120 НЧЕ ҖЫР
Мәсих кебек юаш булыгыз
Бастырылган версия
1. Бик зур хакимлек Мәсихкә бирелгән.
Шулай да Гайсә тыйнаклык саклаган,
Горур, тәкәббер булмаска өйрәткән,
Безгә юашлык үрнәген калдырган.
2. Эштән йончыган, алҗыган кешегә:
«Авыр йөгеңне сал миңа»,— ди Гайсә.
Мәсих басынкы һәм юаш булганга,
Аның янына килүче шатлана.
3. Омтылмыйбыз гел беренче булырга
Һәм һәрвакытта бәхәстә җиңәргә.
Бөтен тыңлаучан һәм юаш кешеләр
Җирдә тынычлык кичереп яшәрләр.
(Гыйб. сүз. 3:34; Мат. 5:5; 23:8; Рим. 12:16 да кара.)