Өченче кисәккә кереш сүз
Изге Язмалар буенча, Туфаннан соң күпмедер вакыт җирдә Йәһвәгә хезмәт итүче кешеләр аз булган. Алар арасында Ибраһим булган. Ул Йәһвәнең дусты дип аталган. Ни өчен? Бу сорау шушы кисәктә каралачак. Балаларыгызга Йәһвә үзләрен ярата һәм аларга ярдәм итәргә тели икәнен күрергә булышыгыз. Ибраһим, Лут һәм Ягъкуб кебек тугры кешеләрдән үрнәк алып, без Йәһвәдән ярдәм сорый алабыз. Һичшиксез, Йәһвә үзенең бар вәгъдәләрен үтәячәк.