Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Йәһвә — «Серләр Ачучы»
    Күзәтү манарасы 2012 | 15 июнь
    • Йәһвә — «Серләр Ачучы»

      «Сезнең Аллаһыгыз чыннан да илаһларның Аллаһысы һәм патшаларның Хакиме һәм Серләр Ачучы» (ДАН. 2:47).

      СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

      Йәһвә безгә киләчәк турында нинди җентеклелекләр ачкан?

      Җанварның беренче алты башы нәрсәне аңлата?

      Ачылыштагы җанвар белән Набуходоносор күргән тораташ арасында нинди уртаклык бар?

      1, 2. Йәһвә безгә нәрсәне ачкан, һәм ул моны ни өчен эшләгән?

      АЛЛАҺЫ ПАТШАЛЫГЫ кеше хөкүмәтләрен юк иткән чакта аларның кайсылары җирдә зур хакимлеккә ия булып идарә итәчәк? Без бу сорауга җавапны беләбез, чөнки аны безгә «Серләр Ачучы» Йәһвә Аллаһы ачып биргән. Ул Данил пәйгамбәр һәм рәсүл Яхъяның язмалары аша безгә бу хөкүмәтләрне билгеләргә булыша.

      2 Йәһвә Данил белән Яхъяга бер-берсен алмаштыручы җанварлар турында берничә күренеш күрсәткән. Шулай ук ул Данилга металлдан ясалган зур тораташ турындагы пәйгамбәрлек төшнең мәгьнәсен аңлаткан. Йәһвә безнең файдабыз өчен Изге Язмаларда бу хәбәрләрнең язылуы һәм саклануы турында кайгырткан (Рим. 15:4). Шулай итеп, Йәһвә үз Патшалыгының бар кеше хөкүмәтләрен юк итәчәгенә өметебезне ныгытырга теләгән (Дан. 2:44).

      3. Пәйгамбәрлекләрне төгәл аңлар өчен, безгә иң беренче нәрсәне аңларга кирәк һәм ни өчен?

      3 Данил һәм Яхъяның хәбәрләре икесе бергә сигез патшаны, яки кеше идарәсен билгели һәм шулай ук аларның кайсысы артыннан кайсысы идарә итәчәген күрсәтә. Шулай да бу пәйгамбәрлекләрне төгәл аңлар өчен, безгә Изге Язмалардагы иң беренче пәйгамбәрлекнең мәгънәсенә төшенергә кирәк. Ни өчен? Чөнки бу пәйгамбәрлекнең үтәлеше Изге Язмаларда язылганнарны берләштереп тора. Бу пәйгамбәрлек, муенсаның җебе кебек, бар башка пәйгамбәрлекләрне берләштерә.

      ЕЛАН ТОКЫМЫ ҺӘМ ҖАНВАР

      4. Хатын-кызның нәселенә кемнәр керә, һәм бу нәсел нәрсә эшләячәк?

      4 Гадән бакчасындагы фетнәдән соң озак та үтмәстән, Йәһвә «хатын-кызның» нәселе булачагы хакында вәгьдә биргәнa. (Яратылыш 3:15 не укы.) Бу нәсел ахыр чиктә еланның, ягъни Шайтанның, башын ярырга тиеш булган. Соңрак Йәһвә бу нәселнең Ибраһим аша киләчәген ачыклаган. Ул Исраил халкының Яһүд буыныннан һәм Давыт патшаның гаиләсеннән чыгарга тиеш булган (Ярат. 22:15—18; 49:8, 10; Мәд. 88:4, 5; Лүк 1:30—33). Бу нәселнең, ягъни токымның, төп өлеше Гайсә Мәсих булып чыккан (Гәл. 3:16). Ә нәселнең икенче дәрҗәдәге өлеше мәсихче җыелышның рух белән майланган әгъзалары булып тора (Гәл. 3:26—29). Гайсә һәм бу майланган затлар бергә Аллаһы Патшалыгын тәшкил итә. Бу Патшалык ярдәмендә Аллаһы Шайтанны юк итәчәк (Лүк 12:32; Рим. 16:20).

      5, 6. а) Данил һәм Яхъя ничә зур хакимлеккә ия булган патшалыкны сурәтләгән? б) Ачылыштагы җанварның башлары нәрсәне аңлата?

      5 Гадәндә бирелгән беренче пәйгамбәрлектә Шайтанның да «токымы» булачак дип әйтелә. Аның токымы хатын-кызның нәселенә карата дошманлык тотарга, ягъни нәфрәт белдерергә тиеш булган. Еланның токымы кемнәр ул? Аллаһыны Шайтан кебек нәфрәт итүчеләрнең һәм аның халкына каршы торучыларның барысы. Тарих дәвамында Шайтан үз токымын төрле сәяси оешмаларга яки патшалыкларга берләштергән (Лүк 4:5, 6). Әмма бу патшалыкларның кайберләре генә Аллаһы халкына — Исраил халкына яисә майланган мәсихчеләр җыелышына — көчле йогынты ясаган. Бу безгә ни өчен Данил белән Яхъяның күренешләрендә зур хакимлеккә ия булган патшалыкларның нибары сигезе генә сурәтләнгәнен аңларга ярдәм итә.

      6 Терелтелгән Гайсә б. э. I гасырының ахырында рәсүл Яхъяга берничә гаҗәеп күренеш күрсәткән (Ачыл. 1:1). Аларның берсендә Яхъя диңгез ярында басып торган аждаһаны, ягъни Иблисне күргән. (Ачылыш 12:17 — 13:2 не укы.) Яхъяга диңгездән чыгучы һәм Иблистән зур хакимлек алучы җиде башлы җанвар да күрсәтелгән. Соңрак Яхъя башка җиде башлы кызыл җанварны күргән. Ул Ачылыш 13:1 дә сурәтләнгән җанварның сыны булган. Фәрештә Яхъяга кызыл җанварның җиде башы «җиде патшаны», яки хөкүмәтне аңлата дип әйткән (Ачыл. 13:14, 15; 17:3, 9, 10). Яхъя Ачылыш китабын язганда, аларның бишесе инде һәлак булган, берсе идарә иткән, ә башкасы «әле килмәгән». Яхъя нинди патшалыклар, яисә бөтендөнья державалары турында язган? Әйдәгез, Ачылыш китабында сурәтләнгән җанварның һәрбер башы нинди хөкүмәтне аңлатканын карап чыгыйк. Без шулай ук бу хөкүмәтләрнең күбесе турында Данил китабыннан яхшырак белербез. Данил бу хөкүмәтләрнең кайберләре турында алар барлыкка килгәнче гасырлар алдан өстәмә аңлатмалар биргән.

      БЕРЕНЧЕ ИКЕ БАШ — МИСЫР БЕЛӘН АССИРИЯ

      7. Нинди патшалык җанварның беренче башын аңлата һәм ни өчен?

      7 Җанварның беренче башы — Мисыр. Ни өчен? Чөнки Мисыр Аллаһы халкына дошманлык иткән беренче көчле патшалык булган. Аллаһы Ибраһимга аның гаиләсеннән хатын-кызның нәселе киләчәге хакында вәгъдә биргән. Ибраһим нәселеннән булган исраиллеләр Мисырга яшәргә килгән, анда ишәеп киткән һәм мисырлылар аларны җәберли башлаган. Шайтан Аллаһы халкын нәсел килгәнчегә кадәр юк итәргә тырышкан. Ничек итеп? Ул фиргавенне исраиллеләрнең яңа туган бар ир балаларын үтерергә котырткан. Йәһвә моңа юл куймаган һәм үз халкын Мисыр коллыгыннан азат иткән (Чыг. 1:15—20; 14:13). Соңыннан ул исраиллеләргә Вәгъдә ителгән җирне биргән.

      8. Нинди патшалык җанварның икенче башы белән сурәтләнә, һәм ул нәрсә эшләргә тырышкан?

      8 Җанварның икенче башы — Ассирия. Бу көчле патшалык шулай ук Аллаһы халкын юк итәргә тырышкан. Йәһвә Ассирияне ун буынлы Исраил патшалыгын җәзага тартыр өчен кулланган, чөнки исраиллеләр потларга табынган һәм Аллаһыга буйсынмаган. Әмма соңрак Ассирия Иерусалимга һөҗүм иткән. Шайтан, күрәсең, ахыр чиктә Гайсәгә китерергә тиеш булган патшаларның нәсел җебен өзәргә теләгән. Бу һөҗүм итү Йәһвәнең ниятенә кермәгән, һәм ул, үзенең тугры халкын азат итәр өчен могҗиза кылып, бу дошманнарны таркаткан (4 Пат. 19:32—35; Ишаг. 10:5, 6, 12—15).

      ӨЧЕНЧЕ БАШ — БАБЫЛ

      9, 10. а) Йәһвә бабыллыларга нәрсә эшләргә рөхсәт иткән? б) Пәйгамбәрлекләр үтәлсен өчен, нәрсә булырга тиеш булган?

      9 Яхъя күргән җанварның өченче башы — башкаласы Бабыл булган патшалык. Йәһвә бабыллыларга Иерусалимны җимерергә һәм үз халкын коллыкка алып китәргә рөхсәт иткән. Әмма моңа хәтле Йәһвә фетнәчел исраиллеләрне андый кайгы булачагы турында кисәткән (4 Пат. 20:16—18). Ул аларның патшаларына Иерусалимдагы үзенең «тәхетендә» утырырга рөхсәт итмәячәген дә әйткән (1 Елъ. 29:23). Әмма Йәһвә Давыт патша нәселеннән чыккан һәм патша булырга «законлы хокукы» булган затның килүе турында да алдан хәбәр иткән (Йәз. 21:25—27).

      10 Башка бер пәйгамбәрлектә әйтелгәнчә, яһүдләр Мәсих, яисә Майланган зат килгәндә Иерусалимдагы гыйбадәтханәдә гыйбадәт кылырга тиеш булган (Дан. 9:24—27). Исраил Бабылга коллыкка алып кителгәнче бирелгән бер пәйгамбәрлектә бу затның Бәйтлехемдә туачагы турында әйтелгән (Мих. 5:2). Бу пәйгамбәрлекләр үтәлсен өчен, яһүдләр коллыктан азат ителергә, үз җирләренә кайтырга һәм гыйбадәтханәне яңадан торгызырга тиеш булган. Ләкин бабыллылар беркайчан да үз әсирләрен азат итмәгән. Ничек соң Аллаһы халкы үз җирләренә кайтыр? Моны Йәһвә үз пәйгамбәрләре аша ачкан (Амос 3:7).

      11. Данил һәм Яхъяның пәйгамбәрлекләрендәге нинди символлар Бабыл империясен сурәтли? (Искәрмәне карагыз.)

      11 Данил пәйгамбәр Бабылга алып кителгән әсирләрнең берсе булган (Дан. 1:1—6). Йәһвә аңа Бабылдан соң башка бер-бер артлы килүче бөтендөнья державаларының булачагын ачкан, һәм киләчәктәге вакыйгаларны сурәтләр өчен, төрле символлар кулланган. Мәсәлән, ул Бабылның патшасы Набуходоносорга төрле металлдан ясалган зур тораташ турында төш күрсәткән. (Данил 2:32, 33 не укыb.) Данил аша Йәһвә бу тораташның алтын башы Бабыл империясен аңлата икәнен әйткәнc. Бабылдан соңгы бөтендөнья державасы көмештән булган күкрәк һәм куллар белән сурәтләнгән. Бу нинди патшалык булачак, һәм ул Аллаһы халкына карата үзен ничек тотачак?

      ДҮРТЕНЧЕ БАШ — МИДИЯ БЕЛӘН ФАРСЫ

      12, 13. а) Йәһвә Бабылның яулап алынуы турында нәрсәне алдан хәбәр иткән? б) Ни өчен җанварның дүртенче башы Мидия белән Фарсы патшалыгын символлаштыра дип әйтеп була?

      12 Данилга хәтле йөздән артык ел алдан Йәһвә Ишагыйя пәйгамбәр аша Бабылны яулап алачак бөтендөнья державасы турында мөһим мәгълүмат биргән. Йәһвә Бабыл шәһәренең ничек яулап алынуын гына түгел, ә шулай ук яулап алучының исемен дә ачкан. Бу җитәкче фарсы кешесе Кир булган (Ишаг. 44:28—45:2). Данил Мидия белән Фарсы бөтендөнья державасына кагылышлы башка ике күренеш күргән. Шул күренешләрнең берсендә бу патшалык бер ягы бераз күтәрелгән аю итеп күрсәтелгән. Аңа: «Күп итеп ит аша»,— дип әйтелгән булган (Дан. 7:5). Данилның башка күренешендә бу бөтендөнья державасы ике мөгезле сарык тәкәсе итеп сурәтләнә (Дан. 8:3, 20).

      13 Йәһвә Мидия белән Фарсы империясен Бабылны яулап алу һәм исраиллеләрне үз җирләренә кайтару турындагы пәйгамбәрлекне үтәр өчен кулланган (2 Елъ. 36:22, 23). Әмма шушы ук империя соңрак Аллаһы халкын юк итәргә тырышкан. Изге Язмаларның Эстер китабында Фарсы империясенең зур дәрәҗәле түрәсе Һәмәннең мәкер коруы турында языла. Ул Фарсы империясендә яшәгән барлык яһүдләрне кырып бетерергә теләгән һәм бу вакыйганың көнен дә билгеләгән. Йәһвә бу хәлгә катнашканга гына аның халкы янә Шайтан токымының дошманлык һөҗүменнән коткарылган булган (Эст. 1:1—3; 3:8, 9; 8:3, 9—14). Шуңа күрә Ачылыш китабындагы җанварның дүртенче башы Мидия белән Фарсы патшалыгын символлаштыра дип әйтү урынлы.

      БИШЕНЧЕ БАШ — ГРЕЦИЯ

      14, 15. Борынгы Грек империясе турында Йәһвә нинди җентеклелекләр биргән?

      14 Ачылыштагы җанварның бишенче башы — Греция. Данил Набуходоносорга аңлаткан төштә бу держава тораташның бакыр карыны һәм ботлары белән сурәтләнә. Шулай ук Данилга бу империя һәм аның иң бөек патшасы турында әһәмиятле җентеклелекләр булган ике күренеш күрсәтелгән.

      15 Аларның берсендә Данил дүрт канатлы барсны күргән. Бу барс башка патшалыкларны бик тиз яулап алачак Грецияне сурәтләгән (Дан. 7:6). Башкасында исә Данил бер кәҗәне күргән; аның бер генә зур мөгезе булган. Бу кәҗә ике мөгезле сарык тәкәсен, ягъни Мидия белән Фарсыны, бик тиз җиңгән. Йәһвә Данилга бу кәҗәнең — Грецияне, ә зур мөгезе аның патшаларының берсен символлаштырганын әйткән. Данил шулай ук зур мөгезнең сыначагы һәм аның урынына кечкенәрәк дүрт мөгезнең чыгачагы хакында язган. Бу пәйгамбәрлек Греция бөтендөнья империясе булып киткәнчегә кадәр якынча ике йөз ел алдан язылган булса да, аның һәрбер җентеклелеге тулысынча үтәлгән. Борынгы Грециянең иң бөек патшасы Александр Македонский Мидия белән Фарсы иленә каршы сугышкан. Александр үз данының иң югары ноктасында нибары 32 яшендә һәлак булгач, бу мөгез сынган. Шуннан соң аның патшалыгын ахыр чиктә дүрт гаскәр башлыгы үзара бүлгән. (Данил 8:20—22 не укыd.)

      16. Антиох IV нәрсә эшләгән?

      16 Фарсы патшалыгын яулап алганнан соң, Греция Аллаһы халкы яшәгән җир белән идарә иткән. Бу вакытка яһүдләр Вәгъдә ителгән җиргә инде кире кайткан һәм Иерусалимдагы гыйбадәтханәне яңадан торгызган булган. Алар һаман да Аллаһының сайланган халкы булып саналган, ә яңадан торгызылган гыйбадәтханә чын гыйбадәт кылуның үзәге булып торган. Әмма б. э. к. II гасырда Греция — җанварның бишенче башы — Аллаһы халкына һөҗүм иткән. Александр империясенең бер өлешен мирас итеп алган Антиох IV Иерусалимдагы гыйбадәтханәнең территориясендә мәҗүси мәзбәх төзегән һәм яһүд динен тотуны үлем җәзасына лаеклы җинаять дип игълан иткән. Никадәр көчле булган Шайтан токымының нәфрәте! Әмма тиздән Греция урынына башка бөтендөнья державасы килгән. Нинди патшалык җанварның алтынчы башы булыр?

      АЛТЫНЧЫ БАШ — РИМ, «КУРКЫНЫЧ ҺӘМ КОТОЧКЫЧ» ҖАНВАР

      17. Яратылыш 3:15 тәге пәйгамбәрлекнең үтәлүендә алтынчы баш нинди төп роль уйнаган?

      17 Яхъя җанвар турындагы күренешне күргәндә, бөтен дөнья державасы Рим булган (Ачыл. 17:10). Бу алтынчы баш Яратылыш 3:15 тәге пәйгамбәрлекнең үтәлүендә төп роль уйнаган. Шайтан Рим җитәкчеләрен нәселне «үкчәсеннән» чагар өчен кулланган. Ничек итеп? Алар Гайсәне фетнә салуда ялган гаепләп, аны җәзалап үтергән (Мат. 27:26). Әмма бу яра тиздән төзәлгән, чөнки Йәһвә Гайсәне үледән терелткән.

      18. а) Йәһвә үзенә нинди яңа халык сайлаган һәм ни өчен? б) Елан токымы ничек итеп хатын-кыз нәселенә дошманлык күрсәтүен дәвам иткән?

      18 Исраилнең дини җитәкчеләре Римның вәкилләре белән Гайсәгә каршы сүз куешкан һәм халыкның күпчелеге дә аны кире каккан. Шуңа күрә моннан ары Йәһвә Исраилне үз халкы итеп санамый башлаган (Мат. 23:38; Рәс. 2:22, 23). Ул үзенә яңа халык — «Аллаһының Исраилен» сайлаган (Гәл. 3:26—29; 6:16, искәрмә). Бу халык яһүд һәм башка халык кешеләреннән торган майланган мәсихчеләр җыелышы булган (Эфес. 2:11—18). Гайсә үлеп терелтелгәннән соң, елан токымы хатын-кыз нәселенә карата дошманлык күрсәтүен дәвам иткән. Ким дигәндә берничә тапкыр Рим мәсихче җыелышны — нәселнең икенче дәрәҗәдәге өлешен юк итәргә тырышканe.

      19. а) Данил алтынчы бөтендөнья державасын ничек сурәтләгән? б) Киләсе өйрәнү мәкаләсендә нәрсә каралачак?

      19 Данил Набуходоносорга аңлаткан төштә Рим тимердән ясалган аяклар белән тасвирланган (Дан. 2:33). Данил шулай ук Рим империясен генә түгел, ә Римнан килеп чыгачак киләсе бөтендөнья державасын сурәтләгән күренеш тә күргән (Дан. 7:7, 8). Гасырлар дәвамында Рим «куркыныч һәм коточкыч һәм гаять көчле» җанвар кебек булган. Әмма бу пәйгамбәрлек буенча, ул империядән «ун мөгез» килеп чыгарга һәм алар арасында тагын бер бәләкәй мөгез чыгып, алардан көчлерәк булып китәргә тиеш булган. Бу ун мөгез һәм бәләкәй мөгез нәрсәне символлаштыра? Бәләкәй мөгез мәгънәсе буенча Набуходоносор күргән зур тораташның нинди өлешенә туры килә? Бу сорауларга җаваплар киләсе өйрәнү мәкаләсендә каралачак.

      [Искәрмәләр]

      a Бу хатын-кыз Йәһвәнең күктәге рухи затлардан торган хатын сыман оешмасын аңлата (Ишаг. 54:1; Гәл. 4:26; Ачыл. 12:1, 2).

      b Данил 2:32, 33: «Бу тораташның башы — саф алтыннан, күкрәге һәм куллары көмештән булган, карыны һәм ботлары — бакырдан, аяклары — тимердән, аякларының балтырдан соң аскы өлеше өлешчә тимердән, өлешчә чүлмәк балчыктан ясалган».

      c Данил китабындагы тораташның башы да һәм Ачылыш китабындагы җанварның өченче башы да Бабылны символлаштыра. 12 һәм 13 нче битләрдәге таблицаны карагыз.

      d Данил 8:20—22: «Син күргән ике мөгезле сарык тәкәсе — Мидия һәм Фарсы патшалары. Ә йонлач кәҗә — Греция патшасы, ә күзләре арасындагы зур мөгез — аның беренче патшасы. Ул сынды, һәм аның урынына башка дүртәү чыкты. Бу шуны аңлата: аның халкыннан дүрт патшалык күтәреләчәк, ләкин аның көче белән түгел».

      e Рим Иерусалимны б. э. 70 елында җимергән вакытта Исраил инде Аллаһының сайланган халкы булудан туктаган. Шуңа күрә Иерусалимны җимерү хатын-кыз нәселенә һөҗүм итү һәм Яратылыш 3:15 тәге пәйгамбәрлекнең үтәлүе булмаган.

  • Йәһвә «тиздән нәрсә булырга тиешлеген» ача
    Күзәтү манарасы 2012 | 15 июнь
    • Йәһвә «тиздән нәрсә булырга тиешлеген» ача

      «Бу китапта, тиздән нәрсә булырга тиешлеген Үзенең колларына күрсәтер өчен, Аллаһы тарафыннан Гайсә Мәсихкә бирелгән ачылыш» (АЧЫЛ. 1:1).

      СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

      Зур тораташның нинди өлеше Англия белән Америка бөтендөнья державасын аңлата?

      Яхъя Англия белән Америка бөтендөнья державасы һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы арасындагы бәйлелекне ничек сурәтли?

      Данил белән Яхъя кешелек идарәсенең юкка чыгарылуын ничек тасвирлый?

      1, 2. а) Данил белән Яхъяның пәйгамбәрлекләрен чагыштыру безгә нәрсәне аңларга булыша? б) Җанварның беренче алты башы нинди патшалыкларны аңлата?

      ДАНИЛ белән Яхъяның пәйгамбәрлекләрен чагыштыру хәзерге һәм киләчәктәге күпчелек дөнья вакыйгаларын аңларга булыша. Яхъяның җанвар турындагы күренешеннән, Данилның ун мөгезле куркыныч җанвар турындагы хәбәреннән һәм зур тораташка бирелгән аңлатмасыннан без нәрсә белә алабыз? Һәм бу пәйгамбәрлекләрне ачык аңлау безне нәрсә эшләргә дәртләндерергә тиеш?

      2 Әйдәгез, Яхъяның җанвар турындагы күренешенә игътибар итик (Ачыл., 13 нче бүлек). Үткән мәкаләдән күргәнебезчә, җанварның беренче алты башы Мисыр, Ассирия, Бабыл, Мидия белән Фарсы, Греция һәм Римны аңлата. Аларның барысы да хатын-кызның нәселенә нәфрәт күрсәткән (Ярат. 3:15). Яхъя үз күренешен язган чакта Рим бөтендөнья державасы булган һәм гасырлар дәвамында көчле империя булып калган. Ләкин Рим урынына җиденче баш килергә тиеш булган. Бу нинди патшалык булыр, һәм ул хатын-кызның нәселенә нинди мөнәсәбәт күрсәтер?

      БРИТАНИЯ ҺӘМ КУШМА ШТАТЛАР КӨЧӘЯ

      3. Ун мөгезле куркыныч җанвар нинди патшалыкны аңлата, һәм ун мөгез нәрсәне сурәтли?

      3 Яхъяның күренешен Данилның ун мөгезле куркыныч җанвар турындагы күренеше белән чагыштырып, без Ачылыш китабының 13 нче бүлегендәге җанварның җиденче башы нинди патшалыкны аңлатканын билгели алабызa. (Данил 7:7 не укыb.) Данил күргән ун мөгезле җанвар Рим империясен аңлата. (12 һәм 13 нче битләрдәге схеманы карагыз.) Б. э. V гасырында Рим империясе кечерәк патшалыкларга таркала башлый. Шул патшалыклар куркыныч җанварның ун мөгезен сурәтли.

      4, 5. а) Бәләкәй мөгез нәрсә эшләгән? б) Нинди держава җанварның җиденче башы булып тора?

      4 Данил пәйгамбәрлегендә куркыныч җанварның башыннан чыккан мөгезләрнең, яки патшалыкларның, дүртесенә аерым игътибар бирелә. Өч мөгез «бер бәләкәй» мөгез тарафыннан йолкып чыгарыла. Бу Рим империясенең бер өлеше — Британия көчәйгәч үтәлгән. XVII гасырга кадәр ул чагыштырмача көчсез булган. Рим империясенең башка өч өлеше — Испания, Нидерландия һәм Франция — аңа караганда күпкә зуррак хакимлеккә ия булган. Британия бу илләрне бер-бер артлы җиңеп, алардан көчлерәк булып киткән. XVIII гасыр урталарында Британия дөньядагы иң көчле патшалыкка әверелеп барган. Әмма ул чакта Британия җанварның җиденче башы әле булмаган.

      5 Британия зур хакимлеккә ия булган булса да, Төньяк Америкадагы колонияләре аннан аерылган, һәм Кушма Штатлар барлыкка килгән. Британия аңа көчәергә юл куйган һәм аны хәтта үзенең диңгез флоты белән яклаган. 1914 елда Раббы көне башлануга Британия тарихта иң бөек империя төзегән, ә Кушма Штатлар җирдәге иң зур сәнәгый дәүләт булып киткәнc. Беренче бөтендөнья сугышы дәвамында Кушма Штатлар Британия белән аеруча якынайган. Шулай итеп җанварның җиденче башы — Англия белән Америка бөтендөнья державасы барлыкка килгән. Ул хатын-кызның нәселенә нинди мөнәсәбәт күрсәтер?

      6. Җиденче баш Аллаһы халкына нинди мөгамәлә күрсәткән?

      6 Раббы көне башланганнан соң күп тә үтмәстән, җиденче баш Аллаһы халкына — Мәсих кардәшләренең җирдәге калдыгына үз һөҗүмнәрен башлаган (Мат. 25:40). Гайсә сүзләре буенча, ул үзе күктә Патша булган чакта бу нәселнең калдыгы җирдә ашкынып хезмәт итәргә тиеш булган (Мат. 24:45—47; Гәл. 3:26—29). Англия белән Америка бөтендөнья державасы бу изгеләргә каршы сугышкан (Ачыл. 13:3, 7). Беренче бөтендөнья сугышы дәвамында ул Аллаһы халкын эзәрлекләгән, кайбер басмаларын тыйган һәм аларның тугры хезмәтче сыйныфының вәкилләрен төрмәгә ташлаган. Җанварның җиденче башы вәгазьләү эшен күпмедер вакытка туктаткан. Йәһвә бу вакыйгаларның булачагын алдан күреп, аларны Яхъя аша ачкан. Аллаһы шулай ук Яхъяга нәселнең икенче дәрәҗәдәге өлешенең яңадан терелтелүе һәм рухи яктан тагы да активрак булып китүе турында әйткән (Ачыл. 11:3, 7—11). Йәһвә хезмәтчеләренең заманча тарихы бу вакыйгаларның чыннан да булганын раслый.

      АНГЛИЯ БЕЛӘН АМЕРИКА ДЕРЖАВАСЫ ҺӘМ ТИМЕР КАТЫШ БАЛЧЫКТАН ТОРГАН АЯКЛАРНЫҢ АСКЫ ӨЛЕШЕ

      7. Җанварның җиденче башы белән зур тораташ арасында нинди уртак яклар бар?

      7 Җанварның җиденче башы белән зур тораташ арасында нинди уртак яклар бар? Британия һәм нәтиҗәдә Кушма Штатлар да Рим империясеннән барлыкка килгән. Ә тораташ аякларының аскы өлеше турында нәрсә әйтеп була? Алар тимер катыш кызыл балчыктан булган. (Данил 2:41 не укыd.) Андый сурәтләү җанварның җиденче башы — Англия белән Америка бөтендөнья державасы — зур хакимлеккә ия булган вакытка туры килә. Тимер катыш кызыл балчыктан ясалган әйбернең ныклыгы тимердән генә ясалган әйбернекеннән кимрәк булган кебек, Англия белән Америка бөтендөнья державасы үзе барлыкка килгән империядән көчсезрәк. Ни өчен алай әйтеп була?

      8, 9. а) Җиденче бөтендөнья державасы тимер сыман ныклыгын ничек күрсәткән? б) Тораташ аякларының аскы өлешендәге кызыл балчык нәрсәне сурәтли?

      8 Кайчак җанварның җиденче башы тимергә хас сыйфатлар күрсәткән. Мәсәлән, ул, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында җиңеп, үз көчен раслаган. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында җиденче башның тимер сыман көче шулай ук ачык күренгәнe. Бу сугыштан соң җиденче баш вакыт-вакыт үзенең тимергә хас сыйфатларын күрсәтеп торган. Әмма бу тимер баштан ук кызыл балчык белән катышкан булган.

      9 Йәһвә хезмәтчеләре озак вакыт тораташ аякларының аскы өлеше нәрсә аңлата икәненә төшенергә теләгән. Данил 2:41 дә тимер белән кызыл балчык кушылмасы күп патшалык түгел, ә бер генә «патшалык» буларак сурәтләнә. Шуңа күрә кызыл балчык Англия белән Америка бөтендөнья державасының хакимлегендә булган кешеләрне аңлата. Алар аны тимердән генә торган аяклар белән сурәтләнгән Рим империясеннән көчсезрәк итә. Кызыл балчык «кеше орлыгын», ягъни кеше җәмгыятен символлаштыра (Дан. 2:43). Англия белән Америка бөтендөнья державасының халкы гражданлык хокукларын яклау кампанияләре, профсоюзлар һәм мөстәкыйльлек өчен көрәш оештырып, үз хокукларын яклап чыга. Кеше җәмгыяте Англия белән Америка бөтендөнья державасына тимер сыман көч белән эш итәргә бирми. Кешеләрнең сәяси карашлары төрле. Һәм берәр җитәкче сайлауларда икенчесенә караганда әз генә күбрәк тавыш белән җиңгәнгә, аның үз ниятләрен тормышка ашырыр өчен җитәрлек хакимлеге булмый. Бу Данилның мондый сүзләренә туры килә: «Патшалык та өлешчә нык, өлешчә ватылучан булачак» (Дан. 2:42; 2 Тим. 3:1—3).

      10, 11. а) Тораташ «аякларының аскы өлешләрен» киләчәктә нәрсә көтә? б) Тораташның аяк бармакларының саны турында нинди нәтиҗә ясап була?

      10 XXI гасырда Британия белән Кушма Штатлар дөнья мәйданында еш кына бергә эш итеп, үзара хезмәттәшлеген дәвам итә. Зур тораташ һәм җанвар турындагы пәйгамбәрлекләр Англия белән Америка урынына башка бөтендөнья державасы килмәячәк икәнен күрсәтә. Бу бөтендөнья державасы, тимер аяклар белән сурәтләнгән империядән көчсезрәк булса да, үзеннән-үзе таркалмаячак.

      11 Тораташның аяк бармакларының саны берәр нинди мәгънә йөртәме? Уйлап карыйк: башка күренешләрендә Данил төгәл саннарны искә ала. Мәсәлән, ул төрле җанварларның башларындагы мөгезләрнең санын әйтеп китә. Бу саннар билгеле мәгънәгә ия. Әмма тораташны сурәтләгәндә, Данил аяк бармакларының санын әйтми. Шуңа күрә тораташның куллары, кул чуклары, бармаклары, аяклары һәм аякларының аскы өлешләре санының махсус мәгънәсе булмаган кебек, бу сан да, күрәсең, аерым мәгънә йөртми. Ләкин Данил аяк бармакларының тимер белән кызыл балчыктан ясалганын ачык әйтә. Аның тасвирлавыннан «таш» — Аллаһы Патшалыгы — зур тораташ аякларының аскы өлешенә китереп бәргәндә, Англия белән Америка бөтендөнья державасы зур хакимлеккә ия булачак дигән нәтиҗә ясап була (Дан. 2:45).

      АНГЛИЯ БЕЛӘН АМЕРИКА ҺӘМ ИКЕ МӨГЕЗЛЕ ҖАНВАР

      12, 13. Ике мөгезле җанвар нәрсәне аңлата, һәм ул нәрсә эшли?

      12 Англия белән Америка бөтендөнья державасы тимер белән кызыл балчык кушылмасы итеп сурәтләнсә дә, Гайсә Яхъяга күрсәткән күренешләрдән бу державаның соңгы көннәрдә төп роль уйнавын дәвам итәчәге күренә. Ни өчен шулай дип әйтеп була? Яхъя аждаһа кебек сөйләүче ике мөгезле җанвар турында күренеш күргән. Бу сәер җанвар нәрсәне символлаштыра? Аның ике мөгезе булганга, ул бергә эш итүче ике хөкүмәтне аңлата. Яхъя яңадан Англия белән Америка бөтендөнья державасын күрә, ләкин хәзер бу держава махсус роль уйный. (Ачылыш 13:11—15 не укы.)

      13 Бу ике мөгезле җанвар кешеләргә җиде башлы җанварның сынын ясарга куша. Яхъя язганча, җанварның сыны барлыкка киләчәк, юк булачак һәм янә бар булачак. Британия һәм Кушма Штатларның тәкъдиме буенча оештырылган оешма белән нәкъ шулай булган да. Бу оешма бөтен дөнья илләрен берләштерү һәм аларның вәкиле булу максаты белән оештырылган булганf. Ул Беренче бөтендөнья сугышыннан соң барлыкка килгән һәм Милләтләр Лигасы буларак билгеле булган. Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, ул юкка чыккан. Бу сугыш дәвамында Аллаһы халкы җанвар сынының Ачылыш китабындагы пәйгамбәрлек буенча яңадан күтәрелеп чыгачагы хакында игълан иткән. Һәм шулай булган да, әмма ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы дип атала башлаган (Ачыл. 17:8).

      14. Нинди мәгънәдә җанварның сыны «сигезенче патша» дип атала?

      14 Яхъя җанварның сынын «сигезенче патша» дип атый. Нинди мәгънәдә? Бу сын күренештәге җанварның сигезенче башы буларак сурәтләнми. Ул җанварның сыны гына. Ул хакимлеген үз әгъзалары булып торган хөкүмәтләрдән, аеруча төп яклаучысы Англия белән Америка бөтендөнья державасыннан ала (Ачыл. 17:10, 11). Бу сынга, бөтен дөньяга көчле тәэсир итәчәк эшләр башкарыр өчен, хакимлек бирелә, шуңа күрә Яхъя аны «патша» дип атый.

      ҖАНВАРНЫҢ СЫНЫ ФАХИШӘНЕ ЮК ИТӘ

      15, 16. Фахишә нәрсәне аңлата, һәм диннәр бүген нинди хәлдә?

      15 Яхъя күргәнчә, кызыл җанвар — җанварның сыны өстендә символик фахишә утыра һәм аның белән идарә итә. Аның исеме «Бөек Бабыл» (Ачыл. 17:1—6). Бу фахишә бар ялган диннәрне аңлата. Христиан дөньясының диннәре, һичшиксез, Бөек Бабылның шактый өлеше булып тора. Дини оешмалар җанварның сынына үз фатихасын бирә һәм аңа йогынты ясарга тырыша.

      16 Әмма Раббы көнендә Бөек Бабыл утырган сулар, ягъни үзенә ярдәм иткән халыклар, шактый кибә (Ачыл. 16:12; 17:15). Мәсәлән, җанварның сыны беренче тапкыр барлыкка килгәндә, христиан дөньясының чиркәүләре, ягъни Бөек Бабылның иң йогынтылы өлеше, Көнбатыш илләрендә зур хакимлеккә ия булган. Бүген исә бу чиркәүләр һәм аларның руханилары халыкның ярдәмен һәм хөрмәтен югалта. Күпләр хәтта, дөньядагы низаглар дин аркасында килеп чыга, дип саный. Башкалар бөтен диннәрне бетерергә кирәклеге турында ачык итеп белдерә.

      17. Тиздән ялган дин белән нәрсә булачак, һәм ни өчен?

      17 Әмма ялган дин әкренләп кенә юкка чыкмаячак. Бу фахишә үз дәрәҗәсен югалтмыйча, патшаларны үз ихтыярына буйсындырырга тырышачак. Әмма тиздән Аллаһы «үзенең ихтыярын үтәргә аларның [патшаларның] йөрәкләренә салачак». (Ачылыш 17:16, 17 не укы.) Тиздән Йәһвә Шайтан төзелешенең хөкүмәтләрен ялган дингә һөҗүм итәргә этәрәчәк. Алар аны дәрәҗәсеннән мәхрүм итәчәк һәм бөлгенлеккә төшерәчәк. Берничә дистә ел элек кенә андый вакыйга башка сыймаслык хәл кебек тоелыр иде. Бүген исә фахишә кызыл җанвар өстендә көчкә утыра. Әмма ул утырган урыныннан ипләп кенә төшмәячәк. Ул кискен һәм аяусыз рәвештә аударып төшереләчәк (Ачыл. 18:7, 8, 15—19).

      ҖАНВАРЛАР ҺӘЛАК ИТЕЛӘ

      18. а) Җанвар нәрсә эшләячәк, һәм моның нәтиҗәсе нинди булачак? б) Данил 2:44 буенча, Аллаһы Патшалыгы нинди патшалыкларны җимерәчәк? (17 нче биттәге рамканы карагыз.)

      18 Ялган дин юк ителгәннән соң, җанвар — Шайтанның җирдәге сәяси системасы — Аллаһы Патшалыгына һөҗүм итәчәк. Җир патшалары, күктәге Аллаһы Патшалыгына һөҗүм итә алмаганга, үз ярсуын җирдә бу Патшалык ягында торучыларга юнәлтәчәк. Бу һөҗүмнең нәтиҗәсе билгеле (Ачыл. 16:13—16; 17:12—14). Данил бу ахыргы сугышның бер үзенчәлеген ача. (Данил 2:44 не укыg.) Ачылыш 13:1 дә искә алынган җанвар, аның сыны һәм ике мөгезле җанвар һәлак ителәчәк.

      19. Без нәрсәгә ышанабыз, һәм хәзер нәрсә эшләү мөһим?

      19 Без җанварның җиденче башы хакимлек иткән вакытта яшибез. Бу җанвар юк ителгәнгә кадәр, аның бүтән бернинди дә башы барлыкка килмәячәк. Ялган дин тар-мар ителгәндә, Англия белән Америка зур хакимлеккә ия булачак. Данил белән Яхъяның пәйгамбәрлекләре бар җентеклелекләренә кадәр үтәлеп килә. Без ялган диннең юкка чыгарылачагына һәм Һармагедун сугышы булачагына бер дә шикләнмибез. Аллаһы боларның барысын безгә алдан ачкан. Без бу пәйгамбәрлекләрдәге кисәтүләргә игътибар итәрбезме? (2 Пет. 1:19). Хәзер Йәһвә һәм аның Патшалыгы ягына басу үтә мөһим (Ачыл. 14:6, 7).

      [Искәрмәләр]

      a Изге Язмаларда «10» саны еш кына тулылыкны символлаштыра. Бу очракта ун мөгез Рим империясеннән барлыкка килгән бар патшалыкларны сурәтли.

      b Данил 7:7: «Моннан соң төнге күренешләрдә мин шуны күрдем: менә дүртенче җанвар, куркыныч һәм коточкыч һәм гаять көчле. Аның зур тешләре тимердән иде. Ул һәлак итә һәм җимерә, ә калганын аяклары белән таптый иде. Ул алдагы бар җанварлардан аерылып тора, һәм аның ун мөгезе бар иде».

      c Бу бөтендөнья державасының ике өлеше XVIII гасырдан бирле булган булса да, Яхъя аның Раббы көненең башында гына барлыкка киләчәге хакында язган. Һәм чыннан да, Ачылыштагы күренешләр «Раббының көнендә» үтәлә (Ачыл. 1:10). Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Британия һәм Кушма Штатлар бер держава буларак эш итә башлый.

      d Данил 2:41: «Ә син күргән аякларның балтырдан соң аскы өлеше һәм аяк бармаклары өлешчә чүлмәк балчыгыннан, өлешчә тимердән булгач, патшалык бүленгән булачак, һәм син тимер катнаш йомшак кызыл балчыкны күргәнлектән, анда бераз тимер ныклыгы калачак».

      e Данил бу патшаның сугыш дәвамында китерәчәк коточкыч җимерүләре турында болай дип алдан язган: «Ул гаҗәеп [коточкыч] рәвештә һәлак итәчәк» (Дан. 8:24). Мәсәлән, Кушма Штатлар үз дошманнарына ике атом төш бомбасын ташлап, беркайчан да булмаган коточкыч җимерүләр китергән.

      f «Ачылыш: аның бөек апогее якын!» (рус) дигән китапның 240, 241, 253 нче битләрен кара.

      g Данил 2:44: «Һәм ул патшалар көннәрендә күктәге Аллаһы беркайчан да җимерелмәячәк патшалык урнаштырачак. Бу патшалык башка халыкка бирелмәячәк. Ул барлык бу патшалыкларны җимерәчәк һәм аларны юкка чыгарачак, ә үзе мәңге торачак».

      [17 биттәге рамка]

      «БАРЛЫК БУ ПАТШАЛЫКЛАР» НӘРСӘ УЛ?

      Данил 2:44 тәге пәйгамбәрлектә Аллаһы Патшалыгының «барлык бу патшалыкларны җимерәчәге һәм аларны юкка чыгарачагы» турында әйтелә. Бу пәйгамбәрлек тораташның төрле өлешләре белән сурәтләнгән патшалыкларга гына кагыла.

      Ә башка кеше хөкүмәтләре турында нәрсә әйтеп була? Ачылыштагы шул ук вакыйгалар турында әйтелгән пәйгамбәрлектә күбрәк мәгълүмат бирелә. Анда «бөтен җир патшаларының» «Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә» Йәһвәгә каршы җыелачагы хакында әйтелә (Ачыл. 16:14; 19:19—21). Шулай итеп Һармагедунда тораташ белән сурәтләнгән патшалыклар гына түгел, ә бөтен кеше хөкүмәтләре дә юк ителәчәк.

  • Ни өчен Йәһвәгә хезмәт итүне беренче урынга куярга кирәк?
    Күзәтү манарасы 2012 | 15 июнь
    • Ни өчен Йәһвәгә хезмәт итүне беренче урынга куярга кирәк?

      «Дөреслегеңне, коткаруыңны авызым көне буе сөйләр» (МӘД. 70:15).

      СЕЗ НИЧЕК ҖАВАП БИРЕР ИДЕГЕЗ?

      Ни өчен Нух, Муса, Иремия һәм Паул Йәһвәгә хезмәт итүне тормышларында беренче урынга куйган?

      Тормышыңны нәрсәгә багышларга икәнен хәл иткәндә сиңа нәрсә булышачак?

      Ни өчен син Йәһвәгә хезмәт итүне беренче урынга куярга тәвәккәл?

      1, 2. а) Үзен Йәһвәгә багышлаганда, кеше нәрсә күрсәтә? б) Нух, Муса, Иремия һәм Паулның мисалларын карап чыгу безгә ничек булыша ала?

      ҮЗЕҢНЕ Аллаһыга багышлаганда һәм Гайсәнең чумдырылган шәкерте булып киткәндә, син тормышыңда иң җитди карар кабул итәсең. Ниндидер мәгънәдә син Йәһвәгә болай дип әйтәсең: «Йәһвә, тормышымның һәр өлкәсендә миңа Хуҗа бул. Мин моны бик телим. Мин — синең хезмәтчең. Вакытымнан ничек файдаланырга, тормышымда беренче урынга нәрсәне куярга, сәләтләремне һәм матди әйберләремне ничек кулланырга кирәк икәнлеген әйтеп торчы миңа».

      2 Суга чумдырылган һәр мәсихче Йәһвәгә шундый вәгъдә биргән булган дип әйтеп була. Андый дөрес һәм акыллы адым ясаганың өчен син мактауга лаек. Әмма Йәһвәне үз Хуҗаң итеп тануың вакытыңны куллануыңа ничек тәэсир итәргә тиеш? Нух, Муса, Иремия һәм рәсүл Паулның мисаллары безгә бу сорауны тикшереп чыгарга ярдәм итәчәк. Аларның һәрберсе Йәһвәгә саф күңелдән хезмәт иткән. Безнең шартларыбыз аларныкына охшаш. Аларның кабул иткән карарлары тормышларында нәрсә мөһим булганын күрсәткән, һәм аларның үрнәкләре безне вакытыбызны ничек кулланганыбызны тикшерергә дәртләндерә (Мат. 28:19, 20; 2 Тим. 3:1).

      ТУФАН АЛДЫННАН

      3. Безнең көннәр Нух яшәгән вакытка кайсы яктан охшаш?

      3 Гайсә Нух яшәгән вакытны безнең көннәр белән чагыштырган. «Нух көннәрендә ничек булган булса, Адәм Улы килгән вакытта да шулай булачак»,— дип әйткән ул. Кешеләр «ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Нух көймәгә кергән көнгә кадәр шулай булган. Туфан килеп, барын да агызып киткәнгә кадәр, алар төшенмәгәннәр» (Мат. 24:37—39). Бүген дә күпчелек кеше нинди вакытта яшәгәненә игътибар итми. Алар Аллаһы хезмәтчеләре игълан иткән кисәтүләргә колак салмый. Күбесе, Нух көннәрендәге кешеләр кебек, Аллаһы бу дөньяны үзгәртәчәк дигән фикерне хәтта көлкегә күтәрә (2 Пет. 3:3—7). Әмма Нух, үзләрен дошманнарча тоткан кешеләр арасында яшәп, үз вакытын ничек кулланган?

      4. Аллаһының нияте турында белгәч һәм аңардан йөкләмә алгач, Нух үз вакытын ничек кулланган, һәм ни өчен?

      4 Аллаһының нияте турында белгәч һәм аннан йөкләмә алгач, Нух кешеләрне һәм хайваннарны коткарыр өчен көймә төзи башлаган (Ярат. 6:13, 14, 22). Нух шулай ук Йәһвә чыгарган хөкемне игълан иткән. Ул замандашларына нинди вакытта яшәгәннәрен аңларга ярдәм итәргә тырышкан. Шуңа күрә рәсүл Петер аны «тәкъва тормышны вәгазьләүче» дип атаган. (2 Петер 2:5 не укы.) Сез ничек уйлыйсыз, Нух һәм аның гаиләсе бар көчләрен табышлы эш башлар өчен, дан казаныр өчен яисә рәхәт тормышка ирешер өчен багышлаган булса, бу акыллы булыр идеме? Әлбәттә, юк! Киләчәктә нәрсә буласын белеп, алар игътибарларын читкә юнәлтә алган нәрсәләрдән сакланган.

      МИСЫР ПРИНЦЫ ЯСАГАН САЙЛАУ

      5, 6. а) Муса алган өйрәтү аны, күрәсең, нәрсәгә әзерләгән? б) Ни өчен Муса Мисыр принцы булып яшәүдән баш тарткан?

      5 Хәзер, әйдәгез, Муса мисалына игътибар итик. Ул Мисыр сараенда фиргавен кызының тәрбиягә алынган угылы булып үскән. Яшь принц буларак, ул «мисырлыларның барлык гыйлемнәренә» өйрәтелгән булган (Рәс. 7:22; Чыг. 2:9, 10). Аны, күрәсең, фиргавен сараенда түрә булырга әзерләгәннәр. Муса шул көннәрдәге иң көчле патшалыкта бик дәрәҗәле кеше булып китә алган. Бу аңа мул тормыш, өстенлекләр һәм рәхәтлекләр китерер иде. Ләкин боларның барысы Муса өчен мөһим булганмы?

      6 Бала чагында туган әти-әнисеннән өйрәтү алганга, Муса, мөгаен, Йәһвәнең үз ата-бабалары Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубка биргән вәгъдәләрен белгән. Муса бу вәгъдәләргә ышанган. Ул, күрәсең, үз киләчәге һәм Йәһвәгә тугрылыгы турында тирән уйланган. Шуңа күрә сайлау алдында торганда, ул Мисыр принцы яки исраилле кол булуны сайлаганмы? Муса «гөнаһтан кыска вакытлы ләззәт алуга караганда Аллаһы халкы белән бергә газаплар кичерүне мәгъкульрәк күргән». (Еврейләргә 11:24—26 ны укы.) Соңрак ул Йәһвә кушканча эш итәргә булган (Чыг. 3:2, 6—10). Ни өчен Муса шулай эшләгән? Чөнки ул Аллаһы вәгъдәләренә иман иткән. Ул үзенең Мисырда киләчәге юк икәнен белгән. Һәм чыннан да, тиздән Аллаһы мисырлыларга ун җәза җибәргән. Монда Йәһвәгә багышланган кешеләр өчен нинди сабак бар? Бу дөнья төзелешендә карьера ясау яки рәхәтлекләргә омтылу урынына, без үз игътибарыбызны Йәһвәгә һәм аңа хезмәт итүгә тупларга тиеш.

      ИРЕМИЯ НӘРСӘ БУЛАСЫН БЕЛГӘН

      7. Иремия яшәгән вакыт безнең көннәргә кайсы яктан охшаш?

      7 Йәһвәгә хезмәт итүне беренче урынга куйган кешеләр арасында Иремия дә булган. Йәһвә Иремияне, Иерусалим һәм Яһүд патшалыгында яшәгән мөртәт халыкка хөкем хәбәрләрен игълан итәр өчен, үз пәйгамбәре итеп билгеләгән. Ниндидер мәгънәдә, Иремия «соңгы көннәрдә» яшәгән (Ирем. 23:19, 20). Ул үзе яшәгән патшалыкның ахыры киләчәген яхшы белгән.

      8, 9. а) Ни өчен Варухның фикер йөртүен үзгәртергә кирәк булган? б) Планнар корганда, без нәрсәне истә тотарга тиеш?

      8 Йәһвәнең әйткәннәренә ышану Иремиянең тормышында ничек чагылган? Ул һәлакәткә дучар булачак бу патшалыкта тамырланырга тырышмаган. Моны эшләү акылсыз булыр иде. Әмма Иремиянең сәркатибе Варух күпмедер вакыт моны ачык аңламаган. Шуңа күрә Аллаһы Иремиягә үз сәркатибенә болай дип әйтергә кушкан: «Мин үзем төзегәнне җимерәм һәм үзем утыртканны йолкып чыгарам, бар бу җирне һәлак итәм. Ә син үзеңә бөекне эзлисең. Эзләмә. Менә мин һәркайсы затка бәла китерәм... ә сиңа мин бөтен җирдә, кая гына барсаң да, табыш итеп җаныңны бирәм» (Ирем. 45:4, 5).

      9 Варух үзенә эзләгән «бөекнең» нәрсә икәнен төгәл әйтеп булмыйa. Әмма без андый нәрсәләрнең киләчәге булмаганын төгәл беләбез, алар б. э. к. 607 елда бабыллылар Иерусалимны яулап алганда юк ителергә тиеш булган. Моннан без үзебез өчен нинди сабак алабыз? Үзебезне тормыш кирәк-яраклары белән тәэмин итәр өчен, безгә күпмедер дәрәҗәдә планнар корырга туры килә (Гыйб. сүз. 6:6—11). Ләкин тиздән әһәмиятен югалтачак нәрсәләргә ия булыр өчен, бик күп вакыт һәм көч сарыф итү акыллы булыр идеме? Әйе, Йәһвә оешмасы Патшалык Залларын, Вефиль биналарын һәм башка теократик объектлар төзүне планлаштыруын дәвам итә. Әмма андый биналарның киләчәге бар, чөнки алар Патшалык эшләре өчен кулланыла. Шуңа күрә Йәһвәнең багышланган бар хезмәтчеләре, планнар корганда, Аллаһы Патшалыгын беренче урынга куярга тиеш. Син «барыннан да бигрәк, Аның [Йәһвәнең] Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен» эзлисеңме? (Мат. 6:33).

      «МИН... БАР НӘРСӘНЕ ЧҮП-ЧАР ДИП ИСӘПЛИМ»

      10, 11. а) Мәсихче булып киткәнче, Паул бар көчен нәрсәгә юнәлткән булган? б) Ни өчен Паулның максатлары тулысынча үзгәргән?

      10 Ә хәзер, әйдәгез, рәсүл Паул мисалын карап чыгыйк. Мәсихче булып киткәнче, күпләр аның алдында зур мөмкинлекләр ачыла дип уйлаган. Ул шул кәннәрдәге иң атаклы укытучыларның берсеннән яһүдләр канунына өйрәнгән. Аңа иң баш руханидан вәкаләт бирелгән булган. Һәм ул яһүд динендә күп кенә яшьтәшләреннән алга чыккан (Рәс. 9:1, 2; 22:3; 26:10; Гәл. 1:13, 14). Ләкин Паул Йәһвәнең яһүдләрне халык буларак кире какканын аңлагач, аның тормышы тулысынча үзгәргән.

      11 Паул яһүд дөньясында абруй казану Йәһвә алдында бернинди әһәмияткә ия булмаганын аңлаган; бу халыкның киләчәге булмаган (Мат. 24:2). Элек фарисей булган Паул Аллаһының ниятләрен аңлаган һәм вәгазь эшендә катнашуны зур хөрмәт дип санаган. Ул үзе элек мөһим дип санаган нәрсәләрне хәтта «чүп-чар» дип атаган. Паул яһүд динен калдырган һәм җирдәге гомеренең калган өлешен яхшы хәбәрне вәгазьләүгә багышлаган (Филиппуйлыларга 3:4—8, 15 не укы; Рәс. 9:15).

      ТОРМЫШЫГЫЗДА ИҢ МӨҺИМЕ НӘРСӘ?

      12. Суга чумдырылганнан соң, Гайсә үз көчен нәрсәгә туплаган?

      12 Нух, Муса, Иремия, Паул һәм Аллаһының башка күп кенә хезмәтчеләре үз вакытларының һәм көчләренең иң зур өлешен теократик эшләргә багышлаган. Алар безнең өчен яхшы үрнәк булып тора. Әлбәттә, Йәһвәгә багышланган хезмәтчеләрнең иң бөеге Гайсә (1 Пет. 2:21). Суга чумдырылганнан соң, Гайсә үзенең җирдәге тормышының калган өлешен яхшы хәбәрне вәгазьләүгә һәм Йәһвәгә дан китерүгә багышлаган. Димәк, Йәһвәне үз Хуҗалары итеп таныган мәсихчеләр үз тормышларында Аллаһыга хезмәт итүне беренче урынга куярга тиеш. Ә синең турында моны әйтеп буламы? Ничек без Йәһвәгә күбрәк хезмәт итеп, шул ук вакыт башка эшләребез турында да кайгырта алабыз? (Мәдхия 70:15; 144:2 не укы.)

      13, 14. а) Барлык багышланган мәсихче нәрсә турында уйланырга чакырыла? б) Аллаһы халкы нинди канәгатьлек кичерә ала?

      13 Күп еллар Йәһвә оешмасы мәсихчеләрне пионер хезмәте турында дога кылып уйланырга дәртләндереп тора. Төрле сәбәпләр аркасында Йәһвәнең кайбер хезмәтчеләре һәр ай 70 сәгать вәгазьли алмый. Алар моның аркасында күңелсезләнергә тиеш түгел (1 Тим. 5:8). Ә синең турында нәрсә әйтеп була? Син пионер хезмәтен булдыра алмассыңмы?

      14 Аллаһы хезмәтчеләренең быел март аенда нинди шатлык кичергәнен искә төшерик. Бу Искә алу кичәсе алдындагы ай иде, һәм ярдәмче пионерларның 30 яки 50 сәгать вәгазьләргәме икәнен сайларга махсус мөмкинлекләре булды (Мәд. 109:3). Миллионлаган абый һәм апа-кардәшләр ярдәмче пионер булып хезмәт итте, һәм җыелышларда гадәттән тыш зур куаныч һәм күтәренке рух хөкем сөрде. Андый шатлыкны ешрак кичерер өчен, син нинди дә булса үзгәрешләр ясый аласыңмы? Багышланган мәсихче, пионер булып хезмәт иткәндә, һәр көннең азагында зур канәгатьлек сизеп, болай дип әйтә ала: «Йәһвә, мин сиңа хезмәт итүдә хәлемнән килгәнен барысын да эшләдем».

      15. Яшь мәсихчеләргә белем алуга карата нинди максатлар куярга кирәк?

      15 Син мәктәпне тәмамлап барган яшь мәсихче икәнсәң, синең сәламәтлегең яхшыдыр һәм вазифаларың да күп түгелдер. Синең гомуми пионер хезмәтен башлау турында җитди уйлаганың бармы? Һичшиксез, мәктәп укытучылары, югары белем алу һәм карьера ясарга омтылу сиңа файда гына китерәчәк, дип чын күңелдән ышана. Әмма алар иҗтимагый оешмалар һәм финанс системасына таяна, ә боларның киләчәге юк. Икенче яктан, Йәһвәгә хезмәт итүдә уңышларга ирешергә тырышсаң, син чыннан да мөһим һәм дәвамлы максатларга омтылырсың. Шулай эшләп, син Гайсәнең камил үрнәгенә иярерсең. Андый акыллы карар сине бәхетле итәр. Ул сине яклар. Һәм бу синең Йәһвәгә багышлануың буенча яшәргә тәвәккәл булуыңны күрсәтәчәк (Мат. 6:19—21; 1 Тим. 6:9—12).

      16, 17. Мәсихчеләр үзләренә эшкә яисә башка шөгыльләргә кагылышлы нинди сораулар бирергә тиеш?

      16 Аллаһы хезмәтчеләренең күбесенә, гаиләләрен иң кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итәр өчен, күп вакыт эшләргә туры килә. Әмма кайберәүләр, бәлкем, кирәгеннән артык эшлидер (1 Тим. 6:8). Сәүдә дөньясы, безне үзе тәкъдим иткән күп товар һәм яңа чыккан һәр әйбердән башка яши алмавыбызга ышандырыр өчен, барысын да эшли. Шайтан дөньясы мәсихчеләрнең тормышларында беренче урында нәрсә булырга тиеш икәнен хәл итәргә тырыша. Ләкин без моңа юл куярга теләмибез (1 Яхъя 2:15—17). Ә пенсиягә чыкканнар турында нәрсә әйтеп була? Алар эшли алганның иң яхшысы — вакытларын пионер булып хезмәт итәр өчен куллану һәм Йәһвәгә хезмәт итүне беренче урынга кую.

      17 Йәһвәнең багышланган бар хезмәтчеләре үзләренә мондый сораулар бирә ала: тормышымда иң мөһиме нәрсә? Мин Патшалык эшләрен беренче урынга куяммы? Мин фидакарьлек рухы күрсәтүдә Гайсәгә охшарга тырышаммы? Гайсәнең үзенә иярергә дигән чакыруына буйсынаммы? Патшалыкны вәгазьләү эшенә яки башка теократик эшләргә күбрәк вакыт багышлар өчен, мин үз графигымны үзгәртә аламмы? Хәтта әлеге вакытта төрле шартлар аркасында хезмәтемне киңәйтә алмасам да, үземдә фидакарьлек рухы үстерүне дәвам итәмме?

      «ТЕЛӘК ҺӘМ СӘЛӘТ ТУДЫРА»

      18, 19. Сез нәрсә турында дога кыла аласыз, һәм ни өчен андый үтенеч Йәһвәне сәендерәчәк?

      18 Аллаһы халкының ашкынып хезмәт итүен күрү зур шатлык китерә. Әмма кайберәүләр, мөмкинлекләре булса да, үзләрендә пионер булырга теләк сизмидер яки моның өчен җитәрлек сәләтләре юк дип уйлыйдыр (Чыг. 4:10; Ирем. 1:6). Андый чакта нәрсә эшләргә? Йәһвәгә моның турында дога кылып, ярдәм сора. Паул үз имандашларына болай дип әйткән: «Аллаһы Үзенең игелекле ихтыяры белән, эш итү өчен, сездә теләк һәм сәләт тудыра» (Флп. 2:13). Хезмәтеңне киңәйтергә теләгең булмаса, Йәһвәдән моны эшләргә теләк уятуын һәм сәләт бирүен сора (2 Пет. 3:9, 11).

      19 Нух, Муса, Иремия, Паул һәм Гайсә тугры кешеләр булган. Алар үзләренең вакытын һәм көчен Йәһвәнең кисәтү хәбәрен игълан итәр өчен кулланган. Алар бернәрсәгә дә үз игътибарларын читкә алып китәргә юл куймаган. Хәзерге дөнья төзелешенең ахыры бик якын. Шуңа күрә безнең барыбызга да, тормышларын Аллаһыга багышлаган кешеләргә, Изге Язмалардагы шушы хезмәтчеләрнең искиткеч үрнәкләренә иярер өчен, хәлебездән килгәннең барысын да эшләгәнебезгә инанган булырга кирәк (Мат. 24:42; 2 Тим. 2:15). Шулай эшләп, без Йәһвәне сөендереп, аның мул фатихаларын ала алабыз. (Малахий 3:10 ны укыb.)

      [Искәрмәләр]

      a «Аллаһының Иремия аша безгә әйткән сүзе» (рус) дигән китапның 104—106 нчы битләрен кара.

      b Малахий 3:10: «Минем йортымда ризык булсын өчен, бар уңышларның уннан бер өлешен амбарга алып килегез һәм шулай итеп мине сынагызчы,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә,— сез бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын өчен, әллә мин күк капкаларын ачмаммы һәм өстегезгә фатихалар яудырмаммы?»

      [21 биттәге иллюстрация]

      Кешеләр Нухның кисәтүләренә колак салмаган

      [24 биттәге иллюстрация]

      Синең гомуми пионер хезмәтен башлау турында җитди уйлаганың бармы?

  • Алар изге рухтан рухландырылган булган
    Күзәтү манарасы 2012 | 15 июнь
    • Алар изге рухтан рухландырылган булган

      «Пәйгамбәрлек сүзе беркайчан да кеше ихтыярыннан бирелмәде, бәлки кешеләр Аллаһыдан килгән хәбәрне Изге Рухтан рухландырылып сөйләделәр» (2 ПЕТ. 1:21).

      УЙЛАНЫР ӨЧЕН СОРАУЛАР

      Аллаһы хәбәре изге рух ярдәмендә Изге Язмаларны язучыларга ничек итеп тапшырылган булган?

      Изге Язмаларның Аллаһыдан иңдерелгәнен күрсәтүче нинди дәлилләр бар?

      Аллаһы Сүзе өчен рәхмәт хисен саклар өчен, сез һәр көн нәрсә эшли аласыз?

      1. Ни өчен без Аллаһының рухландырылган Сүзенә мохтаҗ?

      БЕЗ кайдан килдек? Ни өчен без монда? Без кая барабыз? Ни өчен бу дөнья шундый? Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була? Бу сораулар кешеләрне бөтен дөнья буенча борчый. Бездә Аллаһының рухландырылган Сүзе булмаса, без бу һәм башка мөһим сорауларга җавапларны кайдан белер идек? Изге Язмалар булмаса, безгә үз тәҗрибәбездән генә өйрәнергә туры килер иде. Алай булган булса, без берәр кайчан «Ходайның... канунына» карата мәдхия җырлаучыныкы кебек хисләр кичерә алыр идекме? (Мәдхия 18:8 не укы.)

      2. Безгә Изге Язмалар өчен рәхмәт хисебезне сакларга нәрсә булышачак?

      2 Әмма, кызганычка каршы, кайберәүләр үзләренең Изге Язмалардагы хакыйкатькә карата беренче мәхәббәтенең суынуына юл куйган. (Ачылыш 2:4 не чагыштырыгыз.) Алар Йәһвәне сөендергән юлдан инде бармыйлар (Ишаг. 30:21). Андый хәл безнең белән беркайчан да булмасын. Без, Изге Язмаларга һәм аның өйрәтүләренә карата рәхмәт хисен саклар өчен, тырышлыклар куя алабыз һәм тиеш тә. Изге Язмалар — безнең кайгыртучан Барлыкка Китерүчебездән кыйммәтле бүләк (Ягък. 1:17). Безгә «Аллаһының сүзе» өчен рәхмәт хисебезне тирәнәйтергә нәрсә булышачак? Төп юлларның берсе — Аллаһының Изге Язмаларны язучыларны ничек җитәкләгәне турында уйлану. Моның өчен Изге Язмаларның Аллаһы тарафыннан рухландырылганын күрсәтүче күп дәлилләрнең кайберләрен искә төшерергә кирәк. Шулай эшләсәк, бездә Аллаһы Сүзен көн дә уку һәм аның киңәшләрен куллану теләге ныгыячак (Евр. 4:12).

      АЛАР НИЧЕК «ИЗГЕ РУХТАН РУХЛАНДЫРЫЛГАН»?

      3. Пәйгамбәрләр һәм Изге Язмаларны язучылар ничек «Изге Рухтан рухландырылган» булган?

      3 Изге Язмаларны 1 610 ел дәвамында — б. э. к. 1513 елдан алып б. э. 98 елына кадәр — 40 ка якын ир кеше язган. Аларның кайберәүләре «Изге Рухтан рухландырылган» пәйгамбәрләр булган. (2 Петер 1:20, 21 не укы.) «Рухландырылган» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «бер урыннан икенче урынга күтәреп бару яки күчерү» дигән мәгънә йөртә һәм аны «төрлечә тәрҗемә итеп була: хәрәкәткә китерелгән булу, йөртелгән булу, үзеңне алып барырга рөхсәт итү»a. Рәсүлләр 27:15 тә бу сүз җил эләктереп алган һәм билгеле юнәлештә алып киткән корабны сурәтләр өчен кулланыла. Пәйгамбәрлек итүчеләр һәм Изге Язмаларны язуда катнашучылар «Изге Рухтан рухландырылган» булган, ягъни Аллаһы үзенең эш итүче көче ярдәмендә алар белән аралашкан, аларны берәр нәрсәгә дәртләндергән һәм җитәкләгән. Шунлыктан алар үз уйларын түгел, ә Аллаһы фикерләрен язган. Кайчак пәйгамбәрләр һәм Изге Язмаларны язучылар үзләре әйткән пәйгамбәрлекләрнең яки язган хәбәрләрнең мәгънәсен хәтта аңламаган да (Дан. 12:8, 9). Әйе, «бөтен Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган» һәм анда кеше карашлары юк (2 Тим. 3:16).

      4—6. Йәһвә үз хәбәрен Изге Язмаларны язучыларга ничек итеп тапшырган булган? Мисал китерегез.

      4 Әмма ничек итеп Аллаһы хәбәре изге рух ярдәмендә Изге Язмаларны язучыларга тапшырылган булган? Аларга язасы хәбәр сүзгә-сүз бирелгәнме яки бирелгән фикерләрне алар үз сүзләре белән белдерә алганмы? Мисал өчен, директорның ничек хат яза алганын карап чыгыйк. Билгеле сүзләрне куллану мөһим булганда, ул хатны үзе яза яки сәркатибенә нәрсә язарга икәнен сүзгә-сүз әйтеп тора. Сәркатибе хатны бастырып чыгара, ә директор кул куя. Башка очракларда ул төп фикерләрне генә әйтә, ә сәркатибе хатны үз сүзләре белән яза. Шуннан соң директор хатны тикшереп, сәркатибенә үзгәрешләр кертергә кушарга мөмкин. Ахырда директор хатка кул куя, һәм ул аңардан килгән хат дип исәпләнә.

      5 Шуның кебек үк, Изге Язмаларның кайбер өлешләре Аллаһының «бармагы белән» язылган булган (Чыг. 31:18). Билгеле сүзләрне куллану мөһим булганда, Йәһвә нәрсә язарга икәнен сүзгә-сүз әйтеп торган. Мәсәлән, Чыгыш 34:27 дә без болай дип укыйбыз: «Раббы Мусага әйтте: „Мин әйткәннәрнең барысын да язып ал, чөнки бу — Минем синең белән һәм Исраил халкы белән төзегән килешү нигезе“». Шулай ук Йәһвә Иремия пәйгамбәргә болай дип әйткән: «Сиңа әйтәчәк барлык сүзләремне үзеңә китапка язып куй» (Ирем. 30:2).

      6 Әмма күпчелек очракта Аллаһы Изге Язмаларны язучыларның күңелләре һәм акылларына билгеле сүзләр түгел, ә могҗизалы рәвештә фикерләр салган. Шулай итеп ул аларга бу фикерләрне җиткерү өчен сүзләр сайларга ирек биргән. «Вәгазьче күңелгә хуш-хозур хикмәтле сүзләр табарга тырышкан; ул язганнар барысы да дөрес»,— дип әйтелә Вәгазьче 12:10 да. Инҗилнең бер китабын язучы Лүк «башыннан ук барысын да җентекләп тикшергәннән соң... вакыйгаларның барышын эзлекле рәвештә язарга дигән фикергә килгән» (Лүк 1:3, 4). Аллаһы үз хәбәренә кешеләрнең камил булмаулары аркасында хаталар кермәсен өчен изге рухны кулланган.

      7. Изге Язмаларны язар өчен кешеләрне куллануында Аллаһының акыллылыгы ничек чагылган?

      7 Изге Язмаларны язар өчен кешеләрне куллануында Аллаһының бөек акыллылыгы чагылган. Андагы сүзләр безгә мәгълүмат кенә түгел, ә шулай ук эмоцияләрне һәм хисләрне җиткерә. Йәһвә Изге Язмаларны язар өчен фәрештәләрне кулланган булса, нәрсә булыр иде? Алар кешеләргә генә хас булган курку, кайгы һәм өмет өзелү кебек хисләрне тасвирлый алыр идеме? Камил булмаган кешеләргә изге рух ярдәмендә алынган фикерләрне язу өчен сүзләр сайларга рөхсәт иткәнгә, Аллаһы үз хәбәрен күңелебезгә шулхәтле тирән үтеп керерлек итеп җиткергән!

      ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ АЛЛАҺЫДАН ИҢДЕРЕЛГӘНЕНӘ ДӘЛИЛЛӘР

      8. Ни өчен Изге Язмалар башка бер дини китапка да охшамаган дип әйтеп була?

      8 Изге Язмаларның Аллаһы тарафыннан рухландырылганын күрсәтүче бик күп дәлилләр бар. Башка бернинди дини китап та Аллаһы белән безне Изге Язмалар таныштырган кебек таныштыра алмый. Мәсәлән, индуизм китаплары безгә бу диннең йолалары, фәлсәфәсе, мифлары һәм әхлак кагыйдәләре турында сөйли. Буддизм китаплары монах ир-атлар һәм хатын-кызлар тотарга тиеш кагыйдәләрне аңлата. Аларда шулай ук буддизм тәгълиматлары һәм Будданың өйрәтүләре аңлатыла. Будда үзен аллаһы дип атамаган һәм Аллаһы турында бик әз сөйләгән. Конфуцианство китапларында үткәндә булган вакыйгалар, әхлак кагыйдәләре, сихерчелек һәм җырлар турында язылган. Ислам диненең изге китабы Аллаһы бер дип өйрәтә, һәм Аллаһыны киләчәкне күрүче итеп сурәтли, әмма анда, Изге Язмаларда меңләгән тапкыр очраган, Аллаһының исеме Йәһвә телгә алынмый.

      9, 10. Изге Язмалардан Аллаһы турында нәрсә белеп була?

      9 Күпчелек дини китапларда Аллаһы турында бик аз, яисә бөтенләй бернәрсә дә әйтелми. Изге Язмалар исә безгә Йәһвә Аллаһы һәм аның эшләре турында белергә ярдәм итә. Аннан Аллаһы шәхесенең күп якларын күреп була. Изге Язмаларда Аллаһының гаять зур көчле, акыллы һәм гадел икәнлеге генә түгел, ә шулай ук безне ярата икәне дә ачыла. (Яхъя 3:16; 1 Яхъя 4:19 ны укы.) Моннан тыш, Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Аллаһы кешеләрне аермый... Һәр халык арасында Аннан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль» (Рәс. 10:34, 35). Изге Язмаларның күп телләргә тәрҗемә ителүе бу хакыйкатьне раслый. Тел галимнәренең әйтүе буенча, бүген бөтен дөньяда якынча 6 700 телдә сөйләшәләр. Аларның якынча 100 е кешелекнең 90 процентына аңлаешлы. Ә Изге Язмалар тулысынча я өлешчә 2 400 дән күбрәк телгә тәрҗемә ителгән. Дөньядагы һәрбер кеше диярлек Изге Язмаларның, ким дигәндә, бер өлешен туган телендә укый ала.

      10 Гайсә болай дип әйткән: «Минем Атам һәрвакыт эшли, Мин дә эшлим» (Яхъя 5:17). Йәһвә — «гомердән гомергә» Аллаһы. Аның күпме эшләр башкарганы хакында уйлап кына карагыз! (Мәд. 89:3). Тик Изге Язмаларда гына Аллаһының үткәндәге, хәзерге һәм киләчәктә башкарачак эшләре турында язылган. Изге Язмалардан без шулай ук Аллаһыга нәрсә яраклы һәм нәрсә яраксыз икәнен беләбез, һәм анда безгә ничек Аллаһыга якынлашырга икәнлеге күрсәтелә (Ягък. 4:8). Бернинди дә шәхси омтылышлар һәм тормыш мәшәкатьләре безне Аллаһыдан аермасын.

      11. Изге Язмаларда нинди чиксез һәм ышанычлы акыл чагыла?

      11 Изге Язмаларда чагылган чиксез һәм ышанычлы акыллылык шулай ук бу китапның Аллаһы тарафыннан рухландырылганын күрсәтә. Рәсүл Паул болай дип язган: «Раббыга киңәш бирергә Аның уй-фикерләренә кем төшенгән?» (1 Көр. 2:16). Бу шигырь Ишагыйя пәйгамбәрнең үз замандашларына биргән мондый соравына нигезләнгән: «Йәһвә рухын кем үлчәгән һәм киңәш биреп, аны кем өйрәтә алсын?» (Ишаг. 40:13). Җавап ап-ачык: беркем дә. Менә ни өчен Изге Язмаларның никах, балалар тәрбияләү, күңел ачу, аралашу, эш сөю, намуслылык һәм әхлаклылыкка кагылышлы киңәшләрен куллану иң яхшы нәтиҗәләргә китерә! Изге Язмаларда начар киңәшләр юк. Кешеләрнең исә, киресенчә, яхшы нәтиҗәләргә генә китерә алган киңәш бирер өчен җитәрлек акыллары юк (Ирем. 10:23). Алар, үз киңәшләренең дөрес булмаганын аңлагач, аларны еш кына үзгәртә һәм төзәтә. «Кеше уйлары ыгы-зыгылы»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Мәд. 93:11).

      12. Гасырлар дәвамында Изге Язмаларны ничек итеп юк итәргә тырышканнар?

      12 Изге Язмалар Аллаһыдан иңдерелгән икәнен тарих та раслый. Үткәндә күп кешеләр Аллаһы хәбәрен юк итәргә тырышкан. Б. э. к. 168 елда Сурия патшасы Антиох IV рухландырылган Канун китапларын эзләп табарга һәм аларны яндырып юк итәргә тырышкан. Б. э. 303 елында Рим императоры Диоклетиан мәсихче очрашулар үткән урыннарны юк итәргә һәм аларның Язмаларын яндырырга кушучы указ чыгарган. Андый һөҗүмнәр ун ел буе дәвам ителгән. XI гасырдан соң Рим папалары, Аллаһы Сүзен гади халык теленә тәрҗемә итүгә каршы килеп, Изге Язмалардагы белемнең таралуын туктатырга тырышканнар. Шайтан һәм аның иярченнәренең тырышлыкларына карамастан, Изге Язмалар безнең көннәргә кадәр сакланган. Кешелеккә биргән үз бүләген Йәһвә беркемгә дә юк итәргә юл куймаган.

      КҮПЛӘРНЕ ЫШАНДЫРУЧЫ ДӘЛИЛЛӘР

      13. Изге Язмаларның рухландырылганын күрсәтүче тагын нинди дәлилләр китереп була?

      13 Изге Язмаларның Аллаһыдан иңдерелгәненә башка дәлилләр дә бар: башыннан алып ахырына кадәр бер тема булуы, фән һәм тарих ягыннан төгәллеге, пәйгамбәрлекләренең үтәлүе, язучыларының намуслылыгы, кеше тормышын үзгәртергә көче һәм 1 нче абзацтагы сорауларга канәгатьләнерлек җаваплар бирүе. Кайберәүләргә Изге Язмаларның Аллаһыдан иңдерелгәненә ышана башларга нәрсә ярдәм иткәнен карап чыгыйк.

      14—16. а) Мөселман, индуист һәм агностикны Изге Язмаларның Аллаһыдан иңдерелгәненә нәрсә ышандырган? б) Сез хезмәттә Изге Язмаларның Аллаһыдан иңдерелгәнен күрсәтүче нинди дәлилләрне кулланырга яратасыз?

      14 Әнвәрb Якын Көнчыгыш илләренең берсендә туып үскән һәм мөселман итеп тәрбияләнгән булган. Берникадәр вакыт ул Төньяк Америкада яшәгән һәм шулчак аның ишеген Йәһвә Шаһитләре шакыган. Ул болай дип сөйли: «Ул вакытта мин христиан диннәрен яратмый идем, чөнки аларның Тәре походлары һәм инквизиция турында белә идем. Әмма табигатем буенча кызыксынучан булганга, мин Изге Язмаларны өйрәнергә ризалаштым». Соңрак Әнвәр туган иленә кайтып киткән һәм аның Йәһвә Шаһитләре белән бәйләнеше өзелгән. Еллар узгач, ул Европага күченгән һәм яңадан Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Алган белемнәр ярдәмендә ул шундый нәтиҗәгә килгән: «Изге Язмалар пәйгамбәрлекләренең үтәлүе, анда баштан ахыргача бер тема булуы, каршылыклар булмавы һәм Йәһвә хезмәтчеләренең бер-берсен яратуы мине Изге Язмаларның Аллаһыдан булуына ышандырды». Әнвәр 1998 елны суга чумдырылган.

      15 Индуизм динен нык тоткан гаиләдә үскән уналты яшьлек кыз Аиша́ болай дип әйтә: «Мин гыйбадәтханәгә барганда яки авырлыклар белән очрашканда гына дога кыла идем, ә барысы әйбәт булганда Аллаһыны искә дә алмый идем». Ул болай дип дәвам итә: «Ләкин Йәһвә Шаһитләре ишегемне шакыгач, минем тормышым 180 градуска борылды». Изге Язмаларны өйрәнгәнгә, Аиша Аллаһыга дустына караган кебек карый башлаган. Изге Язмаларның Аллаһыдан иңдерелгәненә аны нәрсә ышандырган? Ул болай дип аңлата: «Изге Язмаларда мин барлык сорауларыма җавап таптым. Ул миңа Аллаһыны күрми торып, аңа иман үстерергә ярдәм итте, һәм моның өчен миңа гыйбадәтханәгә барырга, потларга сәҗдә кылырга кирәк булмады».

      16 Па́ула католиклар гаиләсендә тәрбияләнгән, әмма үскәч, үзен агностик дип исәпли башлаган. Моннан соң бер вакыйга булган. Ул болай дип сөйли: «Мин берничә ай күрешмәгән бер иптәшемне очраттым. Бу хиппи заманасы иде. Ул нык үзгәргән иде. Ул пөхтә итеп кырынган, чәчләрен алдырган һәм бик шат күренә иде. Мин аннан: „Синең белән нәрсә булды, син кайда булдың?“— дип сорадым. Ул Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаганын әйтте һәм миңа хакыйкать турында сөйли башлады». Изге Язмалардагы хакыйкать шундый көчкә ия булганын һәм кешене үзгәртә алганын күреп, Паула бу хәбәр белән кызыксына башлаган. Ахыр чиктә, ул Изге Язмаларның Аллаһыдан иңдерелгәненә инанган.

      «СИНЕҢ СҮЗЕҢ МИНЕМ АЯКЛАРЫМА — ЯКТЫРТКЫЧ»

      17. Аллаһы Сүзен һәр көн уку һәм укыганнарыгыз турында уйлану сезгә нинди файда китерәчәк?

      17 Изге Язмалар — Йәһвәнең үз изге рухы ярдәмендә биргән искиткеч бүләге. Аны һәр көн укудан шатлык табыгыз. Шулай итеп сезнең аңа һәм аның Авторына карата яратуыгыз үсәчәк (Мәд. 1:1, 2). Һәр өйрәнү алдыннан дога кылып, Аллаһыдан фикерләрегезне дөрес якка юнәлтсен өчен изге рухны сорагыз (Лүк 11:13). Изге Язмаларда Аллаһының фикерләре язылган, шуңа күрә укыганнарыгыз турында уйланганда, сез Аллаһы кебек уйларга өйрәнәсез.

      18. Ни өчен сез Изге Язмалардан белем алуыгызны дәвам итәргә телисез?

      18 Хакыйкатьне төгәл белүегез арта барганда, алган белемнәрегез буенча яшәгез. (Мәдхия 118:105 не укы.) Изге Язмаларга, көзгегә караган кебек, җентекләп карагыз. Үзгәртергә кирәк якларыгызны күрәсез икән, аларны үзгәртегез (Ягък. 1:23—25). Аллаһы Сүзен кылыч кебек кулланып, үз иманыгызны яклагыз һәм юаш кешеләрне ялган тәгълиматлардан азат итегез (Эфес. 6:17). Изге Язмаларны кулланганда, аны «Изге Рухтан рухландырылган» пәйгамбәрләрнең һәм башка ир кешеләрнең язганы өчен рәхмәтле булыгыз.

      [Искәрмәләр]

      a «A Greek-English Lexicon of the New Testament and Other Early Christian Literature».

      b Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

      [29 биттәге текст эчендә булган рамка]

      Изге Язмаларны һәр көн укыгыз, һәм сезнең аның Авторына карата яратуыгыз үсәчәк

      [26 биттәге иллюстрация]

      Хатка кем кул куя, шул хатның авторы дип исәпләнә

  • Сигез патша билгеле
    Күзәтү манарасы 2012 | 15 июнь
    • Сигез патша билгеле

      Данил һәм Ачылыш китапларындагы пәйгамбәрлекләр сигез патшаны, яки кеше идарәсен билгели һәм шулай ук кайсы артыннан кайсысы хакимлек итәчәген күрсәтә. Без, Изге Язмалардагы беренче пәйгамбәрлекне аңласак кына, шул пәйгамбәрлекләргә төшенә алырбыз.

      Тарих дәвамында Шайтан үзенең токымын төрле сәяси оешмаларга яки патшалыкларга берләштергән (Лүк 4:5, 6). Әмма бу патшалыкларның кайберләре генә Аллаһы халкына — Исраил халкына яки майланган мәсихчеләр җыелышына — көчле йогынты ясаган. Данил һәм Яхъяның күренешләрендә бу патшалыкларның сигезе генә сурәтләнә.

      [12, 13 биттәге схема/иллюстрацияләр]

      (Тулырак мәгълүмат басманың үзендә китерелә)

      ДАНИЛ КИТАБЫНДАГЫ АЧЫЛЫШ КИТАБЫНДАГЫ

      ПӘЙГАМБӘРЛЕКЛӘР ПӘЙГАМБӘРЛЕКЛӘР

      1. Мисыр

      2. Ассирия

      3. Бабыл

      4. Мидия белән

      Фарсы

      5. Греция

      6. Рим

      7. Британия һәм

      АКШa

      8. Милләтләр Лигасы

      һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы*

      АЛЛАҺЫ ХАЛКЫ

      Б.э.к. 2000 ел

      Ибраһим

      1500

      Исраил халкы

      1000

      Данил 500

      Б.э.к./Б.э.

      Яхъя

      Аллаһының Исраиле 500

      1000

      1500

      Б.э.2000 елы

      [Искәрмә]

      a Ахыр заманда бу патшаларның икесе дә идарә итә. 19 нчы битне кара.

      [Иллюстрацияләр]

      Зур тораташ (Дан. 2:31—45)

      Диңгездән чыккан дүрт җанвар (Дан. 7:3—8, 17, 25)

      Сарык һәм кәҗә (Дан., 8 нче бүлек)

      Җиде башлы җанвар (Ачыл. 13:1—10, 16—18)

      Ике мөгезле җанвар җиде башлы җанварның сынын ясарга куша (Ачыл. 13:11—15)

      [Кайсы чыганактан алынган]

      Photo credits: Egypt and Rome: Photograph taken by courtesy of the British Museum; Medo-Persia: Musée du Louvre Paris

  • Укучыларның сораулары
    Күзәтү манарасы 2012 | 15 июнь
    • Укучыларның сораулары

      Англия белән Америка бөтендөнья державасы Изге Язмаларда сурәтләнгән җиденче бөтендөнья державасы кайчан булып киткән?

      ▪ Набуходоносор патша күргән зур металл тораташ барлык бөтендөнья державаларын сурәтләми (Дан. 2:31—45). Бу тораташ, Данил вакытыннан алып идарә иткән һәм Аллаһы халкына көчле йогынты ясаган, биш патшалыкны гына аңлата.

      Данилның металл тораташны сурәтләвеннән шуны аңлап була: Англия белән Америка бөтендөнья державасы Римны яулап алмаячак, ә аның үзеннән барлыкка киләчәк. Данил әйткәнчә, тораташның аяклары, аякларының аскы өлеше һәм бармаклары тимердән торган. (Аякларның аскы өлеше белән бармаклардагы тимер кызыл балчык белән катышкан булганa.) Бу сурәтләүдән Англия белән Америка бөтендөнья державасының Римны символлаштырган тимер аяклардан барлыкка киләчәге күренә. Тарих бу тасвирлауның төгәл икәнлеген раслый. Британия Рим империясенең кечкенә өлеше булган, ләкин XVIII гасырның ахырында аның хакимлеге үсә башлаган. Соңрак Америка Кушма Штатлары көчле дәүләткә әверелгән. Шулай да алар әле Изге Язмалар пәйгамбәрлегендәге җиденче держава булып китмәгән. Ни өчен? Чөнки Британия белән Кушма Штатлар әле бергә тыгыз эш итмәгән. Алар Беренче бөтендөнья сугышы вакытында гына бергәләшеп тыгыз эш итә башлаган.

      Ул вакытта «Патшалык кешеләре» аеруча Кушма Штатларда актив булганнар, һәм аларның бөтендөнья баш идарәсе Бруклинда (Нью-Йорк) урнашкан булган (Мат. 13:36—43). Майланганнар сыйныфының әгъзалары Британия империясенең идарәсе астында булган илләрдә дә ашкынып вәгазьләгән. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Британия һәм Кушма Штатлар, үзләренең сәяси дошманнарына каршы бергә сугышканда, үзара тыгыз бәйләнешкә кергәннәр. Шулай ук алар сугыш сәбәпле үскән милләтчелек аркасында, Аллаһы «хатыны» нәселенең өлеше булганнарга дошманлык иткән. Бу хөкүмәтләр аларның басмаларын тыйган һәм вәгазьләү эшендә җитәкчелек алган мәсихчеләрне төрмәгә ташлаган (Ачыл. 12:17).

      Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрдән күренгәнчә, җиденче бөтендөнья державасы, Британиянең хакимлеге үсә башлаганда, XVIII гасырның ахырында барлыкка килмәгән. Андый дәрәҗәгә ул Раббының көне башланганда гына ирешкәнb.

      [Искәрмәләр]

      a Тимергә катышкан кызыл балчык тимер сыман Англия белән Америка бөтендөнья державасының хакимлегендә булган кешеләрне символлаштыра. Вакыт узу белән балчык бу бөтендөнья державасының хакимиятен киметкән.

      b Бу яңа аңлау, һәм ул «Данил пәйгамбәрлегенә игътибарлы булыгыз!» (рус) дигән китапның 57 нче биттәге 24 нче абзацта һәм 56 нчы, 139 нчы битләрдәге схемаларда китерелгән мәгълүматны төзәтә.

      [19 биттәге иллюстрация]

      1918 елның июнь аенда Күзәтү манарасының баш идарәсеннән сигез кардәш төрмәгә утыртылган булган

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу