Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w13 15.11. 31-32 б.
  • «Мин кабырчыклы ташбака кебек яшәдем»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Мин кабырчыклы ташбака кебек яшәдем»
  • Күзәтү манарасы 2013 ел
Күзәтү манарасы 2013 ел
w13 15.11. 31-32 б.

АРХИВЫБЫЗДАН

«Мин кабырчыклы ташбака кебек яшәдем»

БӨТЕН Кушма Штатларда 1929 елның август-сентябрь айларында үткәрелгән тугыз көнлек кампаниядә 10 000 нән артык вәгазьче ашкынып катнашкан. Алар 250 000 чамасы китап һәм брошюра тараткан. Кампаниядә катнашкан вәгазьчеләр арасында якынча бер мең китап таратучы булган. Әйе, аларның саны шактый арткан! «Бюллетень»дәa язылганча, 1927—1929 еллар эчендә пионерлар саны өч тапкырга артуы «ышанмаслык диярлек» булган.

Соңрак 1929 елда икътисади кризис башланган. Ул елның 29 октябрь көне «кара сишәмбе» дип аталган булган. Нью-Йорк фонд биржасында хакларның төшүе бөтендөнья икътисади системасын Бөек депрессиягә батырган. Меңләгән банклар банкротлыкка чыккан. Фермалар эштән туктаган. Зур заводларның ишекләре ябылган. Миллионлаган кеше эшсез калган. 1933 елда Кушма Штатларда һәр көн 1 000 кеше залогка салган өйләрен йолып алу хокукын югалта барган.

Тулы вакытлы хезмәтчеләр бу кризисны ничек кичерә алган? Күпләр өчен тәгәрмәчле йорт зур ярдәм булып торган. Аның өчен аренда хакын да, салым да түләргә кирәк булмаганга, байтак кына пионерлар, күп акча сарыф итмичә, үз хезмәтләрен дәвам итә алганb. Өстәвенә, конгресслар вакытында кардәшләргә кунакханәгә барырга туры килмәгән. 1934 елда «Бюллетень»дә андый кечкенә, әмма уңайлы «йортны» ясар өчен җентекле сызым китерелгән булган. Анда су үткәрер өчен, плитаны куяр өчен, күтәрелә торган карават урнаштырыр өчен һәм йортта җылыны саклар өчен нәрсә эшләп була икәне турында күрсәтмәләр бирелгән булган.

Бөтен дөнья буенча тапкыр вәгазьчеләр үзләренә тәгәрмәчле йортлар ясый башлаган. Виктор Блэ́куэлл исемле бер абый-кардәш болай дип исенә төшергән: «Нухның көймә төзү эшендә тәҗрибәсе булмаган, минем дә тәгәрмәчле йорт төзүдә тәҗрибәм дә, белемем дә юк иде». Әмма ул булдырган.

Тәгәрмәчле йортны яңгырлар вакытында елганың аръягына чыгарырга җыеналар (Индия)

Э́йвери белән Лове́ния Бри́стоуның тәгәрмәчле йортлары булган. «Мин кабырчыклы ташбака кебек яшәдем: һәрвакыт үз йортым белән күчеп йөри идем»,— дип әйткән Эйвери. Бу гаилә Ха́рви һәм Анн Ко́нроу исемле бер ирле-хатынлы белән пионер хезмәтендә катнашкан. Конроу гаиләсе күчерелмәле йортларының стеналарын толь белән каплаган. Күченгән саен, толь кисәкләре төшеп барган. «Моңарчы да, шуннан соң да беркемнең дә андый тәгәрмәчле йортны күргәне юк иде!» — дип исенә төшергән Эйвери. Моңа карамастан, Эйвери әйткәнчә, Харви һәм Анн Конроу ике улы белән «иң бәхетле гаилә булган». Харви Конроу болай дип язган: «Без беркайчан да бернәрсәгә дә мохтаҗ булмадык. Йәһвәгә хезмәт итеп, без үзебезне имин хис итә идек һәм аның кайгыртуын сизә идек». Конроу гаиләсенең дүртесе дә Галаад мәктәбен бетергән һәм Перуга миссионерлар итеп билгеләнгән булган.

Батти́нос гаиләсе дә пионерлар булып хезмәт иткән. Джу́сто белән Винче́нца балага узганнарын белгәч, 1929 елгы «Форд А» дигән йөк машиналарыннан тәгәрмәчле йорт ясаган. Ул алар өчен, элек яшәгән палаткаларына караганда, яхшы отель бүлмәсе сыман булган. Шулай итеп, алар, кулларында бәләкәй кызлары булса да, яраткан хезмәтләрен — Кушма Штатларда яшәгән итальян кешеләргә вәгазьләвен дәвам иткән.

Күп кенә кешеләр яхшы хәбәрне тыңлаган, әмма кайберәүләр, ярлы һәм эшсез булганга, кардәшләр тараткан әдәбият өчен түли алмаган. Акча урынына алар төрле әйберләр тәкъдим иткән. Пионер булып хезмәт иткән ике апа-кардәш үзләренә бирелгән андый әйберләрнең исемлеген төзегән, һәм анда барлыгы 64 төр әйбер булган. Бу исемлек «авыл кибетендә сатыла торган әйберләрнең исемлегенә охшаш» булган.

Фред Андерсон бер фермерны очраткан. Ул берничә китап алырга теләгән һәм алар өчен әнисенең күзлеген тәкъдим иткән. Күрше фермада бер кешегә безнең басмаларыбыз бик ошаган булган, ләкин ул болай дип әйткән: «Минем укыр өчен күзлегем юк». Әмма күршесенең күзлеген киеп китапларны укый алгач, ул китаплар өчен дә, күзлек өчен дә шатланып түләгән.

Ге́рберт Абботт үз машинасында зур булмаган тавык келәтен йөрткән. Кешеләр аңа басмалар өчен өч-дүрт тавык биргәндә, ул аларны базарда сатып, алган акчага машинасына бензин сала торган булган. Ул болай дип язган: «Безнең акчасыз чакларыбыз да булгалады. Ләкин без боекмадык. Бензин булганда, без Йәһвәгә таянып, юлга чыга идек».

Кардәшләребез Йәһвәдән ярдәм эзләп һәм тәвәккәллек белән эш итеп, шул авыр елларны кичереп чыга алган. Бер давыл вакытында Максвелл белән Эмми Льюисның тәгәрмәчле йортларына бер агач ауган, һәм йортлары урталай ярылган булган. Алар чак кына чыгып калырга өлгергән. «Андый хәлләр булгалый иде, әмма безнең өчен алар киртә булып тормады,— дип язган Максвелл.— Без бирешергә уйламый идек тә. Әле күп эш башкарасы бар иде, һәм без аларны үтәргә тәвәккәл идек». Максвелл белән Эмми боекмаган һәм дусларының ярдәме белән үз йортларын ремонтлаган.

Бүген дә ашкынучан миллионлаган Йәһвә Шаһите авыр вакытларда фидакарьлек рухын күрсәтә. Без, Йәһвә эш тәмамланды дип әйткәнче, беренче пионерлар кебек вәгазь эшен дәвам итәргә тәвәккәл.

a Хәзер «Безнең патшалык хезмәтебез».

b Ул вакытларда пионерларның күбесе эшләмәгән. Аларга Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбият арзан бәягә бирелгән булган. Аны таратудан килгән акчага алар гади тормыш алып барган.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу