-
Безнең җыелыш очрашуларыбыз сезгә нәрсә бирәчәк?Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
-
-
5 НЧЕ ДӘРЕС
Безнең җыелыш очрашуларыбыз сезгә нәрсә бирәчәк?
Аргентина
Сьерра-Леоне
Бельгия
Малайзия
Күп кенә кешеләр, дини очрашуларда рухи җитәкчелек һәм юаныч тапмаганга, анда йөрмәскә булган. Ә Йәһвә Шаһитләренең очрашулары турында нәрсә әйтеп була? Анда йөрү сезгә нинди файда китерәчәк?
Игелекле һәм кайгыртучан кешеләр белән аралашу. Беренче гасырдагы мәсихчеләр җыелышлар оештырган булган; алар бергә Аллаһыга гыйбадәт кылу, Язмаларны өйрәнү һәм бер-берсен рухландыру өчен очрашулар үткәргән (Еврейләргә 10:24, 25). Ярату хөкем сөргән очрашуга килеп, алар үзләрен чын дуслар — үзләренең кардәшләре — арасында икәнен сизгән (2 Тисалуникәлеләргә 1:3; 3 Яхъя 14). Без алар эш иткәнчә эшлибез һәм шундый ук шатлык кичерәбез.
Изге Язмалардагы принципларны кулланырга өйрәнү файда китерә. Аллаһы халкы борынгы заманда да бергә җыелган булган, бүген дә ир-атлар, хатын-кызлар һәм балалар бергә җыела. Оста өйрәтүчеләр безгә Изге Язмалардагы принципларны көндәлек тормышыбызда ничек кулланырга икәнен аңларга ярдәм итә (Канун 31:12; Никами 8:8). Очрашуда үткән фикер алышуда һәм җырлар җырлауда һәркем катнаша ала. Шулай итеп без мәсихче өметебезне белдерәбез (Еврейләргә 10:23).
Аллаһыга иманыгыз ныгый. Рәсүл Паул беренче гасырдагы бер җыелышка болай дип язган: «Сезне бик күрәсем килә. Максатым... безнең — минем дә, сезнең дә — иманыбыз ярдәмендә бер-беребезне дәртләндерү» (Римлыларга 1:11, 12). Очрашуларда имандашларыбыз белән аралашу иманыбызны һәм Изге Язмалардагы принциплар буенча яшәргә тәвәккәллегебезне ныгыта.
Җыелышыбызның киләсе очрашуына килеп, моның барысын үз күзләрегез белән күрегез. Сезне ачык йөз белән каршы алачаклар. Керү бушлай, акча җыюлар юк.
Җыелыш очрашуларыбыз нинди үрнәк буенча үткәрелә?
Мәсихче очрашуларга йөрү безгә нинди файда китерә?
-
-
Имандашлар белән аралашу безгә нинди файда китерә?Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
-
-
6 НЧЫ ДӘРЕС
Имандашлар белән аралашу безгә нинди файда китерә?
Мадагаскар
Норвегия
Ливан
Италия
Озын ара үтәргә туры килсә дә, һава торышы начар булса да, без һәрвакыт җыелыш очрашуларыбызга барабыз. Ни өчен соң Йәһвә Шаһитләре, тормыштагы авырлыкларга һәм эштән арып кайтуларына карамастан, имандашлары белән аралашыр өчен андый тырышлыклар куя?
Бу үзебезгә кирәк. «Бер-беребезгә игътибарлы булыйк»,— дип әйтелгән Инҗилдә (Еврейләргә 10:24). Монда җыелыш очрашуларына йөргән кешеләр турында сүз бара. Бу сүзләр безгә бер-беребезне яхшырак белергә кирәк дигәнне аңлата һәм безне башкалар белән кызыксынырга дәртләндерә. Җыелышка йөргән төрле кешеләр белән танышып, без кайберләре безнең авырлыкларга охшаш авырлыкларны ерып чыкканнарын күрербез һәм алар белән аралашу безгә ярдәм итәчәк.
Бу нык дуслык булдыру өчен кирәк. Җыелыш очрашуларыбызда без кардәшләребез белән бергә җыелабыз. Алар — танышларыбыз гына түгел, алар — якын дусларыбыз. Без алар белән бергә вакытны күңелле үткәрәбез. Андый аралашу нинди файда китерә? Без бер-беребезне күбрәк кадерләргә өйрәнәбез, ә бу безнең мәхәббәт бәйләнешләрен ныгыта. Өстәвенә, кардәшләребез авырлыкларга очраганда, без аларга ярдәм итәргә әзер, чөнки без — якын дуслар (Гыйбрәтле сүзләр 17:17). Җыелыштагыларның барысы белән аралашып, без бер-беребез турында кайгыртканыбызны күрсәтәбез (1 Көринтлеләргә 12:25, 26).
Үз дусларыгыз итеп Аллаһының ихтыярын үтәгән кешеләрне сайлагыз. Андый дусларны сез Йәһвә Шаһитләре арасында табарсыз. Безнең белән аралашырга сезгә бернәрсә дә, беркем дә комачауламасын.
Җыелыш очрашуларында аралашу безгә нинди файда китерә?
Сезнең җыелышыбыз белән кайчан танышасыгыз килә?
-
-
Безнең җыелыш очрашуларыбыз ничек үтә?Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
-
-
7 НЧЕ ДӘРЕС
Безнең җыелыш очрашуларыбыз ничек үтә?
Яңа Зеландия
Япония
Уганда
Литва
Беренче мәсихчеләрнең очрашуларында башлыча җырлар җырлаганнар, дога кылганнар, Язмаларны укып, фикер алышканнар. Боларның барысы бернинди дә йола белән бәйле булмаган (1 Көринтлеләргә 14:26). Безнең очрашуларыбыз да шулайрак үтә.
Өйрәтү Изге Язмаларга нигезләнә һәм гамәли. Гадәттә шимбә я якшәмбе көнне һәр җыелышта 30 минутлык Изге Язмаларга нигезләнгән нотык яңгырый. Бу нотык Изге Язмаларда язылганнар тормышыбыз һәм без яшәгән вакыт белән ничек бәйле икәнен күрсәтә. Изге Язмалардан өзек укылганда, һәркем, үз китабын ачып, карап бара ала. Нотыктан соң бер сәгать дәвамында «Күзәтү манарасы» журналыннан өйрәнү өчен бер мәкалә карала. Фикер алышуда һәр кеше катнаша ала. Андый өйрәнү безгә Изге Язмалардагы киңәшләрне тормышыбызда кулланырга ярдәм итә. Шул ук мәкаләне бөтен дөньядагы 110 000 нән артык җыелышларда өйрәнәләр.
Өйрәтү осталыгыбызны үстерәбез. Без шулай ук атна уртасында бер кич җыелабыз. «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» дигән очрашу өч өлештән тора. Ул һәр ай чыга торган «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» эш дәфтәрендәге материалга нигезләнгән. Беренче өлеш «Аллаһы Сүзендәге хәзинәләр» дип атала. Анда без алдан укылган Изге Язмалар өзеге белән якынрак танышабыз. Аннан соң «Хезмәт итү осталыгын яхшыртабыз» дигән өлештә Изге Язмалар турында башкалар белән ничек сөйләшергә икәне күрсәтелә. Киңәш бирүче кардәш безгә уку һәм сөйләү осталыгыбызны яхшыртырга булыша (1 Тимутигә 4:13). Азакта «Мәсихче тормышыбыз» дип аталган өлештә Изге Язмалардагы принципларны көндәлек тормышта ничек кулланырга икәне күрсәтелә. Ул фикер алышу формасында үтә һәм Изге Язмаларны тирәнрәк аңларга булыша.
Очрашуыбызга килгәч, сез, һичшиксез, Изге Язмалар нигезендә бирелгән аң-белемнең сыйфатына хәйран калырсыз (Ишагыя 54:13).
Йәһвә Шаһитләренең очрашуларында нәрсә карала?
Сезнең нинди очрашуыбызга киләсегез килә?
-
-
Ни өчен без җыелыш очрашуларына пөхтә киенеп киләбез?Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
-
-
8 НЧЕ ДӘРЕС
Ни өчен без очрашуларыбызга пөхтә киенеп киләбез?
Исландия
Мексика
Гвинея-Бисау
Филиппин
Бу брошюрадагы рәсемнәргә игътибар итегез. Йәһвә Шаһитләре үз җыелыш очрашуларына пөхтә киенеп киләләр. Ни өчен без очрашуларга чиста киенеп, тышкы кыяфәтебезне тәртипкә китереп киләбез?
Без Аллаһыны хөрмәт иткәнебезне күрсәтәбез. Әлбәттә, Аллаһы өчен кешенең тышкы кыяфәте түгел, ә йөрәк торышы мөһимрәк (1 Ишмуил 16:7). Әмма Аллаһыга гыйбадәт кылыр өчен җыелганда, безнең аны да, имандашларыбызны да хөрмәт итүебезне күрсәтәсебез килә. Президент янына барсак, без һичшиксез, аның югары дәрәҗәсенә хөрмәт күрсәтеп, тиешенчә киенер идек. Нәкъ шулай ук очрашуларга килгәндә, тышкы кыяфәтебезне тәртипкә китереп, без «бөтен җирнең Хакиме» Йәһвә Аллаһыга һәм аңа гыйбадәт кылу урынына хөрмәтебезне күрсәтәбез (Яратылыш 18:25).
Аллаһы принципларын тотканыбызны күрсәтәбез. Изге Язмалар мәсихчеләргә «Аллаһыга бирелеп» яшәргә, үзләрен «тыйнаклык, төплелек һәм тиешле кием белән» бизәргә куша (1 Тимутигә 2:9, 10). «Тыйнаклык... белән» киенү үзеңә чиктән тыш игътибар җәлеп итмәгән кием кию дигән сүз. Тыйнаклык белән киенә торган кеше күзгә бәрерлек, дәрт уятырлык я әдәпсез кием кими. «Төплелек» сыйфаты безгә шапшак яки артык купшы киенүдән тыелырга, әмма шул ук вакыт матур итеп, зәвык белән киенергә ярдәм итә. Бу принциплар кайбер яклардан чикләр салса да, безнең зур сайлау ирегебез кала. Матур итеп һәм зәвык белән киенүебез «Коткаручыбыз Аллаһының тәгълиматын бар яктан бизи» һәм Аллаһыны данлый (Титуска 2:10; 1 Петер 2:12). Очрашуларга пөхтә киенеп килү башкаларга Йәһвәгә гыйбадәт кылуга тиешенчә карарга булыша.
Официаль киемегез булмаса да, барыбер Патшалык Залында үткән очрашуга килегез. Җыйнак, чиста һәм яраклы кием кыйбат я модалы булмаска да мөмкин.
Ни өчен Аллаһыга гыйбадәт кылганда пөхтә киенү мөһим?
Киемебез һәм тышкы кыяфәтебез турында әйткәндә, без нинди принципларны тотабыз?
-
-
Җыелыш очрашуларына ничек әзерләнергә?Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
-
-
9 НЧЫ ДӘРЕС
Җыелыш очрашуларына ничек әзерләнергә?
Камбоджа
Украина
Сез, Изге Язмаларны Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнәсез икән, мөгаен, үтәчәк материалны алдан карап чыгарга тырышасыздыр. Җыелыш очрашуларына да алдан әзерләнү зур файда китерә. Бу гадәтебезгә кереп китсә, без зур уңышларга ирешербез.
Кайчан һәм кайда әзерләнергә икәнен билгеләгез. Сезгә өйрәнүгә әзерләнер өчен иң яхшы вакыт нинди? Эшкә киткәнче иртән-иртүкме я балалар йокыга яткач кич беләнме? Әзерләнү өчен вакытыгыз күп булмаса да, күпме вакыт бүлеп куя алганыгызны билгеләгез һәм бернәрсәгә дә комачауларга юл куймагыз. Тыныч урын табыгыз һәм радио, телевизор, кесә телефонын сүндерегез. Әзерләнү алдыннан дога кылу сезгә көндәлек мәшәкатьләрегезне онытып торырга ярдәм итәр, һәм сез үз игътибарыгызны Аллаһы Сүзенә туплый алырсыз (Филипиялеләргә 4:6, 7).
Җыелыш очрашуында катнашыр өчен әзерләнегез. Башта каралачак теманы аңларга тырышыгыз. Мәкаләнең я бүлекнең исеме һәм өстәмә исемнәр бу тема белән ничек бәйле? Моның турында уйланыгыз. Рәсемнәргә һәм кабатлау өчен сорауларга игътибар итегез. Аннары һәр абзацны укып, китерелгән сорауларга җавап табыгыз. Җәяләргә алынган шигырьләрне Изге Язмалардан табып укып чыгыгыз һәм мәкаләдәге фикерләрне ничек раслаганнары турында уйланыгыз (Рәсүлләр 17:11). Сорауларга җавап тапкач, абзацтагы берничә төп сүзнең я сүзтезмәнең астына сызыгыз, шулай итеп очрашу барганда җавапны исегезгә төшерә алырсыз һәм, кулыгызны күтәреп, үз сүзләрегез белән кыска гына комментарий бирә алырсыз.
Очрашуларда һәр атна каралачак темаларны тикшереп, сез «хәзинәгезгә» — Изге Язмалардан алган белемегезгә — яңа фикерләр өстәячәксез (Маттай 13:51, 52).
Җыелыш очрашуларына ничек әзерләнеп була?
Очрашуларда комментарий бирер өчен ничек әзерләнергә?
-
-
Гаилә белән гыйбадәт кылу нәрсә ул?Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
-
-
10 НЧЫ ДӘРЕС
Гаилә белән гыйбадәт кылу нәрсә ул?
Көньяк Корея
Бразилия
Австралия
Гвинея
Әле борынгы заманнарда һәр гаилә бергә вакыт үткәреп, рухи яктан бер-берсен һәм үзара мөнәсәбәтләрен ныгыткан. Бу Йәһвә теләге булган (Канун 6:6, 7). Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре һәр атна гаилә белән бергә гыйбадәт кылыр өчен вакыт бүлеп куя. Алар бергәләп үзләре өчен файдалы рухи темаларны карап чыгалар. Гадәттә андый өйрәнүләрдә җылы атмосфера була. Хәтта ялгыз яшәсәгез дә, сез бу вакытны, үзегез сайлаган берәр тема буенча шәхси өйрәнү үткәреп, Аллаһыга якынлашыр өчен куллана аласыз.
Бу — Йәһвәгә якынлашу вакыты. «Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр»,— дип әйтелә Инҗилдә (Ягъкуб 4:8). Без Йәһвәне, аның сыйфатлары һәм эшләре турында, аның Сүзеннән яхшырак белә алабыз. Гаилә белән гыйбадәт кылуны, мәсәлән, Изге Язмаларны «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез» дигән очрашуның графигы буенча укудан башлап була. Укыласы өзекне өлешләргә бүлеп, һәрбер гаилә әгъзасына билгеләгез. Аннары барысы да бу өзеккә кагылышлы фикерләрен әйтә ала.
Бу — гаиләдәгеләрнең бер-берсенә якынлашу вакыты. Изге Язмаларны бергә өйрәнгәндә, ирләр һәм хатыннар, шулай ук ата-аналар һәм балалар үзара бәйләнешләрен ныгыта. Гаилә өчен бу күңелле һәм көтелгән вакыт булырга тиеш. Балаларның яшен исәпкә алып, ата-аналар гамәли темалар сайлый. Моның өчен алар, бәлки, «Күзәтү манарасы», «Уяныгыз!» һәм безнең сайтыбыздагы мәкаләләрне кулланып, мәктәптә туган берәр проблема һәм аның хәл ителүе турында сөйләшә ала. Шулай ук Йәһвә Шаһитләренең телевидениесен карап, аннан соң күргәннәр турында фикер алышып була. Өйдә очрашуларда яңгыраячак җырларны да җырлап була. Ахырда гаилә табын артына утырып, аралашуларын дәвам итә ала.
Һәр атна Йәһвәгә бергә гыйбадәт кылу гаиләдәгеләргә Аллаһы Сүзен укудан шатлык табарга булышачак. Аллаһы тырышлыкларыгызны мул итеп фатихалаячак (Зәбур 1:1—3).
Ни өчен без гаилә белән бергә гыйбадәт кылу өчен вакыт бүлеп куябыз?
Ата-аналар бу вакыт гаиләдәгеләр өчен күңелле үтсен өчен нәрсә эшли ала?
-
-
Ни өчен без конгресслар үткәрәбез?Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
-
-
11 НЧЕ ДӘРЕС
Ни өчен без конгресслар үткәрәбез?
Мексика
Германия
Ботсвана
Никарагуа
Италия
Ни өчен бу кешеләрнең йөзләре шатлыктан балкып тора? Чөнки алар конгресста. Үткәндә Аллаһының хезмәтчеләре елга өч мәртәбә бергә җыелырга тиеш булган (Канун 16:16). Без дә бүген андый очрашуларыбызны зарыгып көтәбез. Елга ике тапкыр — бер көнлек район конгрессы һәм елга бер тапкыр өч көнлек региональ конгресс үтә. Андый мөһим очрашулар безгә нинди файда китерә?
Алар безнең кардәшлегебезне ныгыта. Борынгы исраиллеләр «зур җыелышта» Йәһвәне данлап шатланган. Без дә, аңа махсус очрашуларда бергә гыйбадәт кылып, сөенәбез (Зәбур 26:12; 111:1). Андый очрашулар башка җыелышлардан һәм хәтта башка илләрдән килгән кардәшләр белән танышырга һәм аралашырга мөмкинлек тудыра. Конгресска һәрберсе үзе белән ризык алып килә, һәм төш вакытында без бергә аралашып ашыйбыз. Бу андый рухи мәҗлесләрдәге дуслык рухын көчәйтә (Рәсүлләр 2:42). Конгрессларда без дөньядагы «бөтен кардәшлекне» берләштергән яратуның нәрсә икәнен үз күзләребез белән күрәбез (1 Петер 2:17).
Алар безгә рухи яктан үсәргә ярдәм итә. Бергә җыелган исраиллеләргә Язмалардагы сүзләрне аңларга ярдәм иткәннәр (Никами 8:8, 12). Без дә конгресслардагы Изге Язмаларга нигезләнгән җитәкчелекне кадерлибез. Кызыклы нотыклар һәм инсценировкалар аша без Аллаһының ихтыярын үтәргә өйрәнәбез. Имандашларыбызның бу авыр вакытларда очраган кыенлыкларны уңышлы җиңеп чыгуы турындагы очракларны ишетү безнең рухыбызны күтәреп җибәрә. Региональ конгрессларда Изге Язмалардагы вакыйгаларны җанландырып җибәргән һәм гыйбрәт алырлык фильмнар күрсәтелә. Һәр конгресста Аллаһыга багышланган кешеләр суга чумдырылу үтә.
Ни өчен конгресслар шатлыклы вакыйга булып тора?
Конгрессларга бару сезгә нинди файда китерә ала?
-
-
Безнең вәгазь эшебез ничек алып барыла?Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
-
-
12 НЧЕ ДӘРЕС
Безнең вәгазь эшебез ничек алып барыла?
Испания
Беларусь
Гонконг
Перу
Гайсә үзенең үлеме алдыннан болай дигән: «Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер» (Маттай 24:14). Ләкин бөтен җир йөзе буйлап бу вәгазь эшен ничек башкарып чыгарга? Моның өчен Гайсәнең үрнәгенә иярергә кирәк (Лүк 8:1).
Без кешеләрнең өйләренә барып алар белән сөйләшергә тырышабыз. Гайсә үз шәкертләрен яхшы хәбәрне кешеләргә өйдән-өйгә йөреп вәгазьләргә өйрәткән (Маттай 10:11—13; Рәсүлләр 5:42; 20:20). Беренче гасырда яхшы хәбәрне таратучыларга үз йөкләмәләрен үтәү өчен махсус территория билгеләнгән булган (Маттай 10:5, 6; 2 Көринтлеләргә 10:13). Бүген дә безнең вәгазь эшебез яхшы оештырылган; һәр җыелышның вәгазьләү өчен билгеләнгән территориясе бар. Шулай итеп без Гайсәнең кешеләргә «вәгазьләргә һәм төпле шаһитлек бирергә» дигән әмерен үти алабыз (Рәсүлләр 10:42).
Без кешеләр булган һәр җирдә вәгазьләргә тырышабыз. Гайсә шулай ук кешеләр булган урыннарда, мәсәлән, диңгез буенда я кое янында вәгазьләп, үрнәк күрсәткән (Марк 4:1; Яхъя 4:5—15). Без дә кешеләр белән Изге Язмалар турында төрле урыннарда — урамда, эш урыннарында, паркларда я телефон аша сөйләшәбез. Өстәвенә, җае чыкканда без күршеләргә, хезмәттәшләргә, классташларга һәм туганнарга шаһитлек бирәбез. Барлык бу тырышлыклар җир йөзендәге миллионлаган кешеләргә «коткару турындагы яхшы хәбәрне» ишетергә мөмкинлек бирә (Зәбур 96:2).
Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне һәм якты киләчәккә өметне кем белән уртаклашасыгыз килә? Бу өметне башкалардан яшермәгез. Мөмкинлек туу белән, бу хәбәрне аларга сөйләгез!
Бөтен җиһанда нинди «яхшы хәбәр» вәгазьләнергә тиеш?
Вәгазьләү турында әйткәндә, Йәһвә Шаһитләре Гайсәдән ничек үрнәк ала?
-
-
Пионер кем ул?Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
-
-
13 НЧЕ ДӘРЕС
Пионер кем ул?
Канада
Өйдән-өйгә йөреп вәгазьләү
Изге Язмалар өйрәнүе
Шәхси өйрәнү
«Пионер» дигән сүз еш кына яңа җирләргә килеп, анда башкалар өчен юл ачкан кешегә карата кулланыла. Гайсә ниндидер мәгънәдә пионер булган дип әйтеп була: ул, җиргә килеп, изге хезмәт башкарган һәм кешеләргә котылуга юл ачкан (Маттай 20:28). Бүген Гайсәнең шәкертләре, аңардан үрнәк алып, байтак вакытларын шәкертләр әзерләү эшендә үткәрә (Маттай 28:19, 20). Аларның кайберләре пионер булып хезмәт итә.
Пионер — күп вакытын вәгазь эшенә багышлаган кеше. Һәр Йәһвә Шаһите — яхшы хәбәр вәгазьләүче. Әмма кайберәүләр аена 70 сәгать вәгазьләп, пионер булып хезмәт итә. Моның өчен күпләр, мәсәлән, көненә берничә сәгать кенә эшләргә була. Башкалар вәгазьчеләр күбрәк кирәк булган җирләргә махсус пионер итеп билгеләнә. Алар аена 130 сәгать яки күбрәк тә вәгазьли. Пионерлар гади тормыш алып бара һәм Йәһвәнең кирәклесе белән тәэмин итәчәгенә ышанып яши (Маттай 6:31—33; 1 Тимутигә 6:6—8). Күп вакытын вәгазь эшенә багышлый алмаганнар кайчак ярдәмче пионер булып хезмәт итә. Аена алар 30 яки 50 сәгать вәгазьли.
Пионер үз хезмәтен Аллаһыны һәм кешеләрне яратканга башкара. Гайсә кебек, без дә бүген күп кешеләрнең рухи нәрсәләргә сусаганнарын күрәбез (Марк 6:34). Ләкин без, киләчәккә ныклы өмет барлыгы турында сөйләп, аларга ярдәм итә алабыз. Пионерлар, кешеләргә рухи яктан ярдәм итәр өчен, үз вакытларын һәм көчләрен сарыф итәргә әзер. Моны эшләргә аларны кешеләрне ярату дәртләндерә (Маттай 22:39; 1 Тисалуникәлеләргә 2:8). Нәтиҗәдә, пионерларның иманы ныгый, алар Аллаһыга тагы да якынрак булып китә һәм зур шатлык кичерә (Рәсүлләр 20:35).
Пионер кем ул?
Кайберәүләрне пионер булып хезмәт итәргә нәрсә дәртләндерә?
-
-
Пионерлар өчен мәктәпләрБүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
-
-
14 НЧЕ ДӘРЕС
Пионерлар өчен мәктәпләр
Кушма Штатлар
Гилад мәктәбе (Паттерсон, Нью-Йорк)
Панама
Йәһвә Шаһитләренең оешмасы үз хезмәтчеләрен өйрәтеп тора. Күп вакытларын вәгазьләүгә багышлаган кардәшләр «үз хезмәтләрен һәрьяклап үтәсеннәр» өчен, алар өчен махсус мәктәпләр оештырыла (2 Тимутигә 4:5).
Пионерлар мәктәбе. Пионер булып якынча бер ел хезмәт иткән кардәшне 6 көнлек мәктәпкә чакыралар. Ул якындагы Патшалык Залында үткәрелергә мөмкин. Мәктәпнең максаты — пионерга Йәһвәгә якынлашырга булышу, хезмәтенең бар якларын яхшырту һәм хезмәтен тугры дәвам итү.
Патшалык вәгазьчеләре мәктәбе. Бу ике айлык мәктәп пионер булып инде озак вакыт хезмәт иткән һәм вәгазьчеләр кирәк булган җиргә күченергә әзер булган кардәшләр өчен. Алар, асылда, иң бөек Яхшы хәбәрне вәгазьләүче Гайсә Мәсихтән үрнәк алып: «Менә мин! Җибәр мине!» — дип әйтәләр (Ишагыя 6:8; Яхъя 7:29). Өйдән ераграк җирләрдә яшәгәнгә, аларга, бәлки, гадирәк тормыш алып барырга туры килер. Тирә-яктагы кешеләрнең культурасына, ризыкларына ияләшеп китәргә кирәк булырдыр. Хәтта яңа тел дә өйрәнергә туры килердер. Бу Мәктәп 23—65 яшьлек ялгыз һәм никахтагы абый һәм апа-кардәшләр өчен оештырылган. Ул аларга хезмәтләрендә кирәк булачак рухи сыйфатлар, төрле сәләтләр үстерергә булышачак, һәм алар Йәһвә белән аның оешмасы өчен күбрәк файда китерә алачак.
Күзәтү манарасы Изге Язмалар мәктәбе Гилад. «Гилад» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе «шаһитлек өеме» дигән мәгънә йөртә. 1943 елдан алып Гилад мәктәбен тәмамлаган 8 000 нән артык миссионер «җирнең читләренә кадәр» уңышлы гына шаһитлек бирә (Рәсүлләр 13:47). Миссионерларыбыз беренче мәртәбә Перу иленә килгәч, анда бер җыелыш та булмаган, ә хәзер анда 1 000 нән артык җыелыш бар. Алар Япониядә хезмәт итә башлаганда, анда ун Шаһит тә булмаган, ә хәзер аларның саны 200 000 нән артык. Биш айлык бу Мәктәптә Аллаһы Сүзен җентекләп өйрәнәләр. Мәктәптә махсус пионерлар, миссионерлар, филиалларда хезмәт итүчеләр я район күзәтчеләре белән хатыннары укый. Тәмамлагач, алар, дөньяның төрле төбәкләренә барып, вәгазь эшен яхшырак алып барыр өчен һәм кардәшләрне ныгытыр өчен үз белемнәрен куллана.
Пионерлар мәктәбенең максаты нинди?
Патшалык вәгазьчеләре мәктәбендә кем укый ала?
-