Игелек сүзләрдә һәм эшләрдә чагыла
ИГЕЛЕК тулы сүзләр һәм эшләр кешене юата һәм аңа көч өсти. Кешегә игелекле мөнәсәбәт күрсәтелгәндә һәм аның турында берәрсе кайгыртканда, аның йөрәге рәхмәт хисе белән тула. Бу күркәм сыйфатны үстерер өчен, нәрсә эшләп була?
Игелекле кеше башкаларның иминлеге турында эчкерсез кайгырта, һәм бу аның сүзләрендә һәм эшләрендә чагыла. Игелекле булу ихтирамлы һәм әдәпле булу белән генә чикләнми, бу сыйфат үз эченә күпкә күбрәкне ала. Чын игелекнең нигезендә мәхәббәт һәм кызгану ята. Тагы да мөһимрәге, игелек — мәсихчеләр үстерергә тиеш булган рух җимешенең өлеше (Гәл. 5:22, 23). Әйдәгез, Йәһвәнең һәм Гайсәнең ничек игелек күрсәткәннәрен карап китик һәм алардан үрнәк алырга тырышыйк.
ЙӘҺВӘ БАР КЕШЕГӘ ИГЕЛЕКЛЕ
Йәһвә барысына карата, шул исәптән «яхшылыкның кадерен белмәүчеләргә дә, явызларга да игелекле» (Лүк 6:35). Ул «кояшын явызлар өчен дә, яхшылар өчен дә чыгара һәм яңгырын тәкъваларга да, тәкъва булмаганнарга да яудыра» (Мат. 5:45). Шуңа күрә Йәһвәнең бар нәрсәне барлыкка китергәненә ышанмаган кешеләр дә, аның игелегеннән файдаланып, тормыш шатлыгын таба ала.
Йәһвәнең Адәм белән Хаувага нинди искиткеч игелек күрсәткәне турында уйланыйк. Гөнаһ кылганнан соң, Адәм белән Хаува, үзләренә «инҗир яфракларыннан каплагыч тегеп, аны билләренә бәйләп куйган». Йәһвә Адәм белән Хаувага яраклы кием кирәк булачагын белгән, шуңа күрә ул, алар турында кайгыртып, аларга «тиредән озын киемнәр ясаган». «Чәнечкеле үсемлекләр һәм шайтан таягы» үскән җирдә бу кием аларга бик кирәк булган (Ярат. 3:7, 17, 18, 21).
Йәһвә бар кешеләргә дә игелекле, әмма тугры хезмәтчеләренә карата ул аеруча игелек күрсәтергә тели. Мәсәлән, Зәкәрия пәйгамбәр заманында бер фәрештә, яһүдләрнең Иерусалимдагы гыйбадәтханәне төзекләндерүдән туктаганнарын күреп, бик күңелсезләнгән. Йәһвә, бу фәрештәне тыңлап, аңа «игелекле һәм юанычлы сүзләр» әйткән (Зәк. 1:12, 13). Охшаш хәл Ильяс пәйгамбәр белән дә булган. Бервакыт ул шулкадәр нык төшенкелеккә бирелгән ки, хәтта Йәһвәдән үлем сорый башлаган. Аллаһы Ильясның хисләренә игътибарлы булган һәм, аны ныгытыр өчен, фәрештәсен җибәргән. Ильяс тугры пәйгамбәрләр арасында үзе генә исән калган дип уйлаган, әмма Йәһвә аны ул берүзе калмаганына инандырган. Йәһвәдән игелекле сүзләр ишеткәч һәм гамәли ярдәм алгач, Ильяс хезмәтен дәвам итә алган (1 Пат. 19:1—18). Әйдәгез, Йәһвәнең бу сыйфатын камил рәвештә нинди хезмәтчесе чагылдырганын белик.
ГАЙСӘ — ИҢ ИГЕЛЕКЛЕ КЕШЕ
Гайсә, җирдә хезмәт иткәндә, кешеләргә карата игелекле һәм игътибарлы булган. Ул беркайчан да кырыс һәм залим булмаган. Гайсә, кешеләрне кызганып, болай дигән: «Эштән йончыганнар, авыр йөк күтәреп йөрүчеләр — һәммәгез дә минем янга килегез, һәм мин җаннарыгызны яңартып җибәрермен. [...] Минем камытым уңайлы» (Мат. 11:28—30). Кешеләр аның игелекле булуын күреп, ул кая гына бармасын, аның артыннан ияргән. Халыкны кызганганга, Гайсә авырган кешеләрне савыктырган, халыкны ашаткан һәм Атасы турында хакыйкатькә өйрәткән (Марк 6:34; Мат. 14:14; 15:32—38).
Ни өчен Гайсәне иң игелекле кеше дип атап була? Чөнки ул кешеләрнең хисләренә төшенә белгән. Гайсә үзенә мөрәҗәгать иткән һәрбер кешегә игелек белән ярдәм иткән — хәтта бу аның өчен әллә ни уңайлы булмаганда да (Лүк 9:10, 11). Муса кануны буенча нәҗес дип саналган хатын-кыз, савыгырга теләп, Гайсәнең киеменә кагылгач, ул аны шелтәләмәгән (Лев. 15:25—28). Гайсә 12 ел буе кан китүдән интеккән бу хатын-кызны кызганган һәм аңа: «Кызым, иманың сине савыктырды. Имин йөр һәм сау-сәламәт бул»,— дигән (Марк 5:25—34). Чыннан да, Гайсә искиткеч игелек күрсәткән!
ИГЕЛЕК БЕЛӘН ЭШ ИТЕГЕЗ
Без карап чыккан мисаллардан күренгәнчә, чын игелек эшләрдә чагыла. Моны ассызыклар өчен, Гайсә игелекле самарияле турында гыйбрәтле хикәя сөйләгән. Бер яһүд кешесенә юлбасарлар һөҗүм иткән һәм, аны чишендереп кыйнап, үлем хәлендә калдырып киткән. Аны бер самарияле күреп алган һәм кызганган. Яһүдләр белән самариялеләр арасында дошманлык булса да, игелекле самарияле бу кешегә шәфкатьле булган. Ул аның яраларына шәраб белән май салып бәйләгән һәм кунак йортына алып килгән. Кунак йорты хуҗасына акча түләп, самарияле болай дигән: «Аның хакында кайгыртчы, әгәр күбрәк сарыф итсәң, кире кайткач түләрмен» (Лүк 10:29—37).
Эшләрдән тыш, игелек дәртләндерүче сүзләр дә чагыла. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Кешене борчыган нәрсәләр аның күңелен төшерә, ә яхшы сүз күңелен күтәрә» (Гыйб. сүз. 12:25). Игелек һәм яхшылыкa безне сүзләребез белән башкаларның кәефен күтәрергә һәм аларга көч өстәргә дәртләндерә. Шулай эшләп, без башкаларның иминлеге турында чын йөрәктән кайгыртканыбызны күрсәтәбез. Безнең игелекле сүзләребез аларга тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга ярдәм итә (Гыйб. сүз. 16:24).
ИГЕЛЕККӘ ӨЙРӘНЕГЕЗ
Без Аллаһыга охшаш итеп барлыкка китерелгәнгә, барыбыз да игелек сыйфатын үстерә ала (Ярат. 1:27). Мәсәлән, Паулны Римга алып барган Юли исемле Рим армиясенең йөзбашы, аңа «игелек күрсәтеп», Сидон шәһәрендәге «дуслары янына, алар аның турында кайгыртсын өчен, барырга рөхсәт иткән» (Рәс. 27:3). Берникадәр вакыттан соң, Паул һәм башка кешеләр һәлакәткә эләккәч, Мальта утравындагы кешеләр «үзләрен гадәттән тыш игелекле тоткан». Алар хәтта Паул һәм башка кешеләр өчен, алар җылынсын өчен, учак яккан (Рәс. 28:1, 2). Әйе, бу кешеләрнең гамәлләре мактауга лаек, әмма игелек бер игелекле эш белән генә чикләнми.
Аллаһыны һәрвакыт сөендерергә теләсәк, игелек безнең юлдашыбыз һәм шәхесебезнең аерылгысыз бер өлеше булырга тиеш. Йәһвә игелекне «киемне кигәндәй кияргә» чакыра (Көл. 3:12). Бу сыйфатны үстерү җиңелме? Әлбәттә, юк, чөнки безгә оялчан булу, кыюсызлык, эгоизм һәм башкаларның басымы комачаулый ала. Моңа карамастан, без, Йәһвәнең изге рухына таянып һәм аңардан үрнәк алып, бу күркәм сыйфатны үстерә алабыз (1 Көр. 2:12).
Кайсы өлкәләрдә без тагы да игелеклерәк була алабыз? Үз-үзебезгә мондый сораулар бирик: «Мин чыннан да кешеләрне игътибар белән тыңлыйммы һәм аларның хисләрен аңларга тырышаммы? Мин кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә аламмы? Кайчан соңгы тапкыр туганым я дустым булмаган кешегә игелек күрсәттем?» Бу сораулар ярдәмендә без, яхшырасы якларыбызны күреп, максатлар куя алабыз. Мәсәлән, тирә-яктагы кешеләр, аеруча җыелыштагы кардәшләр белән, яхшырак танышып була. Бу безгә аларның тормыш шартлары белән танышырга һәм ихтыяҗларын ачыграк күрергә ярдәм итәр. Аннан соң без теге кеше урынында булсак, үзебезгә нәрсә эшләүләрен теләсәк, аңа да шуны ук эшләргә тырышырбыз (Мат. 7:12). Ә Йәһвә, без аңардан ярдәм сорасак, тырышлыкларыбызны, һичшиксез, фатихалар (Лүк 11:13).
ИГЕЛЕК БАШКАЛАРНЫ ҖӘЛЕП ИТӘ
Рәсүл Паул үзен Аллаһы хезмәтчесе буларак аерып торучы сыйфатлар арасында игелекне искә алган (2 Көр. 6:3—6). Паулның кешеләргә карата игътибарлы булуы аның игелекле сүзләрендә һәм эшләрендә чагылган, кешеләр, моны күреп, аңа тартылган (Рәс. 28:30, 31). Без дә игелекле булуыбыз белән кешеләрне хакыйкатькә җәлеп итә алабыз. Без бар кешеләргә, шул исәптән безне эзәрлекләгән кешеләргә, игелекле булсак, бәлки, кеше йөрәгендә булган дошманлык һәм ачу хисен киметә алырбыз (Рим. 12:20). Ә вакыт узу белән берәрсенең хәтта Изге Язмалардагы хакыйкатьләр белән кызыксынып китүе ихтимал.
Җирдәге оҗмахта үледән терелтелгән гаять күп кеше чын игелек татыячак, ә кайберәүләр өчен бу, бәлки, хәтта беренче тапкыр булачак. Рәхмәт йөзеннән алар башкаларга да игелек күрсәтер. Ә игелекле һәм ярдәмчел булырга теләмәүчеләр Аллаһы идарәсе астында яшәүдән мәхрүм калачак. Мәңгелек тормышны бүләк итеп алган кешеләр бер-берсенә ярату һәм игелек күрсәтәчәк (Зәб. 37:9—11). Бөтен җир буйлап тынычлык һәм иминлек хөкем сөрәчәк! Әмма бүген игелекле булу нинди фатихалар китерә?
ИГЕЛЕК КИТЕРГӘН ҖИМЕШЛӘР
Изге Язмаларда: «Игелекле кеше үзенә файда таба»,— дип әйтелә (Гыйб. сүз. 11:17). Игелек сыйфаты башкаларны җәлеп итә, һәм, гадәттә, кешеләр игелегебезгә игелек белән кайтара. Гайсә болай дигән: «Сезгә үзегез үлчәгән үлчәм белән үлчәп бирерләр» (Лүк 6:38). Әйе, игелекле кешегә дуслар табу һәм алар белән дуслыкны саклап калу җиңелрәк.
Эфестә яшәгән мәсихчеләргә мөрәҗәгать итеп, рәсүл Паул болай дигән: «Бер-берегезгә карата игелекле, кызганучан булыгыз. ...Бер-берегезне ихлас күңелдән кичерегез» (Эфес. 4:32). Җыелыш кызганучан, игелекле һәм бер-берсенә ярдәм итәргә әзер торган мәсихчеләргә бай булганда, бар кардәшләр файда ала. Андый кардәшләрдән беркайчан да каты сүз, тәнкыйтьләү я усал сарказм ишетмәссең. Алар, гайбәт сүз таратыр урынына, кардәшләрен ягымлы сүзләр белән ныгыта (Гыйб. сүз. 12:18). Нәтиҗәдә, җыелыш рухи яктан чәчәк ата.
Күргәнебезчә, игелек сүзләрдә һәм эшләрдә күренә. Игелекле булырга тырышканда, без юмарт һәм сизгер Йәһвә Аллаһыбыздан үрнәк алабыз (Эфес. 5:1). Моның ярдәмендә җыелышларыбыз ныгый һәм тагы да күбрәк кеше хак гыйбадәт кылуга кушыла. Әйдәгез, һәрвакыт һәм һәр кешегә игелекле булыйк!
a Яхшылык сыйфаты киләсе мәкаләләрнең берсендә каралачак.