Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2010 ел, 30 август атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак. Мәктәп күзәтчесе 5 июль атнасыннан алып 30 август атнасына кадәр үткән материал буенча 20 минутлык кабатлау үткәрәчәк.
1. Сөләйманның гыйбадәтханәне багышлаганда әйткән догасының сүзләре турында уйлану безгә Аллаһы шәхесен кадерләргә ничек ярдәм итәчәк? (3 Пш. 8:22—53) [w05 1.9. 26 б., 4 абз.]
2. Ни өчен Давыт хаталар эшләсә дә, аны Йәһвә алдында «йөрәк сафлыгында» йөргән кеше дип атап була? (3 Пш. 9:4) [w05 1.3. 23 б., 5 абз.]
3. Сөләйман картлык көнендәге акыл зәгыйфьлеге аркасында Аллаһыга тугрылыксыз булып киткәнме? (3 Пш. 11:4) [w05 1.9. 25—26 б., 5 абз.]
4. Йәһвә изге хезмәтләрен курыкмыйча башкарган хезмәтчеләрен ничек яклый? (3 Пш. 13:1—6) [w08 15.8. 6—7 б., 18 абз.]
5. 3 Патшалык 17:10—16 дагы сүзләрдән нинди сабак алып була? [w05 1.9. 27 б., 5 абз.]
6. Ильясның халык «ике төрле фикер йөртеп... ике аякка да аксый» дип нәрсә әйтәсе килгән? (3 Пш. 18:21) [w08, гыйнвар-март, 19 б., 3 абз.]
7. 3 Патшалык 20:11 дәге сүзләрдән нинди сабак алып була? [w05 1.9. 27 б., 9 абз.]
8. 3 Патшалык 22:19—23 тә китерелгән вакыйгадан мәсихче гаиләләр юл куючан булу турында нәрсәгә өйрәнә ала? [w08 15.3. 7 б., 20 абз.]
9. 4 Патшалык 4:8—11 дәге сүзләрдән нинди сабак алып була? [w05 1.9. 30 б., 1 абз.]
10. Ни өчен Элиша Нагаманның бүләген кабул итмәгән? (4 Пш. 5:15, 16) [w05 1.9. 29 б., 3 абз.]