Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g20 № 2 10-11 б.
  • 3. Ни өчен яхшы кешеләр газаплана?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • 3. Ни өчен яхшы кешеләр газаплана?
  • Уяныгыз! 2020
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ни өчен моны белү мөһим?
  • Уйлап карагыз
  • Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
  • 4. Газаплар Аллаһының ниятендә булганмы?
    Уяныгыз! 2020
  • Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
  • Эчтәлек
    Уяныгыз! 2020
  • Ни өчен без газап чигәбез, картаябыз һәм үләбез?
    Уяныгыз! 2021
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2020
g20 № 2 10-11 б.
Ата-ана хастаханәдә яткан малайларына карый; аның кулы өлешчә кисеп алынган.

3. Ни өчен яхшы кешеләр газаплана?

Ни өчен моны белү мөһим?

Яхшы кешеләр газап чиккәндә, безгә бу гаделсез булып күренә. Без һәрхәлдә газап чигәбез икән, яхшы булуның мәгънәсе бармы?

Уйлап карагыз

Кайберәүләр уйлаганча, кешеләрнең газаплары язмыш белән бәйле. Башкалар Аллаһы, газаплар китереп, явыз кешеләрне җәзалый я яхшы кешеләрнең иманнарын сыный дип ышана. Ә кемдер яхшы кешеләрнең ни өчен газапланганын аңлап бетереп булмый дип уйлый. Ләкин...

  • Әгәр дә язмыштан узмыш юк икән, алайса нәрсәгә сәламәтлекне кайгыртырга һәм сак булырга кирәк?

  • Әгәр дә Аллаһы кешеләр турында кайгырта икән, ничек инде ул кешеләрне газаплар белән сыный алсын?

    КҮБРӘК БЕЛЕГЕЗ

    jw.org сайтында «Ни өчен Аллаһы газапларны рөхсәт итә?» дигән видеороликны карагыз.

Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Газаплар Аллаһының җәзасы түгел.

Күп кенә газаплар очраклы хәлгә бәйле: без тиешсез вакытта тиешсез урында булганга, бәлагә эләгүебез бар.

«Һәрвакытта да йөгерештә — җитезләр, ә сугышта көчлеләр җиңми, зирәкләр һәрвакытта да икмәккә ия булмый, акыл ияләре һәрчакта да байлыкка ирешми, белемле кешеләр һәрвакытта да уңышлы булмый, чөнки аларның һәммәсе дә көтелмәгән вакытта очраклы хәлгә эләгә» (ВӘГАЗЬЧЕ 9:11).

Без гөнаһлы булуыбыз аркасында газап чигәбез.

Еш кына «гөнаһ» турында әйткәндә, кешеләр начар эшләрне күздә тота, ләкин Изге Язмалар буенча, бу сүз шулай ук кешеләрнең (яхшыларның да, начарларның да) мирас итеп алынган гөнаһлы хәлен аңлата.

«Менә, мин гөнаһта гаепле булып тудым, әнием балага узганнан ук гөнаһлы мин» (ЗӘБУР 51:5).

Мирас итеп алынган гөнаһ кешене боза.

Моның аркасында кешеләрнең Аллаһы белән мөнәсәбәтләре дә, барлыкка китерелгән нәрсәләр белән гармониясе дә бозылды. Ә бу аерым кешеләргә дә, тулаем кешелеккә дә хисапсыз газаплар китерә.

«Дөрес булганны эшлисем килгәндә, үземдәге яманлык мине сагалап тора» (РИМЛЫЛАРГА 7:21).

«Барлыкка китерелгәннең һәммәсе әле дә ыңгыраша һәм җәфа чигә» (РИМЛЫЛАРГА 8:22).

Ни өчен яхшы кешеләр газаплана?

Күп кенә газаплар мирас итеп алынган гөнаһтан килә. Бу гөнаһ яхшы кешеләргә дә, начар кешеләргә дә тәэсир итә. Аның аркасында кешеләр физик һәм эмоциональ зыян күрә һәм бер-берсенә явызлык кыла ала.

Газаплар Аллаһының ниятендә булганмы?

4 нче сорауны карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу