Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Ул Аллаһы халкын яклаган
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
    • Әсфирә

      УНБИШЕНЧЕ БҮЛЕК

      Ул Аллаһы халкын яклаган

      1—3. а) Ни өчен Әсфирәне, патша янына барганда, курку биләп алган? ә) Без нинди сораулар карап чыгарбыз?

      ӘСФИРӘ Шушан шәһәрендәге патша сараеның ишегалдына якынлашып килә, йөрәге күкрәгеннән сикереп чыгарга җыенгандай дөп-дөп итеп кага. Ул һаман тынычлана алмый. Монда барысы кешедә курку-хөрмәт уята: сугышчылар, арысланнар һәм канатлы үгезләрнең глазурьлы кирпечләрдән ясалган төсле барельефлары, сырлап-сырлап таштан ясалган зур колонналар һәм мәһабәт статуялар, хәтта сарай үзе дә зур мәйданчыкта урнашкан. Аны кар белән капланган Загрос таулары янында, кристаллдай чиста сулы Хоасп елгасы ярында төзегәннәр. Әйе, монда килгән һәр кеше шуны аңлаган: хәзер ул үзен «бөек патша» дип атаган, гаять куәтле бер кеше белән сөйләшәчәк. Әсфирә нәкъ шул кеше янына — үзенең ире янына килә дә инде.

      2 Уйлап кына кара: Әсфирәнең ире — Ахашверош патша!a Аллаһыдан куркып яшәгән бер яһүд кызы да андый иргә кияүгә чыгу турында уйламас иде! Бу патша Аллаһының хезмәтчеләреннән, мәсәлән, Аллаһы кушуы буенча хатыны Сараны басынкылык күрсәтеп тыңлаган Ибраһимнан үрнәк алмый (Ярат. 21:12). Ул Әсфирәнең Аллаһысы — Йәһвә турында һәм аның Кануны турында бик аз я бернәрсә дә белми дип әйтеп була. Ләкин ул фарсы кануннарын яхшы белә, ә аларның берсендә Әсфирә эшләргә җыенганны эшләргә ярамый дип язылган. Ул нәрсә эшләргә җыена соң? Фарсы кануны буенча, патша янына чакырылмаган килеш керергә ярамаган, әмма кеше керсә, аны үтергәннәр. Ә Әсфирә патша янына чакырылмаган килеш бара. Ул патша сараеның эчке ишегалдына якынлаша, менә-менә аны үз тәхетеннән патша күрер. Әсфирә үзен үлемгә баргандай хис итә. (Әсфирә 4:11; 5:1 укы.)

      3 Ни өчен Әсфирә үз гомерен куркыныч астына куя? Бу гаҗәеп хатынның иманыннан нәрсәгә өйрәнеп була? Башта Әсфирәнең ничек Фарсы патшабикәсе булып киткәнен белик.

      Әсфирәнең чыгышы

      4. Әсфирәнең чыгышы турында нәрсә билгеле, һәм ни өчен ул Мардәкәй өендә үскән?

      4 Әсфирә ятим бала булып үсә. Аның әти-әнисе турында бик әз билгеле. Кызлары тугач, алар аңа Һадасса дигән исем биргәннәр; бу исем еврей теленнән матур ак чәчәк ата торган куак — «мирт» дип тәрҗемә ителә. Әсфирәнең әти-әнисе үлгәч, аның турында әтисенең Мардәкәй исемле бер туганы кайгырта башлый. Ул Әсфирәдән күпкә олырак. Мардәкәй Әсфирәне үз өенә ала һәм үз кызы итеп тәрбияли (Әсф. 2:5—7, 15).

      Әсфирә Мардәкәй йортында аңа ризык әзерли

      Мардәкәй чыннан да Әсфирә белән горурлана алган

      5, 6. а) Мардәкәй Әсфирәне ничек тәрбияләгән? ә) Мардәкәй белән Әсфирәнең Шушандагы тормышын сурәтләп бир.

      5 Мардәкәй белән Әсфирә — яһүдләр һәм башка милләттәшләре белән бергә Фарсы илендә сөргендә яшиләр. Фарсы империясенең башкаласында алар үз иманнары буенча һәм Аллаһы биргән Канунны тотып гомер итәләр. Шуңа күрә башкалар аларга җирәнеп карый. Мардәкәй Әсфирәгә Йәһвә — шәфкатьле Аллаһы турында һәм аның үткән заманнарда үз халкын кат-кат коткарганы һәм киләчәктә дә шулай эшләргә вәгъдә иткәне турында сөйли (Лев. 26:44, 45). Моны тыңлап, Әсфирә Мардәкәйгә тагы да якынрак булып китә. Әсфирә белән Мардәкәй арасында ярату, тугрылык кебек сыйфатлар ныгый бара.

      6 Мардәкәй, күрәсең, патша сараеның бер түрәсе булып хезмәт итә һәм патшаның башка хезмәтчеләре белән бергә Шушан шәһәрендәге патша сараеның капкасы янында утыра (Әсф. 2:19, 21; 3:3). Әсфирәнең бала чагында вакытны ничек үткәргәне билгеле түгел. Шулай да ул, күрәсең, үз абыйсы һәм аның йорты турында кайгыртып торган. Ул йорт, мөгаен, Хоасп елгасының аръягында, бер ярлы районда урнашкан булган. Әсфирә, бәлки, Шушан шәһәренең базарына йөрергә яраткандыр. Анда ул алтын-көмештән ясалган төрле әйберләрне һәм сәүдәгәрләр алып килгән товарларны карап йөргәндер. Әсфирә андый кыйммәтле әйберләр бер көн аның тормышында гадәти нәрсә булып китәр дип уйламагандыр да. Әйе, ул үзен нинди вакыйгалар көтә икәнен күз алдына да китерә алмаган.

      «Төскә-биткә чибәр»

      7. Ни өчен Вәштине патшабикә дәрәҗәсеннән мәхрүм иткәннәр, һәм шуннан соң нәрсә булган?

      7 Бер вакыт Шушанда патшаның гаиләсе турында имеш-мимешләр тарала башлый. Ахашверош патша барлык түрәләре өчен мәҗлес ясаган, һәм анда затлы ризык белән эчемлекләр биргәннәр. Патшабикә Вәшти дә хатыннар өчен аерым мәҗлес оештырган. Патша үз чибәр хатынын чакыргач, патшабикә килергә ризалашмаган. Кимсетелгән патшаның моңа ачуы чыккан, һәм ул үз киңәшчеләреннән Вәштигә нинди җәза бирергә дип сораган. Алар аңа нәрсә дигән? Алар Вәштине патшабикә дәрәҗәсеннән мәхрүм итәргә киңәш иткәннәр. Патша шулай иткән дә. Шуннан соң Ахашверошның хезмәтчеләре патшалыкның барлык өлкәләренә аның өчен яшь чибәр кызлар эзләп таралганнар. Алар арасыннан патша үзенә яңа патшабикәне сайлаячак (Әсф. 1:1—2:4).

      8. а) Ни өчен Мардәкәй Әсфирәнең үсеп җиткән кыз булуын күреп борчылып йөргәндер? ә) Синеңчә, Изге Язмалардагы матурлыкка акыллы караш безне нәрсәгә өйрәтә? (Гыйбрәтле сүзләр 31:30 да кара.)

      8 Әсфирә үсеп җиткәч сөйкемле бер кыз була. Моны күреп, Мардәкәй сөенеп горурлангандыр, әмма шул ук вакыт Әсфирәнең чибәрлеге аның күңеленә шом да салгандыр. «Кыз төскә-биткә чибәр һәм зифа буйлы иде»,— дип әйтелә Әсфирә 2:7 дә. Изге Язмалар матурлыкка акыллы караш белән карарга өйрәтә: матурлык сокланырлык булса да, аңа өстәп кеше зирәк һәм басынкы булырга тиеш, югыйсә аның йөрәгендә тәкәбберлек, дан ярату һәм башка начар сыйфатлар тамырланырга мөмкин. (Гыйбрәтле сүзләр 11:22 укы.) Синең андый кешеләрне күргәнең бармы? Әсфирәнең матурлыгы аны бозармы? Вакыт узгач күрербез.

      9. а) Патшаның хезмәтчеләре Әсфирәне күргәч, нәрсә эшләгән, һәм ни өчен Әсфирәгә Мардәкәй белән аерылу авыр булган? ә) Ни өчен Мардәкәй Әсфирәгә мәҗүси патшага кияүгә чыгарга рөхсәт иткән? (Рамканы да кара.)

      9 Патшаның хезмәтчеләре Әсфирәне күргәч, аны Мардәкәй өеннән алып китәләр һәм елганың аръягындагы патша сараена китерәләр (Әсф. 2:8). Мардәкәй белән Әсфирәгә аерылу бик авыр булгандыр, алар бит бер гаилә булып — әти белән кыз булып яшәделәр. Мардәкәйнең үз үги кызын мәҗүсигә, хәтта патшага булса да, кияүгә бирәсе килмәгәндер. Ләкин ул бернәрсә дә эшли алмый.b Әле патша сараена киткәнче, Әсфирә Мардәкәйнең киңәшләрен бирелеп тыңлагандыр! Ә хәзер, патша сараена юл тотканда, аны, күрәсең, күп кенә сораулар борчый. Анда аны нинди тормыш көтә?

      Ул «үзен күргән һәркемнең илтифатын казана иде»

      10, 11. а) Әсфирә патша сараенда яшәп нәрсәгә бирелә алган? ә) Мардәкәй Әсфирә турында борчылганын ничек күрсәткән?

      10 Әсфирә үзе өчен яңа, әле таныш булмаган дөньяга чума һәм Фарсы империясенең бөтен өлкәләреннән җыелган «күп кенә кызлар» арасында яши башлый. Аларның йолалары, телләре һәм карашлары төрле булганга, алар бер-берсеннән бик нык аерылып тора. Кызлар турында Һигәй исемле бер түрә кайгыртып тора. Аларны ел буе әзерлиләр, аларга хуш исле майлар сөртеп, массаж ясыйлар (Әсф. 2:8, 12). Андый шартлар һәм тормыш рәвеше үз матурлыгың белән горурланып йөрергә, шөһрәт яратучы булып китәргә я ярышу рухына бирелергә этәрә. Әсфирәгә бу ничек тәэсир итәр?

      11 Әсфирә хакында Мардәкәй кебек борчылган кеше юктыр. Ул, Әсфирәнең хәлләрен белешер өчен, хатын-кызлар йортының ишегалдына көн саен килеп йөри (Әсф. 2:11). Патша сараендагы хезмәтчеләрдән Әсфирә турында хәбәрләр ишетеп, ул, күрәсең, үз туганы белән әтиләрчә горурлана. Ни өчен?

      12, 13. а) Тирә-яктагы кешеләр Әсфирәгә карата нинди карашта торган? ә) Ни өчен Әсфирә үзенең яһүд булуын яшереп Мардәкәйне сөендергән?

      12 Әсфирә Һигәйнең күңеленә хуш килә, һәм ул Әсфирә турында наз белән кайгыртып тора. Ул Әсфирәгә хезмәт итсеннәр өчен җиде кызны билгели, ә Әсфирәнең үзен хатын-кызлар йортының иң яхшы урынына күчерә. Әсфирә китабында хәтта: «Әсфирә... үзен күргән һәркемнең илтифатын казана иде»,— дип әйтелә (Әсф. 2:9, 15). Әсфирә кешеләрнең илтифатын ничек казанган? Чибәрлеге белән генәме? Юк. Аның башка күркәм яклары да булган.

      Әсфирә табигатькә соклана. Башка яшь хатыннар исә үзләрен бизи

      Басынкы һәм зирәк булу чибәрлеккә караганда күпкә мөһимрәк икәнен Әсфирә белгән

      13 Мәсәлән, аның турында болай диелә: «Әсфирә үз халкы турында да, туганнары турында да һичкемгә сөйләмәде, чөнки Мардәкәй аңа шулай кушкан иде» (Әсф. 2:10). Мардәкәй Әсфирәгә үзенең яһүд булуы турында беркемгә дә сөйләмәскә кушкан; ул, күрәсең, Фарсы патшасы сараендагы кешеләрнең яһүдләргә тискәре караш белән караганнарын күргән. Шуңа күрә Мардәкәй Әсфирәнең, хәтта ул үзе янында булмаса да, зирәклеге һәм тыңлаучан булуы турында ишетеп, бик сөенгәндер!

      14. Бүген яшьләр Әсфирәнең үрнәгенә ничек иярә ала?

      14 Бүген дә яшьләр үз ата-аналарының я үзләрен тәрбияләүче кешеләрнең күңелләрен сөендерә ала. Ата-аналары аларны күреп тормаса да, яшьләр, хәтта җиңел карашлы һәм бозык кешеләр арасында булганда да, шул кешеләрнең бозык тәэсиренә каршы торып дөрес булганны эшли ала. Әсфирә үрнәге буенча эш итеп, алар күктәге Аталарының йөрәген сөендерә. (Гыйбрәтле сүзләр 27:11 укы.)

      15, 16. а) Әсфирә патша йөрәген ничек яулаган? ә) Ни өчен Әсфирәгә үз тормышындагы үзгәрешләргә ияләшү кыен булгандыр?

      15 Патша янына барырга чираты җиткәч, Әсфирәгә теләгән һәр нәрсәне, мәсәлән, үзен бизәр өчен кирәкле әйберләрне сайларга мөмкинлек бирәләр. Ләкин ул, үзен тыйнак тота һәм Һигәй әйткәнне генә сорый (Әсф. 2:15). Күрәсең, Әсфирә шуны аңлый: патша йөрәген чибәрлек белән генә яулап булмас; ә менә патша сараенда сирәк очрый торган басынкылык һәм тыйнаклык белән үзен тотса, бәлки, патшаны үзенә карата алыр да. Ул хак булып чыкканмы?

      16 Әсфирә китабында болай диелә: «Патша Әсфирәне бүтән хатыннарга караганда күбрәк яратты һәм аңа башка кызларга караганда күбрәк илтифат күрсәтте, күбрәк хуплавын белдерде. Ахашверош аны, таҗ кидереп, Вәшти урынына патшабикә итеп билгеләде» (Әсф. 2:17). Әсфирә ул вакыттагы иң куәтле патшаның хатыны, яңа патшабикә булып китә! Тыйнак яһүд кызына үзенең бу яңа роленә ияләшеп китү әллә ни җиңел булмагандыр. Аның патшабикә булдым дип башы әйләнеп киткәнме? Ул үзен әллә кемгә куеп йөри башлаганмы? Һич тә юк!

      17. а) Әсфирә үги атасы Мардәкәйгә тыңлаучан булуын ничек күрсәткән? ә) Ни өчен Әсфирә үрнәге бүген безнең өчен мөһим?

      17 Әсфирә үги атасы Мардәкәйгә тыңлаучан булып кала. Ул үзенең яһүд булуын беркемгә дә әйтми. Ә Мардәкәй патшага каршы заговор төзелгәнен белгәч, Әсфирәгә моның турында патшага әйтергә куша. Әсфирә тыңлаучанлык күрсәтеп аның сүзләрен патшага җиткерә һәм теге кешеләрне җәзага тарталар (Әсф. 2:20—23). Тыңлаучан һәм басынкы булып, ул Аллаһыга иман итүен дә күрсәтә. Бүген кешеләр буйсынырга яратмый, тыңламаучанлык һәм фетнәчелек гадәти нәрсә дип санала, шуңа күрә Әсфирә үрнәген тотып яшәү аеруча файдалы. Аллаһыга эчкерсез итеп иман итүчеләр, Әсфирә кебек, тыңлаучанлык сыйфатын кадерлиләр.

      Әсфирәнең иманы сынала

      18. а) Ни өчен Мардәкәй Һәмән алдында йөзтүбән капланмаган? (Искәрмәне дә кара.) ә) Нык иманлы кешеләр бүген Мардәкәйдән ничек үрнәк ала?

      18 Ул вакытта патша үз сараендагы Һәмән исемле кешене үзенең төп киңәшчесе итә һәм беренче түрә итеп куя. Шулай итеп Һәмән Фарсы империясендә патшадан кала икенче иң зур түрә булып китә. Патша хәтта Һәмәнне күргән һәр кешегә аның алдында йөзтүбән капланырга куша (Әсф. 3:1—4). Бу әмер Мардәкәйгә күп кыенлыклар тудыра. Ул патшага тыңлаучан булырга тиешлеген аңлый, әмма моны үзенең Аллаһысын рәнҗетеп эшләргә җыенмый. Һәмән агаклы, ягъни амаликлылар патшасы Агак буыныннан булган, күрәсең. Нәкъ шул патшаны Аллаһы пәйгамбәре Ишмуил үтергән булган (1 Иш. 15:33). Амаликлылар шулкадәр явыз булганнар ки, хәтта Йәһвәнең һәм Исраилнең дошманнары булып киткән. Амаликлылар, халык буларак, Аллаһының хөкеменә лаек булганc (Кан. 25:19). Ничек инде Аллаһыга тугры яһүд амаликлы алдында йөзтүбән каплансын? Мардәкәй моңа һич тә ризалаша алмаган һәм Һәмән алдында йөзтүбән капланмаган. Бүгенге көнгә кадәр Аллаһыга тугры кешеләр, аларга хәтта үлем янаса да: «Без кешеләргә түгел, ә иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга тиеш»,— дигән принципны тотып яши (Рәс. 5:29).

      19. Һәмән нинди ният корган һәм, аны тормышка ашырыр өчен, патшаның ризалыгын ничек алган?

      19 Һәмән ярсуыннан котырына! Мардәкәйне генә үтереп аның күңеле булмас, шуңа күрә ул бөтен яһүд халкын юк итәргә җыена! Патша белән сөйләшкәндә, ул яһүдләргә кара яга. Яһүдләр турында сүз барганын ачыкламыйча, ул алар аз санлы, «бөтен өлкәләр буенча чәчелгән һәм сибелгән бер халык» дип сөйли. Шуннан соң алар патша законын үтәми ди һәм аларны куркыныч фетнәчеләр дип атый. Аларны юк итүгә китәчәк чыгымнарны каплар өчен, ул патша казнасына үз кесәсеннән бик күп акча салырга тәкъдим итә.d Шунда патша аңа, һәр теләгән әмеренә мөһер суксын дип, үзенең мөһерле балдагын бирә (Әсф. 3:5—10).

      20, 21. а) Һәмән әмере Фарсы империясендәге яһүдләргә һәм Мардәкәйгә ничек тәэсир иткән? ә) Мардәкәй Әсфирәгә нәрсә эшләргә кушкан?

      20 Тиздән патшаның хезмәтчеләре патшалыкның бар өлкәләренә тарала. Алар яһүдләргә үлемгә хөкем ителгәннәре турындагы хәбәрне җиткерә. Ул вакытта кайбер яһүдләр Бабыл әсирлегеннән кайтып, стенасыз торган Иерусалимны торгызырга тырышкан. Патша әмерен ишеткәч аларның хисләрен күз алдыңа китерә аласыңмы? Мардәкәй дә шул коточкыч хәбәрне ишеткәч, алар өчен һәм Шушанда яшәгән үз дуслары белән туганнары өчен борчыла башлагандыр. Кайгыдан боеккан Мардәкәй өс киемнәрен ерта һәм матәм киеме кия дә үз өстенә көл сибеп, шәһәр уртасына чыга, шунда кайгырып елый башлый. Ә ул вакыт Һәмән патша белән утырып шәраб эчә. Яһүдләр һәм аларның Шушандагы дусларының кайгысы турында ул уйлап та бирми. (Әсфирә 3:12—4:1 укы.)

      21 Мардәкәй белә: нәрсәдер эшләргә кирәк. Ләкин нәрсә? Әсфирә, Мардәкәй турында белгәч, аңа кием җибәрә, ләкин Мардәкәй юатуны кабул итми. Мардәкәйне озак кына вакыт бер сорау борчыгандыр. Ни өчен Йәһвә — аның Аллаһысы аның яраткан туганын Әсфирәне алып китәргә, мәҗүси патшаның хатыны итәргә рөхсәт иткән? Хәзер аңа барысы да аңлашыла башлый. Мардәкәй Әсфирәгә хәбәр җибәрә һәм патша янына кереп, «үз халкы турында ялварып сорарга» куша (Әсф. 4:4—8).

      22. Ни өчен Әсфирә патша янына барырга курыккан? (Искәрмәне дә кара.)

      22 Мардәкәй үтенечен ишеткәч, Әсфирә йөрәге жу итеп куйгандыр. Аның иманы иң зур сынауга дучар була. Ул куркып китә һәм моның турында Мардәкәйгә яшермичә әйтә. Ул аңа патшаның әмерен искә төшерә: патша янына чакырылмаган килеш керүче һәркем үлемгә хөкем ителә! Патша үзенең алтын скипетрын шул кешегә таба сузса гына, кеше исән кала ала. Вәштинең, патша чакыруын кире каккач, нәрсәгә дучар булганын Әсфирә бик яхшы белә. Ә хәзер Әсфирә чакырылмаган килеш патша янына керсә, ул үзенең скипетрын сузармы? Патшаның бит аны инде 30 көн чакырганы юк! Ә, бәлки, үзгәрүчән патшаның аны башка күрәсе килми торгандыр?e Ул Мардәкәйгә хәбәр җибәрә (Әсф. 4:9—11).

      23. а) Әсфирәнең иманын ныгытыр өчен, Мардәкәй нәрсә әйткән? ә) Ни өчен Мардәкәй мисалы үрнәк алырлык?

      23 Әсфирәнең иманын ныгытыр өчен, Мардәкәй каты җавап бирә: бернәрсә дә эшләмәсәң, «яһүдләр өчен ярдәм һәм котылу башка яктан киләчәк» ди. Ләкин эзәрлекләүләр көчәйгәч, үзең исән кала алырсыңмы дип сорый ул Әсфирәдән. Шулай итеп Мардәкәй Йәһвәгә нык иман иткәнен күрсәткән. Йәһвә үз халкын юк итәргә һәм үз вәгъдәләренең үтәлмичә калуын беркайчан да рөхсәт итмәячәк икәнен ул бик яхшы белгән (Йош. 23:14). Ул Әсфирәгә: «Кем белә, бәлки, син шушындый вакыт өчен патшабикә дәрәҗәсенә ирешкәнсеңдер?» — ди (Әсф. 4:12—14). Мардәкәй безгә яхшы үрнәк калдырган. Ул Йәһвәгә — үз Аллаһысына — икеләнмичә өмет баглап яшәгән. Син дә шулай эшлисеңме? (Гыйб. сүз. 3:5, 6)

      Үлемнән куркуны җиңә торган иман

      24. Әсфирә батыр һәм нык иманлы хатын булуын ничек күрсәткән?

      24 Хәзер Әсфирә өчен эш итү вакыты җитә. Ул Мардәкәйгә хәбәр җибәрә: Шушандагы бар яһүдләрнең үзенә кушылып, өч тәүлек ураза тотуларын үтенә. Шунда ул безнең көннәрдә дә яхшы билгеле булган сүзләр әйтә: «Үләргә булса, үләрмен инде» (Әсф. 4:15—17). Бу гади генә сүзләр аның батыр һәм нык иманлы хатын булганын күрсәтә. Өч көн үтә. Әсфирәнең шулкадәр озак һәм ялварып дога кылганы әле булмагандыр. Патша янына барырга вакыт җитә. Әсфирә үзенең иң матур патша киемнәрен кия һәм, патшаның илтифатын казаныр өчен, барысын эшли. Ул патша янына китә.

      Әсфирә үзенең иң матур патша киемнәрен киеп Ахашверош патша сараеның эчке ишегалдына бара

      Аллаһы халкын яклар өчен, Әсфирә үз тормышын куркыныч астына куйган

      25. Әсфирә үз ире янына барганда, нәрсә булганын сөйләп бир.

      25 Бүлек башында әйтелгәнчә, Әсфирә патша сараеның ишегалдына якынлашып килә. Аны төрле уйлар борчый торгандыр, ул эченнән дога кыла-кыла атлый. Менә, ул эчке ишегалдына керә, моннан үз тәхетендә утырган Ахашверош патшаны инде күреп була. Патша кәефен аңларга теләп, ул, бәлки, аның йөзенә карыйдыр: патшаның бөдрәләткән чәчләре йөзенең ике ягыннан төшеп тора, куе сакалы туры итеп киселгән. Әсфирәгә көтәргә туры килгән булса, ул вакыт аның өчен мәңгелек булып тоелгандыр. Ире аны күреп ала. Гаҗәпләнсә дә, аның йөзендә игелек чагыла, һәм ул алтын скипетрын Әсфирәгә таба суза! (Әсф. 5:1, 2)

      26. Ни өчен мәсихчеләргә Әсфирә кебек батыр булырга кирәк, һәм Әсфирәне алда нәрсә көткән?

      26 Патша Әсфирәне кабул итә һәм әйткән сүзләрен тыңлый. Аллаһыга тугры калып һәм халкын яклап чыгып, Әсфирә Аллаһының бар хезмәтчеләренә искиткеч иман үрнәге калдырган. Мәсихчеләр андый иман күрсәткән кешеләрне бик кадерли. Гайсә аның шәкертләре фидакарь ярату белән аерылып торачак дигән. (Яхъя 13:34, 35 укы.) Ә андый ярату күрсәтер өчен, еш кына, Әсфирә кебек, батырлык белән эш итәргә кирәк. Ул Аллаһы халкын яклап чыккан, әмма иң авыры әле алда. Патшаны аның иң яраткан киңәшчесе Һәмән астыртын эш йөртүче бер явыз бәндә икәненә ничек ышандырырга? Үз халкын яклар өчен, нәрсә эшләргә? Бу сорауларга җавапны киләсе бүлектән белербез.

      a Ахашверош, күрәсең, Ксеркс I булган. Ксеркс I б. э. к. V гасырның башында Фарсы империясе белән идарә иткән.

      b 16 нчы бүлектәге «Әсфирә турында сораулар» дигән рамканы кара.

      c Бәлки, Һәмән соңгы амаликлыларның берсе булгандыр, чөнки «калган амаликлыларны» Һизәкыя патша заманында кырып бетергәннәр (1 Елъ. 4:43).

      d Һәмән 10 000 көмеш талант түләргә тәкъдим иткән. Бүген бу йөзләгән миллион доллар булыр иде. Ахашверош бу Ксеркс I булган булса, Һәмәннең тәкъдиме аңа бик кызыктыргыч булып күренгәндер. Ул инде күптән грекларга каршы сугыш башларга җыенган, шуңа күрә аңа күп кенә акча кирәк булган. Ахыр чиктә ул шул сугышта җиңелгән.

      e Ксеркс I үзгәрүчән кәефле һәм шәфкатьсез бер кеше булган. Грек тарихчысы Геродот Ксерксның Грециягә каршы сугышлары турында язганда, берничә очрак китерә. Ксеркс Геллеспонт бугазы аша, көймәләр кулланып, күпер төзергә кушкан. Давыл күперне җимергәч, патша шул күперне төзү өчен җаваплы кешеләрнең башларын чабарга һәм хәтта Геллеспонтны, суларына сугып һәм аларны «мыскыллап», «җәзаларга» боерык биргән. Ә бер бай кеше патшадан үз улын шул сугышка алмасын дип үтенгәч, Ксеркс аның улын икегә ярырга һәм башкалар өчен сабак итеп ачык урынга чыгарып куярга кушкан.

      УЙЛАНЫР ӨЧЕН СОРАУЛАР

      • Әсфирә басынкы һәм тыңлаучан булуын ничек күрсәткән?

      • Мардәкәй Әсфирәгә иман белән эш итәргә ничек булышкан?

      • Әсфирә батыр булуын ничек күрсәткән?

      • Син Әсфирәнең иманын үрнәк итеп тотар өчен нәрсә эшләргә җыенасың?

  • Ул акыллы, кыю һәм фидакарь булган
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
    • Әсфирә патшабикә

      УНАЛТЫНЧЫ БҮЛЕК

      Ул акыллы, кыю һәм фидакарь булган

      1—3. а) Ире утырган тәхеткә таба атлаганда, Әсфирә нәрсә кичергән? ә) Патша Әсфирәне ничек кабул иткән?

      ӘСФИРӘ әкрен генә тәхеткә таба атлый, йөрәге атылып чыгарга җыенгандай тибә. Шушандагы сарайның патша тәхете торган залында шулкадәр тыныч ки, Әсфирә хәтта аякларының җиргә тигән тавышын һәм үзенең затлы патша күлмәгенең шыштырдаганын ишетә. Ул патша сараеның мәһабәт колонналары яныннан үтә. Аның баш өстендә Ливан эрбетеннән ясалган сырлы түшәм, әмма бу купшылыкны ул күрми бара. Ул тәхеттә утыручы кешедән күзен алмыйча атлый. Әсфирәнең гомере бу патша кулында.

      2 Патша алтын скипетрын Әсфирәгә таба сузып, аның үзенә таба килүен игътибар белән күзәтеп тора. Димәк, Әсфирә исән калачак! Шулай итеп патша аны кичерә, чакырылмаган килеш үзе янына кергәне өчен җәза бирми. Тәхет янына килгәч, иренә рәхмәтле булуын күрсәтеп, Әсфирә кулын сузып скипетрның очына кагыла (Әсф. 5:1, 2).

      Әсфирә патшабикә Ахашверош патшаның тәхетенә таба атлый. Ире аңа таба алтын скипетрын суза

      Әсфирә патшаның шәфкатьлеге өчен рәхмәтле булуын басынкылык белән күрсәткән

      3 Ахашверош патшаның тышкы кыяфәтеннән аның исәпсез байлыкка һәм зур хакимлеккә ия булуы күренеп тора. Ул вакытта Фарсы патшалары кигән киемнәрнең хакы, бүгенге акча белән исәпләсәк, йөзләгән миллион доллар тәшкил итәр иде. Шулай да Әсфирә иренең күзләрендә үзенә карата бер җылылык сизә. Ире аны үзенчә ярата. «Ни булды, Әсфирә патшабикә? Нинди үтенечең бар? Хәтта патшалыгымның яртысын сорасаң да, сиңа бирелер!» — дип әйтә патша Әсфирәгә (Әсф. 5:3).

      4. Әсфирәгә нинди бер кыен йөкләмәне үтәргә кирәк булган?

      4 Әсфирә, үз халкын һәлак итүдән саклар өчен, патша янына килеп, инде гаҗәеп иман һәм батырлык күрсәткән була. Патша аны кабул итәргә ризалашса да, иң кыены әле алда. Патшаның иң якын киңәшчесе — явыз бер бәндә, һәм ул, хәйлә корып, Әсфирәнең халкын һәлак итәргә җыена. Горур патшаны моңа ничек ышандырырга? Әсфирә иманыннан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

      «Сөйләү вакытын» акыл белән сайлаган

      5, 6. а) Әсфирә Вәгазьче 3:1, 7 дәге принципны ничек кулланган? ә) Үз иренә сөйләгәндә, Әсфирә ничек акыл белән эш иткән?

      5 Әсфирә туган авыр хәл турында патшага аның хезмәтчеләре алдында сөйләп биргәнме? Алай эшләсә, ул халык алдында патшаның дәрәҗәсен төшерер иде, һәм Һәмәнгә үзен акларга мөмкинлек бирер иде. Әсфирә ничек эш итә? Берничә гасыр элек акыллы Сөләйман патша: «Барлык нәрсәнең билгеле бер вакыты бар. [...] Дәшми тору вакыты бар һәм сөйләү вакыты бар»,— дип язган булган (Вәг. 3:1, 7). Әсфирәнең үги әтисе — Аллаһыдан куркып яшәгән Мардәкәй, күрәсең, аны андый принципларга өйрәткән булган. Шуңа күрә Әсфирә «сөйләү вакытын» акыл белән сайларга кирәк икәнен яхшы аңлый.

      6 «Патша хуп күрсә,— ди Әсфирә,— бүген Һәмән белән бергә мин оештырган мәҗлескә килсен» (Әсф. 5:4). Патша ризалаша һәм үзе белән мәҗлескә Һәмәнне ала. Әсфирәнең акыл белән сөйләгәненә игътибар иттеңме? Ул иренең абруен төшермәгән һәм үзен борчыган хәлне сөйләр өчен уңайлырак вакыт һәм урын сайлаган. (Гыйбрәтле сүзләр 10:19 укы.)

      7, 8. Мәҗлеснең беренче көне ничек үткән, һәм ни өчен Әсфирә үз үтенечен патшага әйтмәгән?

      7 Әсфирә үз иренең күңелен табар өчен һәм ул яраткан һәр нәрсә табында булсын өчен, бар көчен куя. Ул мәҗлескә яхшылап әзерләнә. Мәсәлән, патшаның кәефен күтәрер өчен, табынга яхшы шәраб куярга куша (Зәб. 104:15). Патшага барысы ошый, һәм ул Әсфирәгә үтенечен әйтергә куша. «Сөйләү вакыты» җиткәнме?

      8 Әсфирә алай уйламый. Ул патша белән Һәмәнне икенче көнне дә мәҗлескә чакыра (Әсф. 5:7, 8). Ни өчен ул озакка суза? Әсфирәнең халкына юк ителү яный. Сөйләү өчен вакытны дөрес сайламаса, күп кеше һәлак булачак. Шуңа күрә ул бераз көтәргә һәм иренә аны никадәр нык кадерләгәнен күрсәтергә була.

      9. Ни өчен сабырлык — кыйммәтле сыйфат, һәм без бу сыйфатны күрсәтүдә Әсфирәдән нәрсәгә өйрәнәбез?

      9 Сабырлык — бик кыйммәтле сыйфат, һәм ул бик сирәк кешегә генә хас. Әсфирә бик нык кайгырса да һәм аның патшага барысын да сөйләп бирәсе килсә дә, тиешле вакытны сабыр гына көтә. Без аңардан күп нәрсәгә өйрәнә алабыз, чөнки кайвакыт үзебез дә берәр проблеманы күрәбез һәм аны хәл итәргә кирәк икәнен аңлыйбыз. Хакимлеккә ия кешене андый проблеманы чишәргә күндерәсебез килсә, Әсфирәдән үрнәк алыйк һәм сабыр булырга өйрәник. «Сабырлык җитәкчене күндерә, йомшак тел сөякне сындыра»,— дип әйтелә Гыйбрәтле сүзләр 25:15 тә. Без дә, Әсфирә кебек, сабырлык белән тиешле вакытны көтсәк һәм йомшак сүзләр сайлап сөйләсәк, сөяк кебек нык каршы килүләрне дә җиңеп чыга алырбыз. Аллаһы Әсфирәнең сабырлыгын һәм акыллылыгын фатихалаганмы?

      Сабырлык гаделлеккә юл ача

      10, 11. Ни өчен мәҗлестән соң Һәмәннең кәефе бозылган, һәм хатыны белән дуслары аңа нинди киңәш биргән?

      10 Әсфирә үзен сабыр тотканга, вакыйгалар бер дә көтелмәгән якка борыла. Һәмән, патша белән патшабикәнең илтифатын казандым дип уйлап, беренче көнне үткән мәҗлестән «шатланып һәм күтәренке күңел белән» чыга. Ләкин патша сараеның капкасы яныннан үткәндә, ул Мардәкәйне күреп ала. Бу яһүд әле дә аның алдында йөзтүбән капланмый. Үткән бүлектә әйтелгәнчә, моның сәбәбе — Һәмәнне хөрмәт итмәү түгел, ә Мардәкәйнең үз вөҗданын саф килеш сакларга һәм Йәһвә белән дуслыгын бозмаска теләк. Шулай булса да, Һәмәннең аңа ачуы чыга (Әсф. 5:9).

      11 Һәмән Мардәкәй турында хатынына һәм дусларына сөйләгәч, алар аңа 22 метрдан биегрәк зур багана әзерләргә һәм патшадан шул агачка Мардәкәйне асып куярга рөхсәт алырга киңәш итәләр. Бу тәкъдим аның күңеленә хуш килә, һәм ул шунда ук багана утыртырга куша (Әсф. 5:12—14).

      12. Ни өчен патша тарихи язмалар китабын укырга кушкан, һәм ул нәрсәне белеп алган?

      12 Ул төнне патша ни өчендер йоклый алмый. «Патшаның йокысы качты»,— дип әйтелә Изге Язмаларда. Шунда патша тарихи язмалар китабын китерергә куша, һәм аны кычкырып укыйлар. Анда патшага каршы ният корган ике кеше турында язу була. Патша ул хәлне, шул кешеләрне кулга алынганын һәм үлемгә хөкем ителгәнен исенә төшерә. Ә ул ниятне патшага җиткергән Мардәкәй ничек бүләкләнгән? Патша бу сорауны үз хезмәтчеләренә бирә. Алар Мардәкәйгә бернәрсә эшләнмәгәнен әйтә. (Әсфирә 6:1—3 укы.)

      13, 14. а) Вакыйгалар Һәмәнгә каршы ничек борылып куйган? ә) Хатыны белән дуслары Һәмәнгә нәрсә дигән?

      13 Дулкынланып киткән патша түрәләрнең кайсысы аңа ярдәм итә алыр дип сорый. Аңа бу хәлне төзәтер өчен киңәшче кирәк. Иртән иртүк патша сараена кем килгән булган? Һәмән. Аның, күрәсең, патшадан Мардәкәйне асып куярга тизрәк рөхсәт аласы килә. Шуңа күрә ул таң ату белән килеп җитә. Патша Һәмәнгә сүз дә әйтергә бирмичә, патша илтифатын казанган кешене ничек бүләкләргә дип сорый. Һәмән сүз аның үзе турында бара дип уйлап, тантаналы бер церемония уйлап чыгара: андый кешене патша кия торган киемгә киендереп һәм патша атланып йөргән атка утыртып, Шушан шәһәрен әйләнеп чыгарга, ә кешенең үзе турында, бар халык ишетерлек итеп, мактау сүзләрен кычкырып барсыннар ди. Сүз Мардәкәй турында бара икәнен белгәч, Һәмәннең йөзе бик нык үзгәреп куйгандыр! Җитмәсә, Мардәкәйгә андый хөрмәтне Һәмән үзе, үз сүзе буенча эш итеп, күрсәтергә тиеш була! (Әсф. 6:4—10)

      14 Патшаның әмере Һәмәнне хурлыкка калдыра. Ул аны теләр-теләмәс кенә үтәп өенә кайтып китә. Хатыны белән дуслары вакыйгаларның андый якка борылганын белгәч, яһүд Мардәкәй Һәмәнне җиңәчәк дип әйтә (Әсф. 6:12, 13).

      15. а) Әсфирә сабырлыгы нинди җимешләр китергән? ә) Ни өчен «сабырлык белән көтеп» без акыллы эш итәбез?

      15 Шулай итеп, Әсфирә патшага үтенечен әйтмичә тагын бер көн сабыр иткәнгә, Һәмәннең җиңелүенә китерә торган вакыйгалар үтә. Һәм кем белә, бәлки, Йәһвә Аллаһы үзе патшаны йокысыз калдыргандыр? (Гыйб. сүз. 21:1) Әйе, Аллаһы Сүзе «сабырлык белән көтәргә» юкка гына киңәш итми! (Микай 7:7 укы.) Аллаһыны көтсәк, ул проблемаларыбызны бездән яхшырак чишә ала икәнен күрербез.

      Ул кыюлык белән сөйләгән

      16, 17. а) Әсфирәгә сөйләргә вакыт кайчан җиткән? ә) Әсфирә Вәштидән нәрсә белән аерылып торган?

      16 Әсфирә патшаның түземлеген моннан ары сынамаска һәм икенче көнне мәҗлестә патшага барысын сөйләп бирергә була. Ләкин моны ничек эшләргә? Патша Әсфирәдән аның үтенече турында яңадан сорагач, аңа сөйләргә мөмкинлек туа (Әсф. 7:2). Әйе, Әсфирәгә «сөйләргә вакыт» җитә.

      17 Әсфирә башта, бәлки, Аллаһыга кыска гына дога кылып алгандыр, аннан соң ул болай ди: «И патша, сезнең илтифатыгызны казанган булсам һәм патша дөрес дип күрсә, үтенәм сездән: минем җанымны һәм халкымны коткарыгызчы» (Әсф. 7:3). Игътибар ит: Әсфирә патшаны аның теләкләрен, чыгарган карарларын хөрмәт иткәненә ышандыра. Әсфирә патшаның элекке хатыныннан — үз ирен белә торып түбәнсеткән Вәштидән бик нык аерылып тора! (Әсф. 1:10—12) Әсфирә үз ирен Һәмәнгә балаларча ышанганы өчен дә әрләми. Аның үтенече — үзен үлемнән генә коткару.

      18. Әсфирә патшага барысын ничек сөйләп биргән?

      18 Андый үтенечне ишеткәч, патша, һичшиксез, шаккаткан. Патшабикәгә кулын күтәрергә кем батырчылык иткән? Әсфирә болай дип дәвам итә: «Безне, мине һәм бөтен халкымны, кырып бетерер өчен, үтереп юк итәр өчен саттылар. Әлбәттә, безне коллар һәм хезмәтче кызлар итеп саткан булсалар, мин бер сүз дә әйтмәс идем. Ләкин мондый бәлагә юл куярга ярамый, чөнки бу патшага да зыян китерер» (Әсф. 7:4). Игътибар ит: Әсфирә үзен борчый торган хәлне ачыктан-ачык сөйләп бирә; ул үзе һәм халкы коллыкка сатылган булса, дәшми торыр иде дип әйтә. Әмма бер халыкның тулысынча юк ителүе патшага зур зыян китерер иде, ә моның турында ул патшага әйтергә тиеш дип саный.

      19. Әсфирә үрнәге кешеләрне инандырырга ничек өйрәтә?

      19 Әсфирә үрнәге безне кешеләрне инандырырга өйрәтә. Якын кешегә я хәтта хакимлеккә ия кешегә үз проблемаң турында сөйләргә кирәк булса, сабыр бул, хөрмәт күрсәт һәм эчкерсез бул (Гыйб. сүз. 16:21, 23).

      20, 21. а) Әсфирә Һәмәнне ничек фаш иткән, һәм патша нәрсә эшләгән? ә) Фаш ителгән Һәмән үзен ничек тоткан?

      20 Патша Әсфирәдән: «Кем ул? Алай эшләргә батырчылык иткән кеше кайда?» — дип сорый. Шунда Әсфирәнең Һәмәнгә бармагы белән күрсәтеп: «Безне күралмаучы һәм дошманыбыз — явыз Һәмән ул»,— дип әйткәнен күз алдыңа китер. Һәмән өчен бу бер дә көтелмәгән хәл булган, аның коты очкан. Патша үз киңәшчесенә шулкадәр ышанып торган иде, ә ул яраткан хатынын үлемгә дучар итә торган әмергә хәйләләп кул куйдырткан! Ярсудан патшаның чырае кызарып чыккандыр. Ачу тулы патша тынычланыр өчен сарай бакчасына чыгып китә (Әсф. 7:5—7).

      Үзенең икенче мәҗлесендә Әсфирә Ахашверош патшага барысын да сөйли һәм кыюлык белән Һәмәнгә бармагы белән күрсәтә

      Әсфирә Һәмәннең явыз ниятен курыкмыйча фаш иткән

      21 Фаш ителгән Һәмән, куркак кебек, Әсфирә патшабикәнең аякларына егыла. Шунда бүлмәгә патша әйләнеп керә. Әсфирә яткан урынга Һәмәннең сарылуын күреп, аның ачуы чыга, һәм ул Һәмәнне патшабикәне көчләргә җыенуда гаепли. «Җитмәсә, минем өемдә»,— ди патша. Бу сүзләр Һәмән өчен үлем карары булып яңгырый. Аның йөзен каплыйлар да алып чыгып китәләр. Патша түрәләренең берсе Һәмән Мардәкәйне асарга дип биек багана әзерләгән дип әйтә. Шунда патша Һәмәнне шул агачка асарга куша (Әсф. 7:8—10).

      22. Әсфирә мисалы безгә өметсезлеккә бирелмәскә һәм иманлы булып калырга ничек булыша?

      22 Кешеләрнең: «Бу гаделсез дөньяда гаделлек буламыни инде?» — дигәннәрен синең дә ишеткәнең бардыр. Син дә алар белән ризамы? Әсфирә беркайчан да өметсезлеккә бирелмәгән, ул иманлы булып калган. Вакыт җиткәч, ул кыюлык белән дөреслекне яклап чыккан һәм калганын Йәһвәгә тапшырган. Без дә аның үрнәге буенча эш итик! Чөнки Әсфирә көннәреннән Йәһвә үзгәрмәгән. Ул явыз кешеләрнең мәкерле ниятләрен, Һәмән очрагында кебек, аларның үзләренә каршы бора ала. (Зәбур 7:11—16 укы.)

      Ул Йәһвә һәм аның халкы хакына фидакарь эш иткән

      23. а) Патша Мардәкәй белән Әсфирәне ничек бүләкләгән? ә) Үлем түшәгендә яткан Ягъкубның Биньямин турындагы пәйгамбәрлеге ничек үтәлгән? («Үтәлгән пәйгамбәрлек» дигән рамканы кара.)

      23 Ниһаять, патшага барысы мәгълүм була: Мардәкәй аның гомерен саклап калучы гына түгел, ә Әсфирәнең үги әтисе дә булып чыга. Патша Һәмән урынына Мардәкәйне билгели, шулай итеп ул патшадан кала иң зур түрә булып китә. Патша Һәмәннең йортын һәм аның бар байлыгын Әсфирәгә бирә, ә Әсфирә Һәмән йорты башлыгы итеп Мардәкәйне билгели (Әсф. 8:1, 2).

      24, 25. а) Ни өчен Әсфирә, Һәмән фаш ителгәннән соң да, тынычланмаган? ә) Ни өчен Әсфирә кабат үз тормышын куркыныч астына куйган?

      24 Хәзер Мардәкәй белән Әсфирәнең тормышына инде бернәрсә дә янамый. Патшабикә тынычландымы? Юк. Чөнки ул үзе турында гына уйламый. Нәкъ шул вакытта патшаның хезмәтчеләре империянең бар өлкәләренә Һәмәннең яһүдләрне юк итү турындагы әмерен җиткереп йөри. Һәмән, үз мәкерле ниятен үтәр өчен, иң уңайлы вакыт сайларга тырышкан, һәм моның өчен ул пур, ягъни жирәбә салган. Пур, күрәсең, спиритизмның бер төре (Әсф. 9:24—26). Ул көнгә әле берничә ай калган булса да, тизрәк эш итәргә кирәк. Бәлане булдырмый калып буламы?

      25 Әсфирә, фидакарьлек рухы күрсәтеп, үз тормышын тагын бер тапкыр куркыныч астына куя. Ул патша янына чакырылмаган килеш кабат бара һәм, халкы өчен елый-елый сорап, шул коточкыч әмерне гамәлдән чыгарырга үтенә. Әмма Фарсы патшасының балдагы белән мөһер сугылган әмерләрне гамәлдән инде чыгарып булмый (Дан. 6:12, 15). Шуңа күрә патша Әсфирә белән Мардәкәйгә яңа әмер чыгарырга рөхсәт итә. Бу әмер яһүдләргә үзләрен якларга мөмкинлек бирә. Хәбәрчеләр, яһүдләргә бу яхшы хәбәрне җиткерер өчен, киң империянең бар өлкәләренә чабып китә. Бу хәбәрне ишеткәч, яһүдләрнең йөрәкләре өмет белән тула (Әсф. 8:3—16). Күз алдыңа китер: бөтен империядә яшәүче яһүдләр, үзләрен яклар өчен, кораллана һәм сугышка әзерләнә. Әлбәттә, яңа әмер булмаса, алар моны эшли алмас иде. Әмма иң мөһиме шул: «Гаскәрләр Иясе Йәһвә» үз халкы белән булырмы? (1 Иш. 17:45)

      Әсфирә белән Мардәкәй икенче әмер әйтә. Яшь егет аларның сүзләрен язып бара

      Әсфирә белән Мардәкәй Фарсы империясендәге яһүдләр өчен әмер чыгарган

      26, 27. а) Йәһвәнең исраиллеләргә биргән җиңүе никадәр зур булган? ә) Һәмән уллары үтерелгәч, нинди пәйгамбәрлек үтәлгән?

      26 Билгеләнгән көн килеп җитә. Аллаһы халкы үзен якларга әзер. Патшадан кала иң зур түрә итеп яһүдләрнең берсе — Мардәкәйнең куелганын белгәч, илнең күп кенә башка түрәләре дә яһүдләр ягына баса. Йәһвә үз халкына бөек җиңү бирә. Ул, үз халкының дошманнары тар-мар ителсен өчен һәм алга таба аларга зыян китермәсен өчен, чаралар күргәнa (Әсф. 9:1—6).

      27 Шулай да, явыз Һәмәннең ун улы исән чакта, Мардәкәй аның йортын исән-имин күзәтә алмый. Шуңа күрә аларны да үтерәләр (Әсф. 9:7—10). Шулай итеп Аллаһы халкының дошманнары — амаликлылар юк ителәчәк дигән Изге Язмалардагы пәйгамбәрлек үтәлә (Кан. 25:17—19). Һәмән уллары, күрәсең, бу хөкем ителгән халыкның соңгы вәкилләре булган.

      28, 29. а) Ни өчен Әсфирәнең һәм аның халкының сугышта катнашулары Аллаһы ихтыяры булган дип әйтеп була? ә) Ни өчен Әсфирәнең үрнәге бүген безнең өчен фатиха?

      28 Яшь Әсфирәнең җилкәсенә зур җаваплылык төшкән. Мәсәлән, ул сугыш һәм кан түгү белән бәйле әмерләрне чыгаруда катнашкан. Әлбәттә, бу җиңел булмаган. Әмма Йәһвә ихтыяры буенча аның халкы юк ителмәскә тиеш булган. Ни өчен? Исраил халкыннан вәгъдә ителгән Мәсих килергә тиеш булган. Аның аша җир йөзендәге барлык халыклар котылырга өмет алачак (Ярат. 22:18). Ләкин Мәсих — Гайсә килгәч, үз шәкертләренә сугышларда катнашмаска әмер биргән. Аллаһының бүгенге хезмәтчеләре шул әмерне тотып яши (Мат. 26:52).

      29 Шулай да Шайтан безнең Йәһвә Аллаһыга иманыбызны җимерергә тырыша, шуңа күрә без, мәсихчеләр буларак, рухи сугышта катнашабыз. (2 Көринтлеләргә 10:3, 4 укы.) Безнең өчен Әсфирәнең искиткеч үрнәге зур фатиха булып тора! Без дә акыллылык һәм сабырлык белән башкаларны инандырыйк, кыю булыйк һәм фидакарь эш итеп Аллаһы халкын яклыйк!

      Әсфирә турында сораулар

      Ни өчен Мардәкәй Әсфирәгә мәҗүси кешегә кияүгә чыгарга рөхсәт иткән?

      Кайбер галимнәр Мардәкәйне җайлашучан кеше дип һәм Әсфирәне патшага кияүгә биреп үзенә файда эзләгән дип уйласа да, андый фикер йөртү нигезсез. Аллаһыга тугры булган яһүд Мардәкәй андый никахка үз ризалыгын бирмәс иде (Кан. 7:3). Борынгы яһүдләрнең тарихы буенча, ул бу никахны хәтта булдырмаска тырышкан. Ләкин Мардәкәй белән Әсфирәнең — чит илдән килгән кешеләрнең — илаһка саналган патша идарә иткән илдә үзләренчә эш итәргә хокуклары булмаган дип әйтеп була. Берникадәр вакыт узгач, Йәһвәнең бу никахны үз халкын яклар өчен кулланганы ачыкланган (Әсф. 4:14).

      Ни өчен Әсфирә китабында Аллаһының исеме очрамый?

      Әсфирә китабын, күрәсең, Мардәкәй язган булган. Бәлки, бу китап башта фарсыларның рәсми документлары белән бергә саклангандыр, ә соңыннан аны Иерусалимга алып киткәннәрдер. Әсфирә китабында Йәһвә исеме очраган булса, Фарсы илаһларына табынган кешеләр бу китапны юк иткән булырлар иде. Һәрхәлдә, Йәһвәнең бу китапта әйтелгән вакыйгаларда катнашы ачык күренеп тора. Әсфирә китабының еврей телендәге төп нөсхәсендә акростих итеп төзелгән урыннар бар: бер-бер артлы баручы сүзләрнең беренче я соңгы хәрефләре Йәһвә исемен булдыра. Шулай итеп Аллаһы исеме Әсфирә китабында дүрт тапкыр очрый.

      Әсфирә китабы тарих ягыннан төгәлме?

      Изге Язмаларны тәнкыйтьләүчеләр бу сорауга юк дип җавап бирә. Шулай да кайбер галимнәр бу китапны язган кеше Фарсы патшасының тормышы, фарсыларның архитектурасы һәм йолалары турында күп белгән дип таный. Әйе, билгеле булган тарихи чыганакларда Әсфирә патшабикә искә алынмый, әмма башка түрәләрнең исемнәре дә архивтан алып куелган булган бит. Кайбер тарихи документларда Әсфирә китабында сурәтләнгән вакытларда Шушандагы патша сараенда Мардука (Мардәкәй исеменең фарсы телендәге әйтелеше) исемле кеше хезмәт иткән дип әйтелә.

      Үтәлгән пәйгамбәрлек

      Аллаһы халкын яклап, Әсфирә белән Мардәкәй Изге Язмалардагы бер пәйгамбәрлекне үтәгәннәр. 12 гасыр алдарак Йәһвә ыруг башлыгы Ягъкубны үзенең бер улы турында пәйгамбәрлек әйтергә дәртләндергән: «Биньямин, бүре сыман, хайваннарны ботарлар. Иртән үзе тоткан хайванны ашар, кичен исә табышын бүләр» (Ярат. 49:27). «Иртән», ягъни Исраил патшалары тарихының башында, Йәһвә халкын Биньямин кабиләсеннән чыккан Шаул патша һәм башка кыю сугышчылар яклаган. Ә «кичен», ягъни патша нәселе өзелгәч, Биньямин кабиләсеннән булган Мардәкәй белән Әсфирә Йәһвә дошманнарын җиңгән. Һәмәннең мал-мөлкәте аларга күчкәч, алар «табышны бүлгәннәр» дип әйтеп була.

      a Патша яһүдләргә икенче көнне дә дошманнарына каршы көрәшергә рөхсәт иткән (Әсф. 9:12—14). Яһүдләр әле дә һәр ел бу җиңүне искә алып адар (февраль-март) аенда аны бәйрәм итәләр. Бу бәйрәмне Һәмән, исраиллеләрне юк итәр өчен, салган жирәбәне күздә тотып Пурим дип атаганнар.

      УЙЛАНЫР ӨЧЕН СОРАУЛАР

      • Әсфирә «сөйләү вакытын» сайлап, ничек акыл белән эш иткән?

      • Әсфирәнең сабыр булуы нинди фатихалар китергән?

      • Әсфирә үз халкын яклаганда батыр һәм фидакарь булуын ничек күрсәткән?

      • Син Әсфирәнең иманын үрнәк итеп тотар өчен нәрсә эшләргә җыенасың?

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу