Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwyp 114 мәкалә
  • Минем яшисем килми. Нәрсә эшләргә?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Минем яшисем килми. Нәрсә эшләргә?
  • Яшьләрнең сораулары
  • Охшаш мәкаләләр
  • Үз-үземә кул салу турында уйларым туганда, Изге Язмалар ярдәм итә аламы?
    Рухи сорауларга җавап
  • Депрессияне ничек дәваларга?
    Яшьләрнең сораулары
  • Сәламәтлек кинәт какшаса, ничек яшәргә?
    Төрле темалар
  • Сәламәтлегем начар булса, нәрсә эшләргә? (3 өлеш)
    Яшьләрнең сораулары
Күбрәк карарга
Яшьләрнең сораулары
ijwyp 114 мәкалә
Боеккан бер яшьүсмер кыз яңгыр яуганда тәрәзәгә карап утыра.

ЯШЬЛӘРНЕҢ СОРАУЛАРЫ

Минем яшисем килми. Нәрсә эшләргә?

«Берничә ел элек миңа шулкадәр авыр булды, һәр көн янгын сүндереп йөргәндәй булдым. Шул көннәрдә үз-үземә кул салырга уйлар туып торды. Дөресен генә әйткәндә, үләсем килми иде. Минем газапларымны гына юк итәсе килә иде» (Джонатан, 17 яшь).

Бер сораштыруда 14 меңгә якын укучы катнашкан. Якынча 3 меңе соңгы ел дәвамында үз-үзенә кул салу турында җитди уйланганa. Син дә яшәүнең мәгънәсе юк дип уйлыйсың икән, нәрсә эшләп була?

  • Ашыкма. «Хисләргә бирелеп эш итмәячәкмен!» — дип әйт үзеңә. Проблема хәл итмәслек булып күренсә дә, аны чишәргә булышучы кайбер кораллар бар.

Бер яшьүсмер кыз лабиринттан чыгу юлын эзли.

Син үзеңне лабиринтка эләккәндәй хис итәсеңдер. Ләкин бу хисләр генә. Синең ситуацияңне хәл итәрлек чаралар бар. Дөрес ярдәм күрсәтелсә, проблемадан чыгу юлын бик тиз табып булыр.

  • Изге Язмалардагы принцип. «Безне һәр яктан каты кысрыкласалар да, почмакка китереп кысмадылар. Без аптырашта калсак та, котылгысыз хәлдә түгел» (2 Көринтлеләргә 4:8).

    Киңәш. Әгәр үз-үзеңә кул салу уйлары көчлерәк булып китсә, я тыңгы бирмәсә, бу яктан ярдәм күрсәтә торган урыннарга мөрәҗәгать ит. Мәсәлән, андый кешеләргә махсус ярдәм күрсәтә торган телефон номерына я ашыгыч ярдәмгә шалтырат. Анда эшләүчеләр ярдәм итәр өчен өйрәтелгән. Алар сиңа чыннан да булышырга тели.

  • Берәрсе белән сөйләш. Шуны истә тот: синең турында кайгыртучы һәм сиңа ярдәм итәргә теләүче кешеләр бар. Мәсәлән, синең дусларың һәм синең гаиләң. Аларга барысын сөйләп бир, югыйсә алар синең хәлең турында белмәс.

Бер яшьүсмер күзлек кия.

Кайбер кешеләргә ап-ачык күрер өчен күзлек кияргә кирәк. Синең өчен шундый күзлек дустың була ала. Ул сиңа туган проблеманы ачыграк күрергә һәм кабат яшәү теләген кайтарырга булыша ала.

  • Изге Язмалардагы принцип. «Бәхетсезлеккә очраганда аңа [чын дуска]... таянып була» (Гыйбрәтле сүзләр 17:17).

    Киңәш. Сөйләшүне болай башлап була: «Соңгы вакыт мине күп кенә тискәре фикерләр борчый. Синең белән моның турында сөйләшсәм буламы?» Я болай дип әйтеп була: «Кайбер авырлыклар туды һәм мин, күрәсең, аларны үзем генә чишә алмам. Миңа булыша алмассыңмы?»

  • Табибка бар. Борчылулар я депрессия кебек авырулар кешенең яшәргә теләген урлый ала. Әмма андый хәлне дәвалап була!

Бер авыручы яшьүсмер кыз текәлеп бер ноктага карап утыра. Ул алдына куелган ризыкны ашамый.

Мәсәлән, грипп белән авырсаң, ашарга теләгең югалырга мөмкин, ә депрессия аркасында, синең яшәргә теләгең югалырга мөмкин. Ләкин бу авыруның ике төрен дә дәвалап була.

  • Изге Язмалардагы принцип. «Табиб сәламәт кешегә түгел, ә авыру кешегә кирәк» (Маттай 9:12).

    Киңәш. Җитәрлек йокларга, физик күнегүләр ясарга, файдалы ризык ашарга тырыш. Физик сәламәтлек эмоциональ сәламәтлеккә тәэсир итә ала.

  • Дога кыл. Изге Язмаларда Барлыкка Китерүчебез «йөрәгебездән бөегрәк һәм бар нәрсәне белә» дип әйтелә (1 Яхъя 3:20). Аңа бүген үк дога кыл. Аңа аның исемен, Йәһвә исемен, кулланып, чын күңелдән дога кыл.

Яшьүсмер бер кыз зур коробканы күтәреп барырга тырыша.

Кайбер нәрсә бик авыр һәм аны үзең генә күтәреп бара алмыйсың. Синең Барлыкка Китерүчең, Йәһвә, сиңа булышырга тели.

  • Изге Язмалардагы принцип. «Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез, һәм һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы йөрәгегезне һәм аңыгызны... саклаячак» (Филипиялеләргә 4:6, 7).

    Киңәш. Йәһвәгә үз проблемаң турында сөйләп бир һәм шуның турында уйлан: аңа бүген нинди бер нәрсә өчен рәхмәт әйтергә теләр идең (Көләсәйлеләргә 3:15). Рәхмәтле булу тормышка уңай караш белән карарга булыша.

Яшәргә теләкне югалтсаң, ярдәм эзлә. Бу мәкалә башында искә алынган Джонатан нәкъ шулай эшләгән дә. Ул болай ди: «Миңа әти-әнием белән күп кенә сөйләшергә һәм табибларга барырга туры килде. Әмма хәзер мин үземне күпкә яхшырак хис итәм. Тормышымда әле дә кара һәм ак полосалар булып торса да, үз-үземә кул салу турында бүтән уйланмыйм».

a Бу сораштыруны 2019 елда Кушма Штатлардагы «Авыруларны контрольда тоту һәм аларга диагностика ясау үзәге» үткәргән.

Яшьтәшләрең сөйли

Александра.

«Эмоциональ сәламәтлек, физик сәламәтлек кебек мөһим. Әмма алар арасында аерма бар. Кеше аягын сындырса, бу күренеп тора, ә кешенең эчке ярасын, эмоциональ авыртуын күреп булмый. Андый авырту сизсәң, берәрсе белән сөйләш. Ярдәм сораудан ояласы юк» (Александра).

Иан.

«Яшьрәк чагымда әти-әнием миңа шуны аңларга булышты: тормышта чишә алмаслык я кичереп чыга алмаслык проблема юк. Ышанычлы кешеләр, минем очракта әти-әнием, миңа проблемага дөрес карарга булышты» (Иан).

Изге Язмалардагы сүзләр булыша ала

Үзеңне начар хис иткәндә булыша алган Изге Язмалар шигырьләренең исемлеген төзе. Монда аларның кайберләре китерелә.

Зәбур 34:18. «Йәһвә боек күңеллеләргә якын, рухы сынык булганнарны ул коткара».

Мәгънәсе. Проблемасы чишә алмаслык авыр дип санаган кешеләр турында Йәһвә аеруча кайгырта. Ул аларга ярдәм итәргә тели.

Зәбур 46:1. «Аллаһы — безнең сыенычыбыз һәм көч-куәтебез, кайгы-хәсрәтләр вакытында безгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер».

Мәгънәсе. Борчылулар биләп алса, Йәһвәгә дога кыл. Ул сиңа барысын кичереп чыгар өчен булышырга әзер һәм тели.

Зәбур 94:18, 19. «„Аягым тая“,— дигән чагымда синең тугры мәхәббәтең, и Йәһвә, миңа таяныч булып торды. Борчулар мине биләп алганда, син миңа юаныч һәм тынычлык бирдең».

Мәгънәсе. Аллаһы сиңа юанычны үз Сүзе аша бирә ала. Аны һәр көн укы!

Зәбур 139:23, 24. «И Аллаһы, мине сынап... борчулы уйларымны бел; кара, миндә берәр нинди начар омтылыш юкмы икән, мине мәңгелек тормыш юлыннан алып бар».

Мәгънәсе. Йәһвә сине үзеңнән дә яхшырак белә. Ул сиңа һәркайсы зыянлы уйдан арынырга һәм кабат шатланып яши башларга булыша ала.

Ишагыя 41:10. «Борчылма, чөнки мин синең Аллаһың. Мин сине ныгытырмын, әйе, мин сиңа ярдәм итәрмен».

Мәгънәсе. Нинди генә авырлык кичерергә туры килмәсен, Йәһвә аны җиңеп чыга алырлык көч бирә ала.

Кабатлау. Минем яшисем килми. Нәрсә эшләргә?

  • Ашыкма. «Хисләргә бирелеп эш итмәячәкмен!» — дип әйт үзеңә. Проблема хәл итмәслек булып күренсә дә, аны чишәргә булышучы кайбер кораллар бар.

  • Берәрсе белән сөйләш. Дусларыңа һәм гаиләңә барысын сөйләп бир, югыйсә алар синең хәлең турында белә алмас.

  • Табибка бар. Үз-үзеңә кул салу турында уйлар депрессия авыруының билгесе булырга мөмкин. Ә бу авыруны дәвалап була.

  • Аллаһыга күңелеңне бушат. Ул сине үзеңнән дә яхшырак белә. Аның сиңа булышасы килә.

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу