Толедо — Испаниянең мәдәни һәм тарихи энҗесе. 1986 елны ул Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Һәм ул туристлар яраткан урын булып тора
ИЛЛӘР ҺӘМ ХАЛЫКЛАР
Испаниягә сәяхәт
ИСПАНИЯНЕҢ табигать күренешенә һәм кешеләренә күптөрлелек хас. Бу илнең күп кенә җирләре бодай кырлары, йөзем бакчалары һәм зәйтүн агачлары белән капланган. Көньякта Испанияне Африкадан якынча 14 километр су гына — Гибралтар бугазы аерып тора.
Күп кешеләр, шул исәптән финикиялеләр, греклар һәм карфагенлылар, Европаның бу көньяк-көнбатыш почмагына күченгән булган. Б. э. к. III гасырда римлылар бу җирләргә килгәч, яулап алган яңа биләмәләрен Испания дип атаган. Соңрак бу җирләрне вестготлар һәм маврлар басып алганнар. Алар җирле мәдәнияткә үз өлешен керткән.
2015 елда Испаниягә 68 миллионнан артык кеше килеп киткән. Күпчелек кеше анда кояшта җылынырга, алтын пляжларда ял итәргә һәм илнең сәнгате, тарихы һәм архитектурасы белән ләззәтләнергә килә. Испан ризыклары да күпләрне җәлеп итә. Көндәлек азыкка диңгез продуктлары, какланган дуңгыз ите, куе шулпалар, салатлар, майда кыздырылган һәм май кушылган яшелчәләр керә. Испан тәбәләре, паэлья һәм тапас дигән җиңелчә ашамлык бөтен дөньяда билгеле.
Марискада — диңгез продуктларыннан көндәлек ризык
Фламенко биюе
Испаннар — ачык йөзле һәм шат күңелле кешеләр. Күпчелек үзен католик дип саный, әмма чагыштырмача азы гына гыйбадәткә йөри. Соңгы елларда Испаниягә Африка, Азия һәм Латин Америкасы кешеләре күченеп килгән. Аларның күбесе үз диннәре һәм йолалары турында сөйләшергә ярата. Йәһвә Шаһитләре аларга рухи сусауларын басарга һәм Изге Язмаларның төрле сорауларга карашын белергә ярдәм итә.
2015 ел дәвамында 10 500 дән артык Йәһвә Шаһите 70 гыйбадәт кылу урынын, ягъни Патшалык Залын, төзүдә я төзекләндерүдә ирекле катнашкан. Кайбер шул Заллар өчен җирне шәһәрләр үзидарәсе биргән булган. Күчеп килгән кешеләр өчен Йәһвә Шаһитләре җыелышларын, испан теленнән тыш, 30 дан артык телдә үткәрә. 2016 елны 186 000 нән артык кеше Йәһвә Шаһитләренең махсус очрашуына — Гайсә пәйгамбәрнең үлемен искә алу кичәсенә килгән.