Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w08 1.7. 24-25 б.
  • Аллаһы Патшалыгы

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһы Патшалыгы
  • Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?
  • Аллаһы Патшалыгында кемнәр идарә итәчәк?
  • Патшалык кайдан идарә итәчәк?
  • Аллаһы Патшалыгы явызлык белән нәрсә эшләячәк?
  • Патшалык идарә иткәндә җирдә кем яшәячәк?
  • Аллаһы Патшалыгы җирдә яшәгән кешеләр өчен нәрсә эшләячәк?
  • Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Алла Патшалыгы нәрсә ул?
    Алла бездән нәрсә таләп итә?
  • Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Гайсә Аллаһы Патшалыгы турында нәрсә сөйләгән?
    Күзәтү манарасы 2010 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2008 ел
w08 1.7. 24-25 б.

Без Гайсә Мәсихтән нәрсәгә өйрәнәбез?

Аллаһы Патшалыгы

Нәрсә ул Аллаһы Патшалыгы?

Аллаһы Патшалыгы — бөтен Җир өстеннән идарә итәчәк хөкүмәт. Гайсә пәйгамбәр болай дигән: «Ә сез болай дога кылыгыз:.. „Синең Патшалыгың килсен, күктәге кебек, җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын”» (Маттай 6:9, 10; Данил 2:44).

Аллаһы Патшалыгында кемнәр идарә итәчәк?

Гайсә Аллаһы Патшалыгының Хакиме булыр өчен туган. Фәрештә Гайсәнең әнисенә: «Раббы Аллаһы Аңа борынгы бабасы Давытның тәхетен бирәчәк, Ул... патшалык итәчәк»,— дигән (Лүк 1:30—33). Гайсә үзе белән идарә итәр өчен шулай ук кайбер кешеләрне сайлаган. Үз рәсүлләренә ул болай дигән: «Минем бар сынауларымда сез һаман Минем белән кала бирдегез. Һәм, Атам Миңа биргән кебек, Мин дә сезгә патшалык итү хокукын бирәм» (Лүк 22:28, 29; Данил 7:27). Гайсә белән бергә аның 144 000 шәкерте идарә итәчәк (Ачылыш 5:9, 10; 14:1).

Патшалык кайдан идарә итәчәк?

Аллаһы Патшалыгы күктән идарә итәчәк. Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Мин сезгә урын әзерләргә барам. Барып урын әзерләгәч, сез дә Мин булган урында булсын өчен, янә килеп, сезне Үз яныма алачакмын... Мин Атам янына барам» (Яхъя 14:2, 3, 12; Данил 7:13, 14).

Аллаһы Патшалыгы явызлык белән нәрсә эшләячәк?

Гайсә җирдән явыз кешеләрне юк итәчәк. Ул болай дигән: «Адәм Улы [Гайсә] Үзенең даны белән һәм Үзенең барлык фәрештәләре белән килгәч, шөһрәтле тәхетенә утырачак. Һәм Аның каршына барча халыклар китереләчәк. Ул... кешеләрне икегә аерачак... Һәм алар [тәкъва булмаганнар] мәңгелек җәзага, ә тәкъвалар мәңгелек тормышка барачак» (Маттай 25:31—34, 46).

Патшалык идарә иткәндә җирдә кем яшәячәк?

«Юашлар бәхетле, чөнки Аллаһы аларга җир өстеннән хакимлек итәргә бирер»,— дигән Гайсә (Маттай 5:5; Мәдхия 36:29; 71:8). Җир шарында бер-берсен яратырга өйрәнгән кешеләр яшәячәк. Гайсә үз шәкертләренә болай дигән: «Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз. Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:34, 35).

Аллаһы Патшалыгы җирдә яшәгән кешеләр өчен нәрсә эшләячәк?

Гайсә бар кешеләрне савыктырачак. Җирдә яшәгәндә ул кешеләргә «Аллаһы Патшалыгы турында сөйләгән һәм савыгуга мохтаҗларны савыктырган» (Лүк 9:11). Рәсүл Яхъя терелгән Гайсәне күренештә күргәннән соң болай дигән: «Мин яңа күкне һәм яңа җирне күрдем... Тәхеттән килгән көчле тавышны ишеттем: „Менә Аллаһының кешеләр белән яшәү урыны... Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак”» (Ачылыш 21:1—4).

Аллаһы Патшалыгы җирне Оҗмах итәчәк. Гайсә белән бергә хөкем ителгән бер җинаятьче болай дигән: «Гайсә, Үзеңнең Патшалыгыңа кергәч, мине искә ал». Гайсә аңа: «Хак сүз әйтәм: бүген үк син Минем белән бергә җәннәттә булачаксың» (Лүк 23:42, 43; Ишагыйя 11:4—9).

Күбрәк белер өчен «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 8 нче бүлеген карагызa.

[Искәрмә]

a Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу