-
Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
-
-
ДӘРЕС 31
Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?
Изге Язмаларның төп темасы Аллаһы Патшалыгы белән бәйле. Йәһвә бу Патшалыкны үзенең җиргә карата башлангыч ниятен үтәр өчен кулланачак. Патшалык нәрсә ул? Аның хәзер патшалык иткәнен без кайдан беләбез? Ул инде нәрсә башкарган? Һәм ул киләчәктә нәрсә эшләячәк? Бу һәм киләсе ике дәрес шушы сорауларга җавап бирәчәк.
1. Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул һәм аның Патшасы кем?
Патшалык — Йәһвә Аллаһы урнаштырган хөкүмәт. Аның Патшасы, Гайсә Мәсих, күктән идарә итә (Маттай 4:17; Яхъя 18:36). Изге Язмаларда Гайсә турында болай диелә: «Ул... мәңге Патша булып идарә итәр» (Лүк 1:32, 33). Аллаһы Патшалыгының Патшасы буларак, Гайсә җирдәге бар кешеләр белән идарә итәчәк.
2. Гайсә белән бергә кем идарә итә?
Гайсә берүзе генә идарә итми. «Һәр кабиләдән, телдән, халыктан һәм милләттән кешеләр... ...җир өстеннән патшалык итәчәк» (Ачылыш 5:9, 10). Мәсих белән идарә итүчеләрнең саны күпме булачак? Гайсә җирдә яшәгәннән бирле миллионлаган кеше мәсихчеләр булып киткән. Ләкин аларның 144 меңе генә Гайсә белән идарә итәр өчен күккә күтәрелә. (Ачылыш 14:1—4 укы.) Барлык башка мәсихчеләр җирдә яшәячәк һәм Патшалыкның гражданнары булып китәчәк (Зәбур 37:29).
3. Ни өчен Аллаһы Патшалыгы кеше хөкүмәтләреннән яхшырак?
Дөньядагы идарәчеләр, хәтта яхшыны эшләргә тырышсалар да, аларның бар теләгәннәрен башкарыр өчен көчләре юк. Аннары аларны башка идарәчеләр алмаштыра, ә соңгылары үзләре турында гына уйларга һәм халык турында кайгыртмаска мөмкин. Әмма Аллаһы Патшалыгының идарәчесе Гайсәне беркем дә алмаштырмаячак. Аллаһы «беркайчан да җимерелмәячәк патшалык урнаштырган» (Даниял 2:44). Гайсә бар җир белән идарә итәчәк һәм бар кешене бертигез күрәчәк. Ул кайгыртучан, игелекле һәм гадел. Ул кешеләрне дә бер-берсен яратырга, бер-берсенә карата игелекле һәм гадел булырга өйрәтәчәк. (Ишагыя 11:9 укы.)
ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ
Аллаһы Патшалыгы ни өчен кеше хөкүмәтләреннән яхшырак икәнен карап чыгыгыз.
4. Аллаһы Патшалыгы бөтен җир белән идарә итәчәк
Гайсә Мәсихнең идарә итәр өчен хакимлеге һәркайсы идарәченекенә караганда күбрәк. Маттай 28:18 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Гайсәнең хакимлеге кешеләрнекеннән нәрсә белән аерылып тора?
Кеше хөкүмәтләре еш алмашынып тора, һәм һәрбер хөкүмәт җирнең бер өлеше белән генә идарә итә. Ә Аллаһы Патшалыгы турында нәрсә әйтеп була? Даниял 7:14 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Аллаһы Патшалыгының җимерелмәс Патшалык булуы, сезнеңчә, нинди файда китерәчәк?
Аның бөтен җир өстеннән идарә итүе, сезнеңчә, нинди файда китерәчәк?
5. Кеше идарәсе безнең проблемаларны хәл итә алмый
Ни өчен Аллаһы Патшалыгы кеше хөкүмәтләрен алмаштырачак? ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.
Кеше идарәсе нәрсә китергән?
Вәгазьче 8:9 ны укыгыз һәм җавап бирегез:
Сез ничек уйлыйсыз, Аллаһы Патшалыгы кеше хөкүмәтләрен алмаштырырга тиешме? Ни өчен?
6. Аллаһы Патшалыгының идарәчеләре безне аңлый
Безнең Патшабыз Гайсә, кеше булып яшәгәнгә, «йомшак якларыбызны аңлап безнең хәлгә керә ала» (Еврейләргә 4:15). Гайсә белән идарә итәчәк 144 000 тугры ир-атны һәм хатын-кызны Йәһвә «һәр кабиләдән, телдән, халыктан һәм милләттән» сайлаган (Ачылыш 5:9).
Гайсә һәм аның бар патшадашлары кеше булып яшәү нәрсә икәнен белә. Бу сезне юатамы? Аңлатыгыз.
Йәһвә, Гайсә белән идарә итсеннәр өчен, чыгышлары төрле булган ир-атларны һәм хатын-кызларны сайлаган
7. Аллаһы Патшалыгының кануннары иң яхшы
Хөкүмәтләр үз халыкларын яклау өчен кануннар чыгара. Аллаһы Патшалыгының да үз гражданнары үтәргә тиеш кануннары бар. 1 Көринтлеләргә 6:9—11 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Сезнеңчә, һәркем Аллаһының кануннарынa үтәсә, дөнья нинди булачак?
Сезнеңчә, Йәһвәнең Патшалык гражданнарыннан бу кануннарны хөрмәт итүләрен таләп итәргә хакы бармы? Ни өчен?
Бу кануннар буенча яшәмәгән кешеләрнең үзгәрә алуын нәрсә күрсәтә? (11 нче шигырьне кара.)
Хөкүмәтләр үз халыкларын яклар өчен кануннар чыгара. Аллаһы Патшалыгының үз гражданнарын яклаучы күпкә яхшырак кануннары бар
БЕРӘРСЕ: «Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?» — дип сорарга мөмкин.
Сез ничек җавап бирер идегез?
ЙОМГАКЛАУ
Аллаһы Патшалыгы — чын хөкүмәт. Ул күктән бөтен җир белән идарә итәчәк.
Кабатлау
Аллаһы Патшалыгының идарәчеләре кемнәр алар?
Ни өчен Аллаһы Патшалыгы кеше хөкүмәтләреннән яхшырак?
Йәһвә Патшалык гражданнарыннан нәрсә таләп итә?
ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ
Гайсә Патшалыкның кайда урнашканын әйткән. Моны карап чыгыгыз.
Ни өчен Йәһвә Шаһитләре кеше хөкүмәтләренә түгел, ә Аллаһы Патшалыгына тугры булырга тели?
Гайсә белән идарә итсеннәр өчен, Йәһвә 144 000 кешене сайлаган. Моның турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
Төрмәдә утыручы бер хатынны Аллаһы гына гадел дөньяны булдыра ала икәненә нәрсә ышандырган?
«Мин гаделсезлек турындагы соравыма җавап таптым» («Уяныгыз!» 2011 ел, ноябрь)
a Бу кануннарның кайберләре 3 нче кисәктә каралачак.
-
-
Аллаһы Патшалыгы инде идарә итә!Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
-
-
ДӘРЕС 32
Аллаһы Патшалыгы инде идарә итә!
Аллаһы Патшалыгы күктә 1914 елда идарә итә башлаган. Шул ук елны кеше идарәсенең соңгы көннәре дә башланган. Без моны кайдан беләбез? Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрне, шулай ук 1914 елдан дөньяда нинди шартлар һәм кешеләрдә нинди сыйфатлар күзәтелә икәнен карап чыгыгыз.
1. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрдә нәрсә әйтелә?
Изге Язмаларның Даниял китабында Аллаһы Патшалыгы «җиде вакыт» дип аталган чор үткәннән соң идарә итә башлаячак икәне күрсәтелгән (Даниял 4:16, 17). Гасырлар үткәч, Гайсә шул ук чорны «халыкларга билгеләнгән вакыт» дип атаган һәм шул вакыт әле тәмамланмаган булган икәнен күрсәткән (Лүк 21:24). Без бу дәрестән җиде вакытның 1914 елда тәмамланганын күрербез.
2. 1914 елдан алып дөнья һәм кешеләр ничек үзгәргән?
Гайсәнең шәкертләре аңардан болай дип сораган: «Синең килү чорыңны һәм бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын нинди билге аша күрәчәкбез?» (Маттай 24:3) Җавап итеп, Гайсә үзе күктә Аллаһы Патшалыгының Патшасы булып идарә итә башлагач, булачак күп нәрсәләр турында әйткән. Мәсәлән, сугышлар, ачлык һәм җир тетрәүләр. (Маттай 24:7 укы.) Изге Язмаларда шулай ук «соңгы көннәрдә» кешеләрнең сыйфатлары аркасында тормыш «аеруча авыр» булып китәчәк дип алдан әйтелгән (2 Тимутигә 3:1—5). Дөньядагы андый шартлар һәм кешеләрнең шундый сыйфатлары аеруча 1914 елдан алып күзәтелә.
3. Ни өчен дөнья хәле шулкадәр начарланган?
Гайсә, Патша булып киткәч күп тә үтмәстән, күктә Шайтан һәм җеннәргә каршы сугыш башлаган. Шайтан бу сугышта җиңелгән һәм «җиргә ыргытылган... аның белән бергә аның фәрештәләре дә ыргытылган» (Ачылыш 12:9, 10, 12). Шайтан бик ярсулы, чөнки үзенең юк ителәчәген белә. Шуңа күрә ул бөтен җир буйлап кешеләргә кайгы һәм газап китерә. Менә ни өчен дөнья хәле шулкадәр начар. Аллаһы Патшалыгы бар бу проблемаларны хәл итәчәк.
ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ
Патшалыкның 1914 елда идарә итә башлаганын күрсәтүче дәлилләрне тикшерегез, һәм бу безгә ничек тәэсир итәргә тиеш икәнен белегез.
4. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр 1914 елга күрсәтә
Аллаһы борынгы Бабылның патшасы Нәбукаднизарга төштә киләчәктә нәрсә буласын күрсәткән. Бу төш һәм Даниял биргән юралыш бу төшнең Нәбукаднизарның идарәсенә дә, Аллаһы Патшалыгына да кагылганын күрсәтә. (Даниял 4:17 укы.)a
Даниял 4:20—26 ны укыгыз һәм таблицаны кулланып сорауларга җавап бирегез:
А. Нәбукаднизар төшендә нәрсә күргән? (20 һәм 21 нче шигырьләрне кара.)
Ә. Агач белән нәрсә булачак? (23 нче шигырьне кара.)
Б. «Җиде вакыт» үткәч, нәрсә булачак? (26 нчы шигырьне кара.)
Агач турындагы төш һәм Аллаһы Патшалыгы
ПӘЙГАМБӘРЛЕК (Даниял 4:20—36)
Идарә
А. Гаять зур агач
Идарә өзелгән
Ә. «Агачны кисеп ташлагыз» һәм «җиде вакыт үтсен»
Идарә торгызылган
Б. «Патшалыгың яңадан үзеңә кайтарылачак»
Бу пәйгамбәрлекнең беренче үтәлешендә...
В. Агач кемне аңлата? (22 нче шигырьне кара.)
Г. Аның идарәсе ничек өзелгән? (Даниял 4:29—33 укы.)
Д. «Җиде вакыт» үткәч, Нәбукаднизар белән нәрсә булган? (Даниял 4:34—36 укы.)
БЕРЕНЧЕ ҮТӘЛЕШ
Идарә
В. Бабыл патшасы Нәбукаднизар
Идарә өзелгән
Г. Нәбукаднизар б. э. к. 606 елдан соң акылын югалта һәм җиде ел патшалык белән идарә итә алмый
Идарә торгызылган
Д. Нәбукаднизар акылына кайта һәм яңадан идарә итә башлый
Бу пәйгамбәрлекнең икенче үтәлешендә...
Е. Агач кемне аңлата? (1 Елъязма 29:23 укы.)
Ё. Аларның идарәсе ничек өзелгән? Гайсә җирдә яшәгәндә аларның әле идарә итә башламаганын без кайдан беләбез? (Лүк 21:24 укы.)
Ж. Бу идарә кайчан һәм кайда торгызылган?
ИКЕНЧЕ ҮТӘЛЕШ
Идарә
Е. Исраил патшалары. Алар аша Аллаһы үз идарәсен башкарган
Идарә өзелгән
Ё. Иерусалим җимерелә. 2520 ел дәвамында Исраилнең бер патшасы да идарә итми
Идарә торгызылган
Ж. Гайсә күктә Аллаһы Патшалыгының Патшасы булып идарә итә башлый
Җиде вакыт күпме дәвам итә?
Изге Язмаларның кайбер өлешләре башка өлешләрен аңларга ярдәм итә. Мәсәлән, Изге Язмаларның Ачылыш китабында өч ярым вакыт 1 260 көнгә тиң дип әйтелә (Ачылыш 12:6, 14). Җиде вакыт икеләтә озынрак вакыт, һәм 2 520 көнгә тиң. Изге Язмаларда кайчак көн елны аңлата (Йәзәкил 4:6). Бу принципны Даниял китабында искә алынган җиде вакытка кулланып була. Димәк, җиде вакыт 2 520 елны аңлата.
5. 1914 елдан бирле дөнья хәле кискен үзгәргән
Гайсә үзе идарә итә башлагач, дөнья шартлары нинди булачак икәнен алдан әйткән. Лүк 21:9—11 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Сез бу вакыйгаларның кайсыларын күрдегез һәм кайсылары турында ишеттегез?
Рәсүл Паул кеше идарәсенең соңгы көннәрендә яшәгән кешеләрнең сыйфатларын сурәтләп биргән. 2 Тимутигә 3:1—5 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Бу сыйфатларның кайсыларын сез бүген кешеләрдә күрәсез?
6. Патшалыкның идарә иткәненә ышанганыгызны күрсәтегез
Маттай 24:3, 14 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Патшалыкның идарә иткәнен нинди мөһим эш күрсәтә?
Сез бу эштә ничек катнаша аласыз?
Аллаһы Патшалыгы инде идарә итә һәм тиздән бөтен җир шары аның хакимлеге астында булачак. Еврейләргә 10:24, 25 не укыгыз һәм җавап бирегез:
«Шул көн якынлашкан саен» безгә һәрберебезгә нәрсә эшләргә кирәк?
Сез, башкаларга ярдәм итәчәк һәм аларның тормышларын коткарачак берәр нәрсә ишетсәгез, нәрсә эшләрсез?
БЕРӘРСЕ: «Ни өчен Йәһвә Шаһитләре 1914 елны мөһим дип саный?» — дип сорарга мөмкин.
Сез ничек җавап бирер идегез?
ЙОМГАКЛАУ
Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр һәм дөнья шартлары Аллаһы Патшалыгының инде идарә иткәнен раслый. Моңа ышанганыбызны без Патшалык турында вәгазьләп һәм җыелыш очрашуларына йөреп күрсәтәбез.
Кабатлау
Изге Язмалардагы Даниял китабында әйтелгән җиде вакыт үткәч, нәрсә булган?
Патшалыкның 1914 елда идарә итә башлаганына сезне нәрсә инандыра?
Патшалыкның инде идарә иткәненә ышанганыгызны сез ничек күрсәтә аласыз?
ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ
Тарихчылар һәм башка кешеләр дөнья 1914 елдан соң үзгәргән дип әйтә. Моның турында укыгыз.
«Әхлакый нормаларның кинәт түбән төшүе» («Уяныгыз!» 2007 ел, апрель)
Маттай 24:14 тәге пәйгамбәрлекнең бер кешегә ничек тәэсир иткәнен карап чыгыгыз.
«Барыннан да бигрәк мин бейсбол яраттым!» («Күзәтү манарасы» 2017 ел, № 3)
Даниял китабының 4 нче бүлегендәге пәйгамбәрлекнең Аллаһы Патшалыгы белән бәйле булганын без кайдан беләбез?
«Аллаһы Патшалыгы кайчан идарә итә башлаган? (Беренче өлеш)» («Күзәтү манарасы» 2014 ел, 1 октябрь)
Даниял китабының 4 нче бүлегендә искә алынган җиде вакыт 1914 елда тәмамланган икәнен нәрсә күрсәтә?
«Аллаһы Патшалыгы кайчан идарә итә башлаган? (Икенче өлеш)» («Күзәтү манарасы» 2014 ел, 1 ноябрь)
a Бу дәрестәге «Өстәмә материал»ның ике соңгы мәкаләсен карагыз.
-
-
Аллаһы Патшалыгы нинди эшләр башкарачак?Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
-
-
ДӘРЕС 33
Аллаһы Патшалыгы нинди эшләр башкарачак?
Аллаһы Патшалыгы инде идарә итә. Ул тиздән җирдә зур үзгәрешләр ясаячак. Әйдәгез, Патшалык башкарачак кайбер эшләрне карап чыгыйк.
1. Аллаһы Патшалыгы ничек җирдә тынычлык һәм гаделлек урнаштырачак?
Аллаһы Патшалыгының Патшасы Гайсә явыз кешеләрне һәм хөкүмәтләрне Армагеддон сугышында юк итәчәк (Ачылыш 16:14, 16). Шул вакытта Изге Язмалардагы: «Тагын бераздан явызлар инде юк булачак»,— дигән вәгъдә тулысынча үтәләчәк (Зәбур 37:10). Патшалык ярдәмендә Гайсә бөтен җирдә тынычлык һәм гаделлек хөкем сөрсен өчен кайгыртачак. (Ишагыя 11:4 укы.)
2. Аллаһы ихтыяры җирдә үтәлгәч, тормыш нинди булачак?
Аллаһы Патшалыгының идарәсе астында «тәкъвалар җирне мирас итеп алачак һәм анда мәңге яшәячәк» (Зәбур 37:29). Үзегезне һәркем тәкъва булган һәм барысы Йәһвәне һәм бер-берсен яраткан дөньяда күз алдына китерегез! Беркем дә авырмаячак һәм һәркем мәңге яшәячәк.
3. Явызлар юк ителгәч, Аллаһы Патшалыгы нәрсә эшләячәк?
Явызлар юк ителгәннән соң, Гайсә Патша булып 1 000 ел идарә итәчәк. Бу вакыт дәвамында ул һәм аның 144 000 хакимдәше кешеләргә камил һәм гөнаһсыз булып китәргә ярдәм итәчәк. 1 000 ел азагына җир гүзәл оҗмахка әйләнәчәк. Кешеләр бәхетле булачак, чөнки алар Йәһвәнең кануннарына буйсынып яшәячәк. Аннары Гайсә идарәне үз Атасы Йәһвәгә кайтарачак. Йәһвәнең исеме, бервакытта да булмагандай, изге ителәчәк (Маттай 6:9, 10). Бу Йәһвәнең яхшы Идарәче булуын һәм үзенә буйсынган кешеләрне кайгырта икәнен раслаячак. Аннары Йәһвә Шайтанны, җеннәрне һәм үз идарәсенә каршы чыккан башкаларны юк итәчәк (Ачылыш 20:7—10). Аллаһы Патшалыгы китергән камил шартлар мәңге булачак.
ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ
Аллаһы, Патшалыкны кулланып, Изге Язмалардагы бар вәгъдәләрен үтәячәк. Моңа дәлилләрне карап чыгыгыз.
4. Аллаһы Патшалыгы кеше хөкүмәтләрен юкка чыгарачак
«Кешенең башка кеше өстеннән хакимлек итүе зыян гына китерә» (Вәгазьче 8:9). Йәһвә кешелеккә китерелгән бу зыянны үзенең Патшалыгы ярдәмендә юк итәчәк.
Даниял 2:44 һәм 2 Тисалуникәлеләргә 1:6—8 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Йәһвә һәм аның Улы Гайсә кеше хөкүмәтләре һәм алар ягында торган кешеләр белән нәрсә эшләячәк?
Йәһвә һәм Гайсә турында алган белемегез аларның гадел эш итәчәгенә сезне ничек ышандыра?
5. Гайсә — иң яхшы Патша
Аллаһы Патшалыгының Патшасы буларак, Гайсә җирдәге гражданнары файдасына күпне башкарачак. Гайсә җирдә яшәгәндә, аның кешеләргә ярдәм итәр өчен теләге дә, Аллаһы биргән көче дә бар икәнен күрсәткән. Моның турында белер өчен, ВИДЕОРОЛИК карагыз.
Гайсәнең җирдә башкарган эшләре Патшалыкның нәрсә эшләячәген күрсәткән. Монда китерелгән нинди фатихаларны сез аеруча күрергә телисез? Китерелгән шигырьләрне укыгыз.
ҖИРДӘ ЯШӘГӘНДӘ, ГАЙСӘ . . .
КҮКТӘН ГАЙСӘ . . .
табигать көчләре белән идарә иткән (Марк 4:36—41).
бөтен экологик проблемаларны хәл итәчәк (Ишагыя 35:1, 2).
могҗиза кылып, меңләгән кешеләрне ашаткан (Маттай 14:17—21).
дөньядагы ачлыкны юк итәчәк (Зәбур 72:16).
авыруларны савыктырган (Лүк 18:35—43).
бөтен кешеләргә камил сәламәтлек бирәчәк (Ишагыя 33:24).
кешеләрне яңадан тормышка кайтарган (Лүк 8:49—55).
үлеләрне терелтәчәк һәм үлемне юк итәчәк (Ачылыш 21:3, 4).
6. Аллаһы Патшалыгы кешеләргә искиткеч тормыш бирәчәк
Патшалык Йәһвәнең кешеләргә карата башлангыч ниятен тулысынча үтәячәк. Алар җирдәге оҗмахта мәңге яшәячәк. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм Йәһвә, үз ниятен үтәр өчен, Гайсә аша ничек эш итә икәнен белегез.
Зәбур 145:16 ны укыгыз һәм җавап бирегез:
Йәһвәнең «һәр тере җанның теләген канәгатьләндерәчәген» белү сездә нинди хисләр тудыра?
КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Кешеләр, берләшсә, дөньядагы проблемаларны хәл итә алачак»,— дип әйтә.
Аллаһы Патшалыгы кеше хөкүмәтләре чишә алмаган нинди проблемаларны хәл итәчәк?
ЙОМГАКЛАУ
Аллаһы Патшалыгы үз максатын үтәячәк. Ул бөтен җирне оҗмахка әйләндерәчәк, һәм анда Йәһвәгә мәңге гыйбадәт кылачак яхшы кешеләр яшәячәк.
Кабатлау
Аллаһы Патшалыгы Йәһвәнең исемен ничек изгеләндерәчәк?
Аллаһы Патшалыгы Изге Язмалардагы вәгъдәләрне үтәячәк икәненә нинди дәлилләр бар?
Патшалык үтәячәк нинди вәгъдәне сез аеруча күрергә телисез?
ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ
Армагеддонның нәрсә икәнен белегез.
Гайсә «бөек афәт» дип атаган вакытта нәрсә булачагы турында укыгыз турында укыгыз (Маттай 24:21).
Гаиләләр Патшалык китерәчәк фатихалар турында бергә ничек уйлана ала икәнен карагыз.
«Мине күп сораулар борчый иде» дигән мәкаләдән бер сәяси җинаятьченең ничек үзгәргәнен белегез.
«Изге Язмалар тормышны үзгәртә» («Күзәтү манарасы» 2012 ел, 1 гыйнвар)
-