-
Рәхәб шымчыларны яшерәИзге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
-
-
УТЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ
Рәхәб шымчыларны яшерә
Исраи́л шымчылары Әрихә́ шәһәренә килгәч, алар Рәхә́б исемле бер хатын-кызның йортында тукталган. Әрихә́ патшасы моның турында белеп алган һәм Рәхәбне́ң йортына гаскәриләрен җибәргән. Рәхә́б ике шымчыны түбәгә алып менеп, шунда яшергән, ә гаскәриләргә: «Алар китте инде»,— дип әйткән. Ул шымчыларга болай дигән: «Мин беләм, Йәһвә сезнең яклы һәм сез бу җирне яулап алачаксыз. Шуңа күрә мин сезгә булышырмын. Минем гаиләмне саклап калырсыз дип вәгъдә итегез».
Шымчылар Рәхәбкә́: «Без сиңа вәгъдә итәбез, синең йортыңда беркем дә зыян күрмәс,— дигәннәр һәм болай дип өстәгәннәр: — Тәрәзәңә кызыл бауны бәйләп куй. Шулчак гаиләң котылып калыр».
Рәхә́б шымчыларны тәрәзәдән бау белән төшергән. Алар, тауларга барып, шунда өч көн качып утырган, ә аннан соң Йошуа́ янына кайткан. Үрдү́н елгасын кичкәч, исраиллелә́р ул җирне яулап алуга әзерләнә башлаган. Әрихә́ яулап алынган шәһәрләрнең беренчесе булган. Йәһвә аларга алты көн дәвамында көненә бер тапкыр шәһәрне әйләнеп чыгарга кушкан. Җиденче көнне исә алар шәһәрне җиде тапкыр әйләнеп чыккан. Аннан соң руханилар быргы кычкырткан, ә гаскәриләр каты кычкыра башлаган. Шунда шәһәр стеналары җимерелеп төшкән! Әмма стенадагы Рәхәбне́ң йорты зыян күрмәгән. Йәһвәгә ышанганга, Рәхә́б үз гаиләсе белән бергә котылып калган.
«Рәхә́б тә хәбәрчеләрне кунакчыллык күрсәтеп кабул иткәннән соң, аларны башка юлдан җибәргән һәм шулай итеп кылган эшләренә карап тәкъва дип игълан ителгән түгелме?» (Ягъкуб 2:25)
-
-
Йошуа һәм гибонлыларИзге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
-
-
УТЫЗ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ
Йошуа һәм гибонлылар
Әрихәдәге́ хәлләр турында Кәнганны́ң башка халыклары да ишетеп алган. Аларның патшалары бергәләшеп исраиллеләргә́ каршы сугышырга җыенган. Әмма гибонлыла́р башкача эш итәргә булган. Таушалып беткән киемнәр киеп, алар Йошуа́ янына барган да болай дигән: «Без ерак җирдән килдек. Без Йәһвә турында һәм аның Мисырда́, шулай ук Моа́б җирендә сезнең өчен нәрсә эшләгәне хакында ишеттек. Безгә һөҗүм итмәскә вәгъдә бирегез, ә без сезнең хезмәтчеләрегез булырбыз».
Йошуа́ аларга ышанган һәм һөҗүм итмәскә ризалашкан. Өч көн үткәч, ул аларның ерак җирдән булмаганнарын белеп алган. Алар Кәнганна́н булган икән. «Ни өчен сез безне алдадыгыз?» — дип сораган Йошуа́ гибонлыларда́н. Алар аңа: «Без курыктык! Без беләбез, сезнең өчен Аллаһыгыз Йәһвә сугыша. Зинһар, безне үтермәгезче»,— дип җавап кайтарган. Йошуа́ үз вәгъдәсен үтәгән һәм аларны үтермәгән.
Күп тә үтмәстән, Кәнганны́ң биш патшасы үз гаскәриләре белән гибонлыларга́ каршы чыккан. Йошуа́ һәм аның гаскәре гибонлыларны́ коткарырга дип киткән һәм төне буе юлда булган. Киләсе көнне иртән иртүк сугыш башланган. Кәнганлыла́р төрле якка качып таралган. Әмма алар кая гына качмасын, Йәһвә өсләренә эре боз яудырган. Шуннан соң Йошуа́ Йәһвәдән кояш баемасын дип үтенгән. Моңарчы кояшның күк уртасында беркайчан да туктап торганы юк иде. Алайса, ни өчен ул моның турында сораган? Чөнки Йошуа́ Йәһвәгә ышанган. Исраиллелә́р Кәнга́н патшаларын һәм аларның гаскәрләрен җиңгәнче, кояш баемый торган.
«„Әйе“ дигәнегез „әйе“ булсын, „юк“ — „юк“ булсын, ә моннан артык һәммәсе Явыздан була» (Маттай 5:37)
-