Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lff 58 дәрес
  • Йәһвәгә тугры булып калыгыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвәгә тугры булып калыгыз
  • Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ
  • ЙОМГАКЛАУ
  • ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ
  • Ялган диннәр Аллаһыны ничек хурлый?
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Ялган табынудан читтә торыгыз!
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Диннәрне нәрсә көтә?
    Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!
  • Ялган динне кире как!
    Син Аллаһының дусты була аласың!
Күбрәк карарга
Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
lff 58 дәрес
Дәрес 58. Бер гаилә тыныч кына мөртәтләр төркеме яныннан узып бара; бу төркем Йәһвә Шаһитләренең конгрессына килүче кешеләрне мыскыллап тора.

ДӘРЕС 58

Йәһвәгә тугры булып калыгыз

Бастырылган версия
Бастырылган версия
Бастырылган версия

Мәсихчеләр бернәрсәгә дә һәм беркемгә дә Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен бозарга юл куймаячак. Һичшиксез, сез дә шулай эшләргә тәвәккәл. Йәһвә сезнең тугрылыгыгызны кадерли. (1 Елъязма 28:9 укы.) Нинди очракларда безнең тугрылыгыбыз сыналырга мөмкин һәм тугры булып калырга безгә нәрсә ярдәм итәр?

1. Башкалар Йәһвәгә тугрылыгыбызны ничек сынарга мөмкин?

Кайбер кешеләр безне Йәһвәгә хезмәт итүдән туктатырга тырышачак. Бу кемнәр булырга мөмкин? Хакыйкатьтән киткән кайберәүләр, иманыбызны җимерер өчен, Аллаһының оешмасы турында ялганны сөйли. Алар мөртәтләр дип атала. Шулай ук кайбер дини җитәкчеләр, беркатлы кешеләрне хакыйкатьтән алып китәр өчен, безнең турында ялган мәгълүмат тарата. Андый каршы килүчеләр белән бәхәсләшү, аларның китапларын я блогларын уку, аларның веб-сайтларына керү һәм видеороликларын карау безнең өчен куркыныч. Мәсихчеләрнең иманын какшатырга тырышкан кешеләр турында Гайсә болай дигән: «Калдырыгыз аларны. Сукыр җитәкчеләр алар. Ә сукыр сукырны җитәкләп барса, икесе дә чокырга төшәчәк» (Маттай 15:14).

2. Нинди карарларыбыз Йәһвәгә тугрылыгыбызны сынарга мөмкин?

Йәһвәне ярату безне ялган дин белән бәйле бернәрсәдә дә катнашмаска дәртләндерәчәк. Безнең эшебез, без эшләгән оешма һәм кылган башка эшләребез ялган дин белән бәйле булырга тиеш түгел. Йәһвә безне кисәтә: «Минем халкым... чык [Бөек Бабылдан]» (Ачылыш 18:2, 4).

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Беркем дә Йәһвәгә тугрылыгыгызны какшатмасын өчен нәрсә эшләргә икәнен белегез. Шулай ук Бөек Бабылдан чыгу Йәһвәгә тугры булуыгызны ничек күрсәтә икәнен карап чыгыгыз.

3. Ялган өйрәтүчеләрдән сакланыгыз

Йәһвәнең оешмасы турында начар нәрсәләр ишетсәк, безгә нәрсә эшләргә? Гыйбрәтле сүзләр 14:15 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Ни өчен без һәр ишеткән нәрсәгә ышанырга тиеш түгел?

2 Яхъя 9—11 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Мөртәтләр белән без үзебезне ничек тотарга тиеш?

  • Мөртәтләр белән турыдан-туры аралашмасак та, без аларның тәгълиматларына ничек тап булырга мөмкин?

  • Без Йәһвә хакында һәм аның оешмасы турында начар нәрсәләрне тыңласак, ул нәрсә хис итәчәк?

4. Берәр кардәш гөнаһ кылса, Аллаһыга тугры булып калыгыз

Берәр кардәшнең җитди гөнаһ кылганын белсәк, без нәрсә эшләргә тиеш? Аллаһы борынгы Исраилгә биргән Канундагы бер принципны карап чыгыйк. Левилеләр 5:1 не укыгыз.

Бу шигырьдән күренгәнчә, без, берәр кешенең җитди гөнаһ кылганын белсәк, белгәннәребезне өлкәннәргә сөйләргә тиеш. Әмма моны эшләр алдыннан гөнаһ кылучыны үзенә өлкәннәргә барып үз гөнаһын сөйләп бирергә өндәсәк, яхшы булыр иде. Ул моны эшләмәсә, Йәһвәгә тугрылыгыбыз безне үзебезгә өлкәннәргә барып белгәннәребезне сөйләргә этәрәчәк. Шулай эшләп без тугры мәхәббәтебезне...

  • Йәһвә Аллаһыга ничек күрсәтәчәкбез?

  • гөнаһ кылган кешегә ничек күрсәтәчәкбез?

  • җыелыштагыларга ничек күрсәтәчәкбез?

Коллаж: Бер абый-кардәш ярамаганны эшләгән икенче абый-кардәшкә булыша. 1. Бу абый-кардәшне үз телефонында күргәне борчый башлый. 2. Ул телефонында күргәнен теге икенче кардәшкә күрсәтә, ләкин тегесе аны тыңларга теләми. 3. Бу абый-кардәш, үз телефонын ике өлкәнгә күрсәтеп, алар белән сөйләшә.

Кардәшегез бәлагә эләксә, аңа ярдәм итегез!

5. Бөек Бабылдан читтә торыгыз

ВИДЕОРОЛИК карагыз.

ВИДЕОРОЛИК: «Бөек Бабылдан чыгыгыз!» (5:06)

«Бөек Бабылдан чыгыгыз!» дигән видеороликтан бер күренеш. Изге Язмаларны өйрәнүче, руханига чиркәүдә бүтән эшләмәячәген әйткәннән соң, китеп бара.

Лүк 4:8 һәм Ачылыш 18:4, 5 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Мин ялган дин белән бәйле йолаларда һаман да катнашаммы?

  • Берәр оешманың әгъзасы булсам, ул берәр дин белән бәйле түгелме?

  • Минем эшем ялган дингә ничек тә булса булышлык итәме?

  • Тормышымда ялган дин белән бәйле башка берәр өлкә бармы?

  • Бу сорауларның берәрсенә «әйе» дип җавап бирсәм, миңа нинди үзгәрешләр ясарга кирәк?

Саф вөҗдан сакларга ярдәм итәчәк һәм Йәһвәгә тугрылыгыгызны күрсәтәчәк карар кабул итегез.

Бер апа-кардәш малае белән супермаркеттан чыгып килә. Алар дин эшләренә иганә җыеп торган бер хатын-кыз яныннан узып китә.

Сездән берәр дини эшләргә иганә сорасалар, сез нәрсә эшләрсез?

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Хакыйкатьне яклар өчен, миңа мөртәтләрнең Йәһвә Шаһитләре турында нәрсә әйткәнен белергә кирәк»,— дип әйтә.

  • Бу акыллы булыр идеме? Аңлатыгыз.

ЙОМГАКЛАУ

Йәһвәгә тугры булып калыр өчен, безгә аның белән мөнәсәбәтләребезне бозарга тырышкан кешеләр белән аралашмаска кирәк.

Кабатлау

  • Ни өчен без мөртәтләрне тыңламыйбыз?

  • Берәр кардәшнең җитди гөнаһ кылганын белсәк, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

  • Ялган диннән чык дигән кисәтүгә без ничек колак сала алабыз?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Кешеләр Йәһвә Шаһитләре турында ялган таратканда, нәрсә эшләргә?

«Сез бар фактларны да исәпкә аласызмы?» («Күзәтү манарасы» 2018 ел, август)

Бөек Бабылга булышлык иткән оешмаларны я эшчәнлекне ничек билгеләп була?

«„Соңгы көннәрнең“ соңгы көннәрендә ашкынучан булып калыгыз» («Күзәтү манарасы» 2019 ел, октябрь, 16—18 абзацлар)

Безнең иманыбызны какшатыр өчен кайбер каршы килүчеләр нәрсә эшли?

«Сак булыгыз: алдау» (9:32)

«Балачактан ук мин Аллаһыны эзли идем» дигән мәкаләдән ялган динне калдырган синтоистлар рухание турында укыгыз.

«Изге Язмалар тормышны үзгәртә» (Мәкаләләр 2011)

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу