көткән.

Бер көнне Каби́л белән Һаби́л Йәһвәгә корбаннар китергән. Беләсеңме, нәрсә ул корбан? Бу — Аллаһыга китерелгән бүләк. Йәһвәгә Һабилне́ң корбаны ошаган, ә Кабилнеке́ ошамаган. Шуңа күрә Кабилне́ң нык ачуы килгән. Йәһвә Кабилне́: «Ачуың сине явызлыкка этәрә ала»,— дип кисәткән. Ләкин Каби́л тыңламаган.

Ул Һабилгә́: «Әйдә, кырга чыгыйк»,— дигән. Кырда берүзләре генә булганда, Каби́л энесенә ташланган да аны үтергән. Шунда Йәһвә нәрсә эшләгән? Йәһвә Кабилне́ гаиләсеннән ерак җиргә куган. Кабилгә́ бүтән беркайчан да кире кайтырга рөхсәт ителмәгән.

Кырда Кабил Һабилгә якынлаша

Безнең өчен нинди сабак? Нәрсәдер без теләгәнчә килеп чыкмаса, безнең ачуыбыз чыгарга мөмкин. Без үзебездә ачу хисен сизсәк я башкалар, моны күреп, безне кисәтсә, безгә шунда ук хисләребезне тыярга кирәк. Хисләр безгә түгел, ә без хисләргә хуҗа булырга тиеш.

Һаби́л Йәһвәне яраткан һәм яхшылык кылган, шуңа күрә Йәһвә аны һәрвакыт истә тотачак һәм, җирне оҗмахка әйләндергәч, аны кире тормышка кайтарачак.

«Башта барып, кардәшең белән татулаш һәм аннан соң кире кайтып, бүләгеңне китер» (Маттай 5:24)

Сораулар: Адәм белән Хауваның беренче ике баласы кем булган? Ни өчен Каби́л үз энесен үтергән?

Яратылыш 4:1—12; Еврейләргә 11:4; 1 Яхъя 3:11, 12

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу