Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • hf 8 кисәк 26-28 б.
  • Бәла-каза килгәндә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Бәла-каза килгәндә
  • Гаиләгез бәхетле була ала
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • 1 ЙӘҺВӘГӘ ТАЯНЫГЫЗ
  • 2 ҮЗЕГЕЗНЕ ҺӘМ ҮЗ ГАИЛӘГЕЗНЕ КАЙГЫРТЫП ТОРЫГЫЗ
  • 3 ТӘКЪДИМ ИТЕЛГӘН ЯРДӘМНЕ КАБУЛ ИТЕГЕЗ
  • Сәламәтлек кинәт какшаса, ничек яшәргә?
    Төрле темалар
  • Укучыларның сораулары
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
  • Йәһвә үз халкын күзәтә
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • Үз-үземә кул салу турында уйларым туганда, Изге Язмалар ярдәм итә аламы?
    Рухи сорауларга җавап
Күбрәк карарга
Гаиләгез бәхетле була ала
hf 8 кисәк 26-28 б.
Ир белән хатын баланың үлеме аркасында кайгыра

8 КИСӘК

Бәла-каза килгәндә

«Сезгә кыска вакыт төрле сынаулардан интегергә туры килсә дә, сез бик куанасыз» (1 Петер 1:6)

Никахыгыз һәм гаиләгез бәхетле булсын өчен бар көчегезне куеп торсагыз да, тормышта төрле көтмәгән бәлаләр булып тора һәм шатлыгыгызны урлый (Вәгазьче 9:11). Авырлыклар кичергәндә Аллаһы безгә ярату күрсәтеп булышып тора. Бу кисәктә китерелгән Изге Язмалар принципларын куллансагыз, сез үзегез һәм гаиләгез хәтта иң зур сынауларда да җиңүче булып чыгачак.

1 ЙӘҺВӘГӘ ТАЯНЫГЫЗ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ. «Бар мәшәкатьләрегезне аңа йөкләгез, чөнки ул сезнең хакта кайгырта» (1 Петер 5:7). Истә тотыгыз: Йәһвә сез дучар булган бәлаләрдә гаепле түгел (Ягъкуб 1:13). Аңа якынлашыгыз һәм ул сезгә иң яхшы юлны күрсәтәчәк (Ишагыйя 41:10). «Аның алдында күңелләрегезне бушатыгыз» (Мәдхия 61:9).

Аның Сүзен һәр көн уку һәм өйрәнү сезгә юаныч китерәчәк. Нәтиҗәдә, «кайгы-хәсрәтебез нинди генә булмасын, Аллаһы безне юата» икәнен күрерсез (2 Көринтлеләргә 1:3, 4; Римлыларга 15:4). Ул «һәркайсы акылдан өстенрәк торучы Аллаһы тынычлыгы» бирергә вәгъдә итә (Филипиялеләргә 4:6, 7, 13).

Ир кеше хастаханәдәге караватта яткан килеш гаиләсе белән бергә дога кыла

КИҢӘШЛӘР

  • Йәһвә үзегезгә тыныч калырга һәм ачык фикер йөртергә булышсын дип дога кылыгыз

  • Проблеманы хәл итүнең бар юлларын карап чыгыгыз һәм иң яхшысын сайлагыз

2 ҮЗЕГЕЗНЕ ҺӘМ ҮЗ ГАИЛӘГЕЗНЕ КАЙГЫРТЫП ТОРЫГЫЗ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ. «Аңлы кеше колагы белән белем эзләр һәм йөрәге белән акыл туплар» (Гыйбрәтле сүзләр 18:15). Бар якларны карап чыгыгыз. Гаиләдәге һәр кешенең ихтыяҗын белешегез. Алар белән сөйләшеп алыгыз. Аларның әйткәннәрен тыңлагыз (Гыйбрәтле сүзләр 20:5).

Яраткан кешегез вафат булса, үзегезне ничек тотарга? Үз хисләрегездән оялмагыз. Онытмагыз: хәтта «Гайсәнең күз яшьләре аккан» (Яхъя 11:35; Вәгазьче 3:4). Җитәрлек ял итегез, йоклагыз (Вәгазьче 4:6). Бу авыр хәлне җиңеп чыгар өчен көч биреп торачак.

КИҢӘШЛӘР

  • Гаиләгездә бер-берегез белән аралашу гадәте әле берәр бәла туганчы булсын. Шунда берәр бәла туса, гаилә әгъзалары сезнең белән сөйләшеп юаныч алачак

  • Охшаш хәлгә эләккән кеше белән сөйләшеп алыгыз

3 ТӘКЪДИМ ИТЕЛГӘН ЯРДӘМНЕ КАБУЛ ИТЕГЕЗ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ. «Чын дусның дуслыгы беркайчан сүрелмәс, бәхетсезлеккә төшкәндә ул, туганы кебек, яныңа килеп җитәр» (Гыйбрәтле сүзләр 17:17). Дусларыгызның сезгә ярдәм итәсе килсә дә, кайвакыт алар нәрсә эшләргә икәнен белми. Тартынып тормагыз, ярдәм итәр өчен нәрсә эшләп була икәнен әйтегез (Гыйбрәтле сүзләр 12:25). Изге Язмаларны яхшы белгән кешеләрдән ярдәм сорагыз. Аларның Изге Язмаларга нигезләнгән сүзләре сезгә булышыр (Ягъкуб 5:14).

Кирәкле ярдәмне Аллаһыга чыннан да иман иткән һәм аның вәгъдәләренә ышанган кешеләр белән регуляр рәвештә очрашсаң табып була. Башкаларга җылы сүзләр әйтеп дәртләндергәндә сез үзегез дә юаныч аласыз. Йәһвәгә иман итүегез хакында һәм аның вәгъдәләре турында башкаларга сөйләгез. Ярдәмгә мохтаҗ башка кешеләргә булышып торыгыз һәм үзегезне яраткан һәм үзегез турында кайгыртып торган кешеләрдән читләшмәгез (Гыйбрәтле сүзләр 18:1; 1 Көринтлеләргә 15:58).

КИҢӘШЛӘР

  • Якын дустың белән сөйләшеп ал, аның ярдәм кулын кире какма

  • Үзеңә нинди ярдәм кирәк икәнен аңлатканда ачык аңлат һәм конкрет бул

ТУГАН ХӘЛГӘ КИҢРӘК КАРАГЫЗ

Бик авыр булса да, уйларыгыз Аллаһы турында булсын. Авыр сынаулар кичергәндә Әюб: «Йәһвә исеме макталсын»,— дигән (Әюб 1:21, 22). Әюбтән үрнәк алып сез дә Йәһвә исемен һәм аның ихтыярын үз кайгыларыгыздан өстенрәк куегыз. Барысы сез теләгәнчә бармаса да, бирешмәгез. Аллаһыга тулы ышаныч белән яшәгез. «Сезнең өчен ниятләгәнне мин яхшы беләм,— дигән Йәһвә.— Мин сезнең өчен һәлакәт түгел, ә тынычлык әзерләдем һәм шулай итеп сезгә киләчәк һәм өмет бирәм» (Иремия 29:11).

ҮЗЕҢӘ СОРАУЛАР БИР

  • Хәтта кечкенә нәрсәләрдә дә Йәһвәгә ышанычым ныкмы?

  • Йәһвәгә һәр көн, бар кылган яхшы эшләре өчен, рәхмәтләр укырга нинди сәбәпләрем бар?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу