-
Өлкәннәр, башкаларны өйрәтегезКүзәтү манарасы 2015 | 15 апрель
-
-
Өлкәннәр, башкаларны өйрәтегез
«Һәр нәрсәнең үз вакыты бар» (ВӘГ. 3:1).
1, 2. Район күзәтчеләре күп кенә җыелышларда нинди хәлне күрә?
РАЙОН күзәтчесе өлкәннәр советы белән очрашуны тәмамлый. Аларның кайберләре аның атасы кебек олы яшьтә. Өлкәннәрнең көтүчеләр буларак тырышып эшләгәннәрен аңлап, район күзәтчесе аларга ярату белән карый. Шулай да борчылып алардан: «Кардәшләр, башкаларны җыелышта күбрәк җаваплылык алырга өйрәтер өчен, сез нәрсә эшләдегез?» — дип сорый. Район күзәтчесе үзенең соңгы килеп китүендә өлкәннәрне башкаларны өйрәтер өчен күбрәк тырышлыклар куярга өндәгән иде, һәм алар моны яхшы хәтерли. Ахыр чиктә, өлкәннәрнең берсе: «Дөресен генә әйткәндә, без бу яктан әз нәрсә эшли алдык»,— ди. Башка өлкәннәр дә аның белән ризалашып башларын кага.
2 Син өлкән булсаң, андый хәл сиңа таныштыр. Төрле илләрдә хезмәт итүче район күзәтчеләре мондый хәлне күп кенә җыелышларда күрә: яшь һәм олы яшьтәге кардәшләрне көтүне кайгыртырга өйрәтер өчен өлкәннәргә күбрәк тырышлыклар куярга кирәк. Әмма моны эшләү җиңел түгел. Ни өчен?
3. а) Изге Язмалар буенча, башкаларны өйрәтү никадәр мөһим, һәм ни өчен һәрберебезгә моны белергә кирәк? (Искәрмәне кара.) б) Ни өчен кайбер өлкәннәргә башкаларны өйрәтү авыр булырга мөмкин?
3 Көтүче буларак, син кешене өйрәткәндә аңа аерым игътибар бирүнең никадәр мөһим икәнен һичшиксез аңлыйсыңa. Сиңа шул билгеле: җыелышларны рухи яктан ныгытыр өчен һәм яңа җыелышлар оештырылсын өчен, күп абый-кардәш кирәк. (Ишагыя 60:22 укыb.) Аллаһы Сүзе буенча, син шулай ук «башкаларны да өйрәтергә» тиеш. (2 Тимутигә 2:2 укы.) Әмма мәкалә башында телгә алынган өлкәннәргә кебек, сиңа да моны эшләү авыр булырга мөмкин. Өстәвенә, син, бәлки, гаилә ихтыяҗларын кайгыртасың, эшлисең, җыелыш вазифаларын үтисең һәм башка эшләр белән шөгыльләнәсеңдер. Моның аркасында сиңа җыелышта башкаларны өйрәтергә вакытың юк кебек тоелырга мөмкин. Ләкин, әйдәгез, башкаларны өйрәтү никадәр мөһим икәнен карап чыгыйк.
БАШКАЛАРНЫ ӨЙРӘТҮ ТИЕШЛЕ УРЫНДА БУЛЫРГА ТИЕШ
4. Ни өчен кайчак өлкәннәр башкаларны өйрәтергә ашыкмый?
4 Ни өчен өлкәннәргә башкаларны өйрәтер өчен вакыт бүлеп кую авыр булырга мөмкин? Бәлки, кемдер болай уйлый: «Өйрәтү мөһим булса да, җыелышта тагы да ашыгычрак эшләр бар. Мин башкаларны өйрәтергә ашыкмасам да, бу җыелышка берничек тә тәэсир итмәячәк». Кайбер сорауларны чыннан да шунда ук хәл итәргә кирәк. Шулай да өйрәтергә ашыкмау җыелышка рухи яктан зыян китерә ала.
5, 6. Двигательне карамаган машина йөртүче турындагы мисалдан без нәрсәгә өйрәнәбез, һәм бу мисалны җыелыштагы кардәшләрне өйрәтүгә ничек кулланып була?
5 Мондый мисал турында уйланыгыз: машина йөртүче, үз машинасын тиешле хәлдә саклар өчен һәм двигатель яхшы эшләсен өчен, майны алмаштыру никадәр мөһим икәнен белә. Шулай да ул бензобакка бензин салу мөһимрәк дип уйларга мөмкин. Чөнки бензобакта бензин булмаса, машинасы бөтенләй йөрмәс. Ул болай дип уйлый ала: «Майны алмаштырырга вакытым булмаса да, двигатель берникадәр вакыт барыбер эшләр». Әмма ни өчен алай уйлау куркыныч? Машина йөртүче двигательне тиешле хәлдә саклап тормаса, озакламый аның машинасы бөтенләй ватылыр. Ул чакта аңа үз машинасын ремонтлар өчен күп вакыт һәм акча сарыф итәргә туры килер. Безнең өчен нинди сабак?
6 Өлкәннәргә күп кенә вазифаларын кичектермичә үтәргә кирәк, югыйсә, җыелыш зыян күрер. Мисалдагы машина йөртүче бензобакка бензин салып торырга тиеш булган кебек, өлкәннәр дә «нәрсә мөһимрәк» икәнен аера белергә тиеш (Флп. 1:10). Әмма кайбер өлкәннәр ашыгыч эшләр белән шулкадәр мәшгуль, хәтта башкаларны өйрәтүгә, башка сүзләр белән әйткәндә двигательне яхшы хәлдә саклауга, тиешле игътибар бирми. Ләкин өлкәннәр башкаларны өйрәтергә ашыкмаса, иртәме, соңмы җыелышта кардәшләрнең ихтыяҗларын кайгыртыр өчен тәҗрибәле абый-кардәшләр җитмәячәк.
7. Без башкаларны өйрәтер өчен вакыт бүлеп куючы өлкәннәргә ничек карарга тиеш?
7 Әйе, башкаларны өйрәтү әллә ни мөһим түгел дип уйлау дөрес булмас иде. Алдан күрүчән өлкәннәр тәҗрибәләре аз булган абый-кардәшләрне өйрәтер өчен вакыт бүлеп куя. Андый өлкәннәрне зирәк идарәчеләр дип атап була, һәм алар бөтен җыелыш өчен чын фатиха булып тора. (1 Петер 4:10 укы.) Андый өлкәннәр җыелышка нинди файда китерә?
ЗИРӘКЛЕК БЕЛӘН ЭШ ИТҮ
8. а) Ни өчен өлкәннәр башкаларны өйрәтергә тиеш? б) Ихтыяҗ буенча күченгән өлкәннәрнең нинди мөһим вазифасы бар? («Мөһим вазифа» дигән рамканы кара.)
8 Хәтта иң тәҗрибәле өлкән дә олыгая бару белән җыелышта кайбер вазифаларны инде үти алмаячак. Ул моны тыйнак кына танырга тиеш (Мик. 6:8). Ул шулай ук үзенең «көтелмәгән вакытта очраклы хәлгә эләгеп», җыелыштагы кайбер вазифаларны инде үти алмавы бар икәнен танырга тиеш (Вәг. 9:11, 12, ЯД; Ягък. 4:13, 14). Шуңа күрә алдан күрүчән өлкәннәр, Йәһвә сарыкларының рухи иминлеге турында эчкерсез кайгыртып, яшь абый-кардәшләр белән үзләренең Йәһвәгә тугры хезмәт итеп җыйган тәҗрибәләре белән бүлешә. (Мәдхия 70:17, 18 укы.)
9. Киләчәктә булачак нинди вакыйга аркасында башкаларны өйрәтү бик мөһим?
9 Башкаларны өйрәтүче өлкәннәр тагын ни сәбәпле көтү өчен фатиха булып тора? Чөнки алар җыелышны рухи яктан ныгыта. Ничек итеп? Өлкәннәр башкаларны өйрәтер өчен тырышлыклар куйса, җыелышларда рухи яктан җитлеккән абый-кардәшләрнең саны үсәр. Моның ярдәмендә җыелышлар хәзер дә, бөек афәт вакытында да нык кала алыр һәм бердәмлек саклый алыр (Йәз. 38:10—12; Мик. 5:5, 6). Шуңа күрә, кадерле өлкәннәр, без сезне инде бүген башкаларны даими рәвештә өйрәтергә чакырабыз.
10. Өлкәннәр башкаларны өйрәтер өчен вакытны ничек таба ала?
10 Әйе, җыелыштагы мөһим эшләрне башкару бик күп вакытыгызны аладыр. Сезгә хәтта бүтән бернәрсә дә эшләргә өлгермисез кебек тоеладыр. Шулай да сезгә, бәлки, бу вакытның бер өлешен башкаларны өйрәтер өчен бүлеп куярга кирәк булыр (Вәг. 3:1). Шулай эшләп, сез зирәклек күрсәтерсез, чөнки бу җыелышыгызга киләчәктә ярдәм итәчәк.
ТИЕШЛЕ ШАРТЛАР БУЛДЫРЫГЫЗ
11. а) Төрле илләрдә яшәүче өлкәннәр биргән киңәшләрнең нинди кызык ягы бар? б) Гыйбрәтле сүзләр 15:22 буенча, ни өчен башка өлкәннәрнең киңәшләрен карап чыгу файдалы булыр?
11 Күптән түгел абый-кардәшләргә рухи яктан үсәргә булышкан һәм бу яктан уңышларга ирешкән өлкәннәрдән, алар башкаларны өйрәтер өчен нәрсә эшли, дип сораганнарc. Аларның шартлары бик нык аерылып торса да, алар охшаш киңәшләр биргән. Моннан нинди нәтиҗә ясап була? Изге Язмаларга нигезләнгән өйрәтү, Паул көннәрендә булган кебек, «бар җирдә, һәр җыелышта» уңышларга китерә (1 Көр. 4:17). Шуңа күрә бу һәм киләсе мәкаләдә без шул өлкәннәрнең кайбер киңәшләрен карап чыгарбыз (Гыйб. сүз. 15:22). Аңларга җиңелрәк булсын өчен, бу мәкаләләрдә без өйрәтүчеләрне — «укытучылар» дип, ә алардан өйрәнүчеләрне «укучылар» дип атарбыз.
12. Укытучы нәрсә эшләргә тиеш һәм ни өчен?
12 Укытучыга кешене өйрәтер алдыннан моның өчен тиешле шартлар булдырырга кирәк. Бакчачы орлык чәчәр алдыннан җирне эшкәртергә, ягъни йомшартырга тиеш булган кебек, укытучы да укучыны яңа нәрсәләргә өйрәтер алдыннан аның йөрәген әзерләргә, ягъни аны дәртләндерергә тиеш. Ничек итеп укытучылар башкаларны өйрәтер өчен тиешле шартлар булдыра ала? Алар моңа борынгы заманда яшәгән бер пәйгамбәрдән өйрәнә ала. Кем турында сүз бара?
13—15. а) Ишмуил нинди йөкләмәне үтәргә тиеш булган? б) Ишмуил үз йөкләмәсен ничек үтәгән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) в) Ни өчен бүген Ишмуилның мисалы өлкәннәр өчен аеруча кызык?
13 Йәһвә якынча 3 000 ел элек Ишмуил пәйгамбәргә: «Иртәгә шушы вакыт тирәсендә мин сиңа Биньямин җиреннән булган бер кешене җибәрермен. Син аны халкым Исраилнең җитәкчесе итеп майла»,— дигән (1 Иш. 9:15, 16). Ишмуил үзенең җитәкче булып хезмәт итү вакыты тәмамлана икәнен һәм Йәһвә аңа үзенә алмашка киләсе кешене майларга куша икәнен таныган. «Мин бу кешене үз ролен үтәүгә ничек әзерли алам?» — дип уйлагандыр Ишмуил. Аның бер яхшы фикере туган, һәм ул бер план корган.
14 Киләсе көнне, Ишмуил Шаулны күргәч, Йәһвә Ишмуилга: «Менә ул кеше»,— дип әйткән. Шунда Ишмуил эш итә башлаган. Ул Шаулны ашханәгә ашап алырга чакырган. Ишмуил Шаул белән аның хезмәтчесен иң хөрмәтле урынга утырткан. Ул Шаулга иң яхшы ит кисәген биреп: «Моны без синең өчен сакладык. Аша, аны шушы вакыйга уңаеннан сакладылар»,— дигән. Шуннан соң Ишмуил белән Шаул аралаша-аралаша пәйгамбәрнең өенә киткәннәр. Ишмуил яхшы төшке аш һәм бергәләп йөреп алу ярдәмендә туган дуслык атмосферасын кулланырга булган. Шуңа күрә ул Шаулны өй түбәсенә чакырган. Кичнең җиләс вакытында «Ишмуил өй түбәсендә Шаул белән сөйләшүен дәвам иткән», аннары алар йокларга киткән. Киләсе көнне Ишмуил Шаулны майлаган һәм аны үбеп, күрсәтмәләр биргән. Шуннан соң ул киләсе вакыйгаларга әзер булган Шаулны кайтарып җибәргән (1 Иш. 9:17—27; 10:1).
15 Әлбәттә, кешене халык җитәкчесе итеп майлау һәм абый-кардәшкә җыелышта өлкән я хезмәттәш ярдәмче булып китәргә булышу — бер үк нәрсә түгел. Шулай да, бүген өлкәннәр Ишмуил кулланган ысулдан күп нәрсәгә өйрәнә ала. Әйдәгез, ике файдалы фикергә игътибар итик.
ТЕЛӘП ӨЙРӘТЕГЕЗ ҺӘМ ЧЫН ДУС БУЛЫГЫЗ
16. а) Исраил үзенә патша сорагач, Ишмуил нәрсә хис иткән? б) Ишмуил Шаулны майлаганда нинди караш чагылдырган?
16 Мәҗбүриләп түгел, ә теләп эш итегез. Исраиллеләр үзләренә патша сорагач, Ишмуил башта боеккан һәм үзен читкә этәрелгән кеше итеп хис иткән (1 Иш. 8:4—8). Аның исраиллеләрнең таләбен үтисе килмәгән. Йәһвәгә хәтта Ишмуилга, халыкны тыңласын дип, өч тапкыр әйтергә туры килгән (1 Иш. 8:7, 9, 22). Шулай да Ишмуил ачы тойгыга һәм үзен алмаштырасы кешегә карата рәнҗү хисенә үз йөрәгендә тамыр җәяргә ирек бирмәгән. Йәһвә пәйгамбәргә Шаулны майларга кушкач, ул моны мәҗбүриләп я бурыч хисен тоеп түгел, ә теләп һәм яратудан чыгып башкарган.
17. Өлкәннәр Ишмуилдан нәрсәгә өйрәнә ала, һәм ни өчен бу аларга канәгатьлек китерә?
17 Бүген тәҗрибәле өлкәннәр, Ишмуилдан үрнәк алып, үзләре өйрәткән кардәшләргә игелек белән карый (1 Пет. 5:2). Андый өлкәннәр, укучыларына җыелыштагы үзләренең кайбер җаваплы вазифаларын бирергә туры килер дип куркып, аларны өйрәтүдән баш тартмый. Андый ачык күңелле укытучылар өйрәнергә әзер булган укучыларга үз ярышташларына кебек түгел, ә үз «хезмәттәшләренә» — җыелыш өчен кыйммәтле бүләкләргә кебек карый (2 Көр. 1:24; Евр. 13:16). Эчкерсез укытучылар, укучыларының үз сәләтләрен җыелыш файдасына куллануларын күреп, зур канәгатьлек кичерә! (Рәс. 20:35)
18, 19. Укытучы укучының йөрәген ничек әзерли ала, һәм ни өчен бу мөһим?
18 Укытучылар гына түгел, ә дуслар булыгыз. Ишмуил Шаулны очраткан көнне майны аның башына ашык-пошык кына агызып, яңа патшаны үз юлы белән җибәрә алыр иде. Ул чакта Шаул майланган булса да, үз ролен үтәр өчен бер дә әзер булмас иде. Әмма Ишмуил Шаулның йөрәген әкрен-әкрен әзерләр өчен игелекле булган һәм вакыт бүлеп куйган. Яхшы ашап, бергә йөреп алып, озак сөйләшеп һәм яхшы ял итеп алгач кына, пәйгамбәр Шаулны майлар өчен тиешле вакыт җитте дигән нәтиҗәгә килгән.
Башкаларны өйрәтү дуслыктан башлана (18, 19 нче абзацларны кара.)
19 Бүген дә укучыны өйрәтер алдыннан, укытучыга башта иркен атмосфера булдырырга һәм укучы белән дуслашырга кирәк. Андый җылы мөнәсәбәтләрне булдырыр өчен, төрле илләрдә яшәүче өлкәннәр җирле шартларга һәм гореф-гадәтләргә карап төрле адымнар ясар. Шулай да, кайда гына яшәсәң дә, күп эшләр башкаручы өлкән булып та, укучыга вакыт бүлеп куясың икән, асылда син аңа: «Син минем өчен мөһим»,— дип әйтәсең. (Римлыларга 12:10 укы.) Андый мөнәсәбәт өйрәнергә әзер булган төрле җирләрдә яшәүче укучыларның йөрәкләренә үтеп керер.
20, 21. а) Нинди ул яхшы укытучы? б) Киләсе мәкаләдә нәрсә каралачак?
20 Өлкәннәр, шуны истә тотыгыз: яхшы укытучы башка кешене өйрәтүне генә түгел, ә өйрәткән кешене дә ярата. (Яхъя 5:20 белән чагыштыр.) Укучы укытучының андый мөнәсәбәтен тиз сизеп ала, һәм бу аның өйрәтүне ничек кабул итүенә нык тәэсир итә. Шуңа күрә, кадерле өлкәннәр, укучыны өйрәткәндә, укытучылар гына түгел, ә дуслар да булыгыз (Гыйб. сүз. 17:17; Яхъя 15:15).
21 Укучының йөрәген әзерләгәч, өлкән аңа кирәкле сәләтләр үстерергә булышырга тели. Моның өчен өлкән нәрсә эшли ала? Бу киләсе мәкаләдә каралачак.
a Бу һәм киләсе мәкалә өлкәннәр өчен язылган булса да, җыелыштагыларның барысы да бу мәкаләләрдән файда ала ала. Ни өчен? Моның ярдәмендә бар суга чумдырылган абый-кардәшләр, җыелыш эшләрендә катнашырга теләсәләр, үзләренең өйрәтүгә мохтаҗ икәннәрен аңларлар. Ә бу, барысына да файда китерәчәк.
b Ишагыя 60:22: «Кечкенәдән мең чыгар, әһәмиятсездән көчле халык барлыкка килер. Мин, Йәһвә, моны үз вакытында тизләтермен».
c Бу өлкәннәр Австралиядә, Бангладеш, Бельгия, Бразилия, Корея, Көньяк Африка, Кушма Штатлар, Мексика, Намибия, Нигерия, Рею́ньон, Россия, Франция, Француз Гвиана һәм Япониядә яши.
-
-
Өлкәннәр башкаларга җаваплылык алырга ничек булыша ала?Күзәтү манарасы 2015 | 15 апрель
-
-
Өлкәннәр башкаларга җаваплылык алырга ничек булыша ала?
«Миннән ишеткән... нәрсәләрне... ышанычлы кешеләргә тапшыр» (2 ТИМ. 2:2).
1. а) Өйрәтү турында әйткәндә, борынгы заманда яшәгән Аллаһы хезмәтчеләре нәрсә аңлаган, һәм безнең көннәребез хакында нәрсә әйтеп була? б) Бу мәкаләдә без нәрсә карап чыгарбыз?
БОРЫНГЫ заманда яшәгән Аллаһы хезмәтчеләре өйрәтүнең файда китерүен аңлаган. Ыруг башлыгы Ибрам үзе белән «тәҗрибәле кешеләрен», ягъни өйрәтелгән кешеләрен алып, Лутны коткара алган (Ярат. 14:14—16, ЯД). Давыт патша көннәрендә Аллаһы йортында җырлаучылар «Йәһвә өчен җырларга өйрәтелгән» булган һәм Аллаһыны данлаган (1 Елъ. 25:7). Бүген без Шайтанга һәм аның ярдәмчеләренә каршы рухи сугыш алып барабыз (Эфес. 6:11—13). Без шулай ук Йәһвәне данлар өчен тырышлыклар куябыз (Евр. 13:15, 16). Шуңа күрә, үткәндә яшәгән Аллаһының хезмәтчеләре кебек, без дә уңышлы булыр өчен өйрәтүгә мохтаҗ. Йәһвә җыелыштагы өлкәннәргә башкаларны өйрәтү вазифасын тапшырган (2 Тим. 2:2). Абый-кардәшләр җыелышны кайгырта алсын өчен, тәҗрибәле өлкәннәр аларны ничек өйрәтә ала?
УКУЧЫНЫ РУХИ ЯКТАН НЫГЫТ
2. Өлкән укучыны өйрәтер алдыннан, бәлки, нәрсә эшләр һәм ни өчен?
2 Өлкәнне бакчачы белән чагыштырып була. Бакчачы орлык чәчәр алдыннан, туфракны уңдырышлырак итәр өчен, бәлки, аңа ашлама сибәргә булыр. Син дә, тәҗрибәсе аз булган абый-кардәшне өйрәтер алдыннан, аның белән Изге Язмалардагы кайбер файдалы фикерләр белән бүлешергә булырсыңдыр. Шулай итеп син аның йөрәген әзерләрсең (1 Тим. 4:6).
3. а) Укучы белән сөйләшкәндә, Гайсәнең Марк 12:29, 30 да язылган сүзләрен ничек кулланып була? б) Өлкәннең укучы өчен кылган догасы аңа ничек тәэсир итә ала?
3 Патшалык турындагы хакыйкать укучының уй-фикерләренә һәм эшләренә ни дәрәҗәдә тәэсир итә? Моны аңлар өчен, аңа мондый сорау бир: «Йәһвәгә багышлангач, синең тормыш рәвешең ничек үзгәрде?» Андый сорау эчкерсез сөйләшүгә юл ачар, һәм сез изге хезмәтне бөтен җан белән башкарырга нәрсә булыша икәнлеге турында сөйләшә алырсыз. (Марк 12:29, 30 укы.) Андый сөйләшүнең азагында, Йәһвә укучыга өйрәнер өчен изге рухын бирсен дип, дога кылып була. Үзе өчен эчкерсез дога кылуыңны ишетеп, укучы рухланып китәр!
4. а) Изге Язмалардагы нинди өзекләр укучыны рухи яктан ныгыта ала? б) Өлкәннәр башкаларны нинди максат белән өйрәтергә тиеш?
4 Укучыны өйрәтә башлагач, әзерлек рухының, ышанычлы һәм басынкы булуның мөһимлеген күрсәтүче Изге Язмаларның кайбер өзекләрен бергә карап чыгыгыз (1 Пат. 19:19—21; Ник. 7:2; 13:13; Рәс. 18:24—26). Ашлама туфракка кирәк булган кебек, андый сыйфатлар да укучыга бик кирәк. Алар ярдәмендә ул рухи яктан тизрәк үсәр. Франциядә яшәүче Жан-Клод исемле бер өлкән болай ди: «Башкаларны өйрәткәндә минем төп максатым — аларга рухи карашлы булып китәргә ярдәм итү. Аллаһы Сүзендәге „могҗизаларга“ укучының „күзләрен ачар“ өчен, мин билгеле бер шигырьләрне бергә укыр өчен мөмкинлекләр эзлим» (Мәд. 118:18). Тагын ничек итеп укучыны рухи яктан ныгытып була?
МАКСАТЛАР КУЯРГА ЯРДӘМ ИТ ҺӘМ СӘБӘПЛӘР КИТЕР
5. а) Ни өчен укучы белән рухи максатлар турында сөйләшү мөһим? б) Ни өчен өлкәннәр яшьләрне өйрәтергә тиеш? (Искәрмәне кара.)
5 Укучыдан: «Синең нинди рухи максатларың бар?» — дип сора. Ул төгәл җавап бирә алмаса, аңа акыллы һәм ирешә алырлык максатлар куярга ярдәм ит. Аңа үзеңнең кайчандыр куйган берәр рухи максатың турында әйт. Бу максатка ирешкәч никадәр бәхетле булганың турында илһамланып сөйлә. Бу алым гади булып күренсә дә, бик уңышлы. Африкада өлкән һәм пионер булып хезмәт итүче Виктор болай ди: «Мин яшь булганда, бер өлкән миңа ипләп кенә максатларым турында берничә сорау бирде. Бу сораулар миңа үз хезмәтем турында җитди уйланырга ярдәм итте». Тәҗрибәле өлкәннәрнең сүзләре буенча, абый-кардәшләрне инде бала чактан ук өйрәтә башлау мөһим. Моның өчен аларга яшьләренә туры килгән йөкләмәләрне биреп була. Нәтиҗәдә, яшьләр яшүсмер чакларына җиткәч һәм күп нәрсәләр игътибарларын читкә юнәлтә башлагач, үз рухи максатларын онытмасa. (Мәдхия 70:5, 17 укы.)
Укучыга бирелгән йөкләмәне ни өчен үтәргә кирәк икәнен аңлат һәм аны үтәгәндә куйган тырышлыклары өчен макта (5—8 нче абзацларны кара.)
6. Гайсә башкаларны өйрәткәндә нинди мөһим ысулны кулланган?
6 Укучыга нәрсә эшләргә кирәк икәнен дә, ни өчен моны эшләргә кирәк икәнен дә әйт. Шулай эшләсәң, аның хезмәт итәргә теләге үсәр. Сәбәпләрне аңлатсаң, син Бөек Остаздан — Гайсәдән үрнәк алырсың. Мәсәлән, үз рәсүлләренә кешеләрне шәкертләр итеп әзерләргә кушар алдыннан, Гайсә аларга ни өчен үзенә буйсынырга кирәк икәнен аңлаткан. Ул: «Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек миңа бирелде»,— дигән. Аннары ул: «Шуңа күрә бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез»,— дип өстәгән (Мат. 28:18, 19). Башкаларны өйрәтүгә килгәндә, Гайсәдән нәрсәгә өйрәнеп була?
7, 8. а) Башкаларны өйрәтүгә килгәндә, өлкәннәр Гайсәдән нәрсәгә өйрәнә ала? б) Ни өчен укучыны мактау мөһим? в) Өлкәннәр башкаларны ничек өйрәтә ала? («Башкаларны өйрәтү» дигән рамканы кара.)
7 Укучыга үзенә кушканны ни өчен эшләргә кирәк икәнен аңлатканда, Изге Язмаларга нигезләнгән сәбәп китер. Шулай итеп син аны Изге Язмалардагы принциплар нигезендә уйланырга өйрәтерсең. Әйтик, син абый-кардәшкә Патшалык Залына керү урынының чисталыгы һәм йөрү өчен куркынычсыз булуы хакында кайгыртырга куштың, ди. Аның белән Титус 2:10 ны карап чык. Аңа ничек Патшалык Залы турында кайгырту «Коткаручыбыз Аллаһының тәгълиматын бар яктан бизи» икәнен аңлат. Шулай ук укучыны җыелыштагы олы яшьтәгеләр турында уйланырга дәртләндер. Аның башкарачак эше аларга нинди файда китерәчәк? Андый сөйләшүләр ярдәмендә укучы кагыйдәләр турында түгел, ә кешеләр турында күбрәк уйлар. Үзе башкарган эшнең кардәшләргә нинди файда китергәнен күреп, укучы шатлык кичерер.
8 Өстәвенә, укучыны кушканны үтәргә тырышканы өчен мактарга онытма. Ни өчен бу мөһим? Су үсемлеккә үсәргә булыша, ә эчкерсез мактау укучыга үсәргә булыша. (Маттай 3:17 белән чагыштыр.)
ӨСТӘМӘ АВЫРЛЫК
9. а) Өйрәтү турында әйткәндә, бай илләрдә яшәүче өлкәннәр нинди авырлык белән очраша? б) Ни өчен кайбер яшь кешеләрнең тормышында хакыйкать беренче урында тормый?
9 Бай илләрдә яшәүче өлкәннәр бер авырлык белән очраша. Алар, суга чумдырылган яшь абый-кардәшләрне җыелыш эшләрендә катнаштыру авыр, дип әйтә. Без көнбатыш илләрдә яшәүче якынча 20 тәҗрибәле өлкәнгә мондый сорау бирдек: ни өчен кайбер яшь абый-кардәшләрнең үз өсләренә җыелыштагы җаваплы вазифаларны аласы килми? Күпләрнең фикеренчә, кайбер яшьләрне рухи максатлар куярга беркем дә дәртләндермәгән. Дөресен генә әйткәндә, кайбер яшьләрнең андый максатлар куярга теләкләре булган, ләкин әти-әниләре аларны рухи максатлар урынына дөньяви максатлар куярга дәртләндергән! Андый яшь кешеләрнең тормышында хакыйкать беркайчан да беренче урында булмаган (Мат. 10:24).
10, 11. а) Өлкән җыелыш эшләрендә катнашырга әллә ни теләмәгән абый-кардәшкә әкрен-әкрен фикер йөртүен ничек үзгәртергә булыша ала? б) Өлкән андый абый-кардәш белән Изге Язмаларга нигезләнгән нинди фикерләрне карап чыга ала һәм ни өчен? (Искәрмәне кара.)
10 Абый-кардәшнең җыелыш эшләрендә катнашырга әллә ни теләмәсә, аның фикер йөртүен үзгәртер өчен күп тырышлык һәм сабырлык кирәк булыр. Әмма бу мөмкин, моңа шикләнмәгез. Бакчачы, үсемлек төз үссен өчен, әкрен-әкрен аны турайта. Сез дә кайбер абый-кардәшләргә җаваплы вазифаларга карашларын әкрен-әкрен үзгәртергә булышырсыз. Әмма моны ничек эшләп була?
11 Абый-кардәш белән дуслашыр өчен вакыт жәлләмәгез. Ул җыелышка кирәк. Аны моңа ышандырыгыз. Вакыт-вакыт аның белән утырып кайбер шигырьләрне карап чыгыгыз һәм аңа Йәһвәгә багышлануы турында уйланырга ярдәм итегез (Вәг. 5:4; Ишаг. 6:8; Мат. 6:24, 33; Лүк 9:57—62; 1 Көр. 15:58; 2 Көр. 5:15; 13:5). Укучыга мондый сорау биреп була: «Йәһвәгә багышланганда, син аңа нәрсә вәгъдә иттең?» Аның йөрәгенә тәэсир итәргә тырышып, аңардан: «Ничек уйлыйсың, син суга чумдырылганда Йәһвә нәрсә хис иткән? Ә Шайтан нәрсә хис иткән?» — дип сорап була (Гыйб. сүз. 27:11; 1 Пет. 5:8). Изге Язмалардан алдан сайлап алынган өзекләрне уку абый-кардәшнең күңеленә үтеп керә ала, моны онытмаb. (Еврейләргә 4:12 укы.)
УКУЧЫЛАР, ТУГРЫ БУЛЫГЫЗ
12, 13. а) Илиша укучы буларак үзен ничек тоткан? б) Йәһвә Илишаны тугрылыгы өчен ничек бүләкләгән?
12 Яшьләр, сезнең турында нәрсә әйтеп була? Сезнең ярдәмегез кирәк. Сезгә максатларыгызга ирешергә нәрсә булышыр? Бу сорауга җавап алыр өчен, әйдәгез, үткәндә яшәгән бер укучының тормышында булган вакыйгаларны карап чыгыйк.
13 Якынча 3 000 ел элек Ильяс пәйгамбәр яшь Илишаны үз хезмәтчесе булырга чакырган. Илиша шунда ук чакыруны кабул иткән һәм, басынкы булуны таләп итә торган йөкләмәләрне үтәп, шул олы кешегә тугры хезмәт иткән (2 Пат. 3:11). Алты ел өйрәнгәннән соң, Илиша Ильясның Исраилдәге хезмәте тиздән тәмамланачак икәнен аңлаган. Шул вакытта Ильяс үзенең яхшы өйрәтелгән хезмәттәшенә үзе артыннан бүтән иярмәскә кушкан, әмма Илиша өч тапкыр Ильяска: «Мин сине калдырмыйм»,— дигән. Ул мөмкин кадәр озаграк үз остазы белән калырга тәвәккәл булган. Йәһвә үз чиратында Илишаны тугрылыгы өчен бүләкләгән: ул аңа Ильясның могҗизалы рәвештә күккә ашканын күрергә рөхсәт иткән (2 Пат. 2:1—12).
14. а) Укучылар Илишадан нәрсәгә өйрәнә ала? б) Ни өчен укучы тугры булырга тиеш?
14 Сез Илишадан нәрсәгә өйрәнә аласыз? Сезгә йөкләмә бирелсә, ул хәтта басынкылык таләп итә торган йөкләмә булса да, аны шунда ук кабул итегез. Укытучыгызны дус дип санагыз. Аңа сезнең хакка куйган тырышлыклары өчен рәхмәтләр белдерегез. Укытучының сүзләренә колак салып, сез, асылда: «Мин сине калдырмыйм»,— дисез. Өстәвенә, үзегезгә бирелгән һәр йөкләмәне тугры үтәгез. Ни өчен бу мөһим? Чөнки өлкәннәр сезнең тугры һәм ышанычлы булуыгызны күргәч кенә, Йәһвәнең сезгә җыелышта вазифалар бирәсе килә икәнен аңлар (Мәд. 100:6; 2 Тимутигә 2:2 укы).
ТИЕШЛЕ ХӨРМӘТ КҮРСӘТЕГЕЗ
15, 16. а) Ничек Илиша үз укытучысына хөрмәт күрсәткән? (Мәкалә башындагы рәсемне кара.) б) Башка пәйгамбәрләр Илишага ни өчен ышанган?
15 Абый-кардәшләр тәҗрибәле өлкәннәргә ничек тиешле хөрмәт күрсәтә ала? Моны да Ильяска алмашка килгән Илиша турындагы хәбәрдән белеп була. Ильяс белән Илиша Әрихәгә пәйгамбәрләр янына барып килгәч, Үрдүн елгасы буена киткән. Шунда «Ильяс үзенең киемен алып, төрде дә шуның белән суга суккан. Шулчак су икегә аерылган». Коры җир буйлап елганы кичкәч, «алар юлда сөйләшеп барган». Һичшиксез, Илиша, хәзер инде мин барысын да беләм, дип уйламаган. Ильяс киткәнчегә кадәр Илиша үз остазының әйткән һәр сүзен йөрәгенә сеңдерә барган. Ахыр чиктә, Ильяс көчле җил белән күккә ашкан. Соңрак кире Үрдүн елгасы буена килеп, Илиша Ильясның киеме белән суга суккан да: «Ильясның Аллаһысы Йәһвә кайда ул?» — дигән. Су яңадан икегә аерылган (2 Пат. 2:8—14).
16 Игътибар итегез: Илишаның беренче могҗизасы нәкъ Ильясның кылган соңгы могҗизасы кебек булган. Ни өчен бу игътибарга лаек? Күрәсең, Илиша үзе турында, хәзер хакимлек минем кулда икән, мин үземчә эш итә алам, дип уйламаган. Киресенчә, ул үз хезмәтен башкарганда Ильястан үрнәк алган. Шулай итеп Илиша үз укытучысына тиешле хөрмәт күрсәткән, һәм бу башка пәйгамбәрләргә Илишага ышанырга булышкан (2 Пат. 2:15). Илиша 60 ел пәйгамбәр булып хезмәт иткән. Шул вакыт дәвамында Йәһвә Илишага күп могҗизалар кылырга биргән. Илиша Ильяска караганда хәтта күбрәк могҗиза кылган. Син, укучы буларак, моннан нәрсәгә өйрәнә аласың?
17. а) Илиша укучыларга кайсы яктан үрнәк калдырган? б) Вакыт узу белән Йәһвә тугры укучыларны ничек куллана ала?
17 Сиңа җыелышта берәр вазифа бирелсә, аны шунда ук яңа тәртип буенча башкарырга кирәк дип уйлама. Үзгәрешләрне ясарга теләгең булса да, аларны җыелышның ихтыяҗларына карап һәм Йәһвә оешмасы аша күрсәтмәләр бирелгәндә генә ясарга кирәк. Илиша, үз хезмәтен башкарганда Ильясның ысулларын кулланып, аңа хөрмәт күрсәткән, һәм моның ярдәмендә башка пәйгамбәрләр Илишага ышанган. Син дә, Изге Язмаларга нигезләнгән ысулларны кулланып, тәҗрибәле өлкәннәргә хөрмәт күрсәтерсең һәм кардәшләргә үзеңә ышанырга булышырсың. (1 Көринтлеләргә 4:17 укы.) Әмма тәҗрибәң үскәч, син, җыелышка Йәһвәнең алга баручы оешмасыннан артта калмаска булышыр өчен, һичшиксез, кирәкле үзгәрешләр кертүдә катнашырсың. Тугры укучылар, вакыт узу белән Йәһвә сезнең аша зур эшләр башкарыр. Бәлки, Илиша очрагында булган кебек, бу эшләр укытучыларыгыз башкарган эшләрдән хәтта зуррак та булыр (Яхъя 14:12).
18. Ни өчен бүген абый-кардәшләрне өйрәтү мөһим?
18 Без бу һәм үткән мәкаләдәге киңәшләр тагы да күбрәк өлкәннәрне башкаларны өйрәтер өчен вакыт бүлеп куярга дәртләндерер дип өметләнәбез. Яраклы абый-кардәшләр теләп өйрәнсен һәм алган белемне Йәһвәнең сарыкларын кайгыртканда акыллы итеп куллансын. Моның ярдәмендә бөтен дөньядагы җыелышлар рухи яктан ныгыр һәм һәрберебез киләчәктә булачак мөһим вакыйгалар вакытында тугры булып калыр.
a Яшь абый-кардәш рухи яктан җитлеккән, басынкы булса һәм Изге Язмалардагы башка таләпләргә туры килсә, өлкәннәр аны, хәтта 20 яшькә җитмәсә дә, хезмәттәш ярдәмче итеп билгеләргә тәкъдим итә ала. (1 Тим. 3:8—10, 12; «Күзәтү манарасы» (рус) 1990 ел, 1 февраль, 23 нче битне кара.)
b Сөйләшкәндә, син 2012 елның 15 апрелендәге «Күзәтү манарасы», 14—16 нчы битләр, 8—13 нче абзацларны, шулай ук «Аллаһы мәхәббәтендә калыгыз» дигән китап, 16 нчы бүлек, 1—3 нче абзацларны куллана аласың.
-