Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w15 15.11. 31-32 б.
  • «Сезне бернәрсә дә... туктатмасын!»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Сезне бернәрсә дә... туктатмасын!»
  • Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • ТЕЛ КИРТӘСЕН ҖИҢҮ
  • БАШКА АВЫРЛЫКЛАР
Күзәтү манарасы 2015 ел
w15 15.11. 31-32 б.

АРХИВЫБЫЗДАН

«Сезне бернәрсә дә... туктатмасын!»

1931 елның маенда Парижда (Франциядә) үткән халыкара конгресс өчен ясалган белдерү

1931 елның язы. Парижның данлыклы Плейель концерт залының керү урыны алдында 23 илдән килгән кешеләр җыелган. Зал янында зур такси машиналары туктала. Алардан зәвык белән киенгән кешеләр чыга. Күп тә үтми тамаша залы якынча 3 000 кеше белән тула. Халык концертка түгел, ә ул вакытта вәгазьләү эшебез белән җитәкчелек иткән Джозеф Рутерфордны тыңлар өчен килгән. Аның көчле, дулкынландыргыч нотыклары француз, немец һәм поляк телләренә тәрҗемә ителә. Рутерфорд кардәшнең көчле тавышы бөтен залга яңгырый.

Парижда үткән бу конгресс Франциядәге Патшалыкны вәгазьләү эшенә көчле йогынты ясаган вакыйга булып киткән. Рутерфорд кардәш төрле илләрдән булган тыңлаучыларны, шул исәптән яшь мәсихчеләрне Франциядә китап таратучылар булып хезмәт итәргә өндәгән. «Яшьләр, сезне бернәрсә дә китап тарату эшеннән туктатмасын!»a — дигән дәртләндергеч сүзләр Англиядән килгән яшүсмер Джон Кукның күңелендә уелып калган.

Соңрак миссионер булып хезмәт итә башлаган Джон Кук кебек, күп кенә башка кардәшләр дә «Македониягә күч» дигән чакыруны кабул иткән (Рәс. 16:9, 10). Нибары бер ел эчендә Франциядә китап таратучыларның саны гаять үскән. 1930 елда анда 27 китап таратучы булган булса, 1931 елда аларның саны инде 104 булган. Ул пионерларның күбесе француз телендә сөйләшә белмәгән. Тел киртәсенә, матди авырлыкларга һәм бер-берсеннән ерак булуларына карамастан, алар үз хезмәтләрен ничек башкара алган?

ТЕЛ КИРТӘСЕН ҖИҢҮ

Чит илләрдән килгән китап таратучы кардәшләр Патшалык турында сөйләгәндә шаһитлек бирү карточкаларын кулланган. Парижда кыюлык белән вәгазьләгән немец телендә сөйләшүче бер абый-кардәш болай дип сөйли: «Без Аллаһыбызның кодрәтле икәнен белә идек. Хезмәт вакытында йөрәгебез дөп-дөп типсә, бу, кешеләрдән курыкканга түгел, ә: „Вуле ву лир сет кярт силь ву плэ? [Бу карточканы укыгызчы]“,— дигән фразаны онытырга курыкканга була иде. Без эшебезнең чын мәгънәдә мөһим булганына бер дә шикләнми идек».

Китап таратучылар велосипедларда һәм мотоциклларда

Франциядәге беренче китап таратучылар яхшы хәбәрне таратканда велосипедлар һәм мотоцикллар кулланган

Китап таратучылар күп фатирлы йортларда вәгазьләгәндә, йорт караучылары аларны еш кына куып чыгарган. Бер көнне Англиядән килгән һәм француз телен начар белгән ике апа-кардәш ярсу белән тулы бер йорт караучысы белән йөзгә-йөз очрашкан. Кардәшләрдән кемгә килгәннәрен белергә теләп, ул сорау алырга тотынган. Ярсыган йорт караучыны тынычландырырга теләп, апа-кардәшләрнең берсе ишектәге язуы булган буяулы кечкенә тактага игътибар иткән. Анда: «Турне лё бутон [Звонокка басыгыз]»,— дип язылган булган. Апа-кардәш бу хуҗаның исеме дип уйлап, илһамланып: «Без мадам „Турне лё бутон“ янына килдек»,— дип җавап биргән. Юмор хисе бу ашкынучан китап таратучыларга бик булышкан!

БАШКА АВЫРЛЫКЛАР

1930 елларда Франциядә яшәүче кешеләрнең күбесе, шул исәптән чит илдән килгән китап таратучы кардәшләр ярлы яшәгән. Инглиз телендә сөйләшүче Мо́на Бжо́ска үзе һәм аның пионер хезмәттәше нәрсә кичергәннәре турында болай дигән: «Гадәттә безнең яшәү урыннарыбыз бик гади иде. Зур авырлыкларның берсе кыш көне бүлмәбезне җылыту иде. Бүлмәдә шулкадәр салкын иде, хәтта иртән юыныр өчен чүлмәктәге су өстендәге каткан бозны ватарга туры килә иде». Пионер булып хезмәт иткән кардәшләр уңайсыз шартлар аркасында төшенкелеккә бирелгәнме? Һич тә юк! Аларның берсе үз хисләрен болай дип тасвирлаган: «Безнең бернәрсәбез дә юк иде диярлек, шулай да без бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел идек» (Мат. 6:33).

1931 елны Парижда үткән конгресска килгән Англиядән булган биш пионер апа-кардәш

1931 елда Парижда үткән конгресска Англиядән килгән пионерлар

Ул вакыттагы китап таратучылар кичергән тагын бер авырлык — аларның бер-берсеннән ерак булуы. 1930 елларның башында Франциядәге вәгазьчеләрнең саны 700 гә дә җитмәгән, һәм аларның күбесе бөтен ил буйлап таралган булган. Китап таратучыларга андый шартларда шатлыкларын югалтмаска нәрсә булышкан? Мо́на белән аның пионер хезмәттәше болай ди: «Җәмгыятебезнең басмаларын регуляр рәвештә өйрәнгәнгә, без бу авырлыкны кичереп чыга алдык. Ул вакытта без кабат килеп китүләр ясамаганга һәм Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрмәгәнгә, безнең кичке вакытларда туганнарыбызга һәм башка пионерларга хат язар өчен вакытыбыз бар иде. Хатларда без үзебез белән булган очракларны уртаклаша идек һәм шулай итеп бер-беребезне дәртләндерә идек» (1 Тис. 5:11).

Фидакарь китап таратучылар авырлыкларга карамастан уңай караш саклаган. Моның шулай булуы кардәшләрнең Франциядә пионер булып хезмәт итүләреннән соң хәтта дистәләгән ел узгач филиалга язган хатларыннан күренә. Шул елларны искә төшереп, 1931 елдан алып 1935 елга кадәр үз ире белән Францияне аркылыга-буйга вәгазьләп чыккан Э́нни Креги́н исемле майланган апа-кардәш болай дип язган: «Безнең тормышыбыз бәхетле һәм вакыйгаларга бай иде! Пионерлардан торган төркемебез бердәм иде. Рәсүл Паул әйткәнчә, „Мин утырттым, Аполлос су сипте, әмма үстерүен Аллаһы үстерде“. Ул вакытларда кешеләргә ярдәм итәргә мөмкинлеге булган пионерлар өчен, бу сүзләрнең үтәлешен күрү бик дулкынландыргыч иде» (1 Көр. 3:6).

Ул вакыттагы пионерлар үз хезмәтләрен киңәйтергә теләгән кардәшләр өчен чыдамлылык һәм ашкыну рухын күрсәтүдә үрнәк булып тора. Бүген Франциядә якынча 14 000 вәгазьче пионер булып хезмәт итә. Күпләр чит телдә сөйләшүче төркемнәрдә я җыелышларда хезмәт итәb. Теге пионерлар кебек, алар да бернәрсәгә дә үзләрен туктатырга ирек бирми! (Франциядәге архивыбыздан.)

a Франциядә вәгазьләгән поляк эмигрантлары турында белер өчен «Йәһвәнең бетмәс мәхәббәте турында уйланыгыз» дигән брошюрада «Сез хакыйкатьне белсен өчен, Йәһвә сезне Франциягә китерде» дигән мәкаләне карагыз.

b 2014 елда Франция филиалы күзәтүе астында чит телдә сөйләшүче 900 дән артык җыелыш һәм төркем булган. Алар 70 төрле телдә эчкерсез кешеләргә хакыйкатьне эзләргә булышкан.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу