Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • scl 114-116 б.
  • Эш

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Эш
  • Мәсихче тормыш өчен шигырьләр
Мәсихче тормыш өчен шигырьләр
scl 114-116 б.

Эш

Эш һәм шатлык бер-берсе белән ничек бәйле?

Вг 2:24; 3:13, 22; Иш 65:22

Төрле осталыкларга ия булу һәм тырышып эшләү нинди файда китерә?

Гс 22:29

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 1Иш 16:16—23. Яшь Давыт, оста музыкант булганга, җан тынычлыгын югалткан патша өчен арфада уйнаган

    • 2Ел 2:13, 14. Хирам-аби оста һөнәрче булганга, Сөләйман патша аны гыйбадәтханәне төзүдә катнашырга чакырган

Ни өчен Йәһвә Шаһитләре тырыш эшчеләр булырга тырыша?

Эф 4:28; Кл 3:23

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Яр 24:10—21. Ярдәмчел һәм тырыш Рабига Ибраһимның хезмәтчесе өчен ул сораганнан дә күбрәкне эшләгән

    • Фп 2:19—23. Тимути тырышып, басынкылык белән башкаларга хезмәт иткәнгә, рәсүл Паул аңа мөһим йөкләмә биргән

Ни өчен Аллаһының хезмәтчеләре ялкау булмаска тырыша?

Гс 13:4; 18:9; 21:25, 26; Вг 10:18

  • Изге Язмалардагы мисал:

    • Гс 6:6—11. Сөләйман патша, ялкауланмаска һәм тырышып эшләргә өйрәтеп, кырмыскаларны мисал итеп китергән

Ни өчен без, үзебезне тәэмин итәр өчен, тырышып эшләргә тиеш?

2Тс 3:10—12; 1Тм 5:18

Ни өчен без гаиләбезне тәэмин итәргә тиеш?

1Тм 5:8

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Рт 1:16, 17; 2:2, 3, 6, 7, 17, 18. Рут исемле тол хатын, каенанасы Нагомия турында кайгыртыр өчен, тырышып эшләгән

    • Мт 15:4—9. Кайберәүләр ата-аналары турында кайгыртмауларын Аллаһыга хезмәт итүләре белән аклаган; Гайсә андый карашны хөкем иткән

Мәсихчеләр эшләп алган акчаларын нинди максат өчен кулланырга онытмаска тиеш?

Рм 12:13; 2Кр 8:1—4; 9:5, 7, 11; 1Тм 6:17, 18

Акчага һәм эшкә акыллы караш нәрсәдән гыйбарәт?

Гс 30:8; 2Тс 3:12; 1Тм 6:6—10; Ев 13:5

Йәһвә безгә эшләргә һәм гаиләбез турында кайгыртырга булышачак. Ни өчен моңа ышанып була?

Мт 6:25, 30—32; Лк 11:2, 3; 2Кр 9:10

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Яр 31:3—13. Лабан, кияве Ягъкубны яллап, үзен аның белән намуссыз тоткан, ләкин Йәһвә Ягъкубны тырыш хезмәте өчен фатихалаган

    • Яр 39:1—6, 20—23. Йосыф Потифарның йортында кол булганда да, төрмәдә утырганда да тырышып эшләгән; Йәһвә аның тырышлыгын фатихалаган

Ни өчен эшебез Аллаһыга хезмәт итүдән мөһимрәк булып китмәскә тиеш?

Зб 39:5—7; Мт 6:33; Ях 6:27

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Лк 12:15—21. Үзенең бер мисалында Гайсә матди байлыкларны рухи байлыклардан өстен кую акылсыз икәнен күрсәткән

    • 1Тм 6:17—19. Рәсүл Паул бай мәсихчеләргә масаеп йөрмәскә, ә «игелекле эшләргә бай булырга» киңәш иткән

Эш сайлаганда, безгә нинди принципларны исәпкә алырга кирәк?

  • Чг 20:4; Рс 15:29; Эф 4:28; Ач 21:8. Бу эштә миңа Аллаһы хупламаганны эшләргә туры килерме?

  • Чг 21:22—24; Иш 2:4; 1Кр 6:9, 10; 2Кр 7:1. Бу оешма нәрсә белән шөгыльләнә? Анда урнашсам, мин башкаларның гөнаһларында катнашмаммы?

  • Рм 13:1—7; Тит 3:1, 2. Бу эшкә урнашсам, миңа законны бозарга туры килмәсме?

  • 2Кр 6:14—16; Ач 18:2, 4. Бу эшкә урнашсам, мин ялган дин эшләрендә катнашмаммы?

Йәһвәгә хезмәт итү

Мәсихчеләр өчен нинди эш иң мөһиме?

Мт 28:19, 20; Лк 9:2; 2Тм 4:2, 5

Ни өчен без Йәһвәгә хезмәт итүдә иң яхшысын бирергә телибез?

Лк 13:24; Рм 12:11; 1Кр 15:58; Ев 6:10—12

1Тм 3:1 не дә карагыз

Ни өчен без үз хезмәтебезне башкаларныкы белән чагыштырмаска тиеш?

Гл 6:3—5

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Мт 25:14, 15. Гайсә китергән мисалдан күренгәнчә, ул үз шәкертләренең хезмәтләрен чагыштырмаган

    • Лк 21:2—4. Ярлы тол хатын биргән иганә, кечкенә булса да, Аллаһы күзендә бик кыйммәтле булган

Хезмәтебезне башкарыр өчен көчне без кайдан алабыз?

2Кр 4:7; Эф 3:20, 21; Фп 4:13

  • Изге Язмалардагы мисал:

    • 2Тм 4:17. Рәсүл Паулга хезмәт итәр өчен көчне Гайсә Мәсих биргән

Ни өчен Йәһвәгә тырышып хезмәт итү зур шатлык китерә?

Зб 40:8; Ях 13:17; Яг 1:25

Мт 25:23 не дә карагыз

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу