Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwex 14 мәкалә
  • Без тормышыбызны гадиләштерергә булдык

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Без тормышыбызны гадиләштерергә булдык
  • Йәһвә Шаһитләре тормышыннан очраклар
  • Охшаш мәкаләләр
  • Без нәзирләрдән нәрсәгә өйрәнә алабыз?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Күзләреңне «яхшы» килеш саклыйсыңмы?
    Безнең изге хезмәтебез 2010
  • Тулы вакытлы хезмәтчеләрне исегездә тотыгыз
    Күзәтү манарасы 2014 ел
  • Хезмәтне киңәйтү мөмкинлекләре
    Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
Күбрәк карарга
Йәһвә Шаһитләре тормышыннан очраклар
ijwex 14 мәкалә
Сатучы сатып алучыга мопедның ачкычларын тапшыра; арткы планда мопед тора.

Без тормышыбызны гадиләштерергә булдык

Медельинда (Колумбия) яшәгән ирле-хатынлы Мадиан белән Марсела (алар Йәһвә Шаһитләре) мул тормыш алып барган. Мадианның акчалы эше булган, шуңа күрә алар матур, уңайлы фатирда яши алган. Әмма бервакыт алар тормышларының приоритетларын карап чыгарга булган. Моңа аларны нәрсә этәргән? Алар болай дип аңлата: «Без 2006 елда „Күзләрең гади булсын“ дип аталган бер көнлек махсус конгресста булып кайттык. Күп кенә нотыкларда, тормышыгызны гадиләштереп, Аллаһыга бар көчегезне куеп хезмәт итегез дигән фикерләр еш яңгырады. Шул конгресстан соң без шуның нәкъ киресен эшләгәнебезне таныдык. Без, кибетләрдә күп вакыт үткәреп, җаныбыз теләгән бар нәрсәне сатып ала идек, шуңа күрә күп бурычларыбыз җыелды».

Шундый дулкынландыргыч нотыклардан соң Мадиан белән Марсела алга таба болай яшәргә ярамый икәнен аңлаган. Алар болай дип дәвам итә: «Без әкренләп чыгымнарыбызны киметә башладык, кечерәк фатирга күчендек, машинабызны сатып, аның урынына мопед сатып алдык». Шулай ук алар, вәсвәсәгә бирелмәс өчен, сәүдә үзәкләренә йөрми башлаган. Хәзер аларның буш вакытлары күбәйгәнгә, алар кешеләргә Изге Язмалар турында күбрәк сөйли алган. Алар махсус пионерларa белән — Йәһвә Аллаһыга ашкынып хезмәт итүчеләр белән — күбрәк аралаша башлаган.

Марсела белән Мадиан .

Тиздән Мадиан белән Марсела киләсе адымга әзер булган. Алар вәгазьчеләр кирәк булган кечкенә авыл җыелышына күченгән. Әмма башта Мадианга эшеннән китәргә кирәк булган. Начальницасы, моның турында ишеткәч, аны акылдан шашкан дип уйлаган. Шунда Мадиан: «Менә сез күп акча эшлисез, сез бәхетлеме?» — дип сораган. Ул: «Бик бәхетле түгел шул, чөнки чишә алмаслык төрле проблемаларым бар»,— дигән. Моңа Мадиан болай дигән: «Аңлыйсызмы, күп акча эшләү мөһим түгел, ә сине бәхетле итә торган эш белән шөгыльләнү мөһим. Миңа хатыным белән кешеләргә Аллаһы турында сөйләү бәхет китерә. Без тагын да бәхетлерәк булырга телибез һәм шуңа күрә бу эшкә күбрәк вакыт багышларга карар иттек».

Мадиан белән Марсела өчен рухи максатлар тормышларында иң мөһиме булып киткәч, алар чын канәгатьлек һәм бәхет кичергән. Алар соңгы 13 елда Колумбиянең вәгазьчеләр кирәк булган төньяк-көнбатыш ягындагы җыелышларда хезмәт итә. Хәзер алар махсус пионерлар.

Марсела белән Мадиан авыл җирендә вәгазьли; алар ир кешегә «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапны күрсәтә.

a Махсус пионерларны Йәһвә Шаһитләренең җирле филиалы билгели. Алар билгеләнгән урыннарда яхшы хәбәрне вәгазьли һәм моңа үзләренең барлык вакытларын диярлек багышлый. Аларга, чыгымнарын каплар өчен, акчалата ярдәм бирелә.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу