Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w13 1.10. 6 б.
  • «Без Мәсихне очраттык»!

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Без Мәсихне очраттык»!
  • Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Кем ул Гайсә Мәсих?
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Гайсә Мәсих кем ул?
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Алар Мәсихне көткән
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Мәсих — Аллаһының коткару чарасы
    Күзәтү манарасы 2009 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2013 ел
w13 1.10. 6 б.

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НИНДИ ХӘБӘР ЯЗЫЛГАН?

«Без Мәсихне очраттык»!

Еврей Язмаларының соңгы китабы тәмамланганнан соң якынча дүрт гасыр үткәч, Михейның Мәсих турындагы пәйгамбәрлеге үтәлгән: Гайсә Бәйтлеһем шәһәрендә туган. Якынча утыз ел үткәч, б. э. 29 елында Мәсих килүе турында Данил пәйгамбәрлегенең беренче өлеше үтәлгән. Гайсә суга чумдырылу үткән, һәм Аллаһы аны изге рухы белән майлаган. Күптән көтелгән Мәсих, ягъни Нәсел, нәкъ пәйгамбәрлектә әйтелгән вакытта килгән!

Гайсә үз хезмәтен шунда ук башлаган һәм «Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләп» йөргән (Лүк 8:1). Пәйгамбәрлектә әйтелгәнчә, Гайсә игелекле, назлы һәм башкалар турында чын күңелдән кайгыртучан булган. Аның киңәшләре гамәли булган, һәм ул аларны ярату белән биргән. Гайсә кешеләрне «һәртөрле авырудан һәм чирдән савыктырып» йөргән, шулай итеп, ул Аллаһыдан булуын күрсәткән (Маттай 4:23). Аның янына төрле яшьтәге кешеләр килгән. Алар: «Без Мәсихне очраттык»,— дигән нәтиҗә ясаган (Яхъя 1:41).

Гайсә болай дип әйткән булган: Аллаһы Патшалыгы идарә итә башлар алдыннан дөнья сугышлар, җир тетрәүләр һәм күп кенә башка балә-казалар кичерәчәк. Ул бар кешеләрне «уяу торырга» дәртләндергән (Марк 13:37).

Гайсә Аллаһыга тыңлаучан камил кеше булса да, аның дошманнары аны үтергән. Адәм белән Хаува оҗмахтагы мәңгелек тормышны югалткан булса, Гайсә үлем кичереп, камил корбан китергән һәм, шулай итеп, безгә мәңгелек тормышка өметне кире кайтарган.

Аллаһы Гайсәне өч көннән соң көчле рухи зат итеп терелткән, һәм аның үлеме белән аның терелтелүе пәйгамбәрлекне үтәгән. Шуннан соң Гайсә 500 дән артык шәкерткә күренгән. Күккә күтәрелер алдыннан, Гайсә үз шәкертләренә «бөтен халык кешеләренә» барып үзе турындагы һәм Патшалык турындагы яхшы хәбәрне таратырга кушкан (Маттай 28:19). Алар бу йөкләмәне ничек үтәгән?

(Маттай, Марк, Лүк, Яхъя, 1 Көринтлеләргә нигезләнгән).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу