122 НЧЕ ҖЫР
Нык, какшамас булыгыз!
Бастырылган версия
1. Бар халыклар да бүген борчыла,
Нәрсә булыр дип алар кайгыра.
Без омтылабыз сафлык сакларга,
Нык, какшамас булырга.
КУШЫМТА:
Тугры һәм саф калырга
Телибез бар эшләрдә.
Нык калган кешеләр
Мәңге яшәр җирдә.
2. Күп вәсвәсә бу явыз дөньяда,
Без тырышабыз бик сак булырга.
Явызлыкка без нәфрәт үстерик,
Хак булганны яратыйк.
КУШЫМТА:
Тугры һәм саф калырга
Телибез бар эшләрдә.
Нык калган кешеләр
Мәңге яшәр җирдә.
3. Бу дөньяның ахыры бик якын.
Шул хәбәрне бар кеше ишетсен.
Чын күңелдән хезмәттә катнашыйк
Һәм ашкынып вәгазьлик.
КУШЫМТА:
Тугры һәм саф калырга
Телибез бар эшләрдә.
Нык калган кешеләр
Мәңге яшәр җирдә.
(Лүк 21:9; 1 Пет. 4:7 дә кара.)