ГАИЛӘ ӨЧЕН ЯРДӘМ | АТА-АНАЛАР
Бала һәм социаль челтәрләр (2 нче өлеш). Яшүсмерне социаль челтәрләрне кулланырга өйрәтәбез
Социаль челтәрләр белән бәйле куркыныч якларны карап чыкканнан соң, күп кенә әти-әни балага аларны кулланырга рөхсәт итми башлаган. Ләкин яшүсмер балага аны кулланырга рөхсәт итәргә булсагыз, аны үзенә зыян китермәсен өчен өйрәтергә кирәк. Интернетны дөрес куллансын өчен аңа нинди киңәшләр бирергә?
Бу мәкаләдә
Приоритетлар
Шуны белегез: социаль челтәрләр бик мавыктыргыч. Балагыз анда үткәргән вакытын чикли белергә тиеш. Аңа бу яктан ярдәм кирәк булыр.
Изге Язмалардагы принцип: «Нәрсә мөһимрәк, шуны аера белегез» (Филипиялеләргә 1:10).
Уйланыгыз. Социаль челтәрләрне куллану балага йокларга, мәктәп йөкләмәләрен үтәргә я гаилә белән вакыт үткәрергә комачауламасмы? Тикшерүчеләр болай дип әйтә: яшүсмергә көненә 9 сәгать йокларга кирәк, ә социаль челтәрләрдә берничә сәгать үткәрүчеләр, күрәсең, көненә 7 сәгатьтән кимрәк йоклый.
Болай эшләп карагыз. Балагыз белән приоритетлар турында сөйләшегез. Социаль челтәрләрдә әзрәк вакыт үткәрүнең акыллы булуы турында фикер алышыгыз. Акыллы кагыйдәләр урнаштырыгыз. Мәсәлән, йоклау бүлмәсенә төнгә электрон җайланмаларны алырга рөхсәт итмәгез. Максатыгыз: балагызга тотнаклылык сыйфатын үстерергә булышу. Бу сыйфат, бала үскәч тә, аңа ярдәм итеп торачак (1 Көринтлеләргә 9:25).
Эмоциональ сәламәтлек
Шуны белегез. Бала үз дусларының «камилләштерелгән» фотоларын һәм «күңел ачуларының» видеоларын карап үзен ялгыз, ташланган итеп хис итәргә һәм боегып йөрергә мөмкин.
Изге Язмалардагы принцип: «Көнчелектән... арыныгыз.» (1 Петер 2:1).
Уйланыгыз. Социаль челтәрләр балагызны үз кыяфәтен башкалар белән чагыштырырга этәрмәсме? Бу балага зыян китермәсме? Балагыз болай дип уйламыймы: барысы шатланып күңел ачып яши, ә мин күңелсез тормыш алып барам?
Болай эшләп карагыз. Балагыз белән чагыштыруның куркыныч якларын карап чыгыгыз. Шуны истә тотыгыз: кызлар чагыштыруга малайларга караганда күбрәк игътибар бирә. Мөнәсәбәтләр һәм тән белән бәйле сораулар аларны күбрәк борчый. Сез, бәлки, балага вакыт-вакыт челтәрләрне кулланмаска киңәш бирерсез. Джейкоб исемле яшь кеше болай ди: «Мин берникадәр вакытка социаль челтәрләр белән элемтәне өзеп тордым. Бу миңа приоритетларымны, башкаларга һәм үземә карашымны үзгәртергә булышты».
Интернеттагы тәртип
Шуны белегез. Социаль челтәрләрне кулланганда сез һәрвакыт кеше арасында «йөрисез» дип әйтеп була. Шуңа аңлашылмаучанлык та, фикер каршылыклары да туып торачак.
Изге Язмалардагы принцип: «Һәркайсы усаллык, ачу, ярсу, кычкыру, яман теллелектән... арыныгыз. Бер-берегезгә карата игелекле... булыгыз» (Эфеслеләргә 4:31, 32).
Уйланыгыз. Социаль челтәрләр балагызны ләчтит сатарга, килешмәүчән һәм тупас булырга өндәп тормыймы?
Болай эшләп карагыз. Баланы Интернетта үзен дөрес тотарга өйрәтүче принциплар белән таныштырыгыз. Бер китапта болай диелә: «Әти-әни баласына киңәш бирсен: кешеләр белән йөзгә-йөзме я Интернет аша аралашасыңмы — үзеңне тупас тотма» («Digital Kids»).
Шуны истә тотыгыз: социаль челтәрсез дә яшәп була һәм кайбер әти-әниләр балаларына аны кулланырга рөхсәт итми. Балагызга аны кулланырга рөхсәт итсәгез, үзегезгә мондый сорау бирегез: «Балам аны куллану вакытын чикли алырмы? Ул яхшы дуслар таба алырмы? Бозык материал кулланмасмы? Ул моның өчен инде җитәрлек җитлеккәнме?