Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Унике шымчы
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
    • Исраилле ир-атлар Кәнган җирен күзәтеп карый

      ЕГЕРМЕ АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

      Унике шымчы

      Исраиллелә́р, Сина́й тавыннан китеп, Пара́н чүле аша Кады́ш дигән җиргә килгән. Анда Йәһвә Мусага болай дигән: «Һәр кабиләдән берәр ир-атны сайлап, 12 шымчыны Кәнга́н җиренә җибәр. Бу кешеләр мин исраиллеләргә́ бирәчәк җирне карап чыксыннар». Шымчылар — берәр җирне күзәткән я тикшергән кешеләр. Муса 12 ир-атны сайлаган да аларга болай дигән: «Кәнга́н җиренә барыгыз. Ул җирнең уңдырышлымы, юкмы икәнен белегез. Анда яшәгән кешеләр көчлеме, юкмы? Алар чатырлардамы я ныгытылган шәһәрләрдә яшиме икәнен карап кайтыгыз». Шунда 12 шымчы, шул исәптән Йошуа́ белән Кәле́б, Кәнга́н җиренә киткән.

      Исраиллеләр зарлана, аларның өметләре өзелә

      40 көннән соң шымчылар Кәнга́н җиреннән кайткан. Алар үзләре белән инҗир, анар һәм йөзем җимешләре алып килгән. Шымчылар болай дип сөйләп биргән: «Без барган җир бик яхшы, ләкин анда яшәүче кешеләр көчле, һәм шәһәрләренең стеналары биек». Аннары Кәле́б: «Без аларны җиңә алабыз. Хәзер үк барыйк!» — дигән. Беләсеңме, ни өчен Кәле́б шулай әйткән? Чөнки ул һәм Йошуа́ Йәһвәгә таянганнар. Әмма башка 10 шымчы болай дигән: «Юк! Андагы кешеләр әзмәверләр кебек зур! Без, алар белән чагыштырганда, чикерткәләр кебек кенә».

      Исраиллелә́р боеккан. Алар зарлана башлаган һәм бер-берсенә әйткән: «Әйдәгез, үзебезгә башка җитәкчене сайлыйк та кире Мисырга́ кайтыйк. Нигә безгә шул җиргә барырга? Безне бит анда үтерәчәкләр!» Йошуа́ белән Кәле́б исә: «Йәһвәне тыңларга кирәк. Курыкмагыз! Йәһвә безне яклар»,— дигән. Әмма исраиллелә́р тыңламаган. Алар хәтта Йошуа́ белән Кәлебне́ үтерергә теләгән!

      Йәһвә нәрсә эшләр? Ул Мусага болай дигән: «Мин исраиллелә́р өчен күп эшләр башкардым, ә алар мине һаман тыңламый. Шуңа күрә алар чүлдә 40 ел йөриячәк һәм монда үләчәк. Аларның балалары һәм Йошуа́ белән Кәле́б кенә мин вәгъдә иткән җирдә яшәячәк».

      «Иманга зәгыйфьләр, ни өчен сез шулай курыктыгыз?» (Маттай 8:26)

      Сораулар: 12 шымчы Кәнганна́н кайткач, нәрсә булган? Йошуа́ белән Кәле́б Йәһвәгә таянганнарын ничек күрсәткән?

      Саннар 13:1—14:38; Канун 1:22—33; Зәбур 78:22; Еврейләргә 3:17—19

  • Алар Йәһвәгә каршы чыккан
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
    • Корах һәм аның яклы кешеләр Муса белән Һарун алдында тора

      ЕГЕРМЕ ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

      Алар Йәһвәгә каршы чыккан

      Күпмедер вакыт узгач, исраиллелә́р чүлдә булганда, Кора́х, Дата́н, Абира́м һәм тагын 250 кеше Мусага каршы чыккан. Алар аңа болай дигән: «Җитәр! Ни өчен син — безнең җитәкчебез, ә Һару́н баш руханиебыз булырга тиеш? Йәһвә синең һәм Һару́н белән генә түгел, ә безнең барыбыз белән дә». Бу Йәһвәгә ошамаган. Ул моны үзенә каршы чыгу дип күргән!

      Муса Корахка́ һәм аның яклы кешеләргә болай дип әйткән: «Иртәгә, ут савытларыгызны фимиам белән тутырып, изге чатыр янына килегез. Йәһвә безгә кемне сайлаганын күрсәтер».

      Киләсе көнне Кора́х һәм 250 кеше изге чатыр янына Муса белән очрашырга килгән. Алар анда, руханилар кебек, фимиам яндырган. Шунда Йәһвә Муса белән Һарунга́: «Корахта́н һәм аның кешеләреннән аерылыгыз»,— дип кушкан.

      Кора́х изге чатырга Муса янына килгән, ә Дата́н, Абира́м һәм аларның гаиләләре килмәгән. Йәһвә исраиллеләргә́ Кора́х, Дата́н һәм Абирамны́ң чатырларыннан читкә китәргә кушкан. Шулчак исраиллелә́р читкә киткән, ә Дата́н һәм Абира́м үз гаиләләре белән чатырлары янында калган. Кинәт җир икегә аерылган һәм аларны йоткан! Изге чатыр янында исә Корахка́ һәм 250 кешегә күктән ут төшкән һәм аларны үтергән.

      Җир, икегә аерылып, Датан белән Абирамны һәм аларның гаиләләрен йота

      Аннан соң Йәһвә Мусага болай дигән: «Һәрбер кабилә башлыгыннан таягын ал да һәр таякка хуҗасының исемен язып куй. Ле́ви кабиләсенең таягына исә Һару́н исемен яз. Таякларны изге чатыр эченә кертеп куй. Мин кемне сайласам, шуның таягы чәчәк атачак».

      Киләсе көнне Муса, таякларны чыгарып, башлыкларга күрсәткән. Һарунны́ң таягында, чәчәк атып, миндаль өлгергән булган. Шулай итеп Йәһвә баш рухани итеп Һарунны́ сайлаганын күрсәткән.

      «Арагызда җитәкчелекне үз өсләренә алган кешеләргә тыңлаучан һәм күндәм булыгыз» (Еврейләргә 13:17)

      Сораулар: ни өчен Кора́х һәм аның яклы кешеләр Мусага каршы чыккан? Йәһвәнең баш рухани итеп Һарунны́ сайлаганын без кайдан беләбез?

      Саннар 16:1—17:13; 26:9—11; Зәбур 106:16—18

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу