-
Алар үз вәгъдәсен бозганИзге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
-
-
ЕГЕРМЕ ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ
Алар үз вәгъдәсен бозган
Йәһвә Мусага болай дигән: «Минем яныма тауга мен. Мин, таш такталарга кануннарымны язып, аларны сиңа бирермен». Муса тауга менгән һәм шунда 40 көн һәм 40 төн калган. Ул анда булганда, Йәһвә ике таш тактага ун мөһим әмер язган һәм такталарны Мусага биргән.
Күпмедер вакыттан соң исраиллелә́р Муса аларны калдырып киткән дип уйлый башлаган. Алар Һарунга́: «Безне берәрсе алып барырга тиеш,— дигән.— Безгә илаһ яса!» Һару́н: «Миңа алтыныгызны китерегез»,— дигән. Ул, алтынны эретеп, аннан бозау сыны ясаган. Халык: «Бу бозау — безне Мисырда́н алып чыккан Аллаһы!» — дип әйткән. Алар, шул алтын бозауга табынып, бәйрәм итә башлаган. Бу дөрес булганмы? Юк, чөнки исраиллелә́р Йәһвәгә генә гыйбадәт кылырга вәгъдә иткән. Ә хәзер алар үз вәгъдәсен бозган.
Йәһвә моның барысын күреп торган һәм Мусага: «Халык янына кайт,— дигән.— Алар мине тыңламый һәм ялган илаһка табына». Шунда Муса, ике таш тактаны тотып, таудан төшкән.
Лагерьга якынлашканда, Муса халыкның җырлаганын ишеткән. Аннары ул аларның биегәннәрен һәм бозауга табынганнарын күргән. Нык ярсып, Муса ике таш тактаны җиргә бәргән, һәм алар челпәрәмә килгән. Ул шунда ук бозау сынын юк иткән һәм Һарунна́н: «Ничек инде син, халыкны тыңлап, андый яман эш эшли алдың?» — дип сораган. Һару́н аңа болай дип җавап биргән: «Ачуланма. Бу халыкны беләсең бит. Алар үзләренә илаһ ясарга теләде, шуңа күрә мин алтыннарын утка ташладым, һәм шул бозау килеп чыкты». Һару́н дөрес эш итмәгән. Муса тагын тауга менгән дә Йәһвәдән халыкны кичерсен дип үтенгән.
Йәһвә үзен тыңларга теләгән кешеләрне кичергән. Әйе, исраиллелә́р Мусаның җитәкчелегенә буйсынырга тиеш булган.
«Аллаһыга вәгъдә биргәндә, аны кичектермичә үтә, чөнки ул акылсызларны хупламый. Биргән вәгъдәңне үтә» (Вәгазьче 5:4)
-
-
Гыйбадәт кылу өчен изге чатырИзге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
-
-
ЕГЕРМЕ БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ
Гыйбадәт кылу өчен изге чатыр
Муса Сина́й тавында булганда, Йәһвә аңа изге чатырны — Аллаһыга гыйбадәт кылыр өчен урынны төзергә кушкан. Күчеп йөргәндә, исраиллелә́р бу чатырны үзләре белән йөртергә тиеш булган.
Йәһвә болай дигән: «Халыкка әйт, изге чатырны төзер өчен, алар бирә алганны китерсеннәр». Исраиллелә́р алтын, көмеш, бакыр, кыйммәтле ташлар һәм башка кыйммәтле әйберләр китергән. Алар шулай ук йон, җитен, хайван тиреләре һәм башка нәрсәләр биргән. Халык шулкадәр күп әйберләр китергән ки, Муса хәтта аларга: «Җитәр! Бүтән китермәгез»,— дип әйткән.
Күп кенә оста ир-атлар һәм хатын-кызлар изге чатырны төзергә ярдәм иткән. Йәһвә аларга бу эшне башкарыр өчен кирәкле белем һәм акыллылык биргән. Кайберәүләр җеп эрләгән, кемдер тукыма тукыган, ә кемдер чиккән. Башкалар кыйммәтле ташлар эшкәрткән, алтын белән эшләгән я агачтан төрле әйберләр ясаган.
Халык изге чатырны нәкъ Йәһвә әйткәнчә төзегән. Алар, изге чатырны ике өлешкә бүләр өчен, матур чаршау ясаган. Бу чаршау Иң изге урынны Изге урыннан аерып торган. Иң изге урында килешү сандыгы торган. Ул сәрви агачыннан һәм алтыннан ясалган булган. Изге урында алтын шәмдәл, өстәл һәм фимиам яндыру өчен мәзбәх торган. Фимиам ул — хуш исле матдә. Чатырның ишегалдында бакыр чан һәм корбаннар китерер өчен зур мәзбәх булган. Килешү сандыгы исраиллеләргә́ Йәһвәгә биргән вәгъдәләре турында исләренә төшергән. Беләсеңме, нәрсә ул килешү? Килешү ул — махсус вәгъдә.
Йәһвә Һарунны́ һәм аның улларын изге чатырда руханилар булып хезмәт итәргә сайлаган. Алар чатыр турында кайгыртырга һәм анда Йәһвәгә корбаннар китерергә тиеш булган. Баш рухани буларак, Һару́н гына Иң изге урынга керә алган. Ул, анда елына бер тапкыр кереп, үзенең, гаиләсенең һәм бөтен Исраилне́ң гөнаһлары өчен корбан китергән.
Исраиллелә́р изге чатырны Мисырда́н чыкканнан соң бер ел узгач төзеп бетергән. Хәзер аларның Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен урыннары булган.
Йәһвәгә изге чатыр бик ошаган, һәм ул аны болыт белән каплаган. Болыт чатыр өстендә булганда, исраиллелә́р тукталган урыннарында калган. Әмма болыт күтәрелгәндә, алар юлга чыгарга кирәк икәнен аңлаган һәм, изге чатырны сүтеп, болыт артыннан ияреп барган.
«Тәхеттән килгән көчле тавыш ишеттем. Ул болай диде: „Менә! Аллаһының чатыры кешеләр белән бергә, һәм ул алар белән бергә яшәячәк. Алар аның халкы булачак, һәм Аллаһы үзе алар белән булачак“» (Ачылыш 21:3)
-