Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mrt 32 мәкалә
  • Үзеңне ялган мәгълүматтан сакла

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Үзеңне ялган мәгълүматтан сакла
  • Төрле темалар
  • Охшаш мәкаләләр
  • Бала һәм социаль челтәрләр (1 нче өлеш). Балам социаль челтәрләрне кулланырга тиешме?
    Гаилә өчен ярдәм
  • Социаль челтәрләр миңа ничек тәэсир итә?
    Яшьләрнең сораулары
  • Ялган мәгълүматтан сакланыгыз
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2023)
  • Социаль челтәрләр балагызга зыян китерә аламы? Әти-әниләргә Изге Язмалар булыша ала
    Төрле темалар
Күбрәк карарга
Төрле темалар
mrt 32 мәкалә
Бер кеше күп кенә чыганаклар тәкъдим иткән мәгълүматны тикшерә.

Үзеңне ялган мәгълүматтан сакла

Безнең көннәрдә күп кенә һәм төрле мәгълүмат таратыла. Андагы киңәшләр безгә имин һәм сәламәт тормыш алып барырга булыша ала. Ләкин сак булырга кирәк, чөнки мондый капканнар бар:

  • Дөрес булмаган фикер тудыручы яңалыклар

  • Ялган хәбәрләр

  • Нигезсез имеш-мимешләр

КОВИД-19 пандемиясе вакытында БМО ның генераль сәркатибе башка бер пандемия — ялган тарату пандемиясе тарала дип әйткән. Ул болай дигән: «Медицина буенча зыянлы киңәшләр саны арта бара. Ялган хәбәрләр яңгырый. Интернетта төрле имеш-мимешләр таратыла. Вирустан да тизрәк нәфрәт тарала. Моның аркасында кешеләргә һәм төрле төркемнәргә шик белән карый башлыйлар».

Әлбәттә, ялган мәгълүмат инде күптәннән таратыла. Ләкин Изге Язмаларда безнең көннәр турында алдан ук болай дип язылган булган: «Явызлар һәм алдакчылар, башкаларны да юлдан яздырып һәм үзләре дә юлдан язып, начарланганнан начарлана барачаклар» (2 Тимутигә 3:1, 13). Ә интернет ярдәмендә, без, үзебез дә моны абайламыйча, ялган яңалыкларны алып, аларны җиңел генә тарата башлыйбыз. Нәтиҗәдә, безнең электрон почтабыз һәм башка кулланылган каналларыбыз бозып күрсәтелгән фактлар, ярым ялган хәбәрләр белән тула.

Безгә үзебезне андый ялганнан һәм имеш-мимешләрдән ничек якларга? Безгә Изге Язмалардан кайбер принциплар булыша ала.

  • Бер кеше күргән һәм ишеткән нәрсәләр турында уйлап тора.

    Ишеткән я күргән һәр нәрсәгә ышанмагыз

    Изге Язмаларда болай диелә: «Беркатлы кеше һәр сүзгә ышана, ә алдын-артын уйлаучы һәр адымын үлчәп атлый» (Гыйбрәтле сүзләр 14:15).

    Сак булмасак, ялганга ышанып эш итүебез бар. Мәсәлән, хәзер интернетта, аеруча социаль челтәрләрдә, кыска язулы рәсемнәр я кыска видеоларны күреп була. Аларны мем дип атыйлар, һәм алар еш кына кешедә елмаю уятыр өчен куела. Ләкин андый видеолар я рәсемнәрнең чын мәгънәсен аңлар өчен аларның контекстын күрергә кирәк, ә контекстсыз алар хәтта дөрес булмаган фикер тудырырга мөмкин. Кайберәүләр, берәр кеше турында хәтта видео ясый: имеш карагыз һәм тыңлагыз бу кеше нәрсә эшләгән я нәрсә әйткән! Ә, чынлыкта, ул кеше андый эшләр эшләмәгән һәм андый сүзләр әйтмәгән.

    «Ялган мәгълүмат тарату принципларын тикшерүче белгечләр социаль челтәрләрне тикшергәндә, шуңа тап була: андагы аудио һәм видео материал, мемлар кебек, контекстсыз күрсәтелә һәм кешедә ялгыш фикер тудыра» (Axios Media)

    Үзегезгә сорау бирегез: «Бу чыннан да яңалыкмы я фейкмы?»

  • Лупа

    Мәгълүмат чыганагы һәм эчтәлеге ышанычлымы икәнен тикшерегез

    Изге Язмаларда болай диелә: «Һәр нәрсәнең дөрес булуын тикшерегез» (1 Тисалуникәлеләргә 5:21).

    Берәр мәгълүматка ышаныр я берәрсенә җибәрер алдыннан, хәтта аңа күпләр ышанса да һәм яңалыкларда ул кат-кат яңгыраса да, аның дөрес булуын тикшерегез. Ничек?

    Чыганак ышанычлымы? Моны тикшерегез. Яңалык компанияләре я башка оешмалар мәгълүматны үз мәнфәгатьләреннән чыгып үзгәртеп тапшырырга мөмкин. Бер оешма яңалыкларын башка оешма компаниясе белән чагыштырыгыз. Кайвакыт дуслар ялган мәгълүматны, үзләре дә абайламыйча, бер-берсенә җибәрә. Әмма шул мәгълүматны төп чыганагыннан үзегез тикшермичә, аңа ышанырга ашыкмагыз.

    Эчтәлеге актуальме һәм төгәлме? Моны тикшерегез. Даталарны, фактларны һәм дәлилләрне тикшерегез. Әгәр катлаулы материал гадиләштерелеп бирелсә я мәгълүматның максаты хисләр тудыру булса, аеруча сак булыгыз.

    «Бүген кулларны юу мөһим булган кебек, фактларны тикшерү дә бик мөһим» (Сридхар Дхармапури, БМОның азык-төлек һәм туклану иминлеге буенча баш вәкиле).

    Үзегезгә сорау бирегез: «Бу яңалыкларда фактлар я берәр кемнең шәхси фикере генә китереләме? Мәгълүмат бар яклардан карала, я бер яктан гынамы?»

  • Тикшерергә булышучы исемлек.

    Үз карашларыгызга түгел, ә фактларга нигезләнегез

    Изге Язмаларда болай диелә: «Үз йөрәгенә таянучы — акылсыз» (Гыйбрәтле сүзләр 28:26).

    Без үзебез ышанырга теләгән нәрсәгә ышанырга һәвәс. Һәм Интернет компанияләре моны исәпкә ала. Алар без эзләгән мәгълүматка анализ ясыйлар һәм аны исәпкә алып безгә тиешле материал тәкъдим итәләр. Ләкин нәрсәнедер ишетергә теләсәң дә, бу син алырга тиеш мәгълүмат дигәнне әле аңлатмый.

    «Кешеләр алган мәгълүматка анализ ясарга һәм эзлекле итеп фикер йөртергә сәләтле. Ләкин теләкләр, хыяллар, куркулар һәм омтылышлар акылыбызга каршы эш итәргә этәрә. Нәтиҗәдә, без үзебез нәрсәгә ышанырга телибез, шул мәгълүматны кабул итә башлыйбыз» (Питер Дитто, социаль психолог).

    Үзегезгә сорау бирегез: «Мин бу хәбәрне, аңа ышанырга теләгәнгә генә, дөрес дип саныйммы?»

  • Ялган мәгълүматны чүп-чар чиләгенә ташлыйлар.

    Ялган мәгълүмат таратмагыз

    Изге Язмаларда болай диелә: «Ялган хәбәр таратмагыз» (Чыгыш 23:1).

    Истә тотыгыз: сез тараткан мәгълүмат башка кешенең уйларына һәм эшләренә тәэсир итә ала. Ялган мәгълүматны хәтта үзегез дә абайламыйча тараткан булсагыз, бу зыян китерергә мөмкин.

    «Мондый киңәшне тотыгыз: ашыкмагыз, туктагыз һәм үзегезгә сорау бирегез: „Бу хәбәр ышанычлымы?” Һәр кеше бу киңәш буенча эш итсә, интернетта ялган мәгълүмат әзрәк булыр иде» (Питер Адамс, News Literacy Project, баш вице-президент).

    Үзегезгә сорау бирегез: «Бу хәбәр белән уртаклашыр алдыннан мин аның дөреслеген тикшердемме?»

Ялган имеш-мимешләр

«Ялган имеш-мемешләр, аеруча безнең көннәрдә, кешеләрнең уй-фикер йөртүләренә һәм тәртипләренә бик нык тәэсир итә»,— дип әйтә психолог-тикшерүче Шона Боуз. Ялган имеш-мимешләр турында нәрсә белергә кирәк?

Ялган имеш-мимешләр нәрсә ул? Мондый караш киң таралган: андый имеш-мимешләрне бик куәтле кеше төркемнәре я бик зур йогынты ясый торган кешеләр тарата. Алар яшерен генә зур һәм һәлакәтле вакыйгалар планлаштыралар. Андый караш нинди зыян китерә?

Ни өчен андый караш куркыныч? Андый караш ышанычлы мәгълүмат чыганакларына ышанычны какшата. Кайберәүләр шул карашка бирелеп, саклык чараларыннан һәм медицина процедураларыннан баш тарта. Берәр төркем һәлакәтле вакыйгаларда гаепле дигән караш таратылса, ул төркемгә шик һәм нәфрәт белән карый башлыйлар.

Ни өчен андый караш бик популяр? «Британия энциклопедиясе» буенча, андый имеш-мимешләр аеруча «хаос, билгесезлек, сугышлар, сәяси кризислар, пандемия, цунами һәм җир тетрәүләр кебек, табигать афәтләре вакытында» популяр булып китә. Андый чорда кешеләр имеш-мимешләргә ышанырга һәвәс. Чөнки ишеткәннәре үз карашлары белән туры килә һәм туган авыр хәлләрне һәм һәлакәтле вакыйгаларны аңлата.

Изге Язмалар ничек булыша ала? Изге Язмаларда гамәли киңәшләр бар. Алар безгә авыр чорларда чиктән тыш борчылуларга бирешмәскә булыша. Анда шул авырлыкларның чын сәбәбе һәм алар ничек хәл ителәчәк икәне аңлатыла. Күбрәк белер өчен «Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк?» дигән видеороликны карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу