Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • mrt 29 мәкалә
  • Борчылуларны ничек контрольда тотарга?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Борчылуларны ничек контрольда тотарга?
  • Төрле темалар
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Чиктән тыш борчылмаска нәрсә ярдәм итә ала?
  • Борчылуга бирелмәгез
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
  • Маттай 6:34: «Иртәгесе көн өчен һич тә кайгырмагыз»
    Изге Язмалардагы шигырьләргә аңлатма
  • 2 Авырлыкларны хәл итәргә ярдәм итә
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2018 ел
  • Сәламәтлек кинәт какшаса, ничек яшәргә?
    Төрле темалар
Күбрәк карарга
Төрле темалар
mrt 29 мәкалә
Бер олы яшьтәге кеше кайгырып тора.

Борчылуларыбызны ничек контрольдә тотарга?

Чиктән тыш борчылу сезне физик һәм эмоциональ яктан хәлсезләндерә ала. Алар хәтта проблеманың үзенә караганда, күбрәк зыян китерә ала.

Чиктән тыш борчылмаска нәрсә ярдәм итә ала?

  • Боеккан йөз.

    Начар яңалыклар агымын киметегез. Берәр бәла-каза килеп чыкканда, аның турында бар мәгълүматны белергә тырышмагыз. Артык күп тискәре мәгълүмат борчылу хисен арттырыр гына.

    Изге Язмалардагы принцип: «Рух төшенкелеге кешене көчсез итә» (Гыйбрәтле сүзләр 17:22).

    «Шаккатыргыч яңалыклар үзенә җәлеп итә. Ә даими рәвештә аларны карау я уку — бу начар гадәт. Мин яңалыклар артыннан әзрәк күзәтә башлагач, борчылуларым шактый кимеде» (Джон).

    Уйлап карагыз. Сезгә чыннан да шулкадәр еш яңалыклар карау кирәкме?

  • Сәгать.

    Көндәлек режимны тотыгыз. Бер үк вакытта уянырга, ашарга, өй эшләрен эшләргә һәм йокларга ятарга тырышыгыз. Андый режим буенча яшәү сезгә артык стресска бирелмәскә ярдәм итәр.

    Изге Язмалардагы принцип: «Тырыш кешенең ниятләре уңышка илтә» (Гыйбрәтле сүзләр 21:5).

    «COVID-19 пандемиясе мине чыгырымнан чыгарды, һәм мин күңел ачуларга артык күп вакыт сарыф итә башладым. Әмма соңыннан мин бик күп вакытымның бушка үткәнен абайлап алдым һәм һәр көн өчен график төзи башладым» (Джозеф).

    Уйлап карагыз. Сез һәр көннең азагында, башкарган эшләрегез турында уйланып, канәгатьлек кичерәсезме?

  • Бәхетле йөз.

    Уңай карашлы булыгыз. Әгәр сез берәр бәла-казага юлыгырсыз дип һәрвакыт кайгырып йөрсәгез һәм була алганның иң куркынычын күз алдына китереп торсагыз, борчылулар саны артыр гына. Моның урынына, рәхмәтле һәм бәхетле булыр өчен, ике-өч сәбәп табарга тырышыгыз.

    Изге Язмалардагы принцип: «Рәхмәтле булыгыз» (Көләсәйлеләргә 3:15).

    «Мин Изге Язмаларны укыганда, начар нәрсәләр турында уйламыйм. Ул миңа уңай карашлы булырга ярдәм итә. Бу гади нәрсә чыннан да файда китерә!» (Лиза).

    Уйлап карагыз. Игътибарыгызны тормышыгыздагы яхшы нәрсәләргә түгел, ә начарларына туплау гадәтегез юкмы?

  • Бүләк.

    Башкалар турында уйлагыз. Кеше берәр нәрсә турында нык борчылса, үз-үзенә бикләнә башлый. Ә бу зыянлы. Андый очракларда берәр кемгә ярдәм итәргә тырышыгыз. Моның турында уйлап карагыз.

    Изге Язмалардагы принцип: «Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез» (Филипиялеләргә 2:4).

    «Миңа башкаларга берәр игелек эшләү ошый. Берәрсен шатландыра алсам, үз борчылуларым икенче планга күчә. Дөресен генә әйткәндә, алар өчен вакыт бөтенләй дә калмый» (Мария).

    Уйлап карагыз. Танышларыгызның кайсысы аеруча ярдәмгә мохтаҗ? Аның өчен сез нәрсә эшли аласыз?

  • Йөрәк.

    Сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз. Физик күнегүләр һәм ял өчен җитәрлек вакыт бүлеп куегыз. Файдалы ризык ашарга тырышыгыз. Белгәнебезчә, сәламәтлегебез турында кайгыртып торганда, кәефебез күтәрелә һәм борчуларыбыз кими.

    Изге Язмалардагы принцип: «Тән өчен күнегүләрнең файдасы [бар]» (1 Тимутигә 4:8).

    «Хәзер без улым белән урамда спорт белән элеккегечә еш шөгыльләнә алмыйбыз. Шуңа күрә без даими рәвештә өйдә шөгыльләнергә булдык. Бу безнең кәефебезне күтәрә һәм хәтта бер-беребезгә карата түземле, игелеклерәк булырга ярдәм итә» (Кэтрин).

    Уйлап карагыз. Сезгә туклану һәм физик күнегүләр ягыннан ниндидер үзгәрешләр ясыйсы юкмы?

Күпләргә борчылулар белән көрәшергә Изге Язмалардагы киләчәк белән бәйле вәгъдәләр дә ярдәм итә. Бу вәгъдәләр турында күбрәк белер өчен, «Аллаһы Патшалыгы нәрсә эшләячәк?» дигән мәкаләне карагыз.

Изге Язмалардан борчылуларга кагылышлы шигырьләр

Зәбур 55:22: «Үз йөгеңне Йәһвәгә сал, һәм ул сиңа булышыр»a.

Аңлатма. Аллаһыга догада мөрәҗәгать итеп, без үз йөгебезне, шул исәптән бар борчылуларыбызны, аңа йөкли алабыз. Без, дога кылганда, Барлыкка Китерүчебез белән сөйләшәбез, ә ул «кайгы-хәсрәтебез нинди генә булмасын» безне юата һәм кайгырта (2 Көринтлеләргә 1:3, 4).

Гыйбрәтле сүзләр 12:25: «Кешене борчыган нәрсәләр аның күңелен төшерә, ә яхшы сүз күңелен күтәрә».

Аңлатма. Туганнарыгыз һәм дусларыгыз белән аралашуны кадерләгез. Алар сезгә эмоциональ һәм гамәли яктан ярдәм күрсәтә ала.

Маттай 6:27: «Кайсыгыз борчылып гомерен бер терсәккә булса да озайта ала?»

Аңлатма. Күп очракта борчылу мәгънәсез. Борчылып кына, сез үзегезне яхшырак хис итмәссез һәм проблема да хәл ителмәс.

Маттай 6:31, 32: «Беркайчан да: „Безгә нәрсә ашарга?“, я „Безгә нәрсә эчәргә?“, я „Безгә нәрсә кияргә?“— дип кайгырмагыз... Күктәге Атагыз сезгә боларның барысы кирәк икәнен белә».

Аңлатма. Йәһвә Аллаһы нәрсәгә мохтаҗ булуыбызны бездән алданрак күрә һәм безнең ризык, кием һәм яшәү урыныбыз булуы турында кайгырта.

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу