-
Янып торган куакИзге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
-
-
УНСИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ
Янып торган куак
Муса Мидья́н җирендә 40 ел яшәгән. Ул өйләнгән, һәм аның балалары туган. Бер көн, Сина́й тавы янында сарыкларын көткәндә, ул гаҗәеп нәрсә күргән: бер күгән куагы утта янган, әмма һич тә янып бетмәгән! Якынрак килгәч, Муса куак эченнән тавыш ишеткән: «Муса, якын килмә. Аяк киемеңне сал, чөнки син торган урын изге». Муса белән фәрештә аша Йәһвә сөйләшкән булган.
Куркудан Муса үз битен каплаган. Тавыш аңа: «Мин исраиллеләрне́ң газаплануын күрдем,— дигән.— Мин аларны, мисырлыларда́н яклап, яхшы җиргә китерермен. Ә син аларны Мисырда́н алып чыгарсың». Бу Мусаны бик гаҗәпләндергәндер, әйеме?
Шунда Муса: «Кешеләр миннән, кем сине җибәргән, дип сорасалар, аларга нәрсә диим?» — дип әйткән. Аллаһы аңа болай дигән: «Мине Ибраһим Аллаһысы, Исхак Аллаһысы һәм Ягъкуб Аллаһысы Йәһвә җибәрде, диген». Муса: «Ә алар мине тыңламаса?» — дип сораган. Шулчак Йәһвә Мусаны үз ярдәмендә ышандырган. Ул аңа үз таягын җиргә ташларга кушкан. Мусаның үз таягын ташлавы булган, таяк еланга әверелгән! Ул еланны койрыгыннан тоткач, елан янә таяк булып киткән. Шуннан соң Йәһвә: «Бу могҗизаны күргәч, алар сиңа ышаныр»,— дип әйткән.
Әмма Муса: «Мин яхшы сөйли белмим»,— дигән. Шунда Йәһвә: «Мин сиңа нәрсә сөйләргә икәнен әйтермен һәм яныңа абыең Һарунны́ җибәрермен. Ул сиңа ярдәм итәр»,— дип вәгъдә иткән. Йәһвәнең ярдәм итәчәгенә ышанып, Муса үз хатыны һәм угыллары белән кире Мисырга́ киткән.
«Ничек һәм нәрсә сөйләргә дип борчылмагыз, чөнки сезгә ул сәгатьтә кирәкле сүзләр бирелер» (Маттай 10:19)
-
-
Беренче өч җәзаИзге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
-
-
УНТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ
Беренче өч җәза
Мисырда́ исраиллеләрне́ кол итеп эшләткәннәр. Йәһвә Муса белән Һарунга́, фиргаве́н янына барып, болай дип әйтергә кушкан: «Халкымны җибәр. Алар, чүлгә чыгып, миңа гыйбадәт кылсыннар». Әмма горур фиргаве́н: «Ник мин Йәһвәне тыңларга тиеш? Мин исраиллеләрне́ җибәрмим»,— дип җавап биргән. Шуннан соң ул исраиллеләрне́ тагы да катырак эшләткән. Йәһвә фиргавенгә́ сабак бирергә булган. Беләсеңме ничек? Ул Мисырга́ ун җәза җибәргән. Йәһвә Мусага болай дигән: «Фиргаве́н мине тыңламый. Иртәгә иртән ул Нил елгасы буенда булыр. Аның янына барып, болай дип әйт: „Син минем халкымны җибәрмәгәнгә, Нилдагы бөтен су канга әверелер“». Муса шулай эшләгән дә. Алар Һару́н белән фиргаве́н янына килгән. Һару́н фиргаве́н алдында таягы белән Нил суларына суккан. Шунда елга канга әверелгән. Елга сасый башлаган, андагы балык үлеп беткән, һәм сулары инде эчәрлек булмаган. Шулай да фиргавенне́ң исраиллеләрне́ җибәрәсе килмәгән.
Җиде көннән соң Йәһвә Мусаны кабат фиргаве́н янына җибәргән һәм аңа мондый хәбәр җиткерергә кушкан: «Халкымны җибәрмәсәң, Мисы́р бакалар белән тулачак». Фиргаве́н җибәрергә теләмәгән, шуңа күрә Һару́н үз таягын күтәргән, һәм җир бакалар белән тулган. Бакалар йортларда да, ятакларда да, савыт-сабада да — бөтен җирдә булган! Фиргаве́н Мусага: «Йәһвәдән бу җәзаны туктатсын дип үтен. Мин исраиллеләрне́ җибәрермен»,— дип вәгъдә иткән. Шунда Йәһвә җәзаны туктаткан һәм мисырлыла́р өем-өем итеп үле бакаларны җыйган. Мисы́р җире сасый башлаган. Шулай да фиргаве́н бу очракта да халыкны җибәрмәгән.
Аннан соң Йәһвә Мусага: «Һару́н үз таягы белән җиргә суксын, һәм тузан черкиләргә әверелер»,— дигән. Шунда Мисы́р җире черки белән тулган. Фиргавенне́ң кайбер кешеләре аңа: «Бу җәза Аллаһыдан»,— дип әйткән. Шулай да ул исраиллеләрне́ җибәрергә теләмәгән.
«Аларга көчемне һәм кодрәтемне күрсәтермен, һәм алар минем исемем Йәһвә икәнен белерләр» (Ирмия 16:21)
-