Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Өлкән имандашлары белән сөйләшә
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
    • 15 НЧЕ ДӘРЕС

      Мәсихче өлкәннәр җыелышта нинди хезмәт башкара?

      Өлкән имандашлары белән сөйләшә

      Финляндия

      Өлкән җыелышта өйрәтә

      Өйрәтү

      Өлкәннәр имандашларын рухи яктан ныгыта

      Көтүче вазифасын үтәү

      Өлкән вәгазь эшендә катнаша

      Вәгазьләү

      Безнең оешмада дин башлыклары юк. Ләкин, беренче гасырда мәсихчеләр җыелышындагы кебек, тәҗрибәле күзәтчеләр, ягъни өлкәннәр «Аллаһы җыелышын көтсен дип» билгеләнәләр (Рәсүлләр 20:28). Өлкәннәр — җыелышта үз өсләренә җитәкчелекне алган рухи яктан җитлеккән ир-атлар. Алар «Аллаһы көтүен мәҗбүриләп түгел, ә теләп... намуссыз табыш яратып түгел, ә тырышып» көтәләр (1 Петер 5:1—3). Алар безнең хакка нинди эшләр башкара?

      Алар безнең хакта кайгырта һәм безне яклый. Өлкәннәр җыелышка рухи җитәкчелек бирә һәм аны рухи зыяннан яклый. Аллаһының үзләренә шундый мөһим вазифа ышанып тапшырганын аңлап, өлкәннәр аның халкы өстеннән хакимлек итми, ә киресенчә безнең имин һәм шатлыклы булуыбызга өлеш кертә (2 Көринтлеләргә 1:24). Үзенең һәр сарыгын белгән кайгыртучан көтүче кебек, өлкәннәр җыелышның һәр әгъзасын яхшырак белергә тырыша (Гыйбрәтле сүзләр 27:23).

      Алар безне Аллаһы ихтыярын үтәргә өйрәтә. Һәр атна өлкәннәр, иманыбызны ныгытыр өчен, җыелыш очрашулары үткәрә (Рәсүлләр 15:32). Бу тугры ир-атлар шулай ук, безнең белән хезмәттәшлек итеп һәм безне вәгазьнең төрле төрләренә өйрәтеп, вәгазь эше белән дә җитәкчелек итә.

      Алар һәрберебезгә игътибарлы. Өлкәннәр безнең һәрберебезнең рухи ихтыяҗлары турында кайгырта. Алар өебезгә килеп я Патшалык Залында, Изге Язмалар нигезендә ярдәм итәр өчен һәм юаныч бирер өчен, безнең белән сөйләшә (Ягъкуб 5:14, 15).

      Җыелыш эшләреннән тыш, күпчелек өлкәннәр шулай ук эшли һәм гаиләләрендә вазифаларын үти. Бу тырыш абый-кардәшләр хөрмәтебезгә лаек (1 Тисалуникәлеләргә 5:12, 13).

      • Өлкәннәр җыелышта нинди вазифа үти?

      • Өлкәннәр һәрберебезгә ничек игътибар күрсәтә?

      КҮБРӘК БЕЛЕГЕЗ

      Өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр Изге Язмалардагы нинди таләпләргә туры килергә тиеш? 1 Тимутигә 3:1—10, 12 не һәм Титуска 1:5—9 ны укыгыз.

  • Хезмәттәш ярдәмчеләр нинди вазифалар үти?
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
    • 16 НЧЫ ДӘРЕС

      Хезмәттәш ярдәмчеләр нинди вазифалар үти?

      Хезмәттәш ярдәмче әдәбият өләшүдә булыша

      Мьянма

      Хезмәттәш ярдәмче нотык сөйли

      Җыелыш очрашуы

      Хезмәттәш ярдәмче очрашу үткәрә

      Вәгазь очрашуы

      Хезмәттәш ярдәмче Патшалык Залын җыештыруда катнаша

      Патшалык Залын җыештыру

      Изге Язмаларда җыелыш хакында кайгыртучы ике төркем ир-атлар турында әйтелә; бу — «күзәтчеләр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр» (Филипиялеләргә 1:1). Гадәттә, һәр җыелышта берничә андый абый-кардәш хезмәт итә. Хезмәттәш ярдәмчеләр безнең турыда кайгыртып нинди эшләр башкара?

      Алар өлкәннәр советына булышлык күрсәтә. Хезмәттәш ярдәмчеләр — рухи карашлы, ышанычлы һәм тырыш ир кешеләр. Аларның кайберләре яшь, ә кайберләре олы яшьтә. Алар җыелышта оештыру эшләре һәм башка мөһим гамәли эшләр белән мәшгуль. Бу өлкәннәргә бар игътибарларын өйрәтү һәм көтүче вазифаларын үтәүгә тупларга мөмкинлек бирә.

      Алар гамәли эшләр башкара. Кайбер хезмәттәш ярдәмчеләр очрашуларга килгән кешеләрне каршы ала. Башкалар аппаратура, әдәбият, җыелыш акчалары турындагы хисап һәм вәгазьләү участоклары өчен җаваплы. Алар шулай ук Патшалык Залларын яхшы хәлдә саклауда һәм җыештыруда булыша. Кайвакыт өлкәннәр аларга олы яшьтәге имандашларга ярдәм итәргә куша. Алар һәртөрле эшне башкарырга әзер булулары белән башкаларның хөрмәтен яулый (1 Тимутигә 3:13).

      Алар яхшы үрнәк күрсәтә. Абый-кардәш күркәм рухи сыйфатлар күрсәтеп торса, аны хезмәттәш ярдәмче итеп билгелиләр. Очрашуларда чыгыш ясаганда, алар иманыбызны ныгытырга тырыша. Вәгазьләү эшендә үз өсләренә җитәкчелекне алып, алар ашкынуыбызны көчәйтәләр. Хезмәттәшлек рухын чагылдырып, алар җыелышның шатлыклы һәм бердәм булуына үз өлешен кертә (Эфеслеләргә 4:16). Вакыт узу белән алар да өлкәннәр булып хезмәт итәр.

      • Хезмәттәш ярдәмче итеп нинди ир-атлар билгеләнә?

      • Хезмәттәш ярдәмчеләр җыелышта нинди эшләр башкара?

      КҮБРӘК БЕЛЕГЕЗ

      Патшалык Залына килгәч, өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр белән танышырга тырышыгыз. Тиздән сез аларның үзләрен дә, гаиләләрен дә яхшырак белерсез.

  • Күчеп йөрүче күзәтчеләр безгә ничек ярдәм итә?
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
    • 17 НЧЕ ДӘРЕС

      Район күзәтчеләре безгә ничек ярдәм итә?

      Күчеп йөрүче күзәтче һәм хатыны

      Малави

      Күчеп йөрүче күзәтче вәгазь очрашуын алып бара

      Вәгазь очрашуы

      Күчеп йөрүче күзәтче башкаларга вәгазьли

      Вәгазьләү

      Күчеп йөрүче күзәтченең җыелыш өлкәннәре белән очрашуы

      Өлкәннәр белән очрашу

      Инҗилдә еш кына рәсүл Паул белән Барнаб искә алына. Бу ир-атлар, беренче гасырдагы җыелышларга килеп китеп, күчеп йөрүче күзәтчеләр булып хезмәт иткән. Ни өчен бу хезмәт кирәк булган? Алар рухи кардәшләренең иминлеге турында чын күңелдән борчылган. Рәсүл Паул, кардәшләр янына яңадан килеп, хәлләрен белешергә теләгән. Аларны ныгытыр өчен, ул йөзләгән километр үтәргә әзер булган (Рәсүлләр 15:36). Бүгенге күчеп йөрүче күзәтчеләрнең дә теләге шул.

      Алар безне дәртләндерер өчен килә. Һәр район күзәтчесе бер ел эчендә якынча 20 җыелышка ике тапкыр килеп китә һәм һәрбер җыелышта бер атна үткәрә. Без бу тәҗрибәле абый-кардәшләрдән һәм, алар өйләнгән булса, аларның хатыннарыннан бик күп нәрсәгә өйрәнә алабыз. Алар яшьләр һәм олы яшьтәгеләр белән дә танышырга тырыша һәм ашкынып безнең белән вәгазьгә һәм Изге Язмалар өйрәнүләренә бара. Бу күзәтчеләр өлкәннәр белән бергә кардәшләр янына ныгытыр өчен килеп китә. Барыбызның да рухын күтәрер өчен, күзәтчеләр җыелыш очрашуларында һәм конгрессларда яхшы әзерләнгән нотыклар сөйли (Рәсүлләр 15:35).

      Алар һәрберебез белән кызыксына. Район күзәтчеләре җыелышларның рухи хәле белән бик нык кызыксына. Алар, өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр белән очрашып, җыелыштагы уңышлар турында фикер алыша һәм аларга вазифаларына кагылышлы киңәшләр бирә. Алар пионерларга үз хезмәтләрен яхшыртырга ярдәм итә һәм, җыелышка яңа гына йөри башлаган кешеләр белән танышып, аларның рухи яктан үсүләренә сөенә. Бу абый-кардәшләр бар көчләрен куеп, безгә «булышучы хезмәттәш» булырга тырыша (2 Көринтлеләргә 8:23). Аларның нык иманы һәм Аллаһыга тугрылыгы үрнәк алырлык (Еврейләргә 13:7).

      • Район күзәтчеләре җыелышларга нинди максат белән килеп китә?

      • Аларның килеп китүе сезгә нинди файда китерә ала?

      КҮБРӘК БЕЛЕГЕЗ

      Календарегызда район күзәтчесенең килү атнасын билгеләп куегыз. Шулай итеп аның нотыкларын ишетми калмассыз. Өйрәнүегезгә аны яки аның хатынын чакырасыгыз килсә, өйрәнүне үткәрүче кардәшкә әйтегез. Шулай итеп сез алар белән яхшырак танышырсыз.

  • Бәла-каза килгәндә, без кардәшләргә ничек ярдәм итәбез?
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
    • 18 НЧЕ ДӘРЕС

      Бәла-каза килгәндә, без кардәшләргә ничек ярдәм итәбез?

      Доминика Республикасында Йәһвә Шаһитләре афәттән соң ярдәм күрсәтә

      Доминикан республикасы

      Ярдәм итү эшләрендә катнашучылар Япониядә Патшалык Залын торгыза

      Япония

      Йәһвә Шаһите Гаитидагы афәттән соң бер кешене юата

      Гаити

      Берәр афәт булса, Йәһвә Шаһитләре зыян күргән имандашларына шунда ук ярдәм кулы суза. Шулай эшләп, без бер-беребезне эчкерсез яратканыбызны күрсәтәбез (Яхъя 13:34, 35; 1 Яхъя 3:17, 18). Без нинди ярдәм күрсәтәбез?

      Матди ярдәм. Беренче гасырда Яһүдиядә зур ачлык булганда, Антиохтагы мәсихчеләр кардәшләренә акчалата ярдәм җибәргән (Рәсүлләр 11:27—30). Без дә, кардәшләребезнең берәр илдә авырлыкларга дучар булганнарын ишеткәч, аларга матди яктан ярдәм итәр өчен, җыелышыбыз аша иганә акчалары җибәрәбез (2 Көринтлеләргә 8:13—15).

      Гамәли ярдәм. Берәр афәт булса, шул җирдә яшәүче өлкәннәр җыелышның һәрбер әгъзасын эзләп табарга һәм аларның хәлләрен белешергә тырыша. Ярдәм күрсәтү комитеты азык-төлек, чиста су, кием-салым белән тәэмин итә, яшәү урыны һәм медицина ярдәме күрсәтү турында кайгырта. Тиешле осталыклары булган күп кенә Йәһвә Шаһитләре үз акчаларына шул җиргә барып, ярдәм итү эшләрендә я зыян күргән йортларны һәм Патшалык Залларын торгызуда катнаша. Оешмадагы бердәмлек һәм кардәшләрнең тәҗрибәсе ярдәмендә без озакка сузмыйча ярдәм күрсәтә алабыз. Без, «бигрәк тә имандашларыбызга» ярдәм кулы сузабыз, әмма башкаларга да, тоткан диннәренә карамастан, кулдан килгәнчә ярдәм итәбез (Гәләтиялеләргә 6:10).

      Рухи һәм эмоциональ яктан ярдәм. Афәттән зыян күргән кешеләр аеруча юатуга мохтаҗ. Андый вакытларда без «һәртөрле юаныч Аллаһысы» Йәһвәдән көч алабыз (2 Көринтлеләргә 1:3, 4). Без өметләре өзелгән кешеләр белән Аллаһының вәгъдәләрен уртаклашырга шат. Без аларга Аллаһы Патшалыгы тиздән авырту һәм газаплар китерүче бар фаҗигаларны юкка чыгарачак дип сөйлибез (Ачылыш 21:4).

      • Ни өчен Йәһвә Шаһитләре афәтләр вакытында тиз арада ярдәмгә килергә сәләтле?

      • Бәла-казага эләккән кешеләргә без нинди юаныч бирә алабыз?

  • «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» кем ул?
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
    • 19 НЧЫ ДӘРЕС

      «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» кем ул?

      Гайсә үз шәкертләре белән сөйләшә
      Бер Йәһвә Шаһите Изге Язмаларга нигезләнгән басманы өйрәнә

      Рухи азык безгә файда китерә

      Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советының ике әгъзасы

      Үлеме алдыннан Гайсә үзенең дүрт шәкерте — Петер, Ягъкуб, Яхъя һәм Әндри белән сөйләшкәндә үзенең килү чорын күрсәтүче билге турында әйткән. Шул соңгы көннәр заманы турында әйткәндә, ул мондый мөһим сорау биргән: «Хуҗа үз өендәге хезмәтчеләренә ризыкны үз вакытында өләшер өчен алар өстеннән билгеләгән ышанычлы һәм акыллы хезмәтче кем соң?» (Маттай 24:3, 45; Марк 13:3, 4). Гайсә үз шәкертләренең «хуҗалары» буларак, ахыр заман вакытында бер «хезмәтче» билгеләячәк дигән һәм шул хезмәтче Гайсә шәкертләренә даими рухи азык биреп торачак дип ышандырган. Бу «хезмәтче» санына кемнәр керә?

      Бу — Гайсәнең рух белән майланган шәкертләренең кечкенә төркеме. «Хезмәтче» — Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы. Бу төркем Йәһвәгә гыйбадәт кылучы кешеләргә үз вакытында рухи азык бирә. Ышанычлы хезмәтченең «тиешле ризыкны үз вакытында өләшеп» торуы безгә рухи яктан имин калырга булыша (Лүк 12:42).

      Ул Аллаһы гаиләсенә башлык итеп куелган (1 Тимутигә 3:15). Гайсә хезмәтчегә Йәһвә оешмасының җирдәге өлеше белән җитәкчелек итәргә кушкан. Бу мөһим йөкләмәгә матди милекне дөрес куллану, вәгазь эше белән җитәкчелек итү һәм җыелышлар аша кардәшләрне өйрәтү керә. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» хезмәттә кулланган басмаларыбыз аша, шулай ук җыелыш очрашулары һәм конгресслар аша безгә кирәк булган азыкны үз вакытында бирә.

      Хезмәтче ышанычлы, чөнки ул Изге Язмалардагы хакыйкатьләргә тугры һәм яхшы хәбәрне вәгазьләү бурычын тиешенчә үти. Гайсәнең җирдәге милке өстеннән зирәклек белән идарә иткәнгә, хезмәтче акыллы (Рәсүлләр 10:42). Йәһвә хезмәтченең эшен фатихалый: оешмабыз үсә, рухи азык тагы да күбәя (Ишагыя 60:22; 65:13).

      • Гайсә кемне үз шәкертләренә рухи азыкны өләшергә билгеләгән?

      • Ни өчен хезмәтче ышанычлы һәм акыллы?

  • Җитәкче совет безнең көннәрдә ничек эш итә?
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
    • 20 НЧЕ ДӘРЕС

      Җитәкче совет безнең көннәрдә ничек эш итә?

      Беренче гасырда җитәкче совет

      Беренче гасырда җитәкче совет

      Беренче гасырдагы мәсихчеләр җитәкче советның хатын укый

      Җитәкче советның хаты укыла

      Беренче гасырда Иерусалимдагы «рәсүлләр белән өлкәннәрнең» кечкенә төркеме җитәкче совет булып хезмәт иткән. Алар бөтен майланган мәсихчеләр җыелышы файдасына мөһим карарлар кабул иткән (Рәсүлләр 15:2). Берәр сорау буенча бертавыштан карарга килгәнче, алар Язмаларда бу хакта әйтелгәнне карап чыкканнар һәм Аллаһы рухының тәэсиренә буйсынганнар (Рәсүлләр 15:25). Бүген дә Җитәкче совет шул үрнәк буенча эш итә.

      Аллаһы Җитәкче советны үз ихтыярын үтәр өчен куллана. Җитәкче советта хезмәт итүче рух белән майланган абый-кардәшләр Аллаһы Сүзен хөрмәт итә. Аларның гамәли һәм рухи сорауларны хәл итүдә тәҗрибәләре зур. Алар һәр атна бөтендөньядагы кардәшлекнең ихтыяҗларын карап чыгар өчен очраша. Беренче гасырда кебек, Изге Язмаларга нигезләнгән җитәкчелек җыелышларга хатлар я күчеп йөрүче күзәтчеләр һәм башка хезмәтчеләр аша җиткерелә. Шулай итеп Аллаһы халкы фикерләрдә һәм эшләрдә бердәм булып яши (Рәсүлләр 16:4, 5). Җитәкче совет рухи азык әзерләү өчен җаваплы. Ул шулай ук безне вәгазьләү эшен беренче урынга куярга дәртләндерә һәм абый-кардәшләрнең җаваплы вазифаларга билгеләнүен күзәтә.

      Алар Аллаһы рухының җитәкчелегенә буйсына. Җитәкче совет Галәмнең Хакиме Йәһвәдән һәм Җыелыш Башы Гайсәдән җитәкчелек эзли (1 Көринтлеләргә 11:3; Эфеслеләргә 5:23). Аның әгъзалары үзләрен Аллаһы халкының җитәкчеләре дип санамый. Алар бөтен майланган мәсихчеләр белән бергә «Бәрән [Гайсә] кая гына барса да, аңа ияреп баралар» (Ачылыш 14:4). Җитәкче совет өчен дога кылыйк, алар моның өчен бик рәхмәтле.

      • Беренче гасырдагы җитәкче советны кем тәшкил иткән?

      • Бүгенге Җитәкче совет Аллаһы җитәкчелеген ничек эзли?

      КҮБРӘК БЕЛЕГЕЗ

      Рәсүлләр 15:1—35 не укыгыз һәм беренче гасырда җитәкче советның Язмалар һәм изге рух ярдәмендә бәхәсле бер сорауны карап чыгып, ничек хәл иткәненә игътибар итегез.

  • Бәйтел нәрсә ул?
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
    • 21 НЧЕ ДӘРЕС

      Бәйтел нәрсә ул?

      Ике Йәһвә Шаһите Вефильдәге Бизәү сәнгате бүлегендә эшли

      Бизәү сәнгате бүлеге (АКШ)

      Бер Йәһвә Шаһите Германиядәге Вефильнең типографиясендә эшли

      Германия

      Бер Йәһвә Шаһите Кениядәге Вефильнең кер юу бүлмәсендә эшли

      Кения

      Официантлар Колумбиядәге Вефильнең ашханәсендә табын җәя

      Колумбия

      Бәйтел борынгы еврей телендә «Аллаһы йорты» дигәнне аңлата (Яратылыш 28:17, 19). Бөтен дөнья буенча Йәһвә Шаһитләренең вәгазь эшенә булышлык итәр өчен төзелгән комплекслар нәкъ шулай дип аталалар да һәм бу бик урынлы исем. Җитәкче совет Йәһвә Шаһитләренең АКШта, Нью-Йорк штатында урнашкан төп идарәсендә хезмәт итә һәм аннан төрле илләрдәге филиалларның эшчәнлеген күзәтә. Бу филиалларда хезмәт итүчеләр Бәйтел гаиләсе дип атала. Бер зур гаилә булып, алар бергә яши, хезмәт итә, ашый һәм Изге Язмаларны өйрәнә (Зәбур 133:1).

      Бу махсус урында фидакарь кешеләр бер гаилә буларак хезмәт итә. Бәйтелдә хезмәт иткән ир-атлар һәм хатын-кызлар үзләрен тулысынча Аллаһы ихтыярын үтәүгә һәм Патшалык эшләренә багышлый (Маттай 6:33). Аларга хезмәт хакы түләнми, ләкин аларның барысы да яшәү урыны, ашау-эчү белән тәэмин ителә, һәм аларга вак-төяк чыгымнары өчен акчалата ярдәм бирелә. Алар төрле бүлекләрдә хезмәт итә. Кемдер офиска, кемдер кухняга, ә кемдер ашханәгә билгеләнә. Башкалары типографиядә эшли, басмаларны төпли, бүлмәләрне җыештыра, кер юа, биналар һәм башка нәрсәләр турында кайгыртып тора.

      Вәгазь эшенә булышлык итә торган урын. Һәр Бәйтелнең төп максаты — Изге Язмалардагы хакыйкатьне мөмкин кадәр күбрәк кешегә җиткерү. Бу брошюра моңа бер мисал булып тора. Ул Җитәкче совет күзәтүе астында язылган, дөньядагы йөзләрчә тәрҗемә итү төркемнәренә электрон рәвештә җибәрелгән, берничә Бәйтел типографиясендә югары тизлекле китап басу машиналарында бастырылган һәм 110 000 нән артык җыелышларга җибәрелгән. Бу эшне үтәүдә Бәйтел гаиләләре тырышып эшләгән һәм шулай итеп бүгенге көндәге иң ашыгыч эшкә — яхшы хәбәрне вәгазьләүгә зур өлеш керткән (Марк 13:10).

      • Бәйтелдә кемнәр хезмәт итә, һәм алар турында ничек кайгырталар?

      • Һәр Бәйтелдә нинди эш башкарыла?

  • Филиалда нинди эш башкарыла?
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
    • 22 НЧЕ ДӘРЕС

      Филиалларда нинди эш башкарыла?

      Берничә ир-ат Сөләйман утрауларындагы филиалның эшчәнлеген оештыра

      Сөләйман утраулары

      Бер Йәһвә Шаһите Канададагы филиалда эшли

      Канада

      Әдәбият ташу өчен йөк машиналары

      Көньяк Африка

      Бәйтел гаиләсе, бер яки берничә илдәге вәгазь эше турында кайгыртып, төрле бүлекләрдә хезмәт итә. Алар басмаларны тәрҗемә итә, журналлар бастыра, әдәбият бүлекләрендә хезмәт итә, аудио- һәм видеобасмалар чыгара, бүтән төрле эшләр башкара.

      Эшне Филиал комитеты күзәтеп тора. Җитәкче совет һәр филиалда өч яки күбрәк тәҗрибәле өлкәннәрдән торган Филиал комитеты билгели һәм аларга җитәкчелек итү вазифасын ышанып тапшыра. Комитет үзенең карамагындагы һәр ил эшчәнлегенең алга таба үсеше һәм туган һәртөрле проблемалар турында Җитәкче советка хәбәр итә. Бу Җитәкче советка булачак басмаларда, җыелыш очрашулары һәм конгрессларда нинди темаларны карап чыгарга кирәк икәнен карар итәргә ярдәм итә. Җитәкче совет филиалларга даими үз вәкилләрен җибәреп тора. Алар филиалларга килеп, Филиал комитетларына үз вазифаларын үтәр өчен җитәкчелек бирә (Гыйбрәтле сүзләр 11:14). Филиал карамагындагы территориядә җыелышларны ныгыту өчен, төп идарә вәкиленең нотыгын үз эченә алган махсус программа оештырыла.

      Җирле җыелышлар турында кайгырту. Филиалдагы җаваплы абый-кардәшләр яңа җыелышлар оештыру белән бәйле сорауларны хәл итә. Алар филиал карамагындагы территориядә хезмәт иткән пионерларның, миссионерларның, район күзәтчеләренең эшчәнлеген дә күзәтә. Алар конгресслар оештыра, Патшалык Залларының төзелүен күзәтә һәм әдәбиятны җыелышларга җибәрү турында кайгырта. Шулай итеп филиалларда башкарылган бар эшләр ярдәмендә вәгазьләү эше килешле һәм тәртипле алып барыла (1 Көринтлеләргә 14:33, 40).

      • Филиал комитетлары Җитәкче советка ничек ярдәм итә?

      • Филиаллар нәрсә өчен җаваплы?

      КҮБРӘК БЕЛЕГЕЗ

      Безнең филиалларда дүшәмбедән алып җомгага кадәр экскурсияләр үткәрелә. Безгә рәхим итеп килегез. Филиалга җыелыш очрашуына киенгәнчә киенеп килегез. Сез Бәйтелне үз күзләрегез белән күреп, иманыгызны ныгытырсыз.

  • Безнең әдәбиятыбыз ничек языла һәм тәрҗемә ителә?
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
    • 23 НЧЕ ДӘРЕС

      Әдәбиятыбызны язу һәм тәрҗемә итү

      Берәү Язучылар бүлегендә эшли, (АКШ)

      Язу бүлеге (АКШ)

      Көньяк Кореядә тәрҗемәчеләр төркеме

      Көньяк Корея

      Әрмәнстанда бер кеше Йәһвә Шаһитләре тәрҗемә иткән китап тотып тора

      Әрмәнстан

      Бурундидә бер кыз Йәһвә Шаһитләре тәрҗемә иткән китап тотып тора

      Бурунди

      Шри-Ланкада бер хатын Йәһвә Шаһитләре тәрҗемә иткән журналлар тотып тора

      Шри-Ланка

      Яхшы хәбәрне «һәр милләткә, кабиләгә, телгә һәм халыкка игълан итү өчен», без әдәбиятыбызны 750 дән артык телдә чыгарабыз (Ачылыш 14:6). Шактый катлаулы бу эш ничек башкарыла? Без моны дөньяның төрле җирләрендә яшәүче язучылар һәм тәрҗемәчеләр ярдәмендә башкарабыз. Алар барысы да Йәһвә Шаһите.

      Төп текстны инглиз телендә язалар. Төп идарәбездә урнашкан Язу бүлеге Җитәкче совет карамагында эшли. Бу бүлек төп идарәдә һәм филиалларда хезмәт иткән язучыларның эшләрен күзәтә. Язучылар төрле илләрдә яши, шуңа күрә басмаларыбызда төрле культура кешеләре өчен кызыклы булган темаларга мәкаләләр бастырырга мөмкинлегебез бар.

      Текст тәрҗемәчеләргә җибәрелә. Язылган материал, хупланганнан соң, электрон файл итеп бөтен дөньядагы тәрҗемә итү төркемнәренә җибәрелә. Алар текстны тәрҗемә иткәндә, инглиз текстының төгәл мәгънәсен туган телләрендә белдерер өчен, дөрес сүзләр сайларга тырыша (Вәгазьче 12:10).

      Компьютерлар эш барышын тизләтә. Компьютерлар язучыларны һәм тәрҗемәчеләрне алыштыра алмый. Әмма компьютердагы төрле программалар, сүзлекләр һәм тәрҗемә итү эшендә ярдәм иткән башка төрле коралларны куллану аларның эшләрен тизләтә. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан уйлап табылган «Күптелле электрон нәшрият системасы» (MEPS) ярдәмендә текстны йөзләрчә телләрдә рәсемнәр белән берләштереп басу өчен әзерләп була.

      Ни өчен без, басмаларыбызны хәтта берничә мең кеше генә сөйләшкән телләргә дә тәрҗемә итәр өчен, шулхәтле күп тырышлыклар куябыз? Чөнки Йәһвә «һәртөрле кешенең котылуын һәм хакыйкать турында төгәл белем алуын тели» (1 Тимутигә 2:3, 4).

      • Безнең әдәбиятыбызны ничек язалар?

      • Ни өчен без әдәбиятыбызны шулкадәр күп телләргә тәрҗемә итәбез?

  • Безнең бөтендөнья эшчәнлегебез ничек финанслана?
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
    • 24 НЧЕ ДӘРЕС

      Безнең бөтендөнья эшчәнлегебез ничек финанслана?

      Берәү ирекле иганәләр сала
      Йәһвә Шаһитләре вәгазьдә

      Непал

      Тогода Патшалык Залын төзүдә катнашкан ирекле хезмәтчеләр

      Того

      Бөек Британиядәге филиалда ирекле хезмәтчеләр эшли

      Бөек Британия

      Безнең оешмабыз һәр ел йөзләрчә миллион Изге Язмаларны һәм башка басмаларны бушлай бастырып чыгара һәм тарата. Без Патшалык Заллары һәм филиаллар төзибез һәм аларны тиешле хәлдә саклыйбыз. Без меңләгән бәйтелчеләр белән миссионерларга булышып торабыз һәм афәтләр вакытында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтәбез. Шуңа күрә сезнең, бәлки, мондый сорау туар: моның барысы өчен акча кайдан табыла?

      Без керемнең уннан бер өлешен түләмибез һәм акча җыймыйбыз. Вәгазь эшебез зур чыгымнар белән бәйле булса да, без беркемнән дә акча сорамыйбыз. 100 дән күбрәк ел элек «Күзәтү манарасы» журналының 2 нче санында, без Йәһвәнең ярдәменә ышанабыз һәм «кешеләрдән ярдәм итүләрен беркайчан үтенмәячәкбез дә, сорамаячакбыз да» дип әйтелгән иде, һәм нәкъ шулай булды да! (Маттай 10:8)

      Эшебез ирекле иганәләр ярдәмендә башкарыла. Күп кенә кешеләр Изге Язмаларга нигезләнгән белем тарату эшебез өчен рәхмәт йөзеннән ирекле иганәләр бирә. Йәһвә Шаһитләре үзләре дә, бөтен җир йөзе буенча Аллаһының ихтыяры үтәлсен өчен, шатланып үз вакытларын, көчләрен, акчаларын һәм башка нәрсәләрен корбан итә (1 Елъязма 29:9). Патшалык Залында һәм конгрессларыбызда ирекле иганәләр салырга теләүче кешеләр өчен тартмалар бар. Иганәләрне jw.org дигән сайтыбыз аша да биреп була. Акчаның күп өлешен бай булмаган кешеләр сала. Алар Гайсә яхшы сүзләр белән искә алган ярлы тол хатынга охшаш. Ул гыйбадәтханәдәге иганә савытына ике вак акча салган булган (Лүк 21:1—4). Шулай итеп, һәр кеше «йөрәгендә карар иткәнчә» бирә алыр өчен, даими, «үз хәленә карап, акчаның бер өлешен аерып» куя ала (2 Көринтлеләргә 9:7; 1 Көринтлеләргә 16:2).

      «Иң яхшысын биреп» Патшалык эшләренә булышлык итәргә теләүче кешеләрне Йәһвә алга таба да аның ихтыярын үтәргә дәртләндереп торачак. Без моңа бер дә шикләнмибез (Гыйбрәтле сүзләр 3:9).

      • Оешмабыз башка диннәрдән нәрсә белән аерылып тора?

      • Ирекле иганәләр ничек кулланыла?

  • Патшалык Заллары ни өчен һәм ничек төзелә?
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
    • 25 НЧЕ ДӘРЕС

      Патшалык Залларын ни өчен һәм ничек төзиләр?

      Боливиядә Патшалык Залын төзүдә катнашкан ирекле хезмәтчеләр

      Боливия

      Нигериядә яңартып төзелгәнгә кадәрге Патшалык Залы
      Нигериядә яңартып төзелгәннән соңгы Патшалык Залы

      Нигерия, башта һәм аннан соң

      Таитидә Патшалык Залын төзү мәйданы

      Таити

      Безнең гыйбадәт кылу урыннарыбыз Патшалык Заллары дип атала, чөнки анда үткән очрашуларда Изге Язмаларның төп тәгълиматына — Аллаһы Патшалыгына төп игътибар бирелә. Аның турында Гайсә дә җирдә хезмәт иткәндә сөйләгән (Лүк 8:1).

      Алар — хак гыйбадәт үзәкләре. Анда Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү эше оештырыла (Маттай 24:14). Патшалык Заллары төрле зурлыкта һәм төрле дизайн белән төзелә, ләкин алар барысы — гади, матур биналар. Аларның күбесен берничә җыелыш куллана. Соңгы еллар эчендә үсә барган җыелышларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен дистәләгән мең (көненә уртача биш) яңа Патшалык Залы төзелде. Бу нәрсә ярдәмендә мөмкин булды? (Маттай 19:26)

      Алар уртак фондтагы иганә акчасына төзелә. Бу иганәләр, берәр җирдә Патшалык Залын төзергә яки реконструкцияләргә кирәк булганда җыелышлар куллана алсын өчен, филиалга җибәрелә.

      Аларны ирекле хезмәтчеләр төзи. Күп илләрдә Патшалык Залларын төзү төркемнәре оештырылган. Төзү төркемнәре даими һәм вакытлыча хезмәт итүче кардәшләрдән тора. Алар үзләренең филиалы карамагындагы территориядә бер җыелыштан икенчесенә күчеп йөри һәм хәтта ерак урыннарга да барып җитә. Алар һәр төзелеш белән җитәкчелек итә һәм җирле Йәһвә Шаһитләрен өйрәтә. Һәрбер проектта оста төзүчеләр булса да, катнашучыларның күпчелеге — җирле җыелыштан ирекле хезмәтчеләр. Моның барысы Йәһвәнең рухы һәм аның халкының эчкерсез тырышлыклары ярдәмендә мөмкин (Зәбур 127:1; Көләсәйлеләргә 3:23).

      • Ни өчен гыйбадәт кылу урыннарыбыз Патшалык Заллары дип атала?

      • Бөтен дөнья буенча Патшалык Залларын төзү нәрсә ярдәмендә мөмкин?

  • Без Патшалык Залларын яхшы хәлдә ничек саклыйбыз?
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
    • 26 НЧЫ ДӘРЕС

      Без Патшалык Залларын яхшы хәлдә ничек саклыйбыз?

      Эстониядә Йәһвә Шаһитләре үзләренең Патшалык Залын җыештыра

      Эстония

      Зимбабведә Йәһвә Шаһитләре үзләренең Патшалык Залын җыештыра

      Зимбабве

      Монголиядә бер Йәһвә Шаһите Патшалык Залында ремонт эшләрендә катнаша

      Монголия

      Пуэрто-Рикода бер Йәһвә Шаһите Патшалык Залын буяп йөри

      Пуэрто-Рико

      Йәһвә Шаһитләренең һәр Патшалык Залы Аллаһының изге исемен йөртә. Шуңа күрә Патшалык Залын чиста, тәртипле һәм яхшы хәлдә тоту — безнең өчен зур хөрмәт һәм изге хезмәтебезнең мөһим бер өлеше. Бу эштә һәркем катнаша ала.

      Очрашудан соң залны җыештыру. Һәр очрашудан соң абый һәм апа-кардәшләр шатланып Патшалык Залын җиңелчә генә җыештырып чыга. Атнага бер тапкыр залны тагы да яхшырак җыештырып чыгалар. Гадәттә берәр өлкән я хезмәттәш ярдәмче башкарылырга тиешле эшләр исемлеге буенча эшне күзәтә. Кардәшләр идәннәр себерә, юа яки тузан суырта, тузан сөртә, урындыкларны тигезләп куя, бәдрәфләрне юа һәм дезинфекцияли, тәрәзәләр һәм көзгеләр сөртә, чүп чыгара һәм ишегалдын тәртипкә китерә. Кимендә елга бер мәртәбә генераль җыештыру үткәрелә. Балабызга шул эшләрнең берәрсен кушып, без аны гыйбадәт кылу урыннарын хөрмәт итәргә өйрәтәбез (Вәгазьче 5:1).

      Ремонт эшләрендә ярдәм итү. Ел саен Патшалык Залы тыштан һәм эчтән җентекләп тикшерелә. Шуннан соң кирәкле ремонт ясала һәм шулай итеп Зал яхшы хәлдә саклана. Бу шулай ук кирәкмәгән чыгымнардан саклый (2 Елъязма 24:13; 34:10). Чиста һәм яхшы хәлдә булган Патшалык Залы — безнең Аллаһыбызга гыйбадәт кылу өчен туры килгән урын. Андый эшләрдә катнашып, без Йәһвәне яратканыбызны һәм гыйбадәт кылу урынын кадерләгәнебезне күрсәтәбез (Зәбур 122:1). Бу шулай ук башка кешеләрдә уңай тәэсир калдыра (2 Көринтлеләргә 6:3).

      • Ни өчен безнең гыйбадәт кылу урынына карашыбыз җитди?

      • Патшалык Залында чисталык саклау өчен нинди чаралар күрелә?

  • Патшалык Залы китапханәсе кайсы яктан файдалы?
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
    • 27 НЧЕ ДӘРЕС

      Патшалык Залы китапханәсе кайсы яктан файдалы?

      Ир кеше Патшалык Залы китапханәсеннән файдалана

      Израиль

      Йәһвә Шаһите бер егеткә тикшерү үткәрергә булыша

      Чехия

      Кечкенә кыз җыр китабына үз исемен яза

      Бенин

      Ир кеше Күзәтү манарасының электрон китапханәсен куллана

      Кайман утраулары

      Сезнең Изге Язмалардан алган белемегезне арттыру өчен тикшерү үткәрәсегез киләме? Изге Язмалардагы берәр шигырьнең мәгънәсен я берәр кеше, урын, әйбер турында күбрәк беләсегез киләме? Ә, бәлки, сезне берәр проблема борчыйдыр? Аллаһы Сүзе сезгә булыша аламы? Бу сорауларга җавапны Патшалык Залы китапханәсендә табарсыз.

      Анда тикшерү үткәрер өчен файдалы кораллар бар. Сезнең, мөгаен, Йәһвә Шаһитләре туган телегездә чыгарган кайбер басмалары юктыр. Ләкин Патшалык Залы китапханәсендә алар бар, һәм анда яңа басмалар кертелә бара. Анда шулай ук Изге Язмаларның төрле тәрҗемәләре, сүзлекләр һәм энциклопедияләр бардыр. Очрашу алдыннан һәм аннан соң китапханәдән файдаланып була. Анда компьютер булса, компьютерга, бәлки, электрон форматтагы «Күзәтү манарасы китапханәсе» урнаштырылгандыр. Бу — шактый күп басмаларыбызны үз эченә алган компьютер программасы. Аның ярдәмендә җиңел генә кирәкле теманы, сүзне я шигырьне табып була.

      «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуында чыгыш ясаучы укучылар өчен яхшы ярдәм. Сез үз йөкләмәгезне әзерләр өчен Патшалык Залы китапханәсеннән файдалана аласыз. Китапханә өчен шул очрашуның күзәтчесе җаваплы. Ул китапханәдә яңа басмалар булсын өчен һәм басмаларның тәртиптә саклануы өчен җаваплы. Мәктәп күзәтчесе яки сезнең белән Изге Язмалар өйрәнүен алып баручы кардәш сезгә кирәкле мәгълүматны табарга булышыр. Әмма китапханәсеннән басмаларны алып китәргә ярамый. Аларны сак кына һәм аларга сызмыйча кулланырга кирәк.

      Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Аллаһы турындагы белемнәрне табар өчен, безгә аларны «хәзинәне эзләп казыгандай казырга» кирәк (Гыйбрәтле сүзләр 2:1— 5). Патшалык Залы китапханәсе сезгә бу яктан ярдәм итә ала.

      • Патшалык Залы китапханәсендә шәхси тикшерү үткәрер өчен нинди кораллар бар?

      • Китапханә турында әйткәндә, сезгә кем ярдәм итә ала?

      КҮБРӘК БЕЛЕГЕЗ

      Үз китапханәгезне булдырасыгыз килсә, сезнең белән Изге Язмаларны өйрәнүче кардәшкә әйтегез. Ул сезгә ярдәм итәр.

  • Безнең сайтыбыздан нәрсә табып була?
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
    • 28 НЧЕ ДӘРЕС

      Безнең сайтыбыздан нәрсә табып була?

      Хатын-кыз портатив компьютеры ярдәмендә тикшерү үткәрә

      Франция

      Гаилә компьютер куллана

      Польша

      Хатын-кыз онлайн аша ишарәләр телендә видео материал карый

      Россия

      Гайсә Мәсих үзенең шәкертләренә: «Кешеләр яхшы эшләрегезне күреп, күктәге Атагызны данласыннар өчен, сезнең яктылыгыгыз да кешеләр алдында... балкысын»,— дип әйткән (Маттай 5:16). Шул максаттан чыгып, без алдынгы технологияләр, шул исәптән Интернетны да кулланабыз. jw.org дигән сайтыбыз — Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге һәм тәгълиматлары турында рәсми мәгълүмат чыганагы. Анда нәрсә бар?

      Еш бирелгән сорауларга Изге Язмалардан җаваплар. Сез анда күпләрне борчыган мөһим сорауларның күбесенә җавап таба аласыз. Мәсәлән, «Газаплар кайчан да булса бетәрме?» һәм «Үлгән кешеләр кабат яшәрме?» дигән буклетларны сайтыбызда 600 дән артык телдә укып була. Анда Изге Язмаларның «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н 130 дан артык телдә укып була һәм Изге Язмаларны өйрәнергә ярдәм итүче күп басмаларны, шул исәптән «Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?» дигән китапны һәм агымдагы «Күзәтү манарасы» белән «Уяныгыз!» журналларын да табып була. Бу басмаларның күбесен сайтта укып я тыңлап була яки аларны MP3, PDF һәм EPUB форматларында йөкләп була. Сез кызыксынучы кеше өчен аның телендәге берәр басманың берничә битен бастырып чыгара аласыз. Сайтта ишарәләр телләрендә видеобасмалар бар. Аннан шулай ук Изге Язмаларны сәнгатьчә уку, Изге Язмаларга нигезләнгән драмалар һәм матур музыка йөкләп була.

      Йәһвә Шаһитләре турында дөрес мәгълүмат. Сайтта шулай ук безнең бөтендөнья эшчәнлегебез, Йәһвә Шаһитләре белән бәйле вакыйгалар һәм безнең гуманитар ярдәм күрсәтүебез турында соңгы яңалыклар һәм видеоматериал бар. Сез сайттан булачак конгресслар турында да белә алырсыз һәм филиалларның адресларын таба алырсыз.

      Андый технологияләр ярдәмендә хакыйкать яктылыгы җирнең иң ерак урыннарында да балкый. Бу һәр континенттагы, шул исәптән Антарктидадагы кешеләргә Аллаһы белән танышырга мөмкинлек бирә. Без бөтен җиргә «Йәһвә сүзе тиз таралсын» һәм аңа дан китерсен өчен дога кылабыз (2 Тисалуникәлеләргә 3:1).

      • jw.org сайты күбрәк кешеләргә Изге Язмалардагы хакыйкатьне белергә ничек ярдәм итә?

      • Сез сайтыбызда нәрсә карарга теләр идегез?

      САК БУЛЫГЫЗ!

      Кайбер Интернет сайтларын, оешмабыз турында ялган мәгълүмат таратыр өчен, безгә каршы килүче кешеләр ясый. Аларның максаты — кешеләрне Йәһвәдән читкә алып китү. Без андый сайтлардан качарга тиеш (Зәбур 1:1; 26:4; Римлыларга 16:17).

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу