Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lf сорау 5
  • Изге Язмалар ышанычка лаекмы?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Изге Язмалар ышанычка лаекмы?
  • Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар һәм фән
    Изге Язмалар Аллаһы яки кеше сүземе?
  • Төп басманы өйрәнергә әле әзер булмаган кешеләргә ничек булышырга?
    Безнең изге хезмәтебез 2013
  • Барлыкка китерүме я эволюцияме? Эволюция. Ышаныргамы? (2 өлеш)
    Яшьләрнең сораулары
Тормышның барлыкка килүе. Игътибарга лаек биш сорау
lf сорау 5

5 НЧЕ СОРАУ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ЫШАНЫЧКА ЛАЕКМЫ?

Сезнең берәр кеше турында ялгыш фикердә булганыгыз бармы? Бәлки, сез аның турында я аның сүзләре турында башкалардан ишеткәнсездер. Бу кеше сезгә ошамас дип уйласагыз да, аның белән танышкач, сез аны нахакка гаепләгәннәрен аңлагансыз. Изге Язмалар белән дә нәкъ шундый хәл килеп чыга.

Күп кенә укымышлы кеше Изге Язмалар турында әллә ни яхшы фикердә тормый. Ни өчен? Чөнки бу китап турында еш кына ул заманча түгел, фәнни түгел я бөтенләй дөрес түгел дип әйтәләр. Бу чыннан да шулаймы?

Бу брошюраны укыганда, сез Изге Язмаларның фәнни яктан төгәл булуына гаҗәпләнгәнсездер. Күп кенә кешеләр шулай ук, Изге Язмаларда кайбер дини тәгълиматларның язылмаганын белгәч, аптырый. Кайберәүләр, Изге Язмаларда Аллаһы Галәмне һәм бар тереклекне алты букваль тәүлек эчендә барлыкка китергән дип язылган, диләр. Әмма Изге Язмалардагы хәбәр галимнәрнең Галәм белән Җирнең яшенә кагылышлы исәпләүләренә каршы килмиa.

Өстәвенә, Изге Язмаларда Җирне һәм андагы тормышны барлыкка китерү турында җентекләп түгел, ә кыскача гына әйтелә. Бу галимнәрнең төрле фаразларына урын калдыра. Изге Язмаларда язылганча, бар нәрсәне Аллаһы барлыкка китергән һәм бар тереклек «төрләренә карап» яратылган (Яратылыш 1:11, 21, 24). Бу сүзләр, кайбер фәнни теорияләргә каршы килсә дә, фәнни фактларга каршы килми. Вакыт күрсәткәнчә, теорияләр килә дә китә, ә фактлар кала.

Күпләр Изге Язмаларны, диннәргә ышанычын югалтканга, тикшерергә теләми. Алар диннәрнең икейөзлелеген, ришвәтчелеген һәм кешеләрне сугышларда катнашуга котыртуын күрә. Ләкин Изге Язмаларны дини кешеләрнең тәртибенә карап хөкем итү дөрес булыр идеме? Күп кенә намуслы галимнәр, кайбер кансыз кешеләрнең расизм хакына эволюция теориясен ничек кулланганын күреп, шакката. Әмма эволюция теориясен мондый кешеләрнең тәртибенә карап бәяләү дөрес булыр идеме? Бу теорияне тикшерү һәм аны фактлар белән чагыштыру акыллырак булмас идеме?

Яшь хатын-кыз Изге Язмаларны укый

Без сезне Изге Язмаларны да тикшерергә өндибез. Изге Язмалардагы тәгълиматларның күп кенә дини өйрәтүләрдән никадәр аерылып торганын күргәч, сез хәйран калырсыз. Изге Язмалар сугышырга һәм нәфрәт итәргә һич этәрми, ә киресенчә, Аллаһы хезмәтчеләрен хәтта үз дошманнарын яратырга өнди (Ишагыя 2:2—4; Маттай 5:43, 44; 26:52). Бу китап фанатизмнан, сукырларча ышанудан кисәтә. Чын иман дәлилләргә нигезләнә. Аллаһыга хезмәт иткәндә, акылны куллану мөһим (Римлыларга 12:1; Еврейләргә 11:1). Изге Язмалар белемгә омтылуны хөкем итми, ә киресенчә, иң мөһим һәм иң катлаулы сорауларны тикшерергә дәртләндерә.

Мәсәлән, сезне шундый сорау борчырга мөмкин: Аллаһы бар икән, ни өчен ул явызлыкны рөхсәт итә? Изге Язмалар бу һәм башка күп сорауларга тулы җавап бирәb. Хакыйкатьне эзләүдән туктамагыз. Сез дәлилләргә нигезләнгән тулы һәм ачык җаваплар таба алырсыз. Һәм бу очраклы булмас.

a Күбрәк белер өчен, Йәһвә Шаһитләре бастырган «Тормыш яратылган булганмы?» дигән брошюраны карагыз.

b «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән китапның 26 нчы дәресен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу