Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Йәһвә Шаһитләре. Нинди кешеләр алар?
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
    • 1 НЧЕ ДӘРЕС

      Йәһвә Шаһитләре. Нинди кешеләр алар?

      Даниядагы бер Йәһвә Шаһите

      Дания

      Тайваньдагы Йәһвә Шаһитләре

      Тайвань

      Венесуаэладагы Йәһвә Шаһитләре

      Венесуэла

      Һиндстандагы Йәһвә Шаһитләре

      Һиндстан

      Танышларыгыз арасында Йәһвә Шаһитләре бармы? Бәлки, күршегез, хезмәттәшегез я сыйныфташыгыз Йәһвә Шаһитедер. Ә, бәлки, аларның сезнең белән Изге Язмалар турында сөйләшкәннәре бардыр. Алар нинди кешеләр, һәм ни өчен алар үз дини карашлары турында башкаларга сөйли?

      Без гади кешеләр. Без төрле милләт, культура кешеләре, иҗтимагый дәрәҗәбез дә төрле. Кайберебез элек башка дин тоткан, кайберебез бөтенләй Аллаһыга ышанмаган. Әмма Йәһвә Шаһите булып киткәнче, һәрберебез Изге Язмалардагы тәгълиматларны тикшерер өчен тырышлыклар куйган (Рәсүлләр 17:11). Без ул тәгълиматларны кабул иттек һәм Йәһвә Аллаһыга гыйбадәт кылырга карар иттек.

      Изге Язмалардан алган белем безгә файда китерә. Безнең дә үз проблемаларыбыз һәм кимчелекләребез бар. Ләкин Изге Язмалардагы принципларны көндәлек тормышта кулланып, без тормышыбызның шактый яхшыруын сизәбез (Зәбур 128:1, 2). Шуңа күрә дә без Изге Язмалардан белгәннәребезне башкалар белән уртаклашабыз.

      Без Аллаһы таләпләре буенча яшибез. Изге Язмаларда язылган бу таләпләр безгә үзебезне имин хис итәргә, башкаларны хөрмәт итәргә, намуслы һәм игелекле булырга ярдәм итә. Аларны үтәү кешегә җәмгыятьнең сәламәт һәм файдалы әгъзасы булырга булыша, аны әхлаклы кеше итә һәм гаиләсен ныгыта. «Аллаһы кешеләрне аермый», шуңа күрә без — раса һәм сәяси киртәләрдән азат булган халыкара бер гаилә. Гади кешеләр булсак та, без үзенә күрә бердәнбер халык булып торабыз (Рәсүлләр 4:13; 10:34, 35).

      • Йәһвә Шаһитләренең башка кешеләр белән нинди уртак яклары бар?

      • Йәһвә Шаһитләре, Изге Язмаларны өйрәнгәнгә, нинди таләпләр буенча яши?

  • Ни өчен без Йәһвә Шаһитләре дип аталабыз?
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
    • 2 НЧЕ ДӘРЕС

      Ни өчен без Йәһвә Шаһитләре дип аталабыз?

      Нух

      Нух

      Ибраһим белән Сара

      Ибраһим белән Сара

      Муса

      Муса

      Гайсә Мәсих

      Гайсә Мәсих

      Күпләр уйлаганча, Йәһвә Шаһитләре — яңа дин. Әмма инде якынча 2 700 ел элек Изге Язмаларда хак Аллаһының хезмәтчеләре «шаһитләр» дип аталган булган (Ишагыя 43:10—12). 1931 елга кадәр без Изге Язмаларны тикшерүчеләр дип атала идек. Ни өчен соң без «Йәһвә Шаһитләре» дигән исем алдык?

      Безнең исемебез Аллаһы исеме белән бәйле. Борынгы кулъязмалар буенча, Аллаһының исеме, Йәһвә, Изге Язмаларда меңләгән тапкыр очрый. Күп кенә тәрҗемәләрдә бу исем «Раббы» һәм «Аллаһы» дигән титуллар белән алмаштырылган. Әмма хак Аллаһы Мусага үзенең Йәһвә дигән шәхси исемен ачкан һәм: «Бу мәңгегә минем исемем»,— дип әйткән (Чыгыш 3:15). Шулай итеп ул үзенең бар ялган илаһлардан аерылып торганын күрсәткән. Без Аллаһы изге исемен йөртүебез белән горурланабыз.

      Исемебез башкарган эшебезне күрсәтә. Борынгы заманнарда, Һабилдән башлап, күп кенә тәкъва кешеләр Йәһвәгә иман иткәннәре турында шаһитлек биргән. Гасырлар дәвамында Нух, Ибраһим, Сара, Муса, Давыт һәм башкалар бу «шаһитләрнең болыт кебек зур төркеменә» кушылган (Еврейләргә 11:4—12:1). Берәр кеше судта гаепсез кеше хакына шаһитлек биргән кебек, без дә Аллаһы турындагы хакыйкатьне башкаларга билгеле итәргә тәвәккәл.

      Без Гайсәдән үрнәк алабыз. Инҗилдә Гайсә «тугры һәм хак шаһит» дип атала (Ачылыш 3:14). Гайсә Аллаһының исемен ачкан һәм аның турында шаһитлек биргән (Яхъя 17:26; 18:37). Шуңа күрә Мәсихнең чын шәкертләре Йәһвә исемен йөртергә һәм аны билгеле итәргә тиеш. Йәһвә Шаһитләре шулай эшләргә тырыша да.

      • Ни өчен Изге Язмаларны тикшерүчеләр «Йәһвә Шаһитләре» дигән исем алган?

      • Кайчаннан бирле Йәһвәнең җирдә шаһитләре бар?

      • Йәһвәнең иң бөек Шаһите кем?

      КҮБРӘК БЕЛЕГЕЗ

      Җыелыштагы кардәшләр белән яхшырак танышырга тырышыгыз. Алардан: «Сез ни өчен Йәһвә Шаһите булып киттегез?» — дип сорагыз.

  • Изге Язмалардагы хакыйкатьләр ничек кабат ачылган?
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
    • 3 НЧЕ ДӘРЕС

      Изге Язмалардагы хакыйкатьләр ничек кабат ачылган?

      Изге Язмаларны тикшерүчеләр, 1870 нче еллар

      Изге Язмаларны тикшерүчеләр, 1870 нче еллар

      Ир кеше «Күзәтү манарасы»ның беренче санын укый

      «Күзәтү манарасы»ның беренче саны, 1879 ел

      Хатын-кыз кулында «Күзәтү манарасы»н һәм «Уяныгыз!»ны тота

      Бүгенге «Күзәтү манарасы»

      Изге Язмаларда Мәсихнең үлеменнән соң беренче мәсихчеләр арасыннан ялган өйрәтүчеләр чыгачак һәм Изге Язмалардагы хакыйкатьне бозачак дип алдан әйтелгән булган (Рәсүлләр 20:29, 30). Вакыт узу белән нәкъ шулай булган да. Алар Гайсәнең тәгълиматларына мәҗүсиләрнең дини карашларын катыштырган һәм мөртәтләр дине, ягъни төрле христиан диннәре, барлыкка килгән (2 Тимутигә 4:3, 4). Ни өчен без Изге Язмалардагы тәгълиматларны дөрес аңлаганыбызга бер дә шикләнмибез?

      Йәһвә үз вакытында хакыйкатьне ачкан. Ул «ахыргы вакытта» «чын белем артыр» дип алдан әйткән булган (Даниял 12:4). 1870 елны хакыйкатьне эзләүче кешеләр төркеме чиркәүләрнең күп кенә тәгълиматлары Изге Язмаларга нигезләнмәгәнен аңлаган. Шуңа күрә алар, Изге Язмалардагы тәгълиматларны аңлар өчен, Аллаһы Сүзен җентекләп тикшерә башлаган, һәм Йәһвә аларны фатихалап торган.

      Эчкерсез кешеләр Изге Язмаларны игътибар белән өйрәнгән. Бу тырыш Изге Язмаларны тикшерүчеләр (Йәһвә Шаһитләренең элекке исеме) без әле дә файдалана торган өйрәнү ысулын кулланган. Алар Изге Язмаларга нигезләнгән төрле сорауларны бер-бер артлы карап чыккан. Изге Язмаларда аңлавы авыр булган өзеккә тап булганда, алар аны ачыклаучы башка шигырьләрне эзләп, бер-берсе белән чагыштырган. Ясаган нәтиҗәләре Изге Язмаларның башка өлешләре белән туры килсә, аларны язып куйганнар. Изге Язмаларга үз-үзен аңлатырга ирек биреп, алар Аллаһының исеме һәм Патшалыгы, аның җиргә һәм кешелеккә карата нияте, кеше үлгәч аның белән нәрсә була икәнлеге һәм үледән терелү өмете турындагы хакыйкатьләрне яңадан ачкан. Бу аларны күп кенә ялган ышанулардан һәм Аллаһы хупламаган эшләрдән азат иткән (Яхъя 8:31, 32).

      1879 елны Изге Язмаларны тикшерүчеләр хакыйкатьне киң күләмдә тарату вакыты җиткәнен аңлаган. Шул елдан алып, алар «Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә» дигән журнал чыгара башлаганнар, һәм ул бүген дә бастырыла. Бүгенге көндә Изге Язмалардагы хакыйкать 240 ил һәм территориядә якынча 750 телдә таратыла. Чын белемнең шулкадәр артканы булмаган иде әле!

      • Мәсихнең үлеменнән соң Изге Язмалардагы хакыйкать белән нәрсә булган?

      • Аллаһы Сүзендәге хакыйкать ничек яңадан ачылган?

  • Ни өчен «Яңа дөнья тәрҗемәсе» чыгарылды?
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
    • 4 НЧЕ ДӘРЕС

      Ни өчен «Яңа дөнья тәрҗемәсе» чыгарылды?

      Иске бастыру машинасы
      «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең беренче чыгарылышы
      Конгодагы (Киншаса) кешеләр «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нә карый

      Конго (Киншаса)

      Руандада бастырылган «Яңа дөнья тәрҗемәсе»

      Руанда

      Аллаһы исеме язылган Симмах тәрҗемәсе

      Симмах тәрҗемәсенең (б. э. III яки IV г.) Аллаһы исеме күрсәтелгән бер өлеше. Бу урын — Зәбур 69:31

      Дистәләгән еллар Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларның төрле тәрҗемәләрен кулланган, бастырган һәм тараткан. Ләкин без кешеләргә «хакыйкать турында төгәл белем» алырга ярдәм итәчәк яңа тәрҗемә кирәк икәнен аңладык, чөнки «төгәл белем» алу — Аллаһының һәр кешегә карата ихтыяры (1 Тимутигә 2:3, 4). Шуңа күрә 1950 елны заманча инглиз телендә Изге Язмаларның өлешләре чыга башлады. Бүгенге көнгә Изге Язмаларның бу төгәл тәрҗемәсе 130 дан артык телдә, шул исәптән татар телендә дә бар.

      Җиңел аңлашыла торган Изге Язмалар кирәк булган. Вакыт узу белән телләр үзгәрә, шуңа күрә күп кенә тәрҗемәләрдә сүзләр һәм сүзтезмәләр аңлаешсыз булып китә. Шулай ук аңлаешлырак һәм төп нөсхәдәге текстка якынрак булган борынгы кулъязмалар табылган; алар безгә Изге Язмалар язылган еврей, арамей һәм грек телләрен яхшырак аңларга ярдәм итә.

      Аллаһы сүзен төгәл тапшыра торган тәрҗемә кирәк булган. Изге Язмаларны тәрҗемә итүчеләр, Аллаһы иңдергән сүзләрне ирекле тәрҗемә итмичә, төп нөсхә текстын төгәл җиткерергә тиеш. Әмма Изге Язмаларның күпчелек тәрҗемәләреннән Аллаһының исеме Йәһвә алып куелган.

      Үзенең Авторына дан-хөрмәт китергән Изге Язмалар кирәк булган (2 Ишмуил 23:2). «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә Йәһвәнең исеме тиешле урынына кайтарылган. Бу исем Изге Язмаларның иң борынгы еврей кулъязмаларында (аста күрсәтелгәнчә) якынча 7 000 тапкыр очраган (Зәбур 83:18). Еллар дәвамында үткәрелгән җентекле тикшерүләр нәтиҗәсендә, Аллаһының уй-фикерләрен ачык итеп җиткерә торган һәм укуы рәхәт булган Изге Язмалар дөнья күргән. Сезнең телегездә «Яңа дөнья тәрҗемәсе» бармы-юкмы, без сезне Йәһвәнең Сүзен һәр көн укырга дәртләндерәбез (Йошуа 1:8; Зәбур 1:2, 3).

      • Ни өчен без Изге Язмаларның яңа тәрҗемәсен чыгарырга булдык?

      • Аллаһы ихтыярын белергә теләгән һәркемгә нәрсә эшләргә кирәк?

      КҮБРӘК БЕЛЕГЕЗ

      «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең кереш сүзен укып, мондый сорауга җавап бирегез: «Тәрҗемәчеләр Изге Язмаларны тәрҗемә иткәндә үзләрендә нинди җаваплылык сизгән?» Аннары астагы шигырьләрне «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ннән һәм үз телегездә булган башка тәрҗемәдән карап чагыштырыгыз: Лүк 23:43; Рәсүлләр 2:34; 1 Көринтлеләргә 7:36—38; Эфеслеләргә 5:16; Филипиялеләргә 1:8; Еврейләргә 11:17.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу