Гайсә Мәсих Чиксез кодрәтле Аллаһымы?
Бу сорауга киң таралган җаваплар:
▪ «Әйе, Гайсә Мәсих — Чиксез кодрәтле Аллаһы».
▪ «Гайсә — бу үзенә кеше тәнен алып җиргә килгән Аллаһы».
Гайсә Мәсих нәрсә әйткән?
▪ «Мине яратсагыз, Атам янына баруыма куаныр идегез, чөнки Атам Миннән бөегрәк» (Яхъя 14:28). Гайсә үзен Аллаһыга тиң дип санамаган.
▪ «Мин Үземнең Атам һәм сезнең Атагыз янына, Үземнең Аллаһым һәм сезнең Аллаһыгыз янына күтәреләм» (Яхъя 20:17). Гайсә үзен Аллаһы дип санамаган, һәм сөйләгәндә Аллаһы ул аерым башка бер шәхес икәнен күрсәткән.
▪ «Мин Үземнән сөйләмәдем, нәрсә сөйләргә, нәрсә әйтергә кирәклеге хакында Мине җибәргән Ата Миңа әмер бирде» (Яхъя 12:49). Гайсәнең тәгълиматлары үзеннән түгел, ә аны җибәргән Атадан булган.
ГАЙСӘ МӘСИХ үзе турында ул Чиксез кодрәтле Аллаһы түгел, ә Аллаһының Угылы дип әйткән. Гайсә Аллаһы булса, җирдә булганда ул кемгә дога кылган булып чыга? (Маттай 14:23; 26:26—29). Гайсә үзен берәрсе белән сөйләшкәндәй тотмас иде.
Мәсихнең ике шәкерте аңардан үзенең Патшалыгында аларга махсус урын бирсен дип үтенгәндә, ул бу шәкертләргә болай дигән: «Уң ягыма яки сул ягыма утырырга рөхсәт бирү Минем кулда түгел. Анда Атам тарафыннан билгеләнгәннәр утырачак» (Маттай 20:23). Гайсә аларның үтенечләрен үтәргә хокукы юк дип әйткәндә ялганлаганмы? Һич тә юк! Ул басынкылык күрсәтеп шуны таныган: Аллаһының гына андый карарларны кабул итәргә хокукы бар. Өстәвенә, Гайсә кайбер яклар хакында ул үзе дә һәм фәрештәләр дә белми, ә Атасы гына белә дигән (Марк 13:32).
Гайсә Аллаһыга җирдә яшәгәндә генә буйсынганмы? Юк. Хәтта үлеп терелтелгәннән соң, Гайсә, Инҗилдә әйтелгәнчә, Аллаһыга буйсынуын дәвам иткән. Рәсүл Паул «Мәсихнең Башы — Аллаһы» икәнен исебезгә төшерә (1 Көринтлеләргә 11:3). Инҗилдә болай дип әйтелә: киләчәктә «һәрнәрсәне Мәсихкә буйсындыргач, Угыл Үзе дә һәрнәрсәне Аңа Буйсындыручыга буйсыначак, шулай итеп, Аллаһы һәммә нәрсәдә бар нәрсә булачак» (1 Көринтлеләргә 15:28).
Шунсы ачык: Гайсә Чиксез кодрәтле Аллаһы түгел. Шуңа күрә ул күктәге Атасын «Аллаһым» дип атаган (Ачылыш 3:2, 12; 2 Көринтлеләргә 1:3, 4)a.
[Искәрмә]
a Моның хакында күбрәк белер өчен, «Изге Язмаларның хак тәгълиматлары» дигән китапның 201—204 нче битләрен укыгыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.
[7 биттәге сүзләр]
Гайсә кайбер яклар хакында ул үзе дә һәм фәрештәләр дә белми, ә Атасы гына белә дигән