Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • scl 96-97 б.
  • Тәүбә итү

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Тәүбә итү
  • Мәсихче тормыш өчен шигырьләр
Мәсихче тормыш өчен шигырьләр
scl 96-97 б.

Тәүбә итү

Ни өчен бар кешеләргә дә, үз гөнаһларыннан тәүбә итеп, Йәһвәдән кичерү сорарга кирәк?

Рм 3:23; 5:12; 1Ях 1:8

Рс 26:20 не дә карагыз

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Лк 18:9—14. Үзенең бер мисалында Гайсә тәүбә итүнең һәм Аллаһыдан ярдәм сорауның мөһимлеген күрсәткән

    • Рм 7:15—25. Паул рәсүл булса да һәм иманы нык булса да, аңа гөнаһлы теләкләре белән көрәшергә туры килгән

Йәһвә тәүбә иткән кешеләргә ничек карый?

Йз 33:11; Рм 2:4; 2Пт 3:9

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Лк 15:1—10. Гайсә китергән мисалдан күренгәнчә, гөнаһлы кеше тәүбә иткәндә, Йәһвә һәм фәрештәләр сөенә

    • Лк 19:1—10. Салым җыючыларның башлыгы Заккай кешеләрдән күп акча талаган булган, ләкин, тәүбә итеп, тормышын үзгәрткән һәм, нәтиҗәдә, кичерелгән булган

Чын күңелдән тәүбә итүебез нәрсәдән күренер?

Йз 18:21—23; Рс 3:19; Эф 4:17, 22—24; Кл 3:5—10

1Пт 4:1—3 не дә карагыз

Ни өчен, эчкерсез тәүбә итәр өчен, кешегә төгәл белем кирәк?

Рм 12:2; Кл 3:9, 10; 2Тм 2:25

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Рс 17:29—31. Рәсүл Паул афиналылар, белемнәре булмаганга, потларга табынган дип аңлаткан һәм аларны бу эшләрдән тәүбә итәргә өндәгән

    • 1Тм 1:12—15. Гайсә Мәсих турындагы төгәл белем алганчы, рәсүл Паул коточкыч гөнаһлар кылган

Тәүбә итү никадәр мөһим?

Мк 1:14, 15; Лк 24:45—47; Рс 2:38; 17:30; 20:21

Элек күп гөнаһ кылган булсак та, эчкерсез тәүбә итәбез икән, ни өчен Йәһвәнең кичерәчәгенә шикләнмәскә була?

Иш 1:18; Гл 6:1; 1Ях 2:1

Гөнаһларын танып, үз тәртипләрен үзгәрткән кешеләр белән Йәһвә ничек мөгамәлә итә?

Зб 32:5; Гс 28:13; 1Ях 1:9

«Шәфкать» дигән теманы да карагыз

Чын күңелдән тәүбә итү үкенүдән һәм гафу үтенүдән күбрәкне үз эченә ала икәнен без кайдан беләбез?

2Ел 7:14; Гс 28:13; Йз 18:30, 31; 33:14—16; Мт 3:8; Рс 3:19; 26:20

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 2Ел 33:1—6, 10—16. Манашше патша, озак вакыт дәвамында җитди гөнаһлар кылган булса да, чын күңелдән тәүбә иткән: ул үзен басынкыландырган, күп дога кылган һәм тормыш рәвешен үзгәрткән

    • Зб 32:1—6; 51:1—4, 17. Давыт патша, үз гөнаһларын танып, үкенеп һәм дога кылып, эчкерсез тәүбә иткәнен күрсәткән

Безгә каршы гөнаһ кылган кеше тәүбә итсә, ни өчен без аны кичерергә тиеш?

Мт 6:14, 15; 18:21, 22; Лк 17:3, 4

«Кичерү» дигән теманы да карагыз

    Татар телендә басмалар (1993—2026)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу