Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 81 мәкалә
  • Сиңа кызыксыз булса, нәрсә эшләргә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сиңа кызыксыз булса, нәрсә эшләргә?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Нәрсә белергә кирәк?
  • Нәрсә эшләп була?
  • Балагызга күңелсез булса
    Гаилә өчен ярдәм
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 81 мәкалә
Яшүсмер малайның күп электрон җайланмалары бар, ләкин ул түшәмгә карап ята

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Сиңа кызыксыз булса, нәрсә эшләргә?

Кайберәүләр өчен яңгырлы көнне һич нәрсә эшләмичә һәм һич кая бармыйча өйдә утырудан да яманрак нәрсә юк. «Андый чакта,— ди Роберт исемле егет,— мин нәрсә эшләргә белмим, миңа күңелсез».

Синең белән дә шулай булганы булдымы? Булса, бу мәкаләдә язылганнар сиңа файдалы булыр!

  • Нәрсә белергә кирәк?

  • Нәрсә эшләп була?

  • Яшьтәшләрең сөйли

Нәрсә белергә кирәк?

  • Электрон җайланмалар ярдәм итәмәскә мөмкин.

    Интернетта утырып күп вакыт үткәреп була, әмма шулай эшләсәң, иҗатсыз яши башлавың һәм сиңа кызыксыз булып китүе бар. «Бер мәл үзеңнең һич нәрсә турында уйламыйча экранга текәлеп утырганыңны аңлыйсың»,— дип әйтә 21 яшьтәге Джереми.

    Елена исемле яшь хатын-кыз моңа охшаш фикер әйтә. «Техниканың файдасы чикле. Ул реаль дөньяны шулкадәр оныттыра ки, аны читкә куйгач, тормыш тагы да кызыксызрак булып китә».

  • Эшкә мөнәсәбәтнең мөһимлеге.

    Буш вакытыңны меңләгән эш табып үткәрү дөрес булыр идеме? Эшне яратып эшләсәң, вакыт тиз үтә. Моның турында Карен исемле бер яшь хатын-кыз менә нәрсә әйтә: «Мәктәптә укыганда, минем һәрвакыт эшлисе эшләрем бар иде, ләкин вакыт әкрен үтә иде. Эшкә күңелне бирергә кирәк».

Син белә идеңме? Буш вакыт сине иректән мәхрүм итми, киресенчә, илһам бирә, рухландыра, иҗатчан кеше итә.

Чүлмәктәге гөл өстендә гитара, ручка, кәгазь һәм рәссам палитрасы үсә

Буш вакыт илһам бирә, рухландыра, иҗатчан кеше итә

Нәрсә эшләп була?

Төрле нәрсәләргә кызыксынуыңны арттыр. Яңа дуслар тап. Берәр мавыктыргыч шөгыль тап. Яңа темаларга өйрәнү үткәр. Кызык нәрсәләр күп булса, өйдә берүзең калу куркыныч булмас, ә башкалар белән булганда, вакыт тагы да тизрәк үтәр!

Изге Язмалардагы принцип: «Кулыңнан килгәннең барысын да тырышып эшлә» (Вәгазьче 9:10).

«Күптән түгел генә кытай теленең мандарин диалектын өйрәнә башладым. Белгәннәремне көн дә практикага кертәм. Шундый шөгыльне күптән табасы иде шул! Миңа тырышып эшләргә ошый. „Миңа кызыксыз булса, нәрсә эшләргә?“ — дип уйлап тормыйм да» (Мелинда).

Максатыңа игътибар тупла. Эшнең максатын белсәң, сиңа бу эшне башкару авыр булмас. Укудан мәгънә тапсаң, вакыт мәктәптә тиз үтәр.

Изге Язмалардагы принцип: «Кеше өчен... тырыш хезмәте белән җанына рәхәтлек китерүдән яхшырак нәрсә юк» (Вәгазьче 2:24).

«Мәктәпне тәмамлар алдыннан, мин, артта калганга, көненә сигез сәгать дәресләр ясап үткәрә идем. Вакыт әкрен үтте дип әйтмәс идем. Ник дисәгез, мин укуның мәгънәсен белә идем. Минем укып чыгасым килә иде. Ә мавыгып киткәч, дәрт барлыкка килде» (Ханна).

Уңай караш сакларга тырыш. Нинди генә мавыктыргыч эш булмасын, кайчак ул да бер төрле эшкә әйләнә. Иң яхшы дусларыңның да үз планнарын үзгәртүләре бар, шулай итеп, синең буш вакытың барлыкка килүе бар. Шартлар аркасында бәхетеңне югалтма, уңай караш үстер.

Изге Язмалардагы принцип: «Шат күңелле көн дә бәйрәм итә» (Гыйбрәтле сүзләр 15:15).

«Дустым миңа киңәш бирде: берүзең калуыңнан шатлык тап. Башкалар белән дә вакыт үткәрергә, берүзеңә дә калырга кирәк. Шуңа өйрәнеп, син кыйммәтле тәҗрибәле тупларсың» (Айви).

Яшьтәшләрең сөйли

Ханна

«Элек мин кешеләрдән алар кызык яши дип көнләшә идем. Әмма соңрак мин аңладым: аларның тормышларын шөгыльләре кызык итә. Шуңа күрә мин үземә берәр шөгыль табарга булдым. Төрле нәрсәләр белән мавыга һәм кызык темаларга өйрәнү үткәрә башладым. Белем горизонтын киңәйткәндә, барысы да кызык булып китә һәм кызыксызлык юкка чыга» (Ханна).

Калеб

«Яшүсмер чагымда мин, кызыксыз булса, нәрсә эшләргә белми идем, шуңа күрә көннәр буе видеоуеннар уйный идем. Үсә төшкәч, мин видеоуеннар уйнауның начар ягын күрдем. Буш вакытыңны уйнап үткәреп була, әмма уйнап бетергәч, буш кул белән каласың. Мин тормышымны кызыклы итәргә өйрәндем» (Калеб).

Микаэла

«Кешеләрнең үзем белән кызыксынуларын теләсәм, миңа үземә алар белән кызыксынырга кирәк. Ярый әле мин моны аңладым, югыйсә, көннәрем элек сыман озын булыр иде һәм вакыт әкрен үтәр иде. Кешеләр белән кызыксына башлагач, мин инде, кызыксыз булса, нәрсә эшләргә дип уйламыйм. Хәзер мин өйдә берүзем калуымнан шатлык табам, чөнки бик сирәк берүзем калам» (Микаэла).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу