Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Шома сөйләм
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
    • 4 НЧЕ ДӘРЕС

      Шома сөйләм

      Сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

      Сүзләр һәм фикерләр агымы өзлексез булсын өчен, сиңа шома сөйләргә һәм укырга кирәк. Шома сөйләүче кешенең сөйләме өзек тә, артык әкрен дә түгел. Ул сүзләрне әйтә алмыйча төртелеп тормый һәм сүзләр эзләп сөйләм агышын өзми.

      Ни өчен бу мөһим?

      Докладчы шома сөйләмәсә, тыңлаучылар инде игътибар белән тыңламас. Нәтиҗәдә, алар аның әйтергә теләгән фикерләрен дөрес аңламаслар, аның сөйләме дә ышандырырлык итеп яңгырамас.

      ТЕКСТНЫ кычкырып укыганда аерым сүзләрне әйтә алмыйча төртелеп калганың бармы? Яисә нотык сөйләгәндә сүз таба алмыйча торганың бармы? Андый хәлгә эләккәнең булса, сөйләмеңә, бәлкем, шомалык җитмидер. Шома сөйләүче һәм укучы кешенең сүзләр һәм фикерләр агымы өзлексез. Аның өчен сөйләү яисә уку авыр түгел кебек тоела. Ләкин шома итеп сөйләү бу тын алмыйча һәм уйламыйча сөйләргә кирәк дигән сүз түгел. Шома сөйләм матур һәм колакка ятышлы. Теократик хезмәт мәктәбендә шома сөйләмгә зур игътибар бирелә.

      Ни өчен сөйләм кайвакыт шома түгел? Аста кайбер сәбәпләр китерелә: 1) Текстны кычкырып укыганда таныш булмаган сүзләр очрый һәм нәтиҗәдә укучы төртелеп кала. 2) Кыска, әмма артык еш ясалган паузалар сөйләмне өзек итә. 3) Начар әзерләнү. 4) Нотык материалы логик тәртиптә төзелмәгән. 5) Кешенең сүз байлыгы җитми, аңа кирәкле сүзне озак эзләргә туры килә. 6) Сөйләмдә бик күп сүзләргә басым ясала. 7) Сөйләүче телнең грамматикасын белми. Сиңа да бу сәбәпләрнең берәрсенә игътибар итәргә кирәк түгелме?

      Сөйләмеңә шомалык җитмәсә, әлбәттә, тыңлаучыларың үз урыннарыннан торып Патшалык Залыннан чыгып китмәсләр, әмма алар башка нәрсәләр турында уйлый башларга мөмкин. Һәм шул чакта бар сөйләгәннәрең бушка гына булуы бик ихтимал.

      Ләкин икенче яктан ышандырырлык итеп һәм шома сөйләгәндә боеручан тонга күчмә, чөнки андый очракта тыңлаучылар үзләрен уңайсыз хис итәчәк. Тыңлаучыларың башка шартларда тәрбияләнгәнгә сөйләмеңне эчкерсез түгел һәм тупас дип санаса, син үз максатыңа ирешмәдең дип әйтеп була. Шунысы кызык: рәсүл Паул чыгыш ясау ягыннан тәҗрибәле булган булса да, үзенә артык игътибар җәлеп итмәс өчен көринтлеләргә «көчсез, курыккан хәлдә һәм бик калтыранып» сөйләгән (1 Көр. 2:3).

      Нәрсәдән сакланырга. Күп кешеләр үз сөйләмнәрендә «вәт», «алай», «шулай шул», «ни» кебек сүзләр һәм ымлыклар куллана. Башкалар исә һәр җөмләдән соң диярлек «әйеме» дип өсти, яисә җөмләне «беләсеңме» я «карале» дигән сүзләр белән башлый. Син сөйләгәндә андый сүзләрне еш кулланасыңмы? Моны белер өчен, берәр кешегә мөрәҗәгать ит. Ул синең сөйләгәнеңне тыңласын һәм син андый сүзләрне әйткән саен аларны кабатлап торсын. Син, бәлки, бик нык гаҗәпләнерсең.

      Кайбер кешеләр укыганда я сөйләгәндә инде әйтелгән сүзләрне кабат әйтә. Алар җөмләне башлап җибәрәләр дә, ярты юлда туктап, әйткәннәренең ким дигәндә бер өлешен яңадан кабатлыйлар.

      Башка кешеләрнең исә сүзләрне әйтү тизлеге яхшы, әмма алар җөмләне бер фикер белән башласа, икенчесе белән тәмамлап куя. Аларның сөйләм агышы өзелмәсә дә, бер фикердән икенче фикергә күчү аркасында сөйләмнең шомалыгы кими.

      Яхшырыр өчен нәрсә эшләргә. Сөйләгәндә, кирәкле сүзне табарга тырышып газапланганың бармы? Алайса, сиңа сүз байлыгын арттырыр өчен махсус тырышлыклар куярга кирәк. Безнең басмаларыбызны укыганда, таныш булмаган сүзләр очраса, аларга игътибар ит. Шуннан соң бу сүзләрне сүзлектән кара, аларның әйтелешен һәм мәгънәсен тикшер. Куллануда файдалы булса, аларны исеңдә калдырырга тырыш. Сүзлегең булмаса, телне яхшы белгән кешегә мөрәҗәгать ит.

      Регуляр рәвештә кычкырып уку да сиңа ярдәм итәчәк. Таныш булмаган сүзләр очраса, аларны кат-кат кычкырып әйт.

      Укуың шома булсын өчен, сүзләр бер-берсе белән ничек бәйле икәнен аңларга тырыш. Тыңлаучыларга авторның фикерләрен җиткерер өчен, аерым-аерым сүзләрне түгел, ә фразаларны укы. Андый фразаларны текстта күрергә өйрән һәм, кирәк булса, аларны билгеләп куй. Синең максатың сүзләрне дөрес уку гына түгел, ә фикерләрне төгәл итеп җиткерү дә. Абзацның һәр җөмләсен чиратлап анализла. Фикер барышын аңларга тырыш. Аннан соң тулаем абзацны кычкырып укып чык. Абзацны кат-кат укы, сүзләрне әйтә алмыйча төртелеп торган урыннарны шома укырга һәм кирәкмәгән урыннарда паузалар ясамаска өйрән. Бу максатыңа ирешкәч, киләсе абзацка күч.

      Киләсе адым — уку тизлеген арттыру. Сүзләрнең бер-берсе белән ничек бәйле икәнен күрергә өйрәнсәң, алдарак торган сүзләрне күрергә һәм фикер барышын аңларга да өйрәнерсең. Шулай итеп син яхшы укый башларсың.

      Көндәлек шигырьне һәм комментарийны кычкырып укып чык. Моны гадәтеңә керт. Андый алдан әзерләнмичә уку синең өчен яхшы күнегү булыр. Тексттагы аерым сүзләрне түгел, ә фразаларны — тәмамланган мәгънәне белдерә торган сүзләр тезмәсен күрергә өйрән.

      Аралашканда шома гына сөйләшер өчен, нәрсә әйтергә теләгәнеңне алдан уйлап куй. Һәрвакыт шулай эшлә. Башта нинди фикерләрне һәм нинди тәртиптә әйтергә икәне турында уйлан; аннан соң гына сөйлә. Ашыкма. Фикердән фикергә күчмичә һәм төртелмичә, фикереңне ахырына кадәр әйтеп бирергә тырыш. Кыска гына, гади җөмләләр куллансаң, яхшы булыр иде.

      Нәрсә әйтергә теләгәнеңне белсәң, сүзләр үзләреннән-үзләре табылыр. Һәр сүз өчен борчылып торма. Башта әйтәсе фикереңне эчтән әйтеп кара, ә инде сөйли башлагач, сүзләр турында уйла. Игътибарыңны фикерләргә тупласаң, сүзләр җиңел генә табылачак, һәм әйтәсе фикерләрең әзер булганга, аларны әйтү авыр булмас. Ләкин кабат сүзләр турында уйлый башласаң, сөйләмең өзек-өзек булып китәр. Сөйләмеңне шома итәр өчен куелган тырышлыкларың тиздән җимеш китерер, һәм шома сөйләм чыгышларыңның үзенчәлеге булып китәр. Ә бу сыйфат укучы өчен дә, докладчы өчен дә бик мөһим.

      Йәһвә Мусаны Исраил халкы һәм Мисыр фиргавене янына үз сүзләрен җиткерергә җибәргәч, Мусага бу йөкләмә үти алмаслык булып тоелган. Ни өчен? Чөнки аның сөйләмендә, бәлкем, ниндидер кимчелек булгандыр (Чыг. 4:10; 6:12). Муса, Аллаһы йөкләмәсен үтәмәс өчен, үзен акларлык сәбәпләр китерсә дә, Йәһвә аларның берсен дә җитди дип тапмаган. Ул Мусаның вәкиле итеп абыйсы Һарунны билгеләгән һәм Мусага үзенә дә сөйләргә ярдәм иткән. Муса аерым кешеләр һәм кешеләрнең кечкенә төркемнәре алдында гына түгел, ә бөтен халык алдында да күп тапкырлар яхшы чыгышлар ясаган (Кан. 1:1—3; 5:1; 29:2; 31:1, 2, 30; 33:1). Сөйләмең шома булсын өчен бар кирәкле адымнарны ясап Йәһвәгә таянсаң, үз сөйләмең белән Аллаһыга дан китерерсең.

      ТОТЛЫГУ БЕЛӘН КӨРӘШҮ

      Кешеләр төрле сәбәпләр аркасында тотлыгып сөйләшә. Берсенә ярдәм иткән дәвалау еш кына икенчесенә булышмый. Әмма җиңү шатлыгын татып карарга теләсәң, бирешмә.

      Җыелышта комментарий бирергә кирәк дигән уй сине куркуга төшерсә, Йәһвәгә ярдәм сорап дога кыл (Флп. 4:6, 7). Шуны исеңдә тот: син үз комментариең белән Йәһвәне данлый аласың, һәм әйткәннәрең башкаларга ярдәм итә ала. Проблема үзеннән-үзе юкка чыгар дип уйлама. Үзеңә күрсәтелгән ярдәмне кабул ит. Йәһвәнең фатихасын һәм кардәшләрнең ярдәмен күргәч, синең күбрәк уңышларга ирешәсең килер.

      Теократик хезмәт мәктәбендә укып син башкалар алдында сөйләргә өйрәнерсең. Кардәшләр синең уңышлы булуыңны тели, алар синең дусларың. Син алар алдында никадәр яхшы сөйли алганыңа гаҗәпләнерсең. Бу сиңа башка очракларда да тартынмыйча сөйләргә ярдәм итәчәк.

      Нотык сөйләргә кушсалар, моңа җентекләп әзерлән. Сәхнәдә нотыгың турында гына уйла. Сөйләмеңдә хисләр чагылсын. Тотлыга башласаң, борчылма һәм сөйләвеңне тыныч тавыш белән дәвам ит. Казналык мускуллары йомшак булсын. Кыска-кыска җөмләләр куллан. «Һм», «ә-ә» һәм башка ымлыкларны кулланмаска тырыш.

      Тотлыгу белән көрәшкән кайбер кешеләр үзләре өчен авыр булган сүзләрне билгели һәм аларны синонимнар белән алмаштыра. Башкалар исә авыр булган авазларны кат-кат кабатларга тырыша.

      Сөйләшкәндә тотлыга башласаң, сөйләшүеңне туктатырга ашыкма. Син яңадан сөйләшә башлый алганчы әңгәмәдәшең сөйләсен. Кирәк булса, әйтәсе килгән сүзләреңне яз да, аңа укырга бир я аңа бастырылган сүзләрне күрсәт.

      КИҢӘШЛӘР

      • Журналлар белән китапларны укыганда таныш булмаган сүзләрне билгеләп бар, аларның мәгънәләрен белергә тырыш һәм шул сүзләрне куллан.

      • Һәр көн 5—10 минут кычкырып укы.

      • Кычкырып уку йөкләмәләрен җентекләп әзерлә. Аеруча фразаларга игътибар ит. Фикер барышын аңларга тырыш.

      • Сөйләшкәндә, башта нәрсә әйтәсе килгәнең турында уйла, ә аннары фикерләреңне тулысынча, төртелмичә әйтеп бир.

      КҮНЕГҮ Лүк 1:5—25 не игътибар белән укып чык. Текст аңлашыламы? Таныш булмаган сүзләрне сүзлектән кара. Бар ялгызлык исемнәрен кычкырып әйт. Аннан соң беренче абзацны кычкырып укып чык. Хатасыз укырга тырыш. Абзацны шома укый башлагач, киләсе абзацка күч һәм шулай итеп бар абзацларны укып чык. Аннары бүлекне тулысынча укып чык. Икенче тапкыр аны тизрәк укы, ә инде өченче тапкыр укыганда кирәк булган урыннарны тизрәк укы (әмма ашыкма, югыйсә төртелерсең).

  • Паузалар
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
    • 5 НЧЕ ДӘРЕС

      Паузалар

      Сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

      Паузалар ясалырга тиеш урыннарда туктап ал. Кайчак паузаларың кыска гына булсын. Билгеле бер максат белән генә ясалган паузалар урынлы була.

      Ни өчен бу мөһим?

      Паузаларны дөрес куйсаң, сөйләмеңне аңлау җиңел булачак. Паузалар мөһим фикерләргә басым ясарга булыша.

      НОТЫК сөйләгәндә дә, берәрсе белән сөйләшкәндә дә, паузаларны дөрес кую бик мөһим. Паузасыз сөйләм мәгънәсез һәм аңлаешсыз сөйләмгә әйләнә. Тиешле урыннарда куелган паузалар сөйләгәннәреңә ачыклык кертә һәм тыңлаучыларыңа төп фикерләрне исләрендә калдырырга булыша.

      Паузаларны кайсы очракларда ясарга? Алар никадәр озын булырга тиеш?

      Тыныш билгеләренә карап куела торган паузалар. Тыныш билгеләре язма сөйләмдә зур әһәмияткә ия. Мәсәлән, алар җөмләнең хикәя я сорау җөмләме икәнен күрсәтә, җөмләдә туры сөйләм булганда кулланыла. Кайбер тыныш билгеләре җөмләнең бер өлеше икенчесе белән ничек бәйле икәнен күрсәтә. Эчтән генә укыганда, без бар тыныш билгеләрен күрәбез, ә кычкырып укыганда, аларны интонация белән күрсәтергә кирәк. (Моның турында күбрәк белер өчен, «Дөрес уку» дигән 1 нче дәресне кара.) Тыныш билгеләре куелган урыннарда паузалар ясамасак, башкаларга укылган текстны аңлау кыен булыр я хәтта аның мәгънәсе бозылыр.

      Кайвакыт паузаларны җөмләнең мәгънәсенә карап куярга кирәк. Бер танылган пианист болай дигән: «Мин башка пианистлар уйнаганны гына уйныйм. Бөтен хикмәт ноталар арасында ясаган паузаларымда». Сөйләм турында да шуны ук әйтеп була. Паузаларны дөрес куллансаң, чыгышың күпкә матуррак һәм мәгънәлерәк булачак.

      Әйтик, сиңа башкалар алдында берәр текстны укырга кирәк. Әзерләнгәндә, текстта билгеләр куйсаң, уку җиңелрәк булачак. Кыска гына пауза ясарга кирәк булса, шул урында — кечкенә генә бер вертикаль сызык, ә озынрак пауза ясарга кирәк булса, ике сызык куй. Берәр җөмләне дөрес укый алмасаң һәм кирәк булмаган урыннарда паузалар ясасаң, тоташ укылырга тиешле урынны каләм белән билгеләп куй. Аннан соң бөтен җөмләне яңадан укып чык. Бу ысулны күп кенә тәҗрибәле докладчылар куллана.

      Гадәттә, кешеләр белән аралашканда паузалар ясау авыр түгел, чөнки без нәрсә әйтәсе килгәнебезне беләбез. Әмма кайберәүләрнең кирәк булса да, булмаса да паузалар ясау гадәте бар. Алар сөйләгәндә андый паузаларны билгеле бер вакыт үткәч ясыйлар. Андый гадәт сөйләмнең тәэсир итү көчен киметә, һәм аның аркасында сөйләм үз ачыклыгын югалта. Бу яктан үзгәрешләр ясар өчен, «Шома сөйләм» дигән 4 нче дәрестәге киңәшләрне кара.

      Алдагы фикергә күчкәндә куела торган паузалар. Бер төп фикердән икенчесенә күчкәндә паузалар ясау тыңлаучыларыңа уйланып алырга, фикер барышының үзгәрүен күрергә булыша һәм чираттагы фикерне ачыграк аңларга ярдәм итә. Без машинада барганда борылышта тизлекне киметәбез. Нәкъ шулай ук бер фикердән икенче фикергә күчкәндә дә, паузалар ясап, «тизлекне» киметергә кирәк.

      Кайбер докладчылар, сөйлисе материал бик күп булганга, бер фикердән икенчесенә паузалар ясамыйча күчә. Ә кайберәүләр аралашканда да шулай эшли. Моның сәбәбе, күрәсең, тирә-яктагы кешеләрнең гадәте. Ләкин моның аркасында өйрәтүнең сыйфаты кими. Төп фикерләрне исләрендә калдыруларын теләсәң, аларны ачык әйтеп бирер өчен җитәрлек вакыт бүлеп куй. Фикерләрең ачык аңлаешлы булсын өчен, паузалар яса.

      Әйтик, сиңа нотыгыңны план буенча сөйләргә кирәк, ди. Ул чакта төп фикерләр арасындагы паузаларны кайда ясарга кирәк икәне ачык күренеп торсын. Ә нотыгың әзер текст буенча булса, бер төп фикердән икенчесенә күчү урыннарын билгеләп куй.

      Бер фикердән икенчесенә күчкәндә ясалган паузалар тыныш билгеләренә карап куелган паузалардан, гадәттә, озынрак була. Әмма чиктән тыш озын булсалар, башкалар син начар әзерләнгәнсең һәм нәрсә әйтергә икәнен белмисең дип уйларга мөмкин.

      Фикерне ассызыклаучы паузалар. Фикерне ассызыклаучы паузаның максаты — тыңлаучыларның игътибарын җәлеп итү. Алар билгеле бер фикерне әйтер алдыннан я әйткәннән соң, берәр сорауны бирер алдыннан я биргәннән соң куела. Андый паузалар әйтелгән фикер турында уйланырга мөмкинлек бирә яисә тыңлаучыларны яңгыраячак фикергә әзерли. Күргәнебезчә, бу паузаларның максатлары төрле, шуңа күрә паузаны кайда куярга икәнен үзең хәл ит. Ләкин андый паузаларны иң мөһим фикерләрне ассызыклау өчен генә кулланырга кирәк, югыйсә кайсы фикер иң мөһим икәне аңлашылмаячак.

      Гайсә Насара шәһәренең синагогасында Язмалардан бер өзекне кычкырып укыганда, паузаларны оста итеп кулланган. Ул Ишагыйя пәйгамбәр төргәгеннән үзе башкарачак эш турында әйтелгән урынны укыган. Аннары төргәкне төреп хезмәтчегә биргән дә, үз урынына утырган. Шуннан соң гына, синагогадагы бар кеше аңа игътибар белән карап торганда, ул бу өзекне аңлаткан һәм болай дигән: «Сез әле генә ишеткән Язма өзеге бүген үтәлде» (Лүк 4:16—21).

      Пауза таләп итүче хәлләр. Кайвакыт берәр хәл аркасында пауза ясарга туры килә. Мәсәлән, өйдән-өйгә вәгазьләгәндә үткән машина я елаган бала тавышы аркасында кеше белән сөйләшүне беразга туктатып торырга кирәк булыр. Чыгыш ясаганда берәр тавыш комачауласа, бәлки, кычкырыбрак сөйләү дә җитәр. Әмма тавыш көчле һәм дәвамлы булса, тыңлаучыларың бернәрсә дә ишетмәячәк, шуңа күрә пауза ясарга кирәк. Шулай итеп, кирәк булганда бераз туктап торып, син кешеләргә әйтергә теләгән фикереңнән күбрәк файда алырга булышырсың.

      Уйланырга һәм җавап бирергә мөмкинлек бирүче паузалар. Әйтик, син чыгышыңда риторик сораулар кулланасың, ди. Кешеләр аларга турыдан-туры җавап бирергә тиеш булмаса да, соравың турында уйлансыннар өчен, аларга вакыт бир. Әгәр дә син тыңлаучыларыңа уйланырга дәртләндерүче сорау биреп тә, тиешле пауза ясамасаң, соравың үз максатына ирешмәячәк.

      Паузаларны сәхнәдән чыгыш ясаганда гына түгел, ә шулай ук вәгазьләгәндә дә ясау мөһим. Кайбер кешеләр бертуктаусыз сөйли. Синең дә андый гадәтең булса, паузалар ясарга өйрәнер өчен эчкерсез тырышлыклар куй. Шулай итеп башкаларга синең белән аралашу күңеллерәк булачак, ә вәгазеңнең сыйфаты артачак. Пауза — дәшми тору. Ә дәшми тору фикерне ассызыклый, игътибарны җәлеп итә һәм колакка ял бирә.

      Аралашканда, бер кеше, икенчесен тыңлап, үз фикерен әйтә. Башка кешене тыңласаң, әйткәннәренә игътибарлы булсаң, кеше сине теләбрәк тыңлаячак. Шуңа күрә сөйләгәндә, паузалар яса һәм кешегә үз фикерен әйтергә мөмкинлек бир.

      Вәгазьләгәндә, кеше белән фикер алышсак, сөйләшүебез күбрәк файда китерәчәк. Мәсәлән, күп кенә Шаһитләр кеше белән исәнләшкәннән соң башта нәрсә турында сөйләшергә җыенганнарын аңлаталар һәм шуннан соң сорау бирәләр. Аннары алар, кеше җавап бирсен өчен, пауза ясыйлар һәм аның әйткәннәре өчен үз рәхмәтләрен белдерәләр. Аның белән сөйләшкәндә алар аңа үз фикерен әйтеп бирергә мөмкинлек бирәләр. Чөнки кешенең фикерен белгәндә, аңа булышу җиңелрәк (Гыйб. сүз. 20:5).

      Әлбәттә, кайбер кешеләр соравыбызга без бер дә көтмәгән җавап бирә. Әмма Гайсә, пауза ясап, хәтта үзенә каршы килгән кешеләргә дә үз фикерләрен әйтергә мөмкинлек биргән (Марк 3:1—5). Башкаларга сөйләргә мөмкинлек биреп, без аларны уйланырга дәртләндерәбез. Нәтиҗәдә, алар үз күңелендәгене сөйләп бирер. Вәгазьләгәндә, максатларыбызның берсе — кешене Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьләргә карата үз фикерен эчкерсез белдерергә дәртләндерү. Бу мөһим хакыйкатьләр турында әйткәндә, кеше билгеле бер карарга килергә тиеш (Евр. 4:12).

      Хезмәттә паузаларны дөрес кулланыр өчен осталык кирәк. Аларны дөрес куллансак, мөһим фикерләрне ассызыклый алырбыз, һәм алар тыңлаучыларның хәтерендә озакка калачак.

      КИҢӘШЛӘР

      • Кычкырып укыганда, аеруча тыныш билгеләренә игътибар ит.

      • Яхшы докладчыларны дикъкать белән тыңла. Аларның кайда һәм никадәр озын паузалар ясаганнарына игътибар ит.

      • Тыңлаучыларыңның берәр фикерне истә калдыруларын теләсәң, алар фикергә төшенә алсын өчен, пауза яса.

      • Сөйләшкәндә, башкаларны үз фикерләрен әйтергә дәртләндер. Аларны бүлдермичә тыңла.

      КҮНЕГҮ Марк 9:1—13 не кычкырып укыганда, тыныш билгеләренә карап, паузалар яса. Игътибарлы бул: укуың сүлпән булып китмәсен. Аннан соң берәрсе үзеңне тыңлап чыксын һәм паузалар турында киңәшләр бирсен.

  • Дөрес логик басым
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
    • 6 НЧЫ ДӘРЕС

      Дөрес логик басым

      Сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

      Тыңлаучыларга әйткәннәреңне аңлау җиңелрәк булсын өчен, кирәкле сүзләргә һәм сүзтезмәләргә басым яса.

      Ни өчен бу мөһим?

      Дөрес логик басым ясау тыңлаучыларның игътибарын җәлеп итәргә, аларны ышандырырга һәм берәр нәрсәгә дәртләндерергә булыша.

      КЫЧКЫРЫП укыганда я сөйләгәндә, сүзләрне дә дөрес әйтергә, төп сүзләр белән сүзтезмәләргә дә басым ясарга кирәк. Шулай итеп фикерне ачык җиткерә алырбыз.

      Логик басым теләсә нинди сүзгә я күп сүзләргә түгел, ә кирәкле сүзләргә генә ясала. Кирәкмәгән сүзләргә басым ясасак, тыңлаучылар әйтелгәннең мәгънәсен ачык аңламаячак, һәм алар башка нәрсә турында уйлый башлар. Материалыбыз эчтәлекледер дә, әмма логик басым дөрес ясалмаса, тыңлаучыларны берәр эшкә дәртләндереп булмас.

      Логик басым ясар өчен берничә ысул бар, һәм еш кына берьюлы берничә ысул кулланыла. Мәсәлән, мондый ысуллар: тавышны көчәйтү, хисләрне көчлерәк белдерү, әкренрәк һәм ачыграк сөйләү, сүзтезмә алдыннан я аннан соң (я алдыннан да, аннан соң да) пауза кую, ишарәләр һәм мимика. Кайбер телләрдә логик басым ясар өчен тавыш тонын үзгәртәләр. Чыгыш ясаганда, ысулларны материалга һәм шартларга карап сайла.

      Нинди сүзләргә басым ясарга? 1) Басым ясалырга тиешле сүзләрне билгеләгәндә, җөмләнең үзенә генә түгел, ә контекстка да игътибар ит. 2) Логик басым белән яңа фикернең башын күрсәтеп була. Бу төп фикер дә, фикер йөртүнең борылышы да булырга мөмкин. Басым ясап, фикер йөртүнең азагын да күрсәтеп була. 3) Логик басым ясап, син темага карата үз хисләреңне чагылдыра аласың. 4) Андый басым ясап, шулай ук материалның төп фикерләрен ассызыклап була.

      Логик басымны дөрес кулланыр өчен, докладчыга яки сәхнәдән укучыга үз материалын яхшы аңларга кирәк. Аның шулай ук тыңлаучыларга бу материалны җиткерергә эчкерсез теләге булырга тиеш. Езра көннәрендә бирелгән үгет-нәсыйхәт турында Нихами 8:8 дә болай дип әйтелә: «Алар китапны — хак Аллаһының канунын кычкырып укыдылар, аның мәгънәсен аңлатып ачыкладылар һәм халыкка укылганны аңларга булыштылар». Аллаһы Канунын укып аңлаткан кешеләр шуны белгән: халык Канунның мәгънәсен аңларга, аны хәтерендә сакларга һәм үз тормышында кулланып яшәргә тиеш.

      Дөрес булмаган логик басым. Күпчелек кеше сөйләшкәндә үз фикерләрен ачык һәм аңлаешлы итеп аңлатып бирә ала. Әмма аларга укырга башка кеше язган материал бирелсә, сүзләргә һәм сүзтезмәләргә дөрес логик басым ясау инде авыр булырга мөмкин. Андый авырлыкны җиңәр өчен, бирелгән текстның мәгънәсен төгәл аңларга тырыш. Ә моның өчен аны игътибар белән тикшер. Шуңа күрә сиңа җыелыш очрашуында укыр өчен берәр материал билгеләсәләр, аны тырышып әзерлә.

      Кайбер кешеләр логик түгел, ә «периодик» басым ясый. Аларның кирәк булса да, булмаса да басым ясау гадәте бар. Алар сөйләгәндә андый басымны билгеле бер вакыт үткәч ясыйлар. Кайберәүләр бәйлекләргә һәм теркәгечләргә чиктән тыш зур басым ясый. Басым ясау, фикернең мәгънәсен ачыкларга булышмаганда, кешенең гадәтенә кереп китә һәм андый кешене тыңлау авыр.

      Кайбер докладчылар басым ясар өчен кычкырыбрак сөйлиләр, әмма шулкадәр каты тавыш кулланалар ки, кешеләр моны үзләренә кычкыргандай кабул итәләр. Әлбәттә, бу әллә ни зур файда китерми. Басым ясау табигый булмаса, кешеләр докладчы үзен алардан өстенрәк куя дип уйларга мөмкин. Шуңа күрә башкаларны өндәгәндә, моны яратудан чыгып башкар һәм сүзләрең Язмаларга нигезләнгән һәм акыллы икәнен күрсәт.

      Дөрес логик басым ясарга өйрән. Логик басым ясый белмәгән кешеләр моны еш кына үзләре дә сизми. Шуңа күрә аларга берәрсе ярдәм итәргә тиеш. Сиңа да бу яктан ярдәм кирәк булса, Мәктәп күзәтчесе сиңа булышыр. Берәр тәҗрибәле докладчы да, аңардан ярдәм сорасаң, сиңа ярдәм итәр. Аңа укып күрсәт я булачак чыгышыңны сөйләп бир. Шуннан соң аңардан киңәшләр сора.

      Киңәш бирүче кардәш башта, бәлки, «Күзәтү манарасы»ннан берәр мәкаләне укып чыгарга киңәш бирер. Ул сиңа һәрбер җөмләгә анализ ясарга һәм мәгънәне аңлау җиңелрәк булсын өчен, кайда басым ясап укырга кирәк икәнен билгеләргә кушар. Ул шулай ук курсив белән язылган сүзләргә игътибар итәргә кирәклеген исеңә төшерер. Онытма: җөмләдәге сүзләр бер-берсе белән бәйле. Күп кенә очракларда логик басым бер генә сүзгә түгел, ә берничә сүзгә ясала. Кайбер телләрдә дөрес логик басым диакритик билгеләргә бәйле, шуңа күрә Мәктәптә укучыга аларга игътибар итәргә кушарлар.

      Шуннан соң киңәш бирүче кардәш сиңа җөмләне контекстны исәпкә алып карап чыгарга кушар. Абзацтагы фикерләрнең кайсысы төп фикер? Моны исәпкә алып, син җөмләләрдә нәрсәгә басым ясарсың? Мәкаләнең исеменә һәм карала торган өлешнең калын хәрефләр белән язылган өстәмә исеменә игътибар ит. Аларны исәпкә алып кайсы сүзтезмәләргә басым ясарсың? Бар якларны исәпкә алырга кирәк. Ләкин сак бул: чиктән тыш күп сүзләргә басым ясама.

      Киңәш бирүче кардәш шулай ук фикернең ничек ачыклана баруына да игътибар итәргә кушар. Бу сиңа чыгыш ясаганда я сәхнәдән укыганда дөрес логик басым ясарга булышыр. Сиңа фикер йөртүнең кайда тәмамланганын һәм бер төп фикердән икенчесенә күчү урыннарын белергә кирәк. Андый урыннарга игътибар итсәң, тыңлаучыларыңа сине аңлау җиңелрәк булачак. Моның өчен беренчедән, икенчедән, ахыр чиктә, шулай итеп, димәк кебек сүзләргә басым яса.

      Киңәш бирүче кардәш шулай ук кайбер фикерләргә аерым басым ясарга тәкъдим итәр. Моның өчен аеруча, бик, һич тә, һәрвакыт, шунсы мөһим кебек сүзләрне ассызыкла. Шулай итеп тыңлаучыларың әйткән сүзләреңә зуррак игътибар бирер. Моның турында «Җылылык һәм хисләр» дигән 11 нче дәрестә күбрәк әйтеләчәк.

      Дөрес логик басым ясар өчен тагын бер киңәш: тыңлаучыларыңа җиткерергә теләгән төп фикерләрне исеңдә тот. Бу киңәш «Төп фикерләргә басым ясау» дигән 7 нче дәрестә, сәхнәдән уку турында әйтелгәндә һәм «Төп фикерләрне ассызыклау» дигән 37 нче дәрестә, чыгышлар турында әйтелгәндә каралачак.

      Вәгазеңнең сыйфатын яхшыртыр өчен, Изге Язмалардагы шигырьләрне укуыңа игътибар ит. Үзеңә мондый сорау бир: мин бу шигырьне нинди максат белән укыйм? Өйрәтүче кеше шигырьдәге сүзләрне дөрес һәм хисләрне чагылдырып укыса да, бу әле җитәрлек түгел. Сиңа берәр сорауга җавап биргәндә я берәр тәгълиматны аңлатканда, әйткәннәреңне исбатлаучы сүзләргә басым ясап укырга кирәк. Югыйсә тыңлаучың төп фикерне аңламас.

      Логик басым ясалганда, гадәттә, кайбер сүзләрне һәм сүзтезмәләрне ассызыклап китәләр. Шуңа күрә кайбер тәҗрибәсез докладчылар аларга чиктән тыш зур басым ясый. Алар музыкаль коралда уйнарга өйрәнүче кешегә охшаш. Әмма соңрак, тәҗрибә җыйгач, кеше аерым ноталарны матур бер көй итеп башкарырга өйрәнер.

      Шулай итеп, без синең белән логик басымга кагылышлы төп киңәшләрне карап чыктык. Сиңа шулай ук тәҗрибәле докладчыларның чыгышларын игътибар белән тыңлау файда китерер. Басымның көчен үзгәртеп кара. Моның нәтиҗәләрен тиздән күрерсең. Басым ясауның төрле ысулларын кулланып кара. Бу әйтелгәннең мәгънәсен ачыклауда зур роль уйный икәнен күрерсең. Логик басымны дөрес ясарга өйрәнеп, син үз фикерләреңне дөресрәк аңлата алырсың һәм яхшырак укый башларсың.

      Син хәзер логик басым турында барысын да беләсең дип уйлама. Яхшы докладчы булыр өчен һәм ясалган басымнарың табигый яңгырасын өчен, бу яктан остарганчы көч куюыңны дәвам ит.

      КИҢӘШЛӘР

      • Җөмләдәге төп сүзләрне һәм сүзтезмәләрне тап. Шул ук вакыт контекстка игътибар ит.

      • Логик басымны кулланып, 1) чираттагы фикергә күчкәнеңне һәм 2) әйткәннәреңә карата мөнәсәбәтеңне күрсәтергә тырыш.

      • Шигырьләрне укыганда, кирәкле сүзләргә басым ясарга өйрән. Алар шигырьләрне ни өчен укыганыңны күрсәтсен.

      КҮНЕГҮЛӘР 1) Вәгазьдә еш кына кулланыла торган ике шигырьне сайла. Аларны кулланып син нәрсә исбат итәргә җыенасың? Моны билгелә. Үзеңә кирәкле фикерне ассызыклаучы сүзләргә басым ясап, шул шигырьләрне кычкырып укып чык. 2) Еврейләргә 1:1—14 не игътибар белән карап чык. Ни өчен бу шигырьләрне укыганда, бүлектәге фикернең барышын ачыклар өчен, «пәйгамбәрләр» (1 нче ш.), «Улы» (2 нче ш.) һәм «фәрештәләр» (6, 7 нче ш.) дигән сүзләргә басым ясарга кирәк? Фикер барышын югалтмаска тырышып, бүлекне логик басым ясап берничә тапкыр укып чык.

  • Төп фикерләргә басым ясау
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
    • 7 НЧЕ ДӘРЕС

      Төп фикерләргә басым ясау

      Сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

      Укыганда, аерым җөмләләрнең генә түгел, ә тулаем текстның да төп фикерләренә басым яса.

      Ни өчен бу мөһим?

      Төп фикерләргә басым ясасаң, әйтелгәннәрең хәтердә яхшырак сакланачак.

      ТЕКСТНЫ яхшы укучы җөмлә белән абзацтан тыш күбрәкне күрә. Ул тулаем текстның төп фикерләрен хәтерендә тота, һәм бу аңа кирәкле урыннарда басым ясарга булыша.

      Кирәкле урыннарда басым ясалмаса, тыңлаучылар төп фикерләрне күрмәсләр һәм аларны исләренә төшерә алмаслар.

      Төп фикерләргә басым ясарга тырыш. Шулай итеп син Изге Язмаларны кычкырып укуыңны яхшырта алырсың. Шулай ук Изге Язмалар өйрәнүен үткәргәндә һәм җыелыш очрашуларында абзацларны укуың мәгънәлерәк булачак. Андый басымны аеруча конгрессларда әзер текстны укыганда ясарга кирәк.

      Төп фикерләргә басым ясар өчен нәрсә эшләргә? Әйтик, Теократик хезмәт мәктәбендә сиңа Изге Язмалардан берәр өзекне укырга кушканнар, ди. Нинди фикерләргә басым ясарга? Бу өзекнең төп темасы булса, аңа басым яса. Ә инде берәр мөһим вакыйга каралса, шул вакыйгага басым ясап укы.

      Син укыган өзек шигырь итеп язылганмы, прозамы, мәкальме яки берәр хикәяме, аны яхшы итеп укып чыксаң, бу тыңлаучыларыңа күп файда китерәчәк (2 Тим. 3:16, 17). Укуың яхшы булсын өчен, текстны әйбәтләп әзерлә һәм тыңлаучыларыңны исәпкә ал.

      Әйтик, син Изге Язмалар өйрәнүе барганда я җыелыш очрашуында укыйсың, ди. Нинди фикерләрне төп фикерләр дип атап була? Сорауларга җавап бирүче фикерләр — төп фикерләр. Шулай ук өстәмә исем белән бәйле фикерләргә басым яса.

      Җыелышта әйтеләчәк нотыгыңны әзер язулар буенча укымасаң, яхшырак булыр иде. Шулай да кайвакыт конгрессларда нотыкның әзер тексты бирелә. Бу бар конгрессларда да бер үк фикерләр бер төрле яңгырасын өчен башкарыла. Төп фикерләргә басым ясар өчен докладчы башта материалга анализ ясый. Ул төп фикерләрне таба белергә тиеш. Төп фикерләр — докладчы кызык дип санаган фикерләр түгел, ә нотыкның нигезе булып торучы иң мөһим фикерләр. Кайвакыт төп фикер, берәр нинди өзек укылыр алдыннан яки берәр нәрсәне исбатлаучы дәлилләр китерелер алдыннан, берничә сүз белән аңлатыла. Әмма ешрак төп фикер дәлилләр китерелгәннән соң яңгырый. Нотыкның төп фикерләрен тапкач, докладчыга аларны билгеләп куярга кирәк. Гадәттә, алар нотыкта дүрт-биш кенә була. Шуннан соң докладчы нотыкны берничә тапкыр укып чыгарга тиеш. Аңа тыңлаучылар шул фикерләрне билгели алырлык итеп укырга кирәк. Бу фикерләр — нотыкта басым ясалырга тиеш урыннар. Докладчы тиешле басым ясап укыса, тыңлаучыларга төп фикерләрне истә калдыру җиңелрәк булачак. Ул моны үзенә максат итеп куйсын.

      Тыңлаучылар төп фикерләрне билгели алсын өчен берничә ысул бар. Докладчы, мәсәлән, илһамланып, тизрәк я әкренрәк укып, тирән тойгылар белдереп я тиешле ишарәләр ясап, төп фикерләргә басым ясый ала.

      КИҢӘШЛӘР

      • Текстка анализ ясап, төп фикерләрне тап һәм аларны билгеләп куй.

      • Кычкырып укыганда, илһамланып, әкренрәк укып, тиешле урыннарда тирән тойгылар белдереп, төп фикерләргә басым яса.

      КҮНЕГҮ Өйрәнү мәкаләсеннән биш абзацны сайла. Китерелгән сорауларга җавапларны тап һәм асларына сызып куй. Тыңлаучыларың шул җавапларны билгели алырлык итеп кычкырып укып чык.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу