Рух «Аллаһының тирәнлекләрен» тикшерә
«Рух һәрнәрсәне, хәтта Аллаһының тирәнлекләрен дә тикшерә» (1 КӨР. 2:10).
1. Рәсүл Паул 1 Көринтлеләргә 2:10 да изге рухның нинди роленә игътибар иткән, һәм нинди сораулар туа?
ЙӘҺВӘНЕҢ изге рухының эш итүе өчен без бик рәхмәтле була алабыз! Изге Язмаларда бу рух яклаучы, бүләк, раслаучы һәм Аллаһыга безнең өчен ялваручы итеп сурәтләнә (Яхъя 14:16; Рәс. 2:38; Рим. 8:16, 26, 27). Рәсүл Паул изге рухның мондый мөһим роленә дә басым ясаган: «Рух һәрнәрсәне, хәтта Аллаһының тирәнлекләрен дә тикшерә» (1 Көр. 2:10). Чыннан да, Йәһвә изге рухын тирән рухи хакыйкатьләрне ачар өчен куллана. Бу ярдәм булмаса, без Йәһвәнең ниятләрен ничек аңлый алыр идек? (1 Көринтлеләргә 2:9—12 не укы.) Әмма берничә сорау туа: Рух «Аллаһының тирәнлекләрен» ничек тикшерә? Йәһвә бу хакыйкатьләрне б. э. I гасырында кем аша ачыклаган? Рух безнең көннәрдә бу тирәнлекләрне ничек һәм кем аша ачыклый?
2. Рух нинди ике юл белән эш итәргә тиеш булган?
2 Гайсә рухның ике төрле юл белән эш итәчәгенә игътибар иткән. Үз үлеме алдыннан ул шәкертләренә болай дигән: «Минем исемемнән Ата җибәрәчәк Яклаучы-Юатучы — Изге Рух — сезне һәрнәрсәгә өйрәтәчәк һәм Мин сезгә сөйләгәннәрнең һәммәсен дә хәтерегезгә төшерәчәк» (Яхъя 14:26). Изге рух шулай итеп өйрәтүче һәм хәтергә төшерүче булып эш итәргә тиеш булган. Өйрәтүче буларак ул мәсихчеләргә элек аңлашылмаган хакыйкатьләрне үзләштерергә ярдәм иткән. Хәтергә төшерүче буларак ул аларга инде билгеле булган нәрсәләрне искә төшереп, дөрес кулланырга булышкан.
Беренче гасырда
3. «Аллаһының тирәнлекләренең» әкренләп ачылачагы Гайсәнең нинди сүзләреннән күренә?
3 Гайсә үзе үз шәкертләрен аларга билгеле булмаган күп хакыйкатьләргә өйрәткән. Шулай да аларга әле күп нәрсәне белергә кирәк булган. «Сезгә сөйлисе сүзләрем бик күп, әмма сез аларны хәзер кабул итә алмассыз. Ул — хакыйкать Рухы — килгәч, сезгә тулы хакыйкатькә юл күрсәтеп торачак»,— дигән Гайсә рәсүлләренә (Яхъя 16:12, 13). Шулай итеп ул рухи тирәнлекләрнең изге рух аша әкренләп ачылачагын күрсәткән.
4. Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә изге рух ничек өйрәтүче һәм хәтергә төшерүче булып эш иткән?
4 Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәмендә Иерусалимда бергә җыелган 120 шәкерт «хакыйкать Рухы» белән сугарылган булган. Бу күренеп һәм ишетелеп торган (Рәс. 1:4, 5, 15; 2:1—4). Һәм шәкертләр төрле телләрдә «Аллаһының бөек эшләре хакында» сөйли башлаган (Рәс. 2:5—11). Менә хәзер яңа нәрсәнең ачылуы вакыты җиткән. Йоил пәйгамбәр изге рухның бу коелуы турында алдан әйткән булган (Йоил 2:28—32). Андагы кешеләр моның көтелмәгән юл белән үтәлүен күргәннәр, һәм рәсүл Петер бу вакыйганы аңлатырга булган. (Рәсүлләр 2:14—18 не укы.) Изге рух аңа бу хәлнең борынгы пәйгамбәрлекнең үтәлеше икәнлеген ачыклап, өйрәтүче булып эш иткән. Рух шулай ук Петергә Йоил сүзләрен дә һәм Давытның ике мәдхиясен дә исенә төшереп, хәтергә төшерүче булып та эш иткән (Мәд. 15:8—11; 109:1; Рәс. 2:25—28, 34, 35). Бөтен җыелган халыкның күргәннәре һәм ишеткәннәре чыннан да Аллаһының тирәнлекләре булган.
5, 6. a) Б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң яңа килешү турында нинди сораулар булган? б) Бу сорауларны кем карап чыккан, һәм ничек алар чишелгән булган?
5 Шулай да беренче гасыр мәсихчеләренә әле күп нәрсәләрне аңларга кирәк булган. Мәсәлән, Илленче көн бәйрәмендә гамәлгә аша башлаган яңа килешү турында күп сораулар булган. Бу яңа килешүгә яһүдләр һәм прозелитлар гына керергә тиеш булганмы? Мәҗүсиләр анда керерме һәм изге рух белән майланырмы? (Рәс. 10:45). Мәҗүси ир-атларга, Муса канунына буйсынып, сөннәткә утыртылырга кирәк булганмы? (Рәс. 15:1, 5). Бу бик мөһим сораулар булган. Йәһвәнең рухына бу тирәнлекләрне тикшерергә кирәк булган. Әмма кем аша ул эш итәр?
6 Туган һәр бәхәсле сорауны җаваплы кардәшләр карап чыккан. Петер, Паул һәм Барнаб җитәкче советның сөннәткә утырту турындагы сорау каралган очрашуында булганнар һәм Йәһвәнең сөннәткә утыртылмаган мәҗүсиләргә мөнәсәбәте турында сөйләгәннәр (Рәс. 15:7—12). Моны Еврей Язмалары нигезендә һәм изге рух ярдәме белән карап чыккач, җитәкче совет билгеле бер карарга килгән. Аннары алар бу карарны җыелышларга хат аша белдергән. (Рәсүлләр 15:25—30; 16:4, 5 не укы; Эфес. 3:5, 6.)
7. Тирән хакыйкатьләр ничек ачыкланган булган?
7 Башка күп хакыйкатьләр Яхъя, Петер, Ягъкуб һәм Паулның Аллаһы тарафыннан рухландырылган язулары аша аңлатылган булган. Әмма Грек Язмалары язылып беткәннән соң пәйгамбәрлек итүләр тукталган һәм белемнәр инде могҗиза аша ачылмаган (1 Көр. 13:8). Рух өйрәтүче һәм хәтергә төшерүче булып эш итүен дәвам итәрме? Ул мәсихчеләргә Аллаһының тирәнлекләрен тикшерергә булышырмы? Пәйгамбәрлек буенча, әйе.
Ахыр заман вакытында
8, 9. Ахыр заманда кем рухи аңлау белән «балкып торачак»?
8 Ахыр заман турында әйткәндә, Аллаһының фәрештәсе болай дип алдан әйткән: «Аңлаучылар күк йөзе кебек, һәм күпләрне тәкъвалыкка китерүчеләр йолдызлар кебек мәңге-мәңгегә балкып торачак... Һәм чын белем артачак» (Дан. 12:3, 4). Кем аңлаучы булачак һәм кем балкып торачак? Гайсә моны тиле бодай турындагы хикәясендә ачыклаган. «Дөнья бетү» турында әйткәндә, ул: «Тәкъва кешеләр Аталарының Патшалыгында кояштай балкып торырлар»,— дигән (Мат. 13:39, 43). Гайсә «тәкъва кешеләрне» «Патшалык кешеләре» дип атаган, ягъни бу майланган мәсихчеләр (Мат. 13:38).
9 Барлык майланган мәсихчеләр «балкып торачакмы»? Ниндидер мәгънәдә, әйе, чөнки бар мәсихчеләр вәгазьләү вә шәкертләр булдыру эшендә катнаша һәм бер-берсен очрашуларда ныгыта. Майланганнар бу яктан үрнәк булып тора (Зәк. 8:23). Әмма өстәвенә ахыр заманда тирәнлекләр дә ачыкланырга тиеш булган. Чөнки Данил пәйгамбәрлеге бу вакытка кадәр «мөһерләп куелган» булган (Дан. 12:9). Рух бу тирәнлекләрне ничек һәм кем аша ачыклар?
10. a) Рух соңгы көннәрдә тирән хакыйкатьләрне кем аша ачыклый? б) Йәһвәнең бөек рухи гыйбадәтханәсе турындагы хакыйкатьләр ничек ачыкланган? Аңлатыгыз.
10 Безнең көннәрдә берәр рухи хакыйкатьнең ачыклануына вакыт килеп җиткәч, изге рух Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсендәге «ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең» җаваплы вәкилләренә әлегә кадәр аңлашылмаган тирән хакыйкатьләрне аңларга ярдәм итә (Мат. 24:45; 1 Көр. 2:13). Җитәкче совет җыелып, яңадан тикшерелгән аңлатмаларны карап чыга һәм үзгәрешләр кирәкме икәне турында карарга килә (Рәс. 15:6). Аннары алар үзгәртелгән аңлатуны, барысы да файда алсын өчен, бастыра (Мат. 10:27). Вакыт узу белән, бәлкем, тагын аңлатмалар кирәк булыр, һәм алар да ачыктан-ачык бастырылачак. («Рухи гыйбадәтханәнең мәгънәсен рух ничек ачкан?» дигән рамканы кара.)
Бүгенге көндә
11. Изге рух Аллаһының тирәнлекләрен ачыклаганга, бу бар мәсихчеләргә нинди файда китерә?
11 Изге рух Аллаһының тирәнлекләрен ачыклаганга, бу бар тугры мәсихчеләргә файда китерә. Без дә, беренче гасырдагы мәсихчеләр кебек, изге рух ярдәме белән өйрәнгәннәребезне аңлыйбыз, исебезгә төшерәбез һәм кулланабыз (Лүк 12:11, 12). Бастырып чыгарылган тирән рухи хакыйкатьләрне аңлар өчен, безгә бик укымышлы булырга кирәк түгел (Рәс. 4:13). Без Аллаһының тирәнлекләрен аңлавыбызны ничек яхшырта алабыз? Берничә киңәш карап чыгыйк.
12. Нинди очракта без изге рух сорап дога кылырга тиеш?
12 Изге рухны сорап, дога кыл. Рухи ризык белән тукланыр алдыннан без иң беренче, изге рух безнең белән җитәкчелек итсен өчен, дога кылырга тиеш. Өйрәнер өчен вакытыбыз әз булганда да я берүзебез генә өйрәнгәндә дә, дога кылу мөһим. Андый басынкы үтенечләр күктәге Атабызның йөрәген сөендерәчәк. Гайсә әйткәнчә, Йәһвә эчкерсез догаларыбызга җавап итеп изге рухын мул итеп бирәчәк (Лүк 11:13).
13, 14. Очрашуларга әзерләнү Аллаһының тирәнлекләрен аңларга ничек ярдәм итә?
13 Очрашуларга әзерлән. Без хезмәтче төркеме аша «ризыкны үз вакытында» алабыз. Бу хезмәтче рухи ризыкны биреп вә җыелышларда өйрәнер өчен һәм аларны үткәрер өчен программа төзеп, үз вазифасын үти. Шуңа күрә бар «имандашларга» бирелгән мәгълүматларны җентекләп карап чыгу мөһим (1 Пет. 2:17; Көл. 4:16; Яһүд 3). Бирелгән күрсәтмәләрне бар тырышлыгыбызны куеп үтәсәк, без изге рух җитәкчелеге буенча эш итәбез (Ачыл. 2:29).
14 Мәсихче очрашуларга әзерләнгәндә, Аллаһы Сүзеннән китерелгән һәр шигырьне карап чыксак һәм алар каралган темага ничек бәйле икәнен аңласак, яхшы булыр иде. Шулай эшләп, Изге Язмаларны аңлавыбыз әкренләп тирәнәер (Рәс. 17:11, 12). Шигырьләрне карап чыксак, изге рух безгә, кирәк булганда, аларның эчтәлеген һәм Изге Язмалардагы битләрнең кайсы җирендә урнашканын хәтеребезгә төшерергә ярдәм итә алачак.
15. Ни өчен безгә басмаларыбызны укып барырга кирәк, һәм син моны ничек үтисең?
15 Бөтен басмаларны укып бар. Бастырылган кайбер материал җыелышларыбызда каралмый, ләкин ул безнең файдабызга чыгарыла. Хәтта таратыр өчен билгеләнгән журналлардагы мәкаләләр дә безнең өчен әзерләнгән. Бу тынгысыз дөньяда безгә еш кына кемнедер яки нәрсәнедер көтәргә туры килә. Без үзебез белән әле укылмаган яки укып бетерелмәгән берәр басманы алсак, көткәндә аны укый алырбыз. Кайберәүләр берәр җиргә җәяү яки транспортта барганда безнең басмаларның аудио язуларын тыңлый. Җентекләп тикшерелгән, ләкин гади тел белән язылган бөтен бу материал безнең рухи хакыйкатьләрне аңлавыбызны һәм алар өчен рәхмәт хисебезне тирәнәйтә (Авв. 2:2).
16. Кызыксындырган сорауларны билгеләү һәм аларны тикшерү безгә нинди файда китерә?
16 Уйлан. Аллаһы Сүзен һәм аңа нигезләнгән басмаларны укыганда, белгәннәрең турында уйланырга вакыт тап. Син игътибар белән, фикер агышын төшенеп барып, укыганда сораулар туарга мөмкин. Андый сорауларны билгеләп куеп, син соңыннан аларны тикшерә аласың. Безне кызыксындырган сорауларны тикшереп барсак, өйрәнүебез тирәнрәк булачак. Бу белемнәр безнең хәзинәбезнең өлеше булып китә, һәм, кирәк булганда, без аны куллана алабыз (Мат. 13:52).
17. Шәхси я гаилә белән өйрәнгәндә сез нәрсә тикшереп чыгасыз?
17 Гаилә белән гыйбадәт кылу кичен үткәр. Җитәкче совет безнең барыбызны һәр атна бер кичне я икенче вакытны шәхси я гаилә белән өйрәнү өчен бүлеп куярга дәртләндерә. Безнең очрашулар тәртибендә булган үзгәрешләр бу киңәшне кулланырга мөмкинлек бирә. Гаилә белән гыйбадәт кылу кичендә сез нәрсә өйрәнәсез? Кайберәүләр Изге Язмаларны укып, аңлашылмаган шигырьләрне тикшерә һәм Изге Язмаларында кыска гына аңлатмалар язып бара. Күп гаиләләр ул кичне өйрәнгәннәрен үз гаиләсендә ничек куллана алганнарын карап чыгар өчен вакыт бүлеп куя. Кайбер гаилә башлыклары үз гаиләләренең ихтыяҗларына карап, я гаиләдәгеләр карап чыгарга теләгән сораулар буенча материал сайлый. Сез вакыт узу белән башка темаларны да карап чыгарга булырсызa.
18. Ни өчен без Аллаһы Сүзендәге тирән хакыйкатьләрне өйрәнүдән баш тартмаска тиеш?
18 Гайсә рухның яклаучы булып эш итәчәге турында әйткән. Шуңа күрә без Аллаһы Сүзендәге тирән хакыйкатьләрне өйрәнүдән баш тартмаска тиеш. Андый хакыйкатьләр — Аллаһы турындагы белемнең кыйммәтле өлеше, һәм без аларны тикшерергә чакырылабыз. (Гыйбрәтле сүзләр 2:1—5 не укы.) Алар «Аллаһы Үзен яратучыларга нәрсә әзерләгәне» турында күпне ачыклый. Йәһвәнең Сүзен тагы да яхшырак белергә тырышсак, безгә изге рух бу яктан ярдәм итәчәк, «чөнки Рух һәрнәрсәне, хәтта Аллаһының тирәнлекләрен дә тикшерә» (1 Көр. 2:9, 10).
[Искәрмә]
a «Безнең патшалык хезмәтебез» 2008 ел, октябрь, 8 нче битне кара.
Сез ничек җавап бирер идегез?
• Рух «Аллаһының тирәнлекләрен» безгә нинди ике юл белән тикшерергә ярдәм итә?
• Изге рух тирән хакыйкатьләрне беренче гасырда кем аша ачкан?
• Изге рух безнең көннәрдә хакыйкатьләрне ачыклар өчен ничек эш итә?
• Сез рухның ярдәменнән нинди файда аласыз?
[22 биттәге рамка]
Рухи гыйбадәтханәнең мәгънәсен рух ничек ачкан?
Беренче гасырда күп кенә «Аллаһының тирәнлекләре» ачылган булган. Мәсәлән, чатыр, ә соңрак гыйбадәтханәләр күпкә бөегрәк рухи гыйбадәтханәнең прообразы икәне ачыкланган. Паул аны «Раббы Үзе корган чын гыйбадәт кылу чатыры» дип атаган (Евр. 8:2). Бу бөек рухи гыйбадәтханә, Аллаһыга Гайсә Мәсихнең корбаны вә руханилыгы ярдәмендә якынлашырга мөмкинлек тудырган төзелеш булган.
«Чын гыйбадәт кылу чатыры» б. э. 29 елында, Гайсә суга чумдырылгач һәм Йәһвә аны камил корбан булачак шәхес итеп кабул иткәч, барлыкка килгән (Евр. 10:5—10). Гайсә үлгәч һәм терелтелгәннән соң рухи гыйбадәтханәнең Иң изге урынына кереп, «Аллаһы алдына» үз корбанының бәясен тапшырган (Евр. 9:11, 12, 24).
Үзенең башка хатында рәсүл Паул майланган мәсихчеләр турында «өскә күтәрелә-күтәрелә, Раббыга багышланган Изге йорт» дип язган (Эфес. 2:20—22). Бу Изге йорт һәм Паулның соңрак Еврейләргә язылган хатында сурәтләнгән «чын гыйбадәт кылу чатыры» бер үк нәрсә булганмы? Дистәләгән еллар дәвамында Йәһвәнең хезмәтчеләре бер үк нәрсә дип уйлаган. Аларның аңлавынча, майланган мәсихчеләр Йәһвәнең күктәге гыйбадәтханәсендә «ташлар» булып китәр өчен җирдә әзерләнгән (1 Пет. 2:5).
Әмма 1971 елда хезмәтче төркеменең җаваплы әгъзалары Паулның Эфеслеләргә язган хатында әйтелгән Изге йортның Йәһвәнең бөек рухи гыйбадәтханәсе була алмаганын аңлый башлаган. «Чын гыйбадәт кылу чатыры» терелтелгән майланган мәсихчеләрдән торган булса, ул аларның терелтелүеннән соң гына барлыкка килә башлар иде. Ә бу терелтелү «Раббы килгәнче» башланмаган (1 Тес. 4:15—17). Ләкин җирдәге чатыр турында Паул: «Бу чатыр билгеләнгән вакыт өчен үрнәк булып тора, ул вакыт җитте инде»,— дип язган (Евр. 9:9, ЯД).
Бу һәм башка шигырьләрне җентекләп чагыштырып чыгу ачыклаганча, хәзер рухи гыйбадәтханәнең төзелеше бармый һәм майланган мәсихчеләр аны төзер өчен җирдә формалаша барган «ташлар» түгел. Киресенчә, майланган мәсихчеләр рухи гыйбадәтханәнең ишегалдында һәм Изге урында һәр көн Аллаһыга «данлау корбаны» китереп, хезмәт итә (Евр. 13:15).
[23 биттәге иллюстрация]
«Аллаһының тирәнлекләрен» аңлавыбызны без ничек яхшырта алабыз?